- 24.03.2024
- Автор: Рүзәл ЮСУПОВ
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Милләт язмышы безнең кулда
Иң матур, шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көне 8нче Март якынлаша. Хәзер бу датаны һәркем дә бәйрәм көне дип кенә белә. Ләкин ул бәйрәм итүгә генә багышланган көн түгел: моннан 100 елдан элегрәк Клара Цеткин һәм Роза Люксембург инициативасы белән 8нче март хатын-кызларның хокуклары өчен бердәмлек көне дип игълан ителгән. Димәк, без бу бәйрәмгә әзерлек көннәрендә хатын-кызларыбызның хокуклары, җәмгыятьтәге роле, ихтыяҗлары, теләкләре һәм, аларның күркәм, игелекле затлар буларак, бәхетле яшәүләре өчен тиешле шартлар булу-булмавы хакында фикер алышырга, сөйләргә һәм язарга тиеш.
Бу көннәрдә безгә, аналарыбызны, апа-сеңелләребезне, хатыннарыбызны хөрмәтләү, аларга мәдхия уку белән бер үк вакытта, хатын-кызларның тормышыбызны имин, ямьле, мәгънәле итүдә, яшәешне уңышлы дәвам иттерүдә ифрат әһәмиятле асыл затлар булуы һәм чын мәгънәсендә цивилизацияле, культуралы тормышка хатын-кыз матур, игелекле һәм мәһабәт булганда гына ирешергә мөмкин икәнлек турында җитди уйланырга кирәк.
Минем үзебезнең хатын-кызларга кадер-хөрмәтем зур, татарларның алдынгы мәдәниятле, югары әхлаклы, уңган халык булуында аларның роле бик зур икәнлегенә төшенгән хәлдә, бу асыл затларыбызга олы бәя бирәм. Һәм газета укучыларга да, алар аша башка милләттәшләребезгә дә, җәмгыятьнең, халкыбызның уңышлы алга баруында хатын-кызларның бик дәү өлеше булуын, аларга ир-атлар тарафыннан хөрмәт-мәхәббәт, игътибар зур булырга тиеш икәнлекне ирештерү зарур дип саныйм. Бу, минемчә, шуның өчен бик мөһим: беренчедән, ирләр кавеменнән булган һәркем дә әле хатын-кызның ни дәрәҗәдә игелекле һәм гүзәл зат булуын аңлап бетерми, икенчедән, хатын-кызларыбызның бөеклеген, җәмгыятьтә лаеклы урын тотуын яшь буынның зиһененә сеңдерә барырга кирәк, ягъни балаларны, яшьләрне тәрбияләү аналар, әбиләр, апа-сеңелләр, хатыннарны иң күркәм затлар итеп күрсәтү җирлегендә булырга тиеш.
Ир-атның хатын-кызга тиешле дәрәҗәдә игътибарлы, илтифатлы, мәрхәмәтле булуы җәмгыятьнең югары культуралы булуын күрсәтә.
Әле әйтелгән фикер коры сүз генә булып калмасын өчен, хатын-кызларның табигатьтән бирелгән олы урынын һәм гаиләне саклауга, җәмгыятьнең прогрессына керткән зур өлешен, фидакарьлеген расларлык кайбер фактларны бәян итү мәгъкуль.
Бала табып үстерүдә, аны лаеклы кеше итеп тәрбияләүдә, гаилә учагын саклауда ананың роле, хезмәте искиткеч зур. Күренекле татар шагыйре Һади Такташ, тәэсирле итеп, «Ана булу- бөек исем» дип, бик дөрес язган. Ана, баласын тапканнан алып аягына бастырганчы, кеше иткәнче, күпме йокысыз төннәр үткәрә, күпме көч түгә, кирәк булганда, үзенең авызыннан өзеп баласын тукландыра, аны, үстереп җиткереп, мөстәкыйль юлга чыгарганчы, нинди генә авырлыклар күрми, борчу-мәшәкатьләр кичерми.
Узган гасырдагы дәһшәтле Ватан сугышы елларында искиткеч фәкыйрьлек, ачлык-ялангачлык шартларында ялгыз калган аналарның дүртәр-бишәр яки аннан да күбрәк баланы үстерү газапларын искә төшергәндә, йөрәкләр сыкрана, күңелләр тула.
Безнең Юсуповларныкы кебек гаиләләр илдә күп меңнәрчә булуын истә тотып, ул чактагы хәлләрне кыскача гына үзебез кичергән вакыйгалар мисалында искәртеп китү урынлы булыр. Әтиебез сугышта, фронтта. Без ун яшьтән алып бер яшьлек дүрт малай әниебез карамагында. Шундый көннәр булды: кышын әни, кул чанасына салып, 30 чакрымлы Арчадан авылыбызга бер капчык чәчүлек орлыгы алып кайтырга чыгып киткән була. Ике абыебыз, мичкә ягу өчен, су буеннан чи тал чыбыклары җыеп яки басудагы эскертләрдән салам йолкып алып кайту белән мәшгуль. Мин, өч яшьлек малай, бер яшендәге энем белән көннәр буе салкын өйдә ач килеш берүзебез утырабыз. Ул вакыттагы төп ризыкларыбыз – бәрәңге һәм сепаратордан (аертканнан соң) чыккан сөт белән пешергән аш, аерткан сөттән оеткан катык. Ипи юк, бер-ике сарыкның налог итеп түләүдән калган итен һәм атлан майны базарда сатып, акчасы мәҗбүри алдыра торган заем түләүгә, кием салым алырга китә, җитми дә әле. Әниебез ертык киемнәрне, төннәр буенча утырып, ямап киертә...
Көннәрдән бер көнне әниебезне район үзәге Әтнәгә алып киттеләр. Аңа анда хөкем оештырганнар. Баксаң, кайдандыр – басуданмы, ындырданмы – кесәләренә салып безгә ашарга бер-ике уч арыш орлыгын алып кайткан булган икән. Моны күрше абзые күреп, хакимияткә әләкләгән. Без, малайлар, көне буенча, борчылып, әниебезне зарыгып көтеп утырдык. Бәхетебезгә, судья мәрхәмәтле кеше булып чыккан: әтиләре фронтта михнәт чигеп йөргән балаларны кызганып, бер-ике уч орлык өчен әниебезне төрмәгә утыртырга намусы кушмаган, әнине кайтарып җибәргән.
Бер көнне әни өйгә елап кайтып керде. Үкси-үкси: «И, балалар, атагыз үлгән бит!», – диде. Без дә елашырга керештек... Ярый әле, әтиебез үлмәгән булып чыкты, немецларга һөҗүм итеп барганда, бик нык яраланып, аңын югалтып, яу кырында ятып калган булган. Ялгыш, ул үлгән дип уйлап, безгә аның һәлак булуы турында хәбәр җибәреп өлгергәннәр. Әти, аңына килеп, госпитальдә хәле бераз рәтләнгәч, үзе безгә хат язып салды.
Әти, сугыштан яраланып кайткач та, бер хезмәт көне (ул таяк-тамга) языла торган җиңел эштә генә йөрде. Ә көзен колхозчыларга ашлыкны, дәүләткә тапшыру планын үтәгәннән соң калса, бер хезмәт көненә 600-700 граммнан гына, уңыш яхшырак булган елны бер килограммнан бирәләр: шулай итеп, ел буе эшләгән эшкә түләү 4-5 капчык арыштан тора иде. Сугыштан соң да әле шактый күп еллар ачлы-туклы яшәдек. Фәкыйрьлек зур. Хәтта сабын да юк: көлдән ясалган селте белән юына идек. Безнекеләр 60нче еллар башында, атнасына ике зур чиләк бәрәңге уып, шуңа аз гына он кушып, ипи сала башладылар. Ул лыҗгырдап тора, тәмсез, ләкин җан сакларга ярый... Хәзер, уйлаганда, гаҗәпләнәм: җиде кешенең (сугыштан соң гаиләдә бер энебез артты) киемнәрен юып, ертык киемнәрен ямап, юклы-барлы ризыктан ашарга әзерләп, шуның өстенә, колхоз эшендә эшләп, ул әни ничек чыдады икән?! Балаларымны ничек туйдырыйм икән дип, аның йөрәге авыртмагандыр дип кем әйтә алыр!
Сугышка киткән ирләр, егетләрнең яртысыннан күбрәге әйләнеп кайтмады. Күпме тол хатыннар, кияүгә чыкмый калган кызлар!.. Бөтен авыр эшләр алар җилкәсендә булды.
Безнең яп-яшь татар кызлары Мәскәү тирәсендәге сазлыклардан кышкы салкыннарда, ачлы-туклы килеш, начар өс киемнәрендә торф чыгардылар, кул пычкысы белән зур электр станциясе төзелү сәбәпле су басасы урманнарны кистеләр. Тагын нинди генә авыр эшләр башкарырга туры килмәде аларга! Нәфис, затлы кызлар эшли торган эшләр идеме соң болар?! Ул чакларда безнең хатын-кызларыбыз җилкәсенә төшкән газапларны хәзерге яшьләр белми. Әмма белергә тиеш алар бу хәлләрне. Мәктәптә сөйләргә, матбугатта, радио-телевидение тапшыруларында мәгълүмат бирергә кирәк бу хакта.
Безнең асыл затларыбызның күбесенең тормышы хәзер дә рәхәт түгел. Балаларын да тәрбияләргә, күп санлы өй эшләрен дә башкарырга, хезмәт хакы өчен, өйдәгедән тыш вазыйфалар башкарырга да туры килә аларга. Югыйсә, ана кешегә, балаларын тәрбияләп, йорт хуҗалыгын тәртиптә тоту да зур хезмәт. Кешеләрнең матди хәлләре җитешле, алга киткән илләрдә шулай бит, ләбаса. Ә бездә күпчелек гаиләләрдә ирләре эшләгәнгә генә яшәү мөмкин түгел.
Күркәм хатын-кызларыбызның бу зур бәйрәменә әзерләнү һәм бәйрәм итү көннәрендә хөрмәтле татар аналарына, укытучы ханым һәм кызларга ирештерәсе бер бик әһәмиятле мәгълүматны игълан итү зарур. Хәзер туган телебез бетүгә юл тота. Төп сәбәбе – милли мәгарифнең таркатыла баруы. Бу хәл – кайчандыр дәүләтле булган, алдынгы мәдәниятле, югары әхлаклы, тырыш, уңган халыкның цивилизацияле милләт буларак юкка чыгуына китерә торган иң зур хәвеф. Бу хәтәр күренештән котылып калуның бердәнбер юлы, беренчедән, аналарның, барлык чараларны кулланып, балаларына үзләренең – ата-аналарының, әби-бабаларының телен өйрәтү, иң мөһиме – балаларын мөмкин булганда укырга татар мәктәпләренә бирү һәм рус мәктәпләрендә укыганнарын андагы татар теле дәресләренә йөртү. Ә инде кайсыдыр уку йортында бу изге эшкә аяк чалучылар, каршы килүчеләр була икән, Русия һәм Татарстан конституцияләренә, башка төрле законнарга таянып, мәгариф органнарыннан, дәүләт җитәкчеләреннән балаларга туган телләрен яхшылап укытуларын таләп итү.
Укытучы һәм мәгариф җитәкчеләре вазыйфаларын башкарган ханымнарга һәм кызларга мөрәҗәгатебез: татар балаларына һәм яшьләренә туган телләрен өйрәтү өчен, үзегезне аямыйча, көчегезне кызганмыйча, барлык мөмкинлекләрдән файдаланыгыз, укыту-өйрәтүгә татар балаларының барысын да җәлеп итәргә тырышыгыз, ә татар телен өйрәнүнең, белүнең әһәмиятен аңламаган ата-аналарга, туган телнең һәркем өчен иң мөкатдәс нәрсә икәнлеген һәм туган тел бетсә, татар милләтенең дә юкка чыгачагын аңлатыгыз. Бу хәзер барыбызның да иң мөһим бурычы, изге гамәле. Ата-аналарыбыздан, әби-бабаларыбыздан кадерле мирас булып бирелгән телебез һәм мәдәниятебезне, димәк, үзебезнең милләтебезне дә саклыйк. Көтәргә вакыт бетеп килә, тиздән соң булыр, инде болай да соңгарып киләбез.
Мәгълүмат чараларында, ягъни газета-журналларда, радио-телевидениедә эшләүче журналистларга да мөрәҗәгатебез бар. Татарларның күп кенә күренекле шәхесләренең күркәм гамәлләрен, татар каһарманнарының яу кырында һәм хезмәт фронтында кылган батырлыкларын, халыкның бөек казанышларын күбрәк пропагандалап, милли аңнары түбән милләттәшләребезне үзләрен лаеклы, горур итеп тоя, милләтенең кадерен белә торган кешеләр итеп тәрбияләргә, аларның милли рухларын күтәрергә тырышырга кирәк. Бу гаять әһәмиятле эш: безнең халыкта милли аң, милли рух һәм милли горурлык хисләре әле тиешле дәрәҗәдә түгел. Халыкның милли рухын уятып, җанландырмый торып, аны алдынгы милләт буларак саклау, ихтимал, мөмкин дә булмас. Безгә бу мәсьәләдә яһүдләрдән үрнәк алырга кирәк. Алар инде кулланылыштан чыккан, димәк, үлгән телләрен тергезеп, хәзер аны өйрәнәләр һәм иркен кулланалар. Без исә әле күптән түгел генә киң кулланылышта булган камил әдәби телебезне югалтуга юл тотабыз.
Ләкин төшенкелеккә бирелеп, кул кушырып утырырга ярамый. Бөтен көч-куәтебезне биреп, акылыбызны җигеп, үз телебездә иркен аралашып, мәдәниятебезнең игелеген күреп, иркен, имин яшәрлек җәмгыять төзү өчен иҗтиһат итәргә кирәк. Шуңа ирешсәк, алдынгы мәдәниятле дәүләттә күркәм хатын-кызларыбызның бәхетле, матур яшәве өчен мөмкинлекләр җитәрлек булыр.
Уңган, тәрбияле, сөйкемле хатын-кызларыбызны – олысын да, кечесен дә – матур яз бәйрәме – 8нче Март көне белән ихлас күңелдән тәбриклик һәм изге теләкләр телик. Алар зур хөрмәткә, мөлаем карашка лаеклы.
Академик Рүзәл ЮСУПОВ,
Казан шәһәре
Комментарии