Милләтне кемнәр таныта?

Милләтне кемнәр таныта?

Халкыбызның киләчәге барыбызны да борчыйдыр. Ун гасырдан артык дәүләтчелек тарихы булган бөек татар халкы бит без.

Бу табигый омтылышыбыз – үзебез күзаллаганча милләтебезне киләчәккә алып бару – күңел түрендәге хыялыбыз. Дәүләтебез гасырлар буена милли яшәешебезнең таянычы булып хезмәт иткән. Бөек Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы – безнең горурлыгыбыз. Татарстан Республикасы – Европа һәм Азия киңлекләрендә чәчәк аткан татар дәүләтләренең дәвамы ул. Борынгы заманнан бик күп батырларыбыз, олы шәхесләребез безгә якты үрнәк. Тиңдәшсез каһарманлыклар кылган, курку белмәгән Идегәй, Олуг Мөхәммәт, Шиһабетдин Мәрҗани, Гаяз Исхакый һәм башка бик күп шәхесләребез белән хактан да горурланабыз! Хәзер дә яшьләребез менә шул фидакарьләрне күз алдына китереп горурлансын, шуларга охшарга тырышсын иде.

Татар дәүләтләре җимерелеп, урыс дәүләте сафына кертелгәннән соң да, бик күп милләттәшләребез уртак дәүләтнең дан-дәрәҗәсен күтәрүгә бик зур өлеш керткән.

Инде бу заманга кайтсак, Советлар Союзы Геройлары – Муса Җәлил, Александр Матросов, генерал Дмитрий Карбышев, Газинур Гафиятуллин; галимнәребез – Гыйлем Камай, Роальд Сәгъдиев, Рәшит Сөнәев; композиторларыбыз – Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин кебек алтын баганаларыбыз бар.

Әмма без татарлар арасында бердәмлек җитеп бетми. Бер-беребезне кадерләп, кирәк вакытта ярдәм кулы сузып җиткермибез, еш кына якындагы милләттәшләребезнең казанышларын күреп, куана-сөенә белмибез, киресенчә, көнләшә башлыйбыз. Көнчелек – халкыбызның иң зур, иң куркыныч дошманы ул. Көнчелек дуамаллык белән кушылса, бердәмлекне генә түгел, дәүләтне, милләтне дә үзара сугыштыра, җимерә.

Без бергә һәм бердәм булырга тиеш. Типтәрме, мишәрме, татар керәшеннәреме, без барыбыз да – шушы бөек, горур татар милләтенең балалары! Әйдәгез, бердәм булыйк, бергә булыйк, бер-беребезгә ярдәм итеп, дусларча яшик. Бергә булганда гына яшәү иркенрәк һәм җиңелрәк. Телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклыйк. Милләтебезнең һәм Татарстаныбызның дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрик.

Милләтне саклап калу юнәлешләре күп, алар барысы да бер максатка – телгә ихтыяҗны арттыруга хезмәт итәргә тиеш. Хәзерге алгарышлы мәктәпләрдә һәр телгә тигез шартлар тудырыла, димәк, татар телен укытуга да тиешенчә игътибар бирелә, нәтиҗәле ысуллар кулланыла. Әйе, безнең яңа мәктәпләр – телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу юнәлешендә җитди адым. Төп максат – балаларны дөнья күләмендә көндәшлеккә сәләтле итеп әзерләү. Кимендә өч тел – татар, урыс һәм инглиз телләрен белү баланың мөмкинлекләрен арттыра, сәләтен тормышка ашыру өчен киң юллар ача. Бүген дөнья ачык, шуңа күрә күп телдә белем бирү мәктәпләренә ихтыяҗ арта барачак. Быел Казанда һәм Алабугада ачылган алгарышлы мәктәпләребездә укырга теләүчеләрнең гаять күп булуы шул хакта сөйли. Әлбәттә, мондый мәктәпне тәмамлаучылар барысы да Татарстанда калмас, үз сәләтләре һәм мөмкинлекләре буенча төрле эш урыннары сайлар. Алар, яхшы укып, көндәшлеккә сәләтле булып чыга икән, димәк, кирәкле белгечләр сыйфатында, яхшы урыннарда эшләячәк. Башка илләр тәҗрибәсен карагыз, чит илләрдә укып-эшләп, лаеклы урынын тапкан яшьләр шул илләр белән үз илләре арасында икътисадый элемтәләр коруда бик яхшы арадашчылар була ала. Шунысын да онытмыйк: татар телен белү төрки дөнья белән багланышлар өлкәсендә эшләү мөмкинлекләре ача. Мөселман дөньясында да, төрки халыклар арасында да татарлар гыйлемле халык буларак танылган. Безнең киләчәк буын татар егет-кызлары да шушы традицияне дәвам итәр, башка төбәкләрдә, чит илләрдә дә үз илен, үз республикасын, үз милләтен лаеклы күрсәтер дип өметләнәбез.

Безнең Бөтендөнья Татар конгрессы милли оешмаларны берләштереп, барлап, алда торган олы сынауларны уңышлы узу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләр дип ышанабыз. Русиянең тышкы эшләр министры Лавров бер чыгышында безнең татар диаспорасына һәм конгресс эшенә югары бәя бирде, татарларның халык дипломатиясе – «йомшак көч» бик яхшы эшли, диде. Чыннан да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайсы илгә барса да андагы татарлар белән күрешә, ярдәм итә, кирәк булса аларга таяна да ала.

Милләтебез сакланып калсын өчен, һичшиксез, безгә бик мөһим берничә сыйфатка ия булырга кирәк. Беренчедән, һичшиксез, бездә горурлык хисе булырга тиеш. Горурлык ул – ниндидер мактану, буш кәпрәю генә түгел. Горурлык ул – шундый саллы, җитди хис. Мин татар булуым белән горурланам! Чөнки артымда зур тарих, зур мәдәният, бай тел, матур милли гореф-гадәтләр тора. Горурлык буш булырга тиеш түгел. Башкаларны кимсетеп яки үзеңне башкалардан ким сизеп, яисә бүтәннәр хисабына түгел. Матурлык – төрлелектә. Шушы төрлелекне күреп, үз урыныбызны табарга, танырга тиешбез.

Икенче сыйфат, әлбәттә, беренчесенә бәйле. Без җаваплы булырга тиеш.

Җаваплылык хисе булмаса, ирек хисе дуамаллыкка әйләнә. Ирекне без элек ни теләсәк шуны эшләргә, сөйләргә була дип аңладык. Бу – ирек түгел, анархия, башбаштаклык, һәр татар үзен ирекле хис итәргә тиеш. Мин ирекле кеше. Мин бу нәрсәне эшли алам. Ләкин мин танып, аңлап, нәтиҗәсен фаразлап эшләргә тиеш. Шул вакытта чын иреклек психологик яктан рәхәтлек бирә.

Корбан бәйрәменең соңгы көннәрендә балалар, оныклар белән туган якка, Башкортстанга сәфәр кылып, туганнар, күршеләр, авылдашлар белән очрашып, Коръән ашларында катнашып, мәчетләребездә гыйбадәт кылып килдек. Туган ягыбызга сәфәр кылганда балаларымның, оныкларымның күңеленә милли горурлык хисен сеңдерергә тырыштым. Мәһабәт, биек таулар, зур урманнарны, киң яланнарны, су, чишмә, елгаларны күреп, аларның күңелендә бабаларыбыз яшәгән җиргә соклану, горурлык хисләре уянуын күрдем. Зиратка баргач: «Менә монда картәтиегезнең, картәниегезнең кабере. Картәтиегез шундый кеше булган. Ул сугыш аланыннан 38 яралы иптәшен чыгарып үлемнән коткарган. Үзенә үлем янаган булса да, командир буларак, взводында хезмәт иткән иптәшләре өчен зур җаваплылык хис иткән. Картәниебез Маһира Тәүхетдин кызы укытучы буларак бик күп шәхесләрне шушы бәләкәй генә авылда укырга, язарга өйрәтеп, туган халкына, теленә зур мәхәббәт тәрбияләп, олы юлга озаткан», – дип сөйләдем.

2011нче елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның указы нигезендә Казан үзәгендәге ярым җимерек 62 тарихи бина аукционга куелды. Без «Милләт» типографиясе бинасын аукционнан сатып алып төзекләндердек тә аны «Милләт йорты» дип атадык. Хәзер анда кафе, банкет залы, кунакханә оештырылды, дини-милли бәйрәмнәр, туйлар үткәрәбез. Татар конгрессы каршында төзелгән Аксакаллар шурасы, Татар-мөселманнар өчен гаилә кору үзәге, Бөтенрусия Татар гаиләсе фонды, Татар ата-аналар комитеты эшли.

Бу милли оешмалар төрле яктан татар халкына милли тәрбия бирү юлында хезмәт итә. Яшьләр өчен төрле чаралар үткәрелә, әйтик, чын татарча танышу мөмкинлекләре булдырыла. Яңарак кына Әзһәр абый Шакировның «Халкыбызның кадерле шәхесләре» китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Аксакаллар шурасы әгъзалары Казан ислам университеты шәкертләре, Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган имамнары, мөгаллимнәре белән очрашты. Шул кичәдән соң, мәҗлестә катнашкан имамнарның күбесе шалтыратып, безнең җирлектә дә сездәге кебек Аксакаллар шурасын ничек оештырырга икән, дип киңәште. Чыннан да, мондый тәҗрибәбез бар, Уфа шәһәрендәге «Ихлас» мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Галләм шундый эшне алып бара.

Һәр милләтнең дәрәҗәсен аның тарихи шәхесләре билгели. Татар халкы дигәндә Тукай, Җәлил, Батырша, Мәрҗани, Каюм Насыйри, Гаяз Исхакый, Галимжан Баруди кебек затлар безнең милләтне күзалларга ярдәм итә. Бүген без тарихи шәхесләрнең бөек эшләрен белү, алар турында яшьләргә һәм бөтен дөньяга белдерү турында сөйләшәбез. Мондый бөекләребезнең эш-гамәлләрен мәктәпләрдә, дәрестән тыш түгәрәкләрдә өйрәнү, безнең карашка, әле шактый аксый.

Милләтне кемнәр үз татарлыгы белән таныта? Бу кызыклы сорау. Рәшит Сөнәевның татар теле кытыршырак булса да, ул моны яшерми, сөйләшә һәм бервакытта да татарлыгын онытмый. Мондыйларның исемлеген бергәләп булдыру кирәк. Өстән билгеләнгән, пропаганда, түләүле реклама белән танытылган исемнәрдән татар халкына файда зур түгел. Чын шәхесләр галереясын безнең матбугат, радио, телевидение эзлекле рәвештә дөрес итеп күрсәтсен иде. Интернет ярдәмендә тикшерү бик яхшы булыр.

Кайвакытта тарихи шәхесләрнең милләтен яшерү яки башка милләткә тарту, бүлергә тырышу, бүлә алмау ямьсез хәлләр китереп чыгара. Александр Матросов, Шәехзадә Бабич, генерал Шәйморатов, Муса Гәрәев яки Акмулланы нинди халыклар үз итә, кемнәр тамырларын өйрәнә һәм ихтирам итә, шулар яратсын, күтәрсен. Аларны үзләштерү, тарихны бозу аркасында бәхәс чыкмаска тиеш.

Катлаулы бәхәс чыккач, өлкән буын, элекке чорда яшәүчеләр үзләре торып әйтә алмый. Ләкин очучы Дамир Йосыпов, химаяче Әсгать Галимжанов, табиб Ринат Акчурин, армия генералы Мәхмүт Гәрәев кебек затлар белән беррәттән, милләтебезне, телебезне саклаучы фидакарь шәхесләребез бар. Аларны һәм үрнәк ата-аналарны танырга, күтәрергә тәкъдим итәм.

 Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык юбилее. 30 ел кыска гомер түгел. Конгресс тарафыннан бик күп эшләр эшләнгән һәм алда эшләнәсе дә бар. Төбәкләрдә филиалларыбыз актив эшли, әмма Татар конгрессыннан милли мәнфәгатьләребезне якларлык кешеләрне җирле парламентларга депутат итеп сайлауны оештыру сизелми. Бу эшне БТК каршында оештырырга һәм депутатлыкка кандидатлар итеп тәкъдим итәргә, сайлау мәсьәләсен күз уңында тотарга кирәк.

Рәүф ХӘСӘНОВ,
БТКның Аксакаллар шурасы рәисе

Комментарии