Мәгърифәт – прогрессның нигезе

Мәгърифәт – прогрессның нигезе

Академик Р.А. Юсуповның татар һәм рус телләрендә язылган шул исемдәге китабы басылып чыкты («Мәгърифәт – прогрессның нигезе. Просвещенность – основа прогресса. – Казан, 2023. – 448 бит). Анда мәгърифәтнең, мәдәниятнең һәм халыкның социаль-рухи тормышының әһәмиятле, көн үзәгендә торган мәсьәләләре сурәтләнә. Укучыларны бу зур күләмле һәм бай эчтәлекле басма хезмәтнең эчтәлеге белән таныштыруга керешкәнче, китап авторының гыйльми эшләре турында берничә сүз әйтеп китү урынлы булыр.
Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның эшләү сәләте гаҗәпләндерә дә, сокландыра да: аның басылып чыккан хезмәтләре меңгә якын, шуларның 76сы – монографияләр, фәнни-публицистик басмалар, дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре. Шуны искәртү мөһим: Рүзәл Юсупов бу гыйльми хезмәтләрен язганда зур административ-педагоглык, җәмәгать эшләрен дә башкарып килгән. Хәзер исә, лаеклы ялда һәм шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, ул һәр елны икешәр-өчәр калын китап һәм татар, рус телләрендәге газета-журналларда иллешәр-алтмышар мәкалә бастырып бара.
Хәзер кызыксынган укучылар ихтыярына Рүзәл Юсуповның бу яңа китабы турында мәгълүмат тәкъдим итәм.
Р.А. Юсуповның гыйльми хезмәтләренең күбесендә туган телебез, мәгърифәтебез, милли мәдәниятебез, шулай ук милләттәшләребезнең социаль, әдәп-әхлагы мәсьәләләре бәян ителә. Ул бу китабында да шушы кыйбласына тугрылыклы булып калган. Профессор Рүзәл Юуповның китап-мәкаләләре туган телебезне саклау, камилләштерү, аның сафлыгына, дөреслегенә ирешүне кайгырту рухында язылган.
Китапның «Кайчан дөрес сөйли һәм яза башларбыз?», «Сумеем ли сохранить наш литературный язык?», «Сүзләрне дөрес кулланыйк», «Инсафлының теле саф», «Не время для успокоения», «Диалект һәм гади сөйләм сүзләре» бүлекләрендә татарча мәгълүмат чараларында һәм кайбер сәнгатьле (матур) әдәбият әсәрләрендә әдәби тел нормалары бозылуның күп санлы очракларына анализ ясала һәм тел бозылу күренешләреннән арыну, аларны моннан ары булдырмау юллары, ысуллары тәкъдим ителә.
Күп еллар студентлар укыткан һәм Казан педагогика университетының ректоры, татар теле кафедрасы мөдире булып эшләгән кеше буларак, Рүзәл Юсупов милли мәгарифнең торышы, татар мәктәпләренең хәле, татар телен укытуның сыйфаты һәм укучыларның белем дәрәҗәсе мәсьәләләренә битараф булып кала алмый. Бу темалар аның әлеге китабында да урын алган: «Иң мөһим бурычлар», «Насущные задачи», «Дөрес дәреслекләр кирәк», «Җавапсызлык булмасын», «Эксперименты в образовании: все ли они нужны?»
Профессорның бу китабындагы «Казан педагогика университетын торгызырга кирәк», «Не восстановить ли Казанский педагогический? Почему бы нет?» дигән бүлеге зур игътибарга лаек һәм нык уйландырырлык. Автор бу бүлектә моннан гасыр ярым элек бөтен Русиядә Санкт-Петербург һәм Мәскәү укытучылар институтларыннан кала өченче генә булып оештырылып, 14 дистә ел буена Идел буендагы, Урал һәм Себер тирәләрендәге мәктәпләрне зур белемле укытучылар белән тәэмин итеп торган, меңнәрчә мәдәният хезмәткәрләре әзерләп чыгарган абруйлы педагогика уку йортын юкка чыгаруның һич кенә төптән уйланылмаган гамәл икәнлеген бай фактик материал белән раслый һәм, күп мәгърифәтчеләрнең уена кушылып, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булган Казан дәүләт педагогика университеты торгызылырга тиеш, дигән фикер белдерә.
Берничә ел радиода тәрҗемәче, телевидениедә редактор булып эшләгән, йөзләрчә публицистик мәкаләләр бастырып килгән журналистлар союзы әгъзасы Рүзәл Юсуповны хәзерге мәгълүмат чараларының тематикасы һәм теле кызыксындырмый калмый. Ул инде ярты гасыр буена үзенең күп санлы китапларында татарча мәгълүмат, радио-телевидение тапшыруларының теле турында туган телебезнең бозып кулланылуын күрсәтеп, язма һәм сөйләм телебездәге җитешсезлекләрне бетерү һәм аларны моннан ары булдырмау өчен эшлекле тәгаен тәкъдимнәр биреп бара. Бу уңайдан бер гыйбрәтле факт: Рүзәл Юсупов Казан университеты студенты чагында ук (1964 елда) «Социалистик Татарстан» газетасында матбугат теленә караган «Төгәлсезлекләр күңелне борчый» дигән мәкаләсен бастырып чыгара.
Бу проблема профессор Р.А. Юсуповның «Мәгърифәт – прогрессның нигезе» китабында мондый бүлекләрдә бәян ителә: «Рәсми матбугат нинди булырга тиеш?», «Матбугатны яратыйк», «Тынычланып йөрер чак түгел». Бу бүлекләрдән журналистлар, укытучылар һәм татар, рус телләре белән эш итүче башка һөнәр ияләре үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат ала алыр.
Китап исеме белән тәңгәл «Мәгърифәт – прогрессның нигезе» дигән бүлек тә китапны укучыларда зур кызыксыну уятыр дип фараз итәргә нигез бар. Бу зур күләмле һәм әһәмиятле бүлектә автор илебездә һәм республикабызда тәрбия эшенең торышы, проблемалары турында фикер йөртеп, тәрбиянең төрле формаларын тасвирлап бирә һәм аларны нәтиҗәле итеп гамәлгә ашыруга юнәлтелгән киңәш-тәкъдимнәрен тәгъбир итә. Монда әхлак, хезмәт, эстетик, экологик, патриотик, физик тәрбияләрнең зур әһәмияте үтемле итеп, инандырырлык фактларга нигезләнеп сурәтләнә. Автор җәмгыятьнең алга баруының, халыкның имин яшәвенең төп шарты яшь буынга дөрес, нәтиҗәле тәрбия бирүдә дигән фикерен укучыга гыйбрәтле фактларга нигезләп, ышандырырлык итеп җиткерә.
Глобализация киң җәелгән хәзерге заманда халыкның милли аңының табигатен, нинди үзгәрешләр кичерүен ачыклау бик әһәмиятле. Академик Р.А. Юсупов китабының «Глобализация һәм милли аң» дигән бүлегендә бу мәсьәлә хакында туган телләрнең һәм милли мәдәниятләрнең торышы җирлегендә фикер йөртә һәм халыкларның туган телләренең, милли мәдәниятләренең, гореф-гадәтләре һәм традицияләренең ирекле гамәлдә булуын ясалма рәвештә тоткарлау милләтләрнең демократик тәртиптә алга баруына, прогрессына бик зур зыян китерәчәк, дигән нәтиҗә ясый. Шуңа күрә бүгенге Русиядә дәүләт җитәкчеләренә, акыллы милли сәясәт үткәреп, халыкларның милли хосусиятләрен гамәлгә ашыруга булган ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү өчен шартлар булдыру мөһим.
Р.А. Юсупов үзенең бу китабында әхлак мәсьәләләрен дә читтә калдырмый. «Миһербанлылык» исемле бүлектә ул, безнең кешеләрдә игелеклелек, теләктәшлек, миһербанлылык кебек сыйфатларның чагылышы турында фикер йөртеп, үзеңдә һәм башкаларда мондый югары әхлак сыйфатларын тәрбияләү җәмгыятьтәге һәр тәрбияле затның мөһим бурычы дигән нәтиҗә ясый.
Китапның «Нәфес һәм чама хисе», «Чувство меры и умение воздерживаться» дигән бүлегендә тәрбия эше өчен бик әһәмиятле фикер бәян ителә. Автор бу бүлектә чама белү, үзеңнең теләгеңне, нәфесеңне тыя алу сәләтенә ия булу этика нормалары һәм үз-үзеңне тота белү, әдәп кагыйдәләре белән турыдан-туры бәйләнештә тора дигән тезис игълан итеп, аны тормыш фактлары белән ачыклый, аңлата. Үзенең бу хакта фикер йөртүен мәгънәле нәтиҗә һәм эшлекле тәкъдимнәр белән тәмамлый: «Бу язмада сөйләнгән яки сөйләнмәгән җаваплы затлар тарафыннан, кирәк чакта акыл белән, тотнаклык саклап, үзләрен чикли белмичә, чама хисенә ия булмыйча кылынган хәлләр, гамәлләр зур кыенлыкларга һәм хәтта кайчак бәла-казаларга дучар итә һәм нәтиҗәдә гаделсезлек китереп чыгара. Бәхетле, имин яшәү яшьләрдә, күпмедер дәрәҗәдә олы кешеләрдә дә, чама хисе, кирәк чакта акыл белән үзеңнең нәфесеңне чикли һәм тыя белү сәләте тәрбияләүгә һәм ул хисләрне ныгыта баруга нигезләнә. Бу мөһим һәм игелекле бурыч тиешле дәүләт органнарының, уку йортларының, мәгълүмат чараларының, шулай ук мәдәният учреждениеләренең игътибар үзәгендә булырга тиеш.
«Халык фикере» исемле бүлек авторның халык белән дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләренең табигате турында уйлануларыннан гыйбарәт. Автор фикеренчә, дәүләтнең иң әһәмиятле бурычларыннан берсе – үз халкына хезмәт итү, илдәге тормышны аның мәнфәгатьләрен, теләкләрен исәпкә алып кору. Хакимият үз гражданнарының фикеренә колак салып, алар белән исәпләшеп, аңлашып, аларны кайгыртып, ихтыяҗларын үтәргә тырышып эш иткән илләрнең халкы муллыкта, бәхетле яши дигән нәтиҗә ясый автор.
«Толерантность – это не значит уступать во всем» дигән бүлектә авторның илдәге кайбер сәяси хәлләргә борчылуы чагыла. Хикмәт менә нәрсәдә. Татарстан республикасының Югары Советы тарафыннан яңа Конституция кабул ителүгә 30 ел вакыт узып китте. Ул Конституциянең проектын әзерләүдә һәм парламент сессиясендә кабул итүдә депутат буларак Рүзәл Юсупов үзе дә актив катнашты.
Төп закон (Конституция) уйлап төзелгән һәм аның статьялары катгый үтәлеп килгән очракта, ул республикабызның алга баруына, халык тормышының иминлегенә хезмәт итәргә тиеш иде, ләкин насыйп булмады. Аннан соңгы чакырылыш депутатларының артык толерантлы, күндәм булуы һәм үзәк хакимиятнең басымы аркасында, төп законны 16 тапкыр (!) кабат тикшереп, күп кенә әһәмиятле статьяларын үзгәртеп һәм төшереп калдырып, башта кабул ителгән документны шактый нык фәкыйрьләндерүгә ирештеләр.
Шулай булган хәлдә дә Конституциянең хәзерге вариантының барлык статьялары катгый рәвештә үтәлеп барса да ярар иде әле. Юк шул. Республикабыз Конституциясе дә, Русия Федерациясенең төп законы да бозыла. Бу законнарның кайбер статьялары үтәлмәү аркасында бигрәк тә милли мәгариф, аерым алганда балаларны һәм яшьләрне туган телләренә өйрәтү эшенә зур зыян килә. Бүлекнең азагында автор бу уңайдан хәлне савыктыруга юнәлтелгән тәкъдимнәрен игълан итә.
Рүзәл Юсуповның әлеге китабында ул фикердәшләре белән бергә оештырган һәм үзе беренче рәисе булган Татарстанның республика партиясе эшләре турында кызыклы мәгълүмат бирелә.
«Путешествия по миру» дигән бүлек тә укучыларда кызыксыну уятмый калмас дип уйларга нигез бар. Мәгълүм булганча, ил буйлап һәм чит илләрдә никадәр күбрәк сәяхәт итсәң, шулкадәр күбрәк тәҗрибә туплыйсың, белемеңне арттырасың, зиһенеңне баетасың. Башка илләрдәге тормышны белү бигрәк тә укытучылар өчен файдалы. Бу хакыйкатьне истә тотып, Рүзәл Юсупов профессор һәм ректор чагында турист булып та, югары уку йорты эшләре белән дә чит илләрдә күп була. Нәтиҗәдә ул Европадагы һәм Азиядәге алдынгы уку йортларының кайбер уңай тәҗрибәләреннән, укыту-тәрбия эшендәге үрнәк булырлык алымнарыннан үзе җитәкләгән уку йортында файдалана.
«Мәгърифәт – прогрессның нигезе» исемле басма хезмәт белән таныштыруыбызны тәмамлап, академик Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның бу яңа китабы укучылар өчен файдалы һәм кызыклы булыр дигән өмет баглыйбыз.
Фираз ХАРИСОВ, 
педагогика фәннәре докторы, профессор

Комментарии