Корылтайны каршылап

Корылтайны каршылап

Татарстан фермерлары чираттагы корылтаена әзерләнә. Фермер хуҗалыкларын ниләр борчый? Анда нинди проблемалар күтәреләчәк? Яшел Үзән районы Усаклык бистәсендә узган Татарстан крестьян-фермерлар Ассоциациясе (АККОР) Советы һәм Президиумының киңәйтелгән утырышында сүз шул турыда барды. Продукциянең яртысы, ә ярдәмнең? Чирек гасырдан артык әлеге оешманы җитәкләүче Камияр Мөҗәһит улы Байтимеров әйтүенчә, фермер хуҗалыкларында продукция җитештерү күләме елдан ел арта. Соңгы елларда республика авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең илле процентка якыны – фермерлар хезмәте нәтиҗәсе. Фермерларның күңелен «тырнап» торучы проблемаларның берсе – дәүләт ярдәменең гадел булмавы. Әгәр дә ул җитештерү күләменә карап бирелсә, фермерлар дәүләт ярдәмен берничә тапкырга күбрәк алыр иде. Аның иң саллы өлеше – сиксән проценттан артыгы инвестор хуҗалыкларына эләгә. Югыйсә, дәүләт ярдәме – хуҗалык тарафыннан эшкәртелгән җир, җитештерелгән продукция күләменә карап бирелгәндә, гаделрәк булыр иде – 1999нчы елда фермерлар Ассоциациясендә эшли башлаганда, республикада фермерлар саны 300дән дә кимрәк иде. Хәзер исә 2500 крестьян-фермер хуҗалыгы 500 мең гектардан артык җир эшкәртә. Соңгы ун ел эчендә фермер хуҗалыкларында бөртеклеләрнең тулаем җыемы 42 процентка, көнбагыш 2,6 тапкырга, яшелчә җитештерү күләме 55 процентка, сөт җитештерү – 53, ит җитештерү – 77 процентка артты. Тулаем алганда, республика авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең яртысына якынын җитештерүче фермерларга дәүләт ярдәме шушы күрсәткечкә карап бирелгәндә, дөресрәк булыр иде», – ди Камияр Байтимеров. 

Чүпрәле районы фермер хуҗалыклары Ассоциациясе җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равил Бикчуров үзеннән бигрәк, башкалар турында кайгыртырга тырышуы белән хөрмәт казанган фермер. Казанда гына түгел, Мәскәүдә узган фермерлар киңәшмәсендә дә аның чыгышлары еш яңгырый. Әмма, ул җитәкләгән хуҗалыкта да елдан ел бер үк «тырмага» абынырга туры килә. 3500 гектар җир эшкәртүче фермер хуҗалыгы бөртеклеләр белән беррәттән, ел саен көнбагыш, шикәр чөгендере һәм башка төр культуралар җитештерә. Берничә ел инде «Казанка» сугару системасыннан файдаланып, тагын да югарырак уңыш алалар. Әмма, җитештергәнне үзкыйммәтеннән ким булмаган бәягә урнаштыру да кирәк бит әле: 

– Башка бер генә җитештерү тармагында да бу кадәр гаделсезлекләргә юл куелмый. Әйтик, шикәр чөгендере эшкәртүче Буа предприятиесе фермер хуҗалыкларыннан чөгендерне «тамчылап» кына кабул итә. Мондый салкыннарда кырда яткан 20 мең тонна шикәр чөгендере көн саен авырлыгын гына түгел, сыйфатын да югалта. Инвестор карамагындагы Буа шикәр заводы беренче чиратта үз хуҗалыкларыннан килгән чөгендерне кабул итә. Фермер хуҗалыгына килгән матди зыян күләме аларны борчымый. Мондый темплар белән эшләгәндә, без чөгендерне май аена кадәр тапшырып бетерә алмаячакбыз, – ди Равил Ади улы. 

Крестьян-фермер хуҗалыклары Ассоциациясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаучыларның күбесе авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләргә, ягулык-майлау материаллары, ашлама һәм башка кирәк-яракларга бәяләрнең айлап түгел, атналап арта баруына борчыла. Билгеле инде, мондый шартларда эшләү елдан-ел авырлаша. Республика районнарында соңгы берничә ел эчендә генә дә крестьян-фермер хуҗалыклары саны 148гә кимүе дә тикмәгә түгел. Балык Бистәсе, Кукмара, Сарман, Мөслим, Баулы, Азнакай, Әгерҗе, Арча, Әлмәт, Менделеевск һәм Спас районнарында фермер хуҗалыклары ябылуга дучар булган. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нияз Хурамшин әйтүенчә, берничә ел элек шәхси-ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме өстенлекле программа нигезендә бирелә башлады. Шуңа, 64 крестьян-фермер хуҗалыгы үз статусын ЛПХ, ягъни шәхси-ярдәмче хуҗалык итеп үзгәрткән. 

– Ни генә дисәк тә, крестьян-фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәменнән башка югары нәтиҗәләргә ирешү кыенрак, – ди Нияз Фәнис улы.

Камил СӘГЪДАТШИН

Комментарии