Сөйләм культурасы

Сөйләм культурасы

Тел – бик гаҗәеп, уникаль күренеш. Аның ярдәмендә аралашалар, аңлашалар, фикерләрен уртаклашалар, хис-тойгыларын белдерәләр. Тел – әдәбият, сәнгатьнең төп коралы, аннан башка фән дә, җитештерү дә алга бара алмый... Ягъни тел ул – кешелек җәмгыятенең, прогрессның төп коралы. Менә шушы гаять әһәмиятле сыйфатлары аркасында, кешеләрнең телгә үзенә бертөрле уңай мөнәсәбәте билгеләнә дә инде. Бу мөнәсәбәт ифрат игътибарлы, сакчыл булырга тиеш. Әгәр дә телнең безгә бәрәкәтле хезмәт итүен, матди һәм рухи ихтыяҗларыбызны тулысынча канәгатьләндереп торуын телибез икән, без дә аның үзенә хас сыйфатларының, байлыгының, грамматик камиллегенең, стиль үзенчәлекләренең саклануын кайгыртырга, аның чарлана, камилләшә баруына ярдәм итәргә тиеш.
Туган телнең кадерен белү, аңа һәм башка телләргә дә ихтирамлы мөнәсәбәттә булу – сәламәт акыллы, чын мәгънәсендәге зыялы кеше өчен табигый халәт. Туган теленә игътибарсыз, ваемсыз булу – тәрбиясез кеше сыйфаты, әдәпсезлек билгесе. Ана телеңә илтифатсызлык ул – ата-анаңны, кардәшләреңне, халкыңны һәм Ватаныңны хөрмәт итмәү. Туган тел һәр кешегә, ерак әби-бабаларыннан, кардәшләренең күп буыннарыннан килеп, аның ата-анасы аша бирелә. Шуңа күрә ул туган тел һәм ана теле (димәк, ана сөте белән бирелгән тел) дип атала. Туган телдә һәркемнең иң якын кешеләренең, ул үзе яшәгән кече яки олы җәмгыятьнең яшәү тәҗрибәсе, акылы, холык-фигыльләре чагылыш таба, туплана.
Һәм менә без, татарлар, руслар һәм республикабызда яшәгән башка милләт кешеләре шушы могҗизалы туган телебезгә һәм бүтән телләргә ничек карыйбыз, нинди мөнәсәбәттә икән? Берөзлексез кулланып торган туган телебезне тиешенчә кадерләп саклыйбызмы, аңа лаеклы бәя бирәбезме? Аны яхшы беләбезме һәм дөрес итеп кулланабызмы?
Болар уйлый белә торган кешене уйландырырлык, мәгънәле сораулар.
Республиканың берничә миллионлы халкының туган телләрен ни дәрәҗәдә белүенә һәм аралашуына бертөрле генә бәя бирү мөмкин дә түгел һәм дөрес тә булмас иде. Татарстан халыкларының күбесе үз телләрен яратадыр һәм башка телләргә дә хөрмәт белән карыйдыр дип уйлыйсы килә, әлбәттә.
Әмма бу өлкәдә проблемалар бар, һәм алар аз да түгел.
Республикабызда гомумән сөйләм культурасы – телләрне җиренә җиткереп белү һәм алардан дөрес итеп файдалану әле югары дәрәҗәдә дип әйтеп булмыйдыр. Шушы фикергә нигезләнеп, бүгенге көндә сөйләм культурасының (дөрес сөйләмнең) кайбер аеруча әһәмиятле якларын ачыклап китәргә тырышып карыйк.
Республика кешеләренең үз телләрен һәм кайбер чит телләрне өйрәнүе, белүе һәм куллануы мәсьәләсендәге проблемалар, нигездә бертөрле. Гомум белем, махсус урта һәм югары уку йортларында телләр өйрәнүгә, куллануга хас гомуми күренеш ул – тел предметын укытуның методикасын камилләштерү ихтыяҗы. Татар телен дә, чит телләрне дә өйрәтү-укытуны тулысынча коммуникатив методка күчерү таләп ителә. Дәреслекләр дә шул принципка нигезләнеп төзелергә тиеш. Хәзерге вакытта телләр укытуда төп игътибар теоретик материалны үзләштерүгә бирелә, аны сөйләү, аралашу, ягъни сөйләм практикасы белән бәйләп өйрәтү җитми. Шуңа күрә уку йортларын тәмамлаган яшьләрнең күбесе камил, матур, дөрес телдә иркен сөйли алмый. Бу бигрәк тә татар телендә сөйләүче яшьләргә карый. Хәер, урта һәм олы яшьтәгеләр арасында да татарча ярым-йорты, өтек телдә сөйләүче һәм сөйләшүчеләр аз түгел.
Чит илләрдә, мәсәлән, Азия, Африка илләрендә булганда, гарәп һәм башка милләт укучы балаларының үз телләрендә генә түгел, инглиз телендә дә иркен сөйләшүләрен күреп, кызыгып йөрисең. Димәк, инглиз телен укытучылары төп игътибарын грамматика өйрәтүгә бирмичә, сөйләргә һәм сөйләшергә өйрәтүгә юнәлтә. Ә безнең урта мәктәпне тәмамлаган яшьләр инглиз телендә яки башка чит телдә иркен сөйли белмиләр. Моның өчен укучыларны гаепләп булмый, әлбәттә. Җаваплылык тиешле методика белән өйрәтмәгән укытучыларда, мәктәпләрдә. Чит телләрне яхшы белмәү яки бөтенләй белмәү республиканың прогресска баруына, икътисадның, мәдәният һәм техниканың дөнья мәйданына керергә, чит илләрдәге алдынгы казанышларны, яңалыкларны үзләштерүгә комачаулый.
Рус мәктәпләрендә укучыларны татарчага өйрәтү мәсьәләсендә борчылырлык хәл хөкем сөрә. Рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә балаларга һәм яшьләргә татар теле өйрәтү эше гомумән алганда канәгатьләнерлек түгел. Бу мәктәпләрдә укыган егетләр һәм кызлар татарчага өйрәнеп чыкмыйлар. Инде өч дистә елдан артык дәвердә күп меңләгән яшьләр, шул исәптән меңнәрчә татар егетләре һәм кызлары, иркен аралашырлык итеп татарча өйрәнә алмыйлар. Моның берничә сәбәбе бар. Төп сәбәп, инде әйтелгәнчә, тиешле методика буенча укытмау, нигездә, татар мәктәпләре өчен катлаулы итеп төзелгән татар теле дәреслекләре белән эш итү, татар телен укытуга җаваплы караш булмау, моңа икенчел дәрәҗәдәге, әһәмиятсез эш дип карау. Нәтиҗәдә телләр турындагы закон үтәлми, һәм бик аянычы: күп меңнәрчә татар яшьләре туган телләрен өйрәнүдән мәхрүм булып кала. Бу безнең мәгариф министрлыгының иң әһәмиятле бурычы күп еллар буена гамәлгә ашырылмый килә дигән сүз.
Республикабыздагы телләр мәсьәләсе турында сөйләгәндә, шушы күңелсез күренешне искәртеп китми мөмкин түгел: татар халкының күбесе үзенең сөйләм һәм язма телендә күп санлы хаталар ясый, ягъни милләттәшләребез, татар әдәби теленең табигый төзелешен, кагыйдәләрен боза.
Хәзерге татар әдәби теленең сыйфатына русчадан татарчага тәрҗемәләрдәге, бигрәк тә мәгълүмат чаралары тәрҗемәләрендәге күп санлы ялгышлар зур зыян китерә. Татар телендәге матбугатта, радио, телевидение тапшыруларында туган телнең табигый әйтелеш һәм язылыш нормалары тупас бозылып ясалган калькалар, кирәксез, урынсыз кулланылган, халыкка аңлаешсыз гарәп алынма сүзләре, журналистлар тарафыннан татар теленең табигый сүз төзелеше бозып ясалган яңа сүзләр шактый күп.
Татарча мәгълүмат чараларындагы тел хаталары, нигездә, русчадан ялгыш тәрҗемә итү һәм рус һәм татар телләренең үзенчәлекләрен җитәрлек белмәү аркасында барлыкка килә.
Хәзерге татар теленә аерым сүзләрне, тәгъбир-әйләнмәләрне, грамматик төзелмәләрне ялгыш куллану белән бергә, орфоэпик хаталар, ягъни кайбер авазларны бозып әйтү, сүзләрнең басымнарын, интонацияне дөрес куя белмәү дә зыян китерә. Мондый ялгышлар радио-телевидение тапшыруларында катнашучылар сөйләмендә генә түгел, хәтта тапшыруларны алып баручылар һәм дикторлар телендә дә була .
Рус телен куллануда да проблемалар бар. Монда барыннан да бигрәк чит тел, нигездә, инглиз теле сүзләренең үрчи баруы күзгә ташлана. Чит тел сүзләрен куллану белән мавыгу көннән-көн арта. Галимнәр, бигрәк тә яшьрәкләре, фәнни хезмәтләрендә еш кына кирәксезгә, ягъни тиешле төшенчәне белдерү өчен рус теленең үз чаралары булганда да, инглиз сүзләреннән файдаланалар. Кайчакта хәтта мәкаләләрнең, монографияләрнең телләрен аңлау кыен була. «Аңлашылмый торган, катлаулырак булган саен гыйльмирәк булып санала» дигән шаярып әйтелгән тәгъбирне кайберәүләр җитди итеп кабул итәләр һәм, фәнни продукцияләре гыйльмирәк булсын дип тырышалар, күрәсең. Ләкин алар аңлашылмый торган гына булып чыга.
Чит тел сүзләрен кирәксезгә куллану тормышның башка өлкәләрендә дә: күп санлы реклама материалларында, учреждение, предприятие, оешмаларның, сәүдә һәм башка төрле фирмаларның, кибет, кафеларның һ.б. исемнәрендә дә күренә. Инглиз телендәге биниһая язуларны карый-карый, Казан урамнарыннан узсаң, бездә Көнбатышка иярүнең нык көчәйгәненә төшенәсең. Рус теле үзен инглиз теле белән алыштырырлык дәрәҗәдә фәкыйрьләнгәнме икән әллә?! Бөек, куәтле дип йөртелгән рус теленә ни булган икән соң?! Русия шәһәрләренең берсе – Татарстан башкаласы Казан үзенең чит телләрдәге чамасыз күп язмалары белән (хәер, язмалары белән генә... ) Көнбатыш шәһәрләренә охшап тора башлый. Милли горурлыгыбыз кая киткән икән соң?!
Рус теле радио һәм телевидение тапшыруларында катнашучылар һәм алып баручылар, дикторлар «ярдәме» аркасында да бозыла. Телеэкраннардан кайберәүләрнең тупас сүзләр кулланып, артык иркенәеп китеп, илтифатсызрак сөйләшүләрен күрергә һәм ишетергә мөмкин. Соңгы вакытларда радио һәм телевидение тапшыруларында корреспондентларның, алып баручы һәм дикторларның, чамасыз ашыгып, буыла-буыла сөйләве гадәткә кереп китте. Элек эфир тапшыруларында җайлап кына, аңлаешлы, матур, ачык итеп сөйлиләр иде, һәм шулай дөрес тә. Нинди хәл соң бу? Нинди тәртипсезлек башланды? Ни өчен элекке күркәм дикторларның үрнәк телдә сөйләгән язмаларын тыңлап өйрәнмиләр икән? Татарча радио һәм телевидениедә шулай ук әле сөйләп узган проблемалар бар, хәтта күбрәк тә.
Республикабыз халкының сөйләм культурасы турындагы сүз уңаеннан, безнең җәмгыятьнең шактый зур өлешендә аралашуда, мөрәҗәгать итүдә тупаслык күренешләре чагылуын, сүгенү лексикасы, жаргон, арго (сленг, аерым төркемнәрнең кыланып, сүзләрне бозып сөйләшүе) сүзләре куллану кебек әдәпсезлек булуын да әйтми китеп булмый. Бу безнең җәмгыятьтәге кайбер кешеләрнең тәрбиясезлеген, культуралылык дәрәҗәсенең түбән булуын күрсәтеп торган җитди драматик күренеш. Әгәр андый кешеләр бик аз гына булса, бер хәл иде, тик андыйлар шактый күп. 
Элек тупаслык, сүгенү кебек әшәкелек күренешләре җәмгыять тарафыннан тәнкыйть утына тотыла, гаеп санала һәм закон көче белән тыела иде, җитдирәк очракларда тиешле җәза бирү системасы да гамәлгә керә иде. Бәлки, аларның нәтиҗәсе тиешле дәрәҗәдә булмагандыр. Ләкин ничек кенә булса да, мондый тискәре күренешләргә каршы көрәшәләр иде. Хәзер исә кешеләр андый халәткә күнегә, тыныч карап, килешеп яши башладылар, ахрысы. Безнең инде яшьләрнең, шул исәптән студентлар һәм укучыларның да, үз-үзләрен тәртипсез тотулары, җәмәгать урыннарында, тартынып та тормыйча, тупас кылануларына, сүгенүләренә ачуыбыз да килми башлады булса кирәк. Гаҗәп хәл: элек мондый әшәкелек гадәтләре егетләрдә генә күренгәли торган булса, хәзер аларның юньсезлекләренә дус кызлары да тыныч карый, хәтта кайберләре моңа үзләре дә кушыла. 
Кешеләрнең көнкүрештә үзләрен әдәпсез тотуы, сүгенүе иҗтимагый, рәсми дәрәҗәгә дә күчә бара. Тупас аралашу стиле, мәсәлән, кинофильмнарда күренгәли башлады. Без инде хәзер фильм персонажларының кайчакта экраннардан ямьсез сүзләр кулланып, сүгенеп сөйләшүләренә күнегә дә барабыз бугай.
Сөйләм культурасы дәрәҗәсенең түбәнәюе, телне бозу, аның халык тарафыннан гасырлар буена төзелгән тәртибен (нормаларын) үзләре теләгәнчә үзгәртү лингвистик проблема гына түгел, ул әхлакый, рухи кризис чагылышы. Бу исә икътисади кризистан хәтәррәк: аннан котылу кыенрак булырга мөмкин.
Тәрбия, бигрәк тә әхлак тәрбиясе проблемасы, яшь буынны тәрбияләү бөтен илдә кискенләшә бара. Безнең борчылуыбызның ил җитәкчеләренә барып җитмәячәген аңлап, уй-фикерләребезне республикабызның тиешле җаваплы хезмәткәрләренә юллыйбыз. Бөтен чараларны кулланып, тәрбия эшен көчәйтү зарур. Бу эшнең, шул исәптән Татарстан халыклары телләрен саклап җәелдерүнең нәтиҗәлелегенә ирешеп, гомуми культураның әһәмиятле өлеше буларак сөйләм культурасын күтәрү белән шөгыльләнү таләп ителә. Безнең фикеребезчә, республика хөкүмәтенең ныклап уйланылган, тәгаен чаралары күрсәтелгән тәрбия эше программасы булырга тиеш. Шундый программа булган очракта, ул, кәгазьдә генә калмаса, тиешле күркәм нәтиҗәләрен дә бирер иде.
Республикабыз җитәкчеләре рухи сафланып, әхлакый сәламәтлек, шул исәптән ана телебезне кадерләп саклау мәсьәләләрен гамәлгә ашыру белән җитди шөгыльләнерләр дигән өмет баглыйбыз. Татарстаныбыз һәр яктан да үрнәк булсын иде.
Академик Рүзәл ЮСУПОВ,
Казан шәһәре

Комментарии