Чынга ашкан төшләр

Чынга ашкан төшләр

Моннан ике ел элек газиз әнкәем Әминә Сабитова белән туган авылыбыз Кошманга (Кайбыч районы) бәйле кызыклы хатирәләрне яңартып, күңелле генә гәпләшеп утырганда, сүз иярә сүз чыгып, кайчандыр төштә күргәннәребезнең өндә чынга ашуына бәйле гыйбрәтле вакыйгаларны искә төшердек. Алдан хәбәр бирүче төшләрнең кайберсе, безне кисәтеп, төрле хәвеф-хәтәрләрне булдырмый калырга ярдәм итүе сер түгел. Кайчакта алар явыз, хөсетле кешеләрнең золымыннан сакланырга ярдәм итә. Фаҗигале, вакытсыз үлем-китемнәр турында алдан искәрткән төшләр дә кергәли.

– Күршебез Нуретдин Шиһапов, энесе Ризатдин, авылдашыбыз Равил белән бергәләп, үзләренә йорт салырга буралык бүрәнәләр алып кайту өчен Мари Иленә киткәч, таң алдыннан бик куркыныч төш күреп уяндым, – дип сөйли әнкәй. – Нуретдин үзләренең мунчасы башына менеп баскан да: «Янып үләм бит, коткарыгыз!» – дип ачыргаланып кычкыра икән. Тик нигәдер аны бу мәхшәрдән йолып калырга, ут чолгап алган мунча башыннан төшәргә ярдәм итәргә теләүче генә күренми. Чиләкләремә су тутырып, шул якка бармакчы булган идем, аякларым җиргә берегеп каткан, имеш. Күкрәк читлегеннән атылып чыгарлык булып ярсып типкән йөрәгем уянгач та тиз генә тынычланмады әле. Белгәннәремне укып, Аллаһтан ярдәм сорадым. Мәрхәмәтле, кече күңелле, кешелекле, үтә дә ярдәмчел күршебез турында уйларым башымнан көне буена чыкмады. Ә кичкә аның узган төндә урман эчендәге каравылчы будкасында тереләй янып, күмерләнеп каткан, «муклашка»ларга әверелгән мәете калдыкларын урын җәймәсенә төйнәп алып кайттылар. Шул чакта әнисе Гөлсем апаның үз-үзен тотышы, иңнәренә кинәт ишелеп төшкән зур хәсрәттән акылына зәгыйфьлек килгән бичара кешенеке сыман булып тоелды.

– Өнгә әверелгән тагын бер гыйбрәтле төшемне Әфган сугышы барган вакытта күрдем, – ди әнкәй. – Безнең өйдән ике тыкрык ары, мулла Габдулла абзыйлар белән Галим җизниләр арасындагы урам чатын урталай бүлеп, күктән җиргәчә сузылып, әүвәле ап-ак нур төште. Бераздан ул кершәндәй ак пәрдәгә әверелеп, җилдә җилфердәп тора башлады. Нишләптер, мин аны кәфенлек дип уйладым. Шул пәрдә астыннан, сафка тезелеп, башларын аска иеп, соргылт төстәге хәрби киемнәргә киенгән бертөркем кешеләр килеп чыкты. Урман юлына таба борылдылар. Болар изгеләр, имеш. Минем яннан узганда: «Габдрахманны алып кайтып тапшырдык. Ашыгырга кирәк. Тагын алты җиргә барып өлгерәсебез бар!» –дигән сүзләрен аерым-ачык ишетеп калдым. Йокыдан торгач, төштә күргәннәрем тынгылык бирмәде. Кәфенлек күрдем, кем булса да үләдер, мөгаен, дип борчылдым. Авылыбызның сиксәнгә җитеп килүче мәчет карты Габдрахман бабай озаклап урын өстендә авырып ята иде. Төшемне аның үлеменә юрадым, тик юраганым юш килмәде. Берничә көннән соң, күптәннән вафат Габдулла мулланың гаделсез сугышта әфганнар кулыннан шәһит киткән өрлектәй гәүдәле 19 яшьлек оныгы Мансур Миңнуллинның җәсәден авылга алып кайтып күмделәр. Мәетне хәрбиләр озата кайткан иде. Төштәге изгеләр юкка ашыкмаган икән. Кандагардан Татарстанга очкан махсус самолетка, хәрбиләр телендә «200нче йөк» дип аталып йөртелүче, сугышта үлгән солдатларның җәсәдләре салынган җиде цинк табут төялгән булган. Ә Габдрахман дигән сүз Аллаһның рәхмәтенә лаеклы Аллаһ колы дигән мәгънәгә ия, – дип сөйләде әнкәй.

Авылдашыбыз Мансурны туган җирендә онытмыйлар, бронзадан коелган бюсты район үзәгендәге Батырлар аллеясенә урнаштырылган. Яшьли гомере өзелгән арысландай егетнең урыны җәннәттә булсын, бу язмам рухына дога булып барсын.

Шәхсән үземә дә төшләр еш керә, чынга ашканнары аз түгел. Яшел Үзән районының Норлат авылы читендәге «Райсельхозтехника» бистәсендә яшәгән чагыбыз. Ирем Фәрит шул берләшмәдә инженер булып эшли. Идел аша чыгаручы беренче паромга өлгерү өчен, иртәнге дүрттә үк өйдән чыгып китәләр. Райкомда иртәнге алтыда башланучы планеркага соңга калсаң, «бетте баш», дияргә генә кала. Гадәттә, иремне озаткач, хуҗалыктагы тавык чүпләп бетермәслек эшләрне башкарам. Эшкә киткәнче мал-туар карап, су ташып, мичкә ягып, өйне җыештырып, ашарга пешереп калдырам. Мәктәптә ике сменада югары сыйныф балаларын укытам, төнге икеләргә чаклы планнар язам, дәфтәрләр тикшерәм. Улларым – бакча балалары, ирем эшеннән бушамый, шунлыктан туйганчы йокы-ял тәтеми. Әле дә исемдә, ул көнне ирем иртүк юлга чыга алмады. Шоферы Марсельнең, машинасы ватылып, юлда калуы билгеле булды. «Әнисе, улларыбыз уянса, үзем карармын, мичкә үзем ягармын, плитәгә аш куеп җибәрермен, бар, син йоклап ал!» – диде ирем. Башымны мендәргә төртүгә, әвен базына кереп чумганмын. Куркыныч төш күреп, кычкырып уяндым. Күзләремне ачкач та, дер-дер калтырана идем әле. Төшемдә иремне һәм аның белән бергә эшләүче күршебез Рәис Гафиятуллинны күрдем. Өчәүләшеп үзебезнең тыкрыкта күңелле генә сөйләшеп тора идек. Көтмәгәндә күк йөзе караңгыланды, бик яман җил чыкты, тузан тузгытып, ачы сызгырып, өстебезгә көчле өермә ябырылды. Иремне тиз генә койма кырыена таба этеп ектым. Икебезне дә суырып алырга җыенган өермәдән аны гәүдәм белән томалап, читәннән үрелгән коймага көч-хәлгә ябышып калдым. «Пәри туе» күршебез Рәисне үзе эченә бөтереп алып, аягыннан екты һәм җирдән тәгәрәтеп китеп барды. Аның ачыргаланып кычкырган тавышын, бик нык куркынган йөзен, ялварулы күз карашын әлегәчә оныта алмыйм.

Сабыйларымны балалар бакчасына кертеп калдыргач, эшкә барганда юлны кыскарту өчен, гаражлар арасындагы тар сукмактан узарга булдым. Ә анда... таң алдыннан үз машинасыннан чыккан газга тончыгып үлгән күршебезнең җәсәден күтәреп чыгып киләләр иде...

Төшләрнең күңелне күтәрә торганнары да керде. Ирем үлгәннән соң өч ел узгач, Казанга күченеп, «Шәһри Казан» гәҗитендә эшли, дустым Рәсимә апаның фатирын яллап тора башладым. Төшемдә баш редакторыбыз Илдус абый Илдарханов миңа ап-ак төстәге пар күгәрченнәр бирде. Шуның зуррак гәүдәлесе, гөлдер-гөлдер килеп, кулларымнан үбәргә кереште. Мин аны сөенечкә юрадым. Бу гәҗиттә эшләгәндә бик кешелекле, якты күңелле хезмәттәшем –шагыйрь Рәис Габдулла белән танышып кавышу насыйп булды. Ак күгәрченнең мине иркәләве – Рәисемнең мәхәббәтен аңлатуы, гаилә корырга тәкъдим ясавы булган, күрәсең. Сөенечемнең икенчесе дә озак көттермәде. ТРның Мәгариф һәм фән министры Фарис Харисов, хезмәтемне югары бәяләп, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырды.

Моннан чирек гасыр элек төшемдә Түбән Кошман авылы кибете каршындагы тыкрыктан саф сулы чишмә бәреп чыгуын күреп, ихластан сөенгән, яхшыга юраган идем. Туган авылымда ислам диненең чәчәк атачагына ишарә булган икән бит ул! Булдыклы авылдашларым нәкъ шул урында бик күркәм мәчет төзеп куйды. Авылыбызның имамы, тирән белемле Ибраһим хәзрәт кошманлыларның олысын-кечесен туры юлга күндерү өчен армый-талмый хезмәт куя.

– Төшемдә балык йә тизәк күрсәм, кулыма акча керә, – ди бертуган сеңлем Хәлимә Гыйззәтуллина. Ул Казан Вертолет заводында 40 ел эшләп, лаеклы ялга чыкты. «Бер елны төшемдә үзебезнең заводның складына кергәнемне күрдем. Рәт-рәт булып, киштәләрдә бик эре, тере кызыл балыклар тезелешеп ята, имеш. Мин ишекне ачуга, җыйнаулашып алдыма шуышып төштеләр», – дип сөйләгән иде. Озак та үтмәде, аны Кореяга озак вакытлы командировкага җибәрделәр, бер чит ил машинасы сатып алырлык акча эшләп кайтты.

Мин дини гаиләдә үстем. Авылыбызның абыстае – изге Корьәнне су урынына эчүче дәү әнием Нурсафа Сәлахова төшләрне бик оста юрый иде. «Балакайларым, төшләрдә хикмәт бар. Кеше йоклаган вакытта әйтерсең үлеп төрелә. Төнлә тәмле төшләр керсен өчен, көндез изге гамәлләр кылырга кирәк. Йокларга ятар алдыннан әйбәтләп юыну зарури. Урынга яткач, догалар укып, күңелне сафландыруыбыз, якты уйлар уйлавыбыз хәерле. Төшләрнең һәркайсын юрарга димәгән. Аллаһтан җибәрелгән, фәрештәләр аша тапшырылган «хәбәрче» төшләр кешеләрне куркытмый, киресенчә, киләчәккә өмет уята. Адәм баласы хаталанып, гөнаһлы юлга басмасын дип, алдан кисәтә, бәла-казалардан саклый, изге гамәлләр кылырга өнди. Урынга әгүүзү-бисмиллаһ әйтеп, Аллаһка тапшырып ятмасак, йоклар алдыннан артыгын ашасак, начар уйлар белән күңелебезне бимазаласак, шайтани төшләр кереп, котыбызны алырга мөмкин. Күргән төшләрнең кайберсе – якын арада, икенчеләре – берничә айдан, хәтта берничә елдан соң чынга ашарга мөмкин. Йосыф, Ибраһим, Мөхәммәт (с.г.в.) Пәйгамбәрләргә дә «хәбәрче» төшләр кергән. Бу хакта Аллаһтан иңдерелгән изге Коръәндә, аның хәдисләрендә язылган», – дип сөйли иде.

Кадерле дусларым, Аллаһ Тәгалә һәрбарчабызга бәрәкәтле озын гомерләр, ныклы сәламәтлек, тыныч тормышлар бирсен, коронавирус зәхмәтеннән исән-имин котылырга насыйп итсен! Татлы йокылар, тәмле төшләр теләп,

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии