Химияне алыштырып була

Химияне алыштырып була

Бүгенге әңгәмәдәшебез Габдрахманова Айгөл Васил кызы. Ул «Русия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан республикасы филиалының җитештерү бүлеге җитәкчесе. 
– Быелгы кыш үсемлекләргә ничек тәэсир итте? Туфрак ни хәлдә? Уҗымнар ничек кышлый? Проблемалар булса, ничек коткарырга. Әлбәттә, агачларыбызны коткарыр өчен аларны кар астыннан табып алырга кирәк әле башта...
– Агрономия өлкәсендә эшләүче белгеч буларак әйтәм, мул кар кешеләргә кыенлыклар тудырса да, аңа сөенергә генә кирәк. Чөнки быел көз бик коры килде. Кайбер басуларда чәчелгән игеннәр тишелә дә алмыйча калды. Кем әйткәндәй, көлгә чәчтек, дияргә була. Җир дымга туенып калмады. Ләкин туң юк дәрәҗәсендә, димәк, кискен җылытмыйча, кар суы акрынлап сеңәр дип ышанып калабыз. Яз җирне дымга баетыр. Тишелә алмаган культуралар да тишелер, дип өметләнәбез. Дым үсемлекләргә генә түгел, туфрактагы биотога, микроорганизмнар эшләсен өчен дә кирәк. 
– Уңышның нигезе яхшы, сыйфатлы орлык булуын һәркем белән. Шуңа да иң элек орлыкларны сайлау турында сөйләшик әле. 
– Бакчачыларның каникуллары юк. Кем чәчәк ярата. Аны гыйнварда чәчте. Аны күчереп утыртадыр. Хәзер яшелчә чәчелә, күчереп утыртыла. 
Уңышның нигезе орлык. Аны дөрес итеп сайлау мөһим. Сер түгел, орлыкны кызыгып җыябыз да, ул өелеп кала. Муллык бит, киштәләрдә ниндиләре генә юк. Рәсемнәре дә бик матур. Беренче чиратта рәсемгә түгел, анда язылган мәгълүматка игътибар итәргә кирәк. Орлыкны зуррак кибетләрдән сайларга. Аларда, күпчелек очракта, тикшерелгән орлыклар сатыла. Иң беренче чиратта сортын карарга. Гибридмы, ягъни Ф1 мы ул. Бу орлыклар нинди ГОСТ буенча җитештерелгән. Орлыкларның авырлыгы яки данәсе язылган булырга тиеш һәм иң мөһиме: срогын карарга. Саклану вакыты аның тишелешенә йогынты ясый. Орлыкның саклану вакыты төрле, мәсәлән карбыз 10–12 елга кадәр саклана ала. Әлбәттә дөрес саклану да шарт. Артык дым һәм эссе начар йогынты ясый. Гөмбәләр барлыкка килергә мөмкин. 
– Аннан соң вегетация чорына да карарга кирәк. 
– Әйе, безнең климат кискен континенталь бит. Табигать шартларын күз алдында тотып эшләргә. Мәсәлән, майда 30 градус эссе була ала. Аннан июнь салкынайта.
Былтыр июнь аенда да көчле кыраулар булды мәсәлән. Җылытыла торган теплица булса, иртәрәк тә утыртырга була. Һәр культураның өлгереш вакыты бар, күпчелек очракта ул 90 көнгә кадәр. Шул аралыкны исәпләп–күзаллап чәчәргә. Ул орлык пакетында күрсәтелә. Иртәрәк чәчтем дә иртәрәк уңыш җыеп алдым түгел.
Орлыкның срогы чыккач та кулланырга ярыймы дигәндә, тиешле шартларда сакланса, тишелсә – мөмкин. 
Гибрид соңгы бер ун еллап кына элек керде. Алар әйбәт, уңышлары да билгеле бер зурлыкта, алар матуррак та. Уңышлары да мулрак. Ләкин гибридтан орлык алырга ярамый. Ә менә сортлар икән, аннан орлыкны үзеңә әзерләргә була. Ә инде орлыкны үзең әзерләгәндә иң беренче иң матур җимешне сайлап алырга. 
Орлыкны әзерләү дә дөрес булырга тиеш. Аның ачы да тугы да бар. Шуңа тозлы суга салып тикшерәләр. Туклары аска утыра. Өстә йөзеп йөргәннәрен җыеп ташлыйсың. Орлыкны кызганмаска кирәк. Уңыш алуның мөһим шарты сортны сайлау. Без хыялланабыз – рәсеменә карап, көньякта үскәнне кызыгып утыртабыз. Ләкин ул безнең шартларга яраклашмаган, районлаштырылмаган икән аны утыртмагыз. 
Орлыкны утыртыр алдыннан безнең кискен шартларга түзем булсын өчен чыныктыралар. Үзең әзерләгәнне бигрәк тә. Кибет киштәләрендәге ышанычлы орлыклар инде әзерләнгән була. Үсентеләрен дә көннәр язга авышкач, акрынлап чыныктыралар. Бераз вакыт балконга чыгарып торалар. Орлыкны чыныктырганда куркасы юк, ә менә үсентеләр белән бик сак кыланырга кирәк. 
– Ай календаре диләр. Бу дөресме? Мин үзем кайчан вакыт була, шул чакта чәчәм...
– Мин дә шулай. Менә әнием шул ай календарен карап эш итә. Ә мин кайчан өлгерәм. Бәлкем, хикмәте бардыр бу календарьларның да. Ул фәнни яктан нигезләнгән дип әйтә алмыйм.
– Туфракны ничек әзерләргә. Берәүләр аны кыздырып карый. 
– Туфракны кемдер үзе әзерли, монда туфракның көпшәк булуы мөһим. Бакчада ул тыгызрак була. Кислород керсен өчен елга комы кушарга. Туфракны каян алырга дигәндә, кычыткан үскән урыннан алсаң, яхшы. Ул бик бай урында гына үсә. Үзеннән соң да әйбәтли, көпшәк була.
Мин кыздыруга каршы. Ләкин ул ысул бар. Ләкин анда миллиардлаган тереклек яши. Файдалылары да, зыянлылары да бар. Ә кыздырганда файдалыларын да үтерәбез.
Туфрак сатып алганда аның составына карарга. Беренче чиратта ачылыгына игътибар итәргә. Кислотность югары булса, үсемлек сәрбәгәеп утырачак. 
Туфракның төп макроэлементлары азот, фосфор, калий. Җитештерүче дөрес мәгълүмат күрсәтмәскә, бу микроэлементлар аз булырга мөмкин. Дөрес, бу әле иң куркынычы түгел, менә ачылыгы яман. Туфракны үсентеләр өчен генә түгел, тулаем бакчада тикшереп торырга кирәк, бигрәк тә ачылыгын ачыкларга. Моның өчен лакмус кәгазе бар. Туфракны су белән бутап, шуңа кәгазьне манып карыйбыз. Яшькелт төскә кергән саен бу яхшырак дигәнне аңлата. Махсус приборлары да бар. Кыйммәт түгел алар. Приборларда 7 саны нейтральлекне күрсәтә. 
– Туфракны бер туңдырып, бер эретеп дезинфекцияләп булмыймы?
– Бу әйбәт түгел. Алай файдалы организмнар да һәлак була. Алар нәзберегрәк тә бит әле. 
Өйдә ак күбәләк оча, бетләр барлыкка килде, диючеләр бар. Аларның йомыркалары шул туфракта саклана.
Кибеттә бик күп биопрепаратлар сатыла. Бигрәк тә триходерма булган препаратларны кулланырга киңәш итәр идем. Ул туфракны дәвалаучы. Бүген туфракта бик күпләп фузариос үрчи. Ул тамыр системасына үтеп кереп, үсемлекнең күзәнәкләрен яба, дым һәм матдәләр әйләнеше туктала, үсеш каналларын томалый торган гөмбәчек. Узган сезонда бик күп бакчаларга зыян салды. Аның белән бәрәңге дә авырырга мөмкин. Үсемлек шиңеп утыргач, су җитми дип су сибүчеләр бар, алай гөмбәчек тагын да үрчи. Ә менә триходерма фузариос кебек патогеннарны ашый. Ул биологик препарат. Кызганыч, без, җайлы дип, тиз нәтиҗә артыннан куып, химиягә күчтек. Аннан читләшергә кирәк. Ул бүген булмаса, иртәгә зыян китерә. Аннан туфрактагы файдалы микроорганизмнар да үлә. Табигатьтә корткычларның да дошманнары да бар. Менә шул файдалы дошманнарны ешрак кулланырга иде. Аны өйрәнеп бер ике ел системалы куллансаң нәтиҗәсе ышанычлы була.
– Корткычларга каршы бакчадагы үлән төнәтмәләре дә ярдәм итә ала бит. Мәсәлән канлы үлән төнәтмәсе бетләрне юк итә. 
– Әйе, иренмәскә, укырга, өйрәнергә генә кирәк.
– Тагын шунысы – авырулар барлыкка килмәсен өчен бары тик җылы су сибәргә. 
– Бу сорауны әйтеп тә торасы юктыр дип уйлыйм мин. Ул мәгълүм. Аны бар да белә, үтәмибез генә. Шлангтан салкын су сиптерү җайлы бит.
– Бакча ул ризык кына түгел, сәламәтлек тә бит.
– Сүз дә юк, үз бакчаң булып, ризык әзерлисең икән, ел әйләнәсендә төшәсең дә аласың базыңа. Кибеттән алынган ризыкларның составларын укып чәчләр үрә тора кайчак. Анда нинди генә кушылмалар юк.
Мин инде 12 елдан артык биология өлкәсендә эшлим. Химик препаратларга каршы түгелмен үзе. Аны акыл белән файдаланганда зыянсыз эшләп була. Бездә бит булсын әйдә – 1 мл урынына 2не салам әле, тизрәк булыр... Быел 1 мл урынына 2не кулланасыз икән, киләсе елда 4 мл саласы була бит. Ул туфракка туплана. Таркалмый. Ул туфрактагы биотаны үтерә. Туфракның ачылыгы үзгәрә. Кулланучы кеше үзенә дә зыян китерә. 
– Көпә-көндез агу сиптереп йөрүчеләр бар. 
– Бу белемсезлектән килә. Инструкциясе язылган бит. Кояш кыздырганчы иртүк, яисә кояш баткач кич сиптерергә кирәк. Биологик препаратлар булса, алар туфрактан алына. Ультрафиолет нурлар аларны һәлак итә ала. Гомумән, аларның да, химик препаратларның да кинәт эсселектән эффекты үзгәрә.
Эсседә су да сиптерергә киңәш ителми. Ул пешерә. Без инструкцияне бозып үзебезне агулыйбыз бит. Мәсәлән, алмасы булгач та химия кулланалар. Агу уңышта да кала. Бүтән ысуллар да бар бит. Мәшәкатьлерәк, әмма файдалы. Ике өч ел өйрәнсәң, бар да җайлана, бакча чистара. Елга ике тапкыр гына эшләргә кирәк, вакытын уздырмый эшләргә кирәк аны.
– Мин үзем бөре ачылган мәлдә генә кулланам химик препаратларны. Бал кортлары оча башлаганчы.
– Сез моны бал кортларын күздә тотып эшлисез. Бу бик дөрес.
– Кайнар су да файда бирә бит.
– Ул бар. Кар китә башлагач, март аенда эшләнә ул. Бөреләр уянмаган булырга тиеш. 60–70 градуслы су бөркү файда бирә. Аңа марганцовка, мочевина кушсаң да була. Кайнар суның зыяны юк, пешермәсәң. 
Иң яхшысы биопрепаратлар куллану. Алар бар. Хәтта колорода коңгызына каршы да биопрепарат чыкты. Падизиус коңгызы аның йомыркаларын ашый. Личинкасына да берникадәр зыян сала. Колорада коңгызы үрчеп китә алмый.
Әлегә бер җибәргәннән соң, киләсе елга үзләре үрчеп китә алмый. Кышын аз сакланалар. Киләчәктә кышларга да өйрәнерләр, дип уйлыйм. 
– Үрчеп китеп, зыянлыга әверелү куркыныч булмасмы соң?
– Юк, куркасы юк. Табигатьтә баланс саклана. Мәсәлән, файдалы бөҗәкләр корткычларны беркайчан да 100 процентка юк итми. Киләчәк тормышны күрәләр, ашарга кирәк бит. Шул балансны химия белән кеше генә боза ала. 
– Ул корткычлар үсемлеккә дә кирәк, ул аны чыныктыра. Көрәшеп ул көчен арттыра. Стериль шартларда үсемлек начар үсә.
– Әйе. Мәсәслән, гөл чәчәк атсын өчен аз гына стресс бирергә кирәк. Моннан аның яшәргә омтылышы арта, ул дәвамчысын калдырырга азаплана. Һәм тизрәк чәчәк атарга омтыла.
– Фитолампалар бик популяр, алар чынлап та файдалымы?
– Бездә кышын көн озынлыгы, яктылык җитми. Фитолампаларның дулкыннарына игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, яшел дулкыннар кирәк түгел. Ул маркетинг ысул гына. Зәңгәр белән кызыл нур файдалы. Аның кызылы тамыр системасын үстерә, икенчесе яшел масса өчен. Әлбәттә, хәзер тамырына игътибар итәргә кирәк. Күчереп утырткач ул шаулап үсеп китәчәк. Лампаның инструкциясенә карарга. Анда мәгълүмат бар.
Лампаны тәүлек буе яндырырга түгел. Үсемлек өчен караңгылык та кирәк. Бу норма һәр культураның үзенеке. Ул 12дән 18 сәгатькә кадәр.
– Кычытканнан, суган кабыгыннан ничек төнәтмә ясарга? Сидератлар чәчү әйбәтме? 
– Сидерат культуралар ашлама да булып тора, туфракны көпшәкләндереп баета, корткычларга, авыруларга каршы көрәштә дә бик нәтиҗәле алым.
– Мин шуның белән шөгыльләнәм. Фацелия ярдәмендә каты кортны (проволочник) да җиңдем, дияргә була. 
– Суган кабыгын без бәрәңге утыртканда да файдаланырга киңәш итәбез. Чокырга салырга. Анда йомырка кабыгы, көл, коры гәрчич сипсәң яхшы. Кычытканны 3–4 көн ачытып су кушып помидорларга сибү файдалы. Кайбер бакчачылар аны яшелчәләрне күчереп утыртканда чокыр төбенә дә тураклап туфрак белән бутап салып куя. 
– Әгәр бу киңәшләрне һәркем истә тотып эшләсә, экологиябез чистарыр иде.
Әңгәмәдәшләр Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии