Бәяләр гаделсезлеге тез астына суга...

Бәяләр гаделсезлеге тез астына суга...

Фермерлар, шәхси хуҗалык һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясенең чираттагы корылтае ниләр белән хәтердә калыр?

Иң элек шунысын әйтәсе килә: фермерлар ел саен бу чарага ныклап әзерләнә. Иң элек барлык районнарда ике корылтай арасында эшләнгән эшләргә йомгак ясалып, алда торган бурычлар ачыкланды. Аннары барлык проблемалар турында Татарстан фермерлары, шәхси хуҗалык һәм кооперативлар Ассоциациясе коллегиясендә ачыктан-ачык сөйләшү булды. Шуңа да, Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Россия һәм Татарстан авыл хуҗалыгы оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында узган корылтайны фермерлар түземсезлек белән көтеп алдылар дисәм, – арттыру булмастыр. Узган корылтайларда яңгыраган уй-фикерләрне хәтердә яңартып, шунысын да әйтергә була: Татарстан фермерларын, шәхси хуҗалыклар һәм җитештерү-эшкәртү кооперативларын борчыган проблемалар кимүгә түгел, ә артуга таба бара! Татарстан авылларында эшләүче 4 меңгә якын крестьян-фермер хуҗалыгының 2600е генә бүген продукция җитештерә. Авыл хуҗалыгы кооперативларына килгәндә, хәлләр тагын да мөшкелрәк: рәсми документлардан күренгәнчә, 420 кооперативның 200е генә гамәлдә. Калганнары төрле сәбәпләр белән крестьян-фермер хуҗалыгы буларак үз эшчәнлеген туктаткан.

Авылларыбызның нигезен тәшкил итүче шәхси хуҗалыклар саны да соңгы елларда ун меңгә кимегән. 

– Төп сәбәпләрнең берсе – шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукциягә гадел бәя булмавы. Әйтик, узган ел сөт бәясе уртача 46 сум чамасы булса, быел бәяләр 28-34 сумга калып бара. Нәтиҗәсе күз алдында: сөт җитештерү күләме узган ел белән чагыштырганда 28 мең тоннага кимегән. Ит җитештерү дә бер ел эчендә 33 мең тоннага түбән тәгәрәгән. Кичекмәстән тиешле чаралар күрелмәгәндә, хәл тагын да аянычрак булачак, – дип кисәтә Татарстан фермерлары берләшмәсе җитәкчесе Камияр Байтимеров. 

Билгеле, мондый шартларда шәхси хуҗалыкларда күпләп сыер асрауның кереме кими. Һәм сыер асрап чиләнгәнче, авылда яшәүчеләр сөтне кибеттән сатып алуны өстенрәк күрә. Мондый хәл шәхси хуҗалыкларга гына кагылса, бер хәл. Бәяләрнең гадел булмавы крестьян-фермер хуҗалыклары һәм кооперативларның гына түгел, инвестор хуҗалыкларының да тез астына суга. «Союзмолоко» җитәкчесе Артем Белов раславынча, ил буенча сөткә ихтыяҗ кими. Шундый шартларда, Белоруссия һәм башка илләрдән түбән сыйфатлы, чагыштырмача арзан бәядән китерелгән сөт продукцияләренең һаман да арта баруына күптән чик куярга вакыт, югыйсә. Корылтайда чыгыш ясаган Лаеш районы Меретяки авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Роза Исхакова да шуңа борчыла. Майлылыгы 4,6 процент булган сөтнең бер литрын бүген 32 сумнан кабул итәләр. Шул ук вакытта кибет киштәләрендә төрле порошок һәм башка кушылмалар белән «баетылган», майлылыгы күпкә түбәнрәк булган сөтне кулланучылар ике-өч тапкыр артыграк бәягә сатып алырга мәҗбүр. Авыл җирендә җитештерелгән сөтнең бәясе кибет киштәсендәге судан да арзанракка калып бара. 

Шөкер, бернигә дә карамыйча, авылның киләчәгенә ышанучылар шактый әле. Шундыйларның берсе – шәһәрдәге дәрәҗәле эшләрен калдырып, Лаеш районының 47 кеше яшәгән Меретяки авылына күченеп кайткан Исхаковлар гаиләсен башкаларга үрнәк итеп куясы килә. Ирле-хатынлы табиблар авылда да югалып калмаган. Югары җитештерүчән технологияле терлекчелек фермасы төзегәннәр. «Авыл хуҗалыгы министрлыгы, район җитәкчеләренең ярдәме белән алга таба да нәтиҗәле итеп эшләргә тырышабыз. Әмма, җитештерелгәнгә бәянең түбән тәгәрәве безнең файдага түгел шул», – ди Роза ханым.

Чүпрәле районы фермерлар берләшмәсе җитәкчесе Равил Бикчуров әйтүенчә, 2026нчы ел – фермерлар өчен иң авыр һәм катлаулы елларның берсе булачак:

– Россиядә, шул исәптән Татарстан авыл хуҗалыгында җитештерүнең барлык тармакларында чыгымнар кыйммәтләнү күзәтелә. Безнең фермер хуҗалыгының төп керем чыганагы булган шикәр комының килограммы – узган ел 62 сум торса, быел 45 сумга калды. Килограммына 17 сум югалту! Барлык чыгымнарны исәпкә алганда, бу – хуҗалык барлык керемнән колак кага, дигән сүз. Зарланудан файда юк. Минемчә, бүген һәр фермер хуҗалыгы югары нәтиҗәләр белән эшләргә омтылганда гына, үзен саклап кала ала. Соңгы елларда югары технологияләр, сугару системасыннан файдаланып, җитештерүне бермә-бер арттыра алдык. Бәяләр тотрыклы булсын өчен сатып алучылар белән алдан ук килешүләр төзеп эшләргә тырышабыз, – ди Равил Ади улы.

Әгерҗе районы Кичкетаң авылы фермеры Тәлгать Муллануров авылда күпләп терлек асраучыларны борчыган проблеманы күтәрде. Татар авылларында элек-электән сарык асраганнар. 1980нче елда республика авылларында бер миллион баштан күбрәк сарык исәпләнсә, соңгы елларда бу сан 74 процентка кимегән! Хәзер авыл җирендә яшәүче унҗиде кешегә бер сарык туры килә! 

– Элегрәк йонны, тирене яхшы бәядән кабул итәләр иде. Хәзер кабул итү бәясе кимеде. Нәселле сарыкларны күпләп үстерүче буларак, йонны Әгерҗедән Кукмара фабрикасына илтә калсам, әҗере юл чыгымнарын да капламый. Күпләр кая да булса илтеп тә азапланмый. Башка терлекләргә, шул исәптән кәҗә асраучыларга да субсидия бар. Күпләп сарык асраучыга гына дәүләт ярдәме ни өчендер бирелми, – дип борчыла Тәлгать Муллануров.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров әйтүенчә, 2026нчы елда Татарстан фермерлары 160 миллиард сумлык продукция җитештергән. Бернинди кыенлыкларга карамыйча, үсеш 6 процент тәшкил итә.

– Корылтайда яңгыраган фикер-тәкъдимнәр министрлыкның игътибар үзәгендә булачак. Кайбер проблемалар РФ Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы дәрәҗәсендә каралачак, – ди Марат Азат улы.

 Камил СӘГЪДӘТШИН

Комментарии