Дөресен әйтәләр бит

«Яңа ел, яңа үрләр, якты киләчәк!» диеп, элеккеге кебек ашкынырлык, абына-сөртенә чабарлык түгел бер уйласаң, җәмәгать. Күпме генә шатлансак та, Яңа елда без тагын бер яшькә олыгаябыз, иске елдагы рәхәтләр елдан-елга барыбер кими бара... 
Менә кесә телефоныма яңа елның гыйнвар аеннан түләү тагын арта дигән хәбәр килде. «Дөресен әйтеп язабыз сезгә!» – дигәннәр, яшерен төп башына утыртмыйлар, имеш. 
Хәзер бәяләр тезгенен бераз тартып торган кебек булалар да, һәрвакыттагыча, җайлы сайлаулар узгач, кабат ычкындырачаклары барыбызга да мәгълүм. 
«Инде ничә еллар» диеп, җырда җырланган кебек, Яңа ел саен халкыбызга чираттагы азык-төлек, көнкүреш кирәк-ярак бәяләрен күтәрүне, салымнарны, түләүләрне арттырудан башка аз гына булса да, тормышны җиңеләйтү, гади халыкка сулыш алырга ирек бирү юк бит. Бары тик муенга тагылган матур бизәкле галстук-богауны, билгә буылган киң каешны ныгытыбрак буу төп гамәле җәмгыятьнең... 
Роберт ШӘЙМӘРДАНОВ,
Балык Бистәсе районы 

Комментарии