Сөлек уколдан файдалырак?

Сөлек уколдан файдалырак?

Медицина замана белән бергә атлый: яңа җиһазлар һәм технологияләр уйлап табыла, дәвалау алымнары барлыкка килә. Шул ук вакытта моннан өч гасыр элек кулланылышта булган сөлек салу, ягъни гирудотерапия ысулы да кабат үсеш ала. Үтемле дәвалау чарасын бернинди заманча технология дә алыштыра алмый дигәнне аңлата инде бу.

Сөлекнең канны чистартуы барыбызга да мәгълүм. Ә медицинаның аерым бер өлкәсендә аны нинди максатта файдаланалар соң? Әйтик, неврологиядә. Бу хакта «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге табибәсе, невролог һәм гирудотерапевт Альбина Борһанова белән сөйләштек.

– Альбина Әмировна, ачыклык кертегез әле: неврология өлкәсенә караган нинди чирләрне сөлек белән дәвалыйлар?

– Сөлекнең никадәр чирдән дәва булуын күпләр күз алдына да китерми! Саный китсәң, шактый алар. Атеросклероз; кан тамыры авырулары (тромбофлебит, варикоз); йөрәк ишемиясе; вегетатив нерв системасының эшчәнлегендә тайпылыш (дистония); арка авырту; геморрой; хроник арыганлык синдромы; матдәләр алмашы бозылу аркасында барлыкка килгән чирләр (подагра, шикәр диабеты, калкансыман биз чирләре, артык авырлык); буыннар, тире, эчке органнар һәм нерв системасы авыруларын дәвалаганда гирудотерапиягә мөрәҗәгать итәләр.

– Сөлек организмга ничек тәэсир итә соң?

– Күпчелек очракта авыртуны җиңеләйтү, ялкынсынуны туктату, шул ялкынсыну очрагында органнар арасында барлыкка килгән тоташтыручы тукыманы (спайка) бетерү өчен укол кадатабыз. Ә бит сөлек ул уколны алыштыра ала. Аның селәгәендәге файдалы матдәләр кеше организмына үтеп керә һәм кан әйләнешен яхшырта. Шул сәбәпле гормоннар балансы тәртипкә килә, организм «яшәрә», депрессия юкка чыга. Комплекслы дәваланганда сөлек тромблар барлыкка килү ихтималлыгын киметә, булган тромбларны да тарата, кан басымын тәртипкә китерә.

– Гирудотерапия процессы, ягъни сөлек салу ничек башкарыла?

– Беренче эш итеп авыру кеше организмын тикшертергә тиеш. Әзер анализлар буенча гирудотерапевт авыруның тәненә сөлек куелачак нокталарны билгели. Бер тапкырда 5-7 сөлек куела. Күпләр, сөлек авырттырып тешли, дип уйлый, тик аның тешләве черкинеке кебек кенә. Ул тирене үзе кирәк дип санаган кадәр тешли һәм канга селәгәен агыза башлый. Файдалы матдәләрне кертеп бетергәч, канны суыра, шул рәвешле кан әйләнешен яхшырта. Бер сеанс вакытында кеше күп дигәндә 15 миллилитр кан югалта – бу якынча өч чәй кашыгы дигән сүз. Гадәттә, гирудотерапия процессы бер сәгатькә якын бара. Сөлек «эше»ннән үзе белеп туктый. Сөлекне алгач та, ул тешләгән җирдән берникадәр вакыт кан саркып торачак. Куркырга кирәкми – шулай булырга тиеш тә.

Изображение удалено.

Комплекслы дәвалану өчен атнага 1-3 тапкырдан 7-10 тапкыр сөлек салдырырга киңәш ителә. Тулырак мәгълүматны«Казан клиникасы»на шалтыратып белешергә мөмкин: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии