- 04.02.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №1 (Гыйнвар)
- Рубрика: Көн сулышы
Бу дөнья шулай яралган – һәр халыкның үз күренекле, укымышлы, алдынгы карашлы шәхесләре булган. Ул шәхесләрнең дә төрлесе булып, көчлерәк ил җитәкчесе булганнары көчсезрәк булган күрше илләрне яулап алып, үз законнарын кертеп, аларның байлыгын үзенеке итеп кулланып, аның халкын коллар хәлендә калдырып, төрледән-төрле мәсхәрәләүләргә дучар ителеп яшәргә мәҗбүр итүләр элеккеге заманнардан башланып киткән булса, әле хәзерге көннәрдә дә андый очракларның дәвам итүен күреп, үз җилкәбездә татыган халык без.
Шул шәхесләр арасында халыкка, иленә иминлекләр китергән галимнәр, язучылар, артистлар, сугыш һәм хезмәт батырларына багышлап күп һәйкәлләр куелган. Алар арасында да халыкчан булмаган тискәре карашлы шәхесләргә куелган кайбер һәйкәлләрнең юк ителүләрен күрсәтеп тә торалар. Бауман урамында эт белән мәчегә багышлап куелган һәйкәл булуга карамастан, Казан шәһәрендә атка багышлап куелган һәйкәл юк. Казанның беренче ханы Мөхәммәд атка атланган рәвештә Кремль капкасының уң як кырыена куелса, шундый күркәм күренеш булыр иде дә бит. Кәҗәгә кагылышлы метро станциясе дә бар Казанда. Берәр күренекле милли җанлы шәхес исеме белән аталса, кәҗәнең хәтере калмас иде. Кәҗә барыбер аны белми бит.
Татарстанда халкыбызның тарихына, миллилегенә багышланган яки күренекле милләттәшләребезгә һәйкәл куясы булганда, ул озак елларга сузылган каршылыкларга дучар ителеп, ясалма рәвештә эшкә ашмастай проблемага әйләндерелә. Дәүләтчелегебезне саклап һәлак булучылар хөрмәтенә багышлап Татарстан хөкүмәтенең 1999нчы елның 26нчы февралендә чыгарылган карары хәзерге көннәргә кадәр үтәлмәгән һәм якын киләчәктә дә үтәлмәс. Казанны яулап алганда һәлак булган оккупантларга куелган һәйкәлнең Казан шәһәренең уртасында кукраеп утыруын күреп торабыз. Татарстан хөкүмәтенең үткән гасыр ахырында Сара Садыйковага һәйкәл кую турында чыгарылган карары да, һәйкәлне куярга Казан шәһәрендә урын булмавын сәбәп итеп, хәзерге көнгә кадәр кайдадыр тузан җыеп ята.
Шул ук вакытта мәрхәмәтсез явыз патшага Казанда һәйкәл кую турында хыялланучылары да табылып тору сәер күренеш түгел микәнни? Ул урыс халкына карата да мәрхәмәтсез, җан кыйгыч булган. Үзенең хатыннарын да (җиде хатын) төрле ысуллар белән мәсхәрәләп үтерү белән тукталып калмыйча, үз малаен кыйнап үтергән бәндәгә һәйкәл куюның мәгънәсен ничек аңларга?
Шәһәрләребездәге урам исемнәре белән дә килешерлек түгел. Казанның кайда икәнен дә белмәгән, аның халкына бернинди мәрхәмәтлек эшләмәгән, республикага бернинди катнашы булмаган, коммунистик кан койгыч система заманында куелган исемнәрнең хәзерге көннәргә кадәр сакланып калганнары да җитәрлек әле.
Республикага суверенитет яулап алганда үз тормышларын куркыныч астына куеп көрәшкән милли хәрәкәт җитәкчеләребезнең бакыйлыкка күчкәннәренең берәрсе хөрмәтенә аталган урам да юк. Аларның юбилейлары да билгеләп үткәрелми, искә дә алынмыйча калалар. Менә алар: Марат Мөлеков, Зәки Зәйнуллин, Юныс Камалетдинов, Рәшит Ягъфәров, Фәндәс Сафиуллин, Фәрит Хәбибуллин, Әбрар Кәримуллин, Габделбәр Фәйзрахманов, Мөхәммәт Сабиров, Әмир Мәхмүдов һәм башкалар.
Хәзерге вакытта милли хәрәкәтнең эше экстремистлыкта яла ягылып туктатылды. Дәүләт Советындагы депутатлар арасында миллилегебезне яклап чыгыш ясаучылар юк диярлек. Кайбер чыгыш ясаучылар булганда да, аларның фикере санга сугылмый.
Милли җанлы, курыкмыйча үз фикерен әйтә ала торган Туфан ага Миңнуллин гына түгел, Разил әфәнде Вәлиев тә арабызда юк инде хәзер. Казан шәһәрендә аларга һәйкәл куелырмы һәм кайчан куелыр икән дип борчылдыра башлады. Аларның күрсәткән хезмәтләрен хөрмәтләп, Казан шәһәрендә аларның һәйкәлләре куелуга лаек шәхесләр бит алар. Алар халкыбызның күңелендә мәңге сакланыр, Аллаһ боерса.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии