Өлгерәсе иде

Бу тормыш, бер карасаң, чыннан да мәзәкләр дөньясына тиң. Тормышта һич тә уйламаган, көтелмәгән хәлләргә тарыйсың икән кайчак. Шул уңайдан бер мәзәккә тукталасым килә. Урамнан утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге ханым иртән торып җил-җил эшенә ашыга икән. Кышын көн кыска, иртәнге якта да бик тиз генә яктырмый. Бу ханым игътибар белән караса – сиксәннең өске ягындагы бер әбекәй кичтән ишеп-ишеп яуган карны ялт итеп көрәп ята икән.
– Ник бераз яктырганны көтмисең, түти, караңгыда ук чыгып тотынмасаң да була ич? – дигән сорауга теге әби:
– И-и, балакаем, көрәмәс идем дә, «скорый» чакырткан идем, керә алмыйча борылып китәрләр дип куркам, – дип әйтте ди.
Мондый очракта «көлсәң – көл, еласаң – ела», диләрме әле?! Күптән түгел үземә дә әлеге бичара әби хәлендә калырга туры килде. Эштә утырганда кинәт кенә күз алдында томан пәйда булды, күз күремем начарайды. Янымдагы хезмәттәшләремнән:
– Сезнең дә күз алдында томан оешкан кебекме? – дим.
– Юк, – диләр.
– Син бит ап-ак булгансың, – ди хезмәттәшем. Шул арада тиз генә баллап чәй эчерде. Бераздан бу халәт бераз узган кебек булса да, ашыгыч ярдәм бүлегенә барып, кан басымын үлчәтеп килергә булдым. Ул көннәрдә һава температурасы да бер төшеп, бер күтәрелеп уйнаклап алды. Өстәвенә минем гемоглобин да төшеп бимазалаган чорлар иде.
Хуш, ашыгыч ярдәм бүлегенә килеп кердем шулай. Пульт артында дежур хезмәткәр генә утыра. Мин аңа үземнең борчуымны аңлатып бирдем дә, «Көтегез!» дигән җавап алгач, чакыру буенча чыгып киткән табибларны көтеп утыра башладым. Тик эш вакытында сорап кына китү сәбәпле, болай озак утыра алмаячагымны аңлап, пульт артындагы теге ханымга, тагын күпме көтәсе булыр икән, дип мөрәҗәгать иттем. Ике ашыгыч ярдәм бригадасы ул көнне Әлмәткә киткән булып чыкты. Ә берсе шәһәр буенча чакырулар алган икән. Ул арада тагын якын-тирә авылдан ниндидер авыр хәлле авыру турында хәбәр килде, аннан шәһәрдән берәү тизрәк килүләрен үтенеп шалтыратты. Кыскасы, миңа кире борылып китүдән башка чара калмады. Ул арада әллә үз-үземне хәлем яхшыруга ышандыруга ирештем, әллә көтеп утыру ялыктырды – саубуллашып чыгу юлына юнәлдем. Алай да теге ханым хастаханәнең кабул итү бүлегенә барып килергә киңәш итеп калды, рәхмәт төшкере... Менә шул чакны инде мин чыннан да үз сәламәтлегең өчен беренче чиратта бары тик үзең җаваплы икәнлеккә тагын бер кат инандым. Нинди генә авыр хәлдә калсаң да, паникага бирелмәскә, үзеңне кулга алырга тырышырга кирәк. Ә инде хәлең бик авыр булган очракта, якыннарыңнан тиз арада хастаханәгә илтүләрен үтенү зарур. Гомернең һәр минуты санаулы икәнен соңгы еллардагы үлем-китемнәр дә безгә еш искәртеп тора. 
Бер карасаң, гомер шундый озын кебек, ә чынлыкта исә, ни кызганыч, бер мизгелгә генә тиң шул ул... Кайчакта күзләрне чытырдатып йомасы да, уйларны иреккә җибәрәсе килә. Баштагы бөтен борчуларны алып ташлап, якты киләчәккә планнар корасы, аларны әкрен-әкрен генә тормышка ашырасы килә. Тик барысы да без уйлаганча гына булып чыкмый никтер. Уйлап баксаң, күпме кешенең тел очында бик-бик әйтергә теләп тә әйтелмәгән сүзе, чынга ашмаган хыяллары, аяк басарга өлгермәгән җирләре, йокланмаган күпме төннәре, аттырмаган таңнары, түләнмәгән әҗәтләре, кылынмаган догалары, төзәтергә өлгермәгән хаталары, татылмаган нигъмәтләре, эчелмәгән сулары, үтелмәгән юллары, тупырдатып сөелмәгән бала-оныклары, бирелмәгән киңәшләре, эшләнмәгән эшләре, яуланмаган үрләре, җырланмаган җырлары кала. Өлгерәсе иде! Җитешәсе иде матур итеп яшәп калырга, дуслар! Тышаулыйсы иде бу яшен тизлегендә үтеп баручы гомер аргамагын! Тик беразга гына булса да... Килешәсезме минем белән?
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА, 
Азнакай шәһәре

Комментарии