- 04.05.2024
- Автор: Рүзәл ЮСУПОВ
- Выпуск: 2024, №4 (апрель)
- Рубрика: Милләт язмышы безнең кулда
Республикабызның бер газетасы чираттагы санында «Уйнаштан туган уйлар» дигән кечкенә генә язма урнаштырган. Моны укыгач, хафаланып калдым: аның авторы саташа башлаганмы икән әллә, уйнаштан уйлар түгел, башка нәрсәләр туа торган иде кайчакта, Ходай рәхмәте белән. Әллә үзем ялгышаммы икән дип, татар теленең аңлатмалы сүзлеген ачып карадым. Юк, ялгышмыйм икән, анда «Уйнаштан туган – законсыз ирдән туган, никахсыз туган», дип язылган. Хәлбуки, газетадагы «Уйнаштан туган уйлар» дигән бу тәгъбирнең язманың эчтәлегенә бернинди дә мөнәсәбәте юк. Димәк, автор, уйнаш сүзенең мәгънәсен белмичә, аны уен сүзе урынында кулланган булса кирәк. Бу хәл кемнәргәдер көлке тоелыр, бәлки, әмма бу һич кенә дә көлке хәл түгел. Телебезне шул кадәр тупас бозып кулланган, димәк, телне шул дәрәҗәдә начар белгән кеше ничек итеп республиканың мөһим газетасында эшли икән?
Хәер, мондый көлдерерлек тә, нәфрәтләндерерлек тә хәлләрнең беренчесе генә түгел инде бу. Мәсәлән, моннан берникадәр вакыт элегрәк, бер газетада «Минем ике тутый кошым бар: Кеша һәм Геша, берсе ир, берсе хатын» дигән җөмлә укыган идем. Кошларны ата һәм ана дип атыйсы урында, аларга ир-хатын исемен таккан автор. Мондый трагикомик хәлләр соңгы елларда чыгып килгән газеталарда йөзләрчә һәм меңнәрчә исәпләнә. Мин, үзем укып барган газеталарның һәр санындагы берничә хәбәр һәм мәкаләдән генә дә дистәләрчә тел хатасы табып, аларны үземнең картотекама теркәп барам. Мәкаләләремдә, китапларымда күп санлы ялгышларның аеруча гыйбрәтлеләренә анализ ясап, аларның туган телебез өчен зур зыянын һәм алардан арыну юлларын күрсәтеп, хаталарның уңай вариантларын тәкъдим итеп бастырып чыгарам.
Әмма нык гаҗәпләндерерлек һәм кәефне җибәрерлек нәрсә шул: бүгенге татарча мәгълүмат чараларында (матбугатта һәм радио-телевидение тапшыруларында) телебезне, бигрәк тә иҗтимагый-сәяси эчтәлекле материалларның һәм төрле хәбәрләрнең телен, тупас бозып куллану очраклары, шул исәптән минем күп санлы мәкаләләремдә һәм китапларымда күрсәтеп барганнары да, еллар буена кабатланып бара. Ничек дип аңлатырга икән бу хәлне: әллә инде безнең журналистлар, эшләре белән бик нык мәшгуль булып, үз газеталарыннан башка бер газета да укымыйлар һәм, димәк, минем язмаларымдагы мәгълүматтан да хәбәрдар түгел, әллә инде минем анализларымны, тәкъдимнәремне кирәк нәрсә дип санамыйлар, телне алардан башка да яхшы беләбез дип уйлыйлар... Бу мәкаләне журналистларның берәрсе укып чыкса, бәлки, минем бу шикләнү-гаҗәпләнүләремә карата үзенең фикерен әйтер һәм гомумән минем мәгълүмат чараларының теле турындагы күп санлы мәкаләләремдә, китапларымда язылганнарга карашын белдерер.
Әмма минем өчен шунысы бәхәссез: ничек кенә булмасын, туган телебезне тупас бозып куллану, димәк, безнең йөзләрчә буын әби-бабаларыбыз иҗат итеп, эшкәртеп, камилләштереп килгән туган телебезгә – мөкатдәс ана телебезгә гафу ителмәслек илтифатсыз булып, аны бозу, пычрату, корама-калька хәленә китерү булырга тиеш түгел. Бу телеңне кадерсезләү генә түгел, ата-анаңны, әби-бабаларыңны, югары мәдәниятле, күркәм сыйфатларга ия милләтеңне хөрмәт итмәү дигән сүз.
Хәзер, шушы кырыс фикеребез дәлилле булсын өчен, мәгълүмат чараларында телебезне тупас бозып куллану очракларының кайберләрен бу абруйлы газетаның хөрмәтле укучылары игътибарына тәкъдим итәбез. Мисалларның бер өлешен кабатлавыбыз өчен гафу үтенәбез. Без моны аңлы рәвештә эшлибез, чөнки телнең тупас бозылуы күренешләренең күбесе телебездә инде күп вакытлар тотрыклы рәвештә хөкем сөрә, һәм алар, туган телнең тәртибен, нормаларын, кагыйдәләрен ватып-җимереп, аның нигезен, табигый төзелешен какшата баралар: тел үзенең хасиятен югалтуга йөз тота.
Бу мәкаләне укып чыккан кешеләр (каләм ияләре булса, бигрәк тә әйбәт) хәбәр итсеннәр, язып салсыннар: алда мисаллар буларак күрсәтеләчәк телебезне бозу күренешләрен моннан соң да дәвам иттерү дөрес гамәл булырмы, алай сөйләү һәм язу табигый һәм муафыйк хәлме? Фикер яңгырый, чынбарлык яңгырый, мәсьәлә яңгырый, сорау, саннар, гаепләүләр, җан ачысы, идеяләр, тәкъдимнәр, теләкләр, мәгълүматлар, чагыштыру, җаваплар һәм тагын әллә нәрсәләр яңгырый һәм әллә ниләрне яңгыраталар дип язу һәм сөйләү татарча дөрес буламы? Җир эшләргә тиеш, ак көнләшү, нәфрәт үсә, сыйфат үсә, кәгазь боткасы үсә, кытлык үсә, авырулар, ризасызлык үсә, хәл үсә, омтылыш үсә, куркыныч үсә һәм тагын әллә ниләр үсә дип әйтү дөресме, телен әйбәт белгән кеше шулай дип сөйлиме икән? Бюджет өстендә эшлибез, җырлар өстендә эшләдем, сәламәтләндерү өстендә эшләү, конституция өстендә эшләү, укучылар өстендә эшләү, үз өстеңдә эшләү кебек дистәләрчә, йөзләрчә өстендә эшләүләр татар телен пычрату түгелме? Тере акча, тере тавыш, тере чәчәк, тере почмак, тере авыл, тере тәгълимат, тере традиция, тере могҗиза, тере чыршы һәм, тере сүзе белән бергә килеп, хәзер телебездә иркен кулланыла торган тузга язмаган, гарип тәгъбирләр куллануны дөрес гамәл дип санарга мөмкинме? (Мисаллар итеп китерелгән һәм алда китереләчәк гайре табигый, ялгыш ясалган тәгъбирләрнең вариантлары бу юллар авторының мәкаләләрендә һәм китапларында тулы итеп бирелгән).
Бүгенге газеталар телендә иркен кулланыла торган ялган бал, кошлар җырлый, карт авыллар, картаймас тема, болан һәлак булган, тыйнак йорт, тыйнак өлеш, юеш кар, тирән белем, тирән кайгы һәм тирән сүзе белән ясалган дистәләрчә, йөзләрчә башка төрле гыйбарәләрнең, неп-нечкә иреннәр, авыруны кисәтү, нечкә дәфтәр, аяклары калын, пыяла тирли, 100 яшьлек мәчет кебек меңнәрчә «гарип» тәгъбирләрнең берсе дә татарча дөрес түгел, аларның барысы да ялгыш калька сүзләр.
Журналистлар газета аша җавап бирсеннәр: ни өчен алар, татар халкының күп гасырлар буена сөйләп күнеккән, ягъни татарча табигый сөйләмнең кагыйдәләрен (нормаларын) санга сукмыйча, ясалма, урысчадан калькалаштырылган телдә язарга һәм сөйләргә керешәләр. Нигә халыкның дөрес, үз телен ватарга? Кем мәҗбүр итә аларны моңа? Безнең татар халкы, мәсәлән, гомер-гомергә мал бүлешү, шатлык, кайгы уртаклашу дип сөйләгән. Хәзер барлык газеталарда да истәлек белән бүлешү, шатлык белән уртаклашу рәвешендә яза башладылар. Бу бит русчадан ялгыш калька. Чын татарча гармун уйнау, туп уйнау, курчак уйнау, шахмат уйнау, чаңгы шуу, чана шуу һәм башка шулай әйтелергә тиеш, ә хәзерге мәгълүмат чараларында гармунда уйнау, шахматта уйнау, чаңгыда шуу, чанада шуу дип язалар. Теле бозылмаган татар кешесе әдәбият белән кызыксыну, музыка белән кызыксыну дип сөйли, журналистлар исә әдәбиятка кызыксыну, әдәбиятка карата кызыксыну, әдәбият турында кызыксыну дип язалар. Ни хаклары бар аларның халыкның чын, саф телен бозарга?
Хәзер эре завод, эре кибет, эре район, эре дәүләт һәм эре сүзе белән ясалган башка дистәләрчә татарча ят, сәер тәгъбирләр кулланып язалар: эре сүзе чын татарча гадәттә бәрәңге, йомырка, орлык кебек нәрсәләргә карата кулланыла, завод, авыл, шәһәр кебек корылмалар, предметлар чын татарча зур һәм кечкенә була.
Хәзерге телдә өстәл артында утыру, компьютер артында утыру, руль артында утыру, йогынтысы астында, Мәскәү астындагы сугыш, хаҗ сәфәренә 160лап кеше очабыз, кыйблага таба очып киттек, шалтыратулар кабул итеп алдык, радио буенча башкаралар, нәрсә белән ашаталар аларны, стадионны түбә белән яптыру, байлык күзлегеннән чыгып эш итү, татар телле матбугат кебек татарча табигый булмаган йөзләрчә, меңнәрчә гыйбарәләр (сүзтезмәләр) тулып ята. Әмма болар татарча дөрес түгел, нигә болай язасыз дип сораган да һәм телебезнең көннән-көн «гарип» калькалар белән чүпләнә баруына борчылган да кешеләр күренми диярлек. Телебез исә торган саен, ныграк ясалма, корама, калька теленә әверелә бара. Бу язмада күрсәтелгән телне ялгыш куллану мисаллары сүзләрнең сөйләмдә мәгънәви бәйләнеше һәм бу бәйләнешнең грамматик чаралары өлкәсеннән генә, һәм алар чынлыкта булганнарның бик азы гына. Мәкалә авторының «Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм» дигән китабының бер бүлегендә генә дә шушы төр ялгышларның 6 меңенә анализ ясалган һәм аларның уңай (әдәби дөрес) вариантлары урнаштырылган.
Бүгенге мәгълүмат чараларындагы һәм кайбер әдәби әсәрләрдәге телне бозып куллану очраклары татар теленең башка өлкәләрендә дә хөкем сөрә. Сүзләрне ялгыш мәгънәләрдә куллану, туган телнең табигый сүз төзелешен бозып, яңа лексик чаралар ясап маташу, урыс һәм гарәп телләре сүзләреннән урынсыз (кирәксезгә) файдалану, фигыль формаларын, ялгызлык исемнәрен дөрес кулланмау, сүзләрнең дөрес язылышын бозу, тыныш билгеләрен куя белмәү, радио-телевидение тапшыруларында катнашучыларның телебезнең үзенчәлекләре авазларын, сүз басымын, интонациясен бозып куллану һәм гомумән аһәңле, матур итеп, дөрес сөйли белмәү хәлләре, шулай ук туган телебезне кулланудагы башка төрле хилафлыклар турында күп сөйләргә һәм язарга мөмкин. Ләкин бер мәкаләгә аларның барысын да сыйдырып булмый.
Кыска гына нәтиҗә ясап куйыйк.
Республикабызның тиешле дәүләт органнары, җаваплы кешеләре, гомумән татар теленең торышына, хәленә игътибарны арттырып, туган телебез кулланылышының сыйфаты мәсьәләләре белән җитдирәк шөгыльләнсеннәр иде. Милли мәгариф, аеруча татар телен укыту-өйрәтү эшендә, татарча матбугат, радио-телевидение өлкәсендә проблемалар күп. Аларны ныклап өйрәнеп, тикшереп, тиешенчә хәл итү зарур. Халкыбызның рухи тормышы сүнмәсен, сүрелмәсен.
Академик Рүзәл ЮСУПОВ
Комментарии