Параллель дөнья төшләре

Мин дә үзем күргән бер төш турында язарга булдым әле. Күрше бабайлар бакчасы ягыннан безнең якка түбәннән генә бер самолет очып килеп безнең ихатага бер хат ташлады. Төштән соң өлкән улым кайтты да: «Раушат абый үлгән. Әнисе ул хезмәт иткән частькә китте», – диде. Бу Чернобыль фаҗигасе вакыты. Ике көннән соң 4 солдат, 1 офицер озата кайттылар. Кайткач, апам табутны ачарга рөхсәт сораган. Гәүдә нур белән кискәләнгән, күзләренең алмасы әйләнгән, сап-сары иде. Туган авылына җирләдек.

Әнкәйнең апасының улы үләр алдыннан тагын бер төш күрдем. Мин үзем дә шул авылда эшлим, шунда тормыш кордым. Урамда басып торам икән. Әткәй белән әнкәй (мәрхүмнәр) миңа якын гына үтеп киттеләр. Үз балаларына керми кая баралар икән дип, карап калдым. Икенче көнне әнкәйнең апасының улы вафат булды.

Япония галимнәре тәҗрибә үткәреп, кеше җан биргәндә янында Газраил түгел, якын туганнары була, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Телевизордагы бер тапшыруда шулай сөйләгәннәр иде.

Уртанчы улымның ашказанында җәрәхәт булып, кан киткәч, хезмәттәшләре больницага илткән. Бу хәбәрне ишетер алдыннан шундый төш күрдем.

Безнең бәрәңге бакчасы Кара диңгез суы төсле су белән тулган. (Диңгезне укучылар белән Одессага экскурсиягә баргач, 1991нче елны күргән идем.) Бакчаның бер башында улым, икенче башында мин.

– Улым, кер суга, курыкма! – дим икән. – Кулыңны суз миңа. Ул кулын сузды да мин тартып алдым. Кичен хәбәр алдык, улыма операция ясаганнар. Реанимациядә ята, хәле әйбәт түгел, иптәшләре кан биргән. Җиде көн реанимациядә булганнан соң баламны палатага күчерделәр. Киленемә әйттем: «Елашмагыз, мин аны төшемдә диңгез суыннан тартып алдым, батмады да, чыланмады да», – дидем. Өч балалары бар иде, улы институт тәмамлап эшли, кызы кияүдә, кече уллары 7нче сыйныфта укый.

Төшләр күп керә ул. Ләкин параллель дөнья белән бәйләнеше булганнар сирәк керә.

Сәрмәдия СОЛТАНОВА,

Башкортстан, Илеш районы, Теләкәй авылы

Комментарии