Даруларга кытлык

Даруларга кытлык

Аптекаларда эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан даруларга кытлык күзәтелә. Даруханә хезмәткәрләре моны чит илләр тарафыннан кертелгән санкцияләр йогынтысы белән аңлата.

17нче мартта Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Русия базарында дарулар белән бәйле вазгыять бүгенге көндә тотрыклы, җитештерүчеләр үз эшен дәвам итә, дип белдерде. Мурашко әйтүенчә, быел 22нче февральдән 16нчы мартка кадәр 433,6 миллион каптан артык дарулар кулланылышка кертелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 19 процентка артык.

Шул ук вакытта Русиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да аерым даруларга кытлык күзәтелә. Кемнәрдер Русиядә таба алмагач, хәтта чит илдә яшәгән танышлары аша кайтартырга мәҗбүр.

ЭПИЛЕПСИЯГӘ КАРШЫ ДАРУЛАР ЮК

53 яшьлек Наилә Мусина Минзәлә шәһәрендә яши. 16 яшендә амбарда эшләгән вакытында ток суккан, шуннан бирле ул эпилепсия өянәкләреннән җәфалана. Наилә ханым өянәкләрне булдырмаска ярдәм итә торган Карбамазепин даруын хәтта Мәскәүдәге даруханәләр аша да таба алмавын әйтә.

– Бу даруны эчми торсам, көзән җыера башлый, аңымны югалтам. Аны көн саен эчәргә тиешмен. Бер атна элек дару алырга кергәч, юк бит, диделәр. Татарстанның төрле шәһәрләрендә яшәүче таныш-белешләрдән сораштырдым. Бер җирдә дә калмаган. Мәскәүдәге туганыбызга чыктым. Ул да өе янындагы даруханәләрдән таба алмады. Мәскәүнең иң зур даруханә челтәрләреннән – ГорЗдрав һәм Аптека.ру сайтларыннан эзләп карады. Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәрендәге бер даруханәдә генә, ике данә генә калган булып чыкты. Тик туганым ул шәһәргә җыенып чыкканчы, бер сәгать эчендә анысын да алып бетергәннәр иде, дип сөйли ул.

Наилә Мусина Төркиядә яшәүче кызына шалтыратып, хәлне аңлаткан. «Кызым составы ягыннан 100 процент туры килә торган Karazepin даруы тапты. Төркиядә дә даруны табиблар язуыннан башка бирмиләр, әмма таныш-белешләре аша соратып берничә кап алды, посылка белән салачак. Карбамазепин Русиядә җитештерелә торган дару. Кая киткән соң ул? Бу хәл килеп чыккач бик борчылдым. Сулар һава беткән кебек булды. Ярый минем чит илдә кызым бар, әмма бөтен кешенең дә мондый чыгу юлы юк бит. Эпилепсия белән чирләүчеләрне бик кызганам, нишләп бетәрләр, – ди ул.

ФАРМАЦЕВТЛАРНЫ ЧИТ ИЛ ДАРУЛАРЫН РУСИЯНЕКЕНӘ АЛЫШТЫРЫРГА ӨЙРӘТӘЛӘР

Татарстанның Актаныш районы үзәгендәге даруханәләрнең берсендә эшләүче фармацевт Зилә Шәймиева да, аерым бер даруларга, аеруча эпилепсия өянәгеннән булышучы һәм калкансыман биз авыруларын дәвалаганда кулланыла торганнарына кытлык бар, дип сөйли.

– Соңгы атна-ун көндә күп кеше L-Тироксин даруы сорап керә, ул күбрәк калкансыман биз авыруларына кулланыла. Аны Германия җитештерә. Кичә мәсәлән даруханәгә кергән һәр кешенең авызында бер сүз иде: «L-Тироксин бармы?». Кайбер даруханәләрдә хәтта ишеккә үк язып элә башладылар инде: «L-Тироксин юк», дип. Әлеге даруга беркайчан мондый ажиотаж булмады. Туганына да алып куйгандыр, үзенә дип сораучы да булгандыр. Эпилепсиядән булыша торган дарулар – Карбамазепин һәм Финлепсинга да кытлык бар. Дөресрәге, алар инде сатуда бөтенләй юк. Бу даруларның булмавы һәм чирләүче кешеләрнең курку хәлендә калуы бик кызганыч. Чөнки без – фармацевтлар бу даруларны берничек тә башка төр даруларга, аналогларга алмаштырып бирә алмыйбыз, аның дозасы бар һәм аны табиб үзе көйләп әйтергә тиеш.

Кичә шундый хәл булды, бер бабай килеп керде. «Эпилепсия белән авырыйм, көнгә дүрт төймә Финлепсин эчәм, шуның белән генә торам», ди. Әле бер айга җитәрлек даруым бар, бер айдан соң ничек яшәрмен, үлмәм микән инде, дип кергән. Аннан соң калкансыман биз авыруы белән чирләгән апа керде, «Даруымның соңгы төймәсен кабып кердем, элек һәрвакыт булып торгач, беткәннән-беткәнгә генә ала торган идем», ди. «Юк бит сатуда», дигәч һәм шушы хәлләрне сөйләп биргәч, елап чыгып китте. Чынлап та, бик кызганыч. Кемнәрдер дүрт-биш айлык запас белән яшәп ята, ә кемнәрнеңдер иртәгә эчәргә дарулары юк. Һәм шушы вазгыятьнең булуы даруханәләрдә эшләгән фармацевтларга да рухи яктан бик авыр.

– Сезнеңчә, аерым төр даруларга кытлык ни сәбәпле килеп чыкты?

– Санкцияләрнең йогынтысы бар, кеше яңалыклар карый, телевизордан чикләүләр турында әйтеп торалар. Беләләр бит даруларның күбрәк чит илдән кертелгәнен, хәзер кертми башларлар дип куркып, запас җыючылар күп. Соңгы вакытта вазгыять шундый. Моңа кадәр әлеге даруларның бетеп торганы булмады.

– Даруларга бәяләр арттымы?

– Бөтен даруханәләрдә дә бәяләр нык артты. Көн саен артып тора. Аеруча гомер өчен әһәмиятле булганнарына. Буын чирләренә каршы ясата торган уколларга бәя артты. Кешеләр бик зарлана. Фемостон дигән хатын-кызлар куллана торган гормональ дару бар, бездә аның бәясе 1500 сум, кайбер даруханәләрдә хәтта 1800гә якын тора. Юкса әле 10-15 көн элек кенә аның бәясе 900 сум тирәсе иде.

– Чит ил ширкәтләре дарулар белән тәэмин итми башласа, моннан нинди чыгу юлы күрәсез?

– Фрамацевтларга интернеттан укулар оештырдылар. Мәсәлән безне хәзерге вакытта чит илдә җитештерелгән күз даруларын Русиядә эшләнгән аналоглары белән алыштырырга өйрәтәләр. Күз даруларын күбрәк чит илнекен алалар иде. Хәзер андый-мондый хәл булса, үзебездә җитештерелгәннәрен тәкъдим итәргә әзер булырга тиешбез. Халык паникага бирелмәсен иде. Даруханәләрдә хәзер «Борчылмагыз! Сезнең даруыгызның булмавы – вакытлы күренеш, көн саен дарулар килеп тора» дигән язулар элеп куйдык.

– Якын арада сез санаган дарулар сатуга чыкмаса, бу нинди нәтиҗәләргә китерер дип уйлыйсыз?

– Күз алдына китерә алмыйм. Шул эпилепсияне алсак та, кешенең өянәкләре бик каты көчәергә һәм хәтта үләргә дә мөмкин. Никтер шушы ике даруга ихтыяҗ бик артты, башка дарулар әлегә бар, дип сөйли Зилә Шәймиева.

Әлегә ул, кибетләрдә шикәргә булган чикләүләр шикелле, бер кулга сатуда чикләүләр юк, ди. Әмма моны кертү дөрес булыр иде, дигән фикердә: «Санкцияләр кертелгәнгә күп вакыт үтмәде бит әле, ә кытлык инде бар һәм бу беренче чиратта халыкның паникага бирелүе һәм кирәксә-кирәкмәсә запас туплап куюы белән дә бәйледер дип саныйм. Бер үк чирдән якыннары гына түгел, башкалар да интегүен уйлап эш итсеннәр иде», – ди Зилә Шәймиева.

«РУСИЯДӘ ЧЫГАРЫЛА ТОРГАН АНАЛОГЛАР ДА ДАРУХАНӘЛӘРДӘ ЮК»

Чаллыда яшәүче Ләйсән Камалеева калкансыман биз авыруыннан интегә, даруга кытлык турында ул бер атна элек белеп алган.

– Даруханәгә башка бер дару эзләп кергәч очраклы гына ишетеп калдым, мин эчә торган «L-тироксин Берлин-Хеми»ны «Бетте, юк» диделәр. Ул Германиядә җитештерелә. Русиядә җитештерелә торган аналогы – «L-Тироксин Озон» да калмаган, анысы шәхсән миңа бик булышмый да иде. Бу даруны миңа гомер буе эчәсе, берара туктап торырга булган идем, хисләреңне контрольдә тота алмый башлыйсың, ачуың чыга, тик торганнан елыйсың, котырына башлыйсың. Син дару бетте дип кенә кул селти алмыйсың, аны эчәргә кирәк. Бу даруны таба алмаучылар танышлар арасында күп, соңгы төймәсен эчүчеләр дә бар. Кемдер инде Русиядә чыгарыла торган аналогына да күчәргә риза. Әмма анысы да юк бит дарухандә, дип сөйли ул.

Калкансыман биз авырулылар үзләренә кирәкле даруларның булмавыннан бер Татарстанда гына зарланмый. Вконтактеда андыйларның аерым төркеме дә бар, бу төркемдәге кешеләр бер-берсе белән үзләрендә булган даруларны бүлешә, сатып алып җибәрә. Дарулар булмаудан зарланучылар күп, шул исәптән Казаннан язучылар да бар.

Мәскәүдән Татьяна Щедрова исемле кулланучы Русия Президенты Владимир Путин исеменә зарлы хатлар язарга чакырган. Ул үзе дә даруханәләрендә калкансыман биз гормоннарына кискен дефицит булуын, бу даруларның кайчан сатуга чыгасын беркем дә белмәвен әйтеп хат юллаган. «Тироксин даруын кулланмасаң, бер-ике атнадан үләсең. Аны аз гына эчми тору да сәламәтлеккә авыр зыян сала, инвалидлыкка китерергә мөмкин. Безне Русиянең чит ил (Германия) даруларына тоталь бәйлелеге дә борчый. Үзебездә җитештерүне җайга салырга кирәк дип саныйбыз. Мәсьәләгә ачыклык кертүегезне сорыйм, чөнки кешеләр өметсезлеккә бирелеп бер даруханәдән икенчесенә чаба», – дигән ул.

Март башында «Коммерсантъ» басмасы, Русиядә дару җитештерүдә кулланылучы компонентлар өч-алты айга җитәчәк, шуннан соң заводлар чит илдән кертелгән чимал һәм компонентларсыз калырга мөмкин, дип язган иде. Басма мәгълүматына караганда, Русиядә даруларның 85 проценты чит ил чималы белән җитештерелә.

Моннан тыш, басма даруханәләрдә инсулин һәм шикәр авыруы терапиясенә мониторинг ясаучы җиһазлар төгәлләнеп килүгә дә игътибар иткән. Сыйфатлы инсулин һәм техника чит илдә җитештерелә, сатып алучылар бәяләрнең ике тапкырга артуын көтә һәм күпләп сатып алып куя, бу исә үз чиратында кытлык китереп чыгара диелә.

Күптән түгел Американың Eli Lilly фармацевтика ширкәте Русиянең Украинадагы «махсус операциясе» аркасында Русиядә инвестицияләрен һәм клиник тикшеренүләрен туктатуы, шулай ук илгә кайбер даруларын кертми башлавы турында игълан итте. Ул бары тик яман шеш һәм шикәр чире белән авыручыларга кирәкле даруларны гына җибәрәчәк, ә аны сатудан кергән акчаны гуманитар ярдәм күрсәтүче оешмаларга тапшырачак диелә. Eli Lilly – Русиягә дарулар җибәрүдән туктарга булган беренче эре фармацевтика ширкәте.

Шул ук вакытта, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Русиядә яшәү өчен мөһим даруларга бәяләрнең кисәк артуы күзәтелми дип белдерде.

«Безнең нормативлар белән беркетелгән бәяләрне көйләү бар, шуңа күрә бәяләр күтәрелүе, проблемалар килеп чыкмый», – ди министр. «Ширкәтләр Русия базарын медикаментлар белән тәэмин итә. Яшәү өчен мөһим даруларның тулы исемлеге тәэмин ителә», – дигән ул.

Министр әйтүенчә, хәзер кешеләр өч-алты айга җитәрлек итеп дару сатып алып куярга тырыша, әмма болай эшләргә кирәк түгел, чөнки дарулар җитештерелә һәм тәэмин ителә, дип белдергән министр.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии