Рәхмәтебез зур

Рәхмәтебез зур

Быел тәүге тапкыр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне ил күләмендә зурлап билгеләп үткәрелде. Хәләлем Рәхилә белән алтын туебызны билгеләп үткән пар буларак, Яңа Савин районында үткәрелгән гаилә бәйрәменә безнең гаиләне дә чакырдылар.

Бәйрәм башланганчы иртәнге сәгать тугызга «Болгар радиосына» чакырганнар иде. Айгөл белән Илфар ачык йөз белән каршы алды.

– Вакыйф абый, Рәхилә апа, мин хәзер радиодан соңгы хәбәрләрне генә тапшырам да, сезне чакырырмын, чәйләр эчә торыгыз, – дип, безгә чәй әзерләп китерделәр. Озак та үтмәде үзләренең бүлмәләренә чакырып, микрофон алдындагы урындыкларга утырттылар. Без радио-телевидениедән чыгыш ясаган кешеләр түгел, сораулар бирсәләр, югалып калырбыз, дип уйлаган идек. Айгөл үзенә генә хас тыныч, ягымлы тавышы белән:

– Вакыйф абый, Рәхилә апа, сез 50 ел бергә гомер итәсез, 50 ел бергә матур, тату яшәүнең сере нәрсәдә? – диеп сорауларын бирде.

– Тату, матур яшәүнең сере бер-береңне хөрмәтләп, яратып, ярдәмләшеп, гаиләдә килеп чыккан мәшәкатьләрне уртага салып хәл итеп яшәүдә, – дип җавап бирдек.

Көндезге сәгать 11дә бәйрәм тантанасы башланды. Анда 50 ел бергә гомер иткән парларны Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, ДәүДуманың Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты әгъзасы Ларионова Татьяна Петровна һәм Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ренат кызы котлады. Безне дә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле медале белән бүләкләделәр. Укучы балалар бәйрәмгә чакырылган парларга ромашкалар бүләк итте. Ромашкалар мәхәббәт символы икән.

Безне шулай зурлап бәйрәмгә чакырып, бүләкләр биреп олылаганнары өчен Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтовка, аның урынбасары Татьяна Агафетовага, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Казан Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллинага бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез. «Болгар» радиосы хезмәткәрләре Айгөл белән Илфарга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык теләп калабыз.

Рәхилә һәм Вакыйф КЫЯМОВЛАР гаиләсе,

Казан шәһәре

Комментарии