«Тавык колбасасы ашамыйм дип, казылыктан баш тартмыйсың бит – бал белән дә шулай»

«Тавык колбасасы ашамыйм дип, казылыктан баш тартмыйсың бит – бал белән дә шулай»

Берәүләр: «Быел бал уңышы начар булды», – дип зарланганда, икенчеләр базарда бал сату белән шөгыльләнә. Карабодай, юкә, чәчәк, көнбагыш, хәтта кедр балы да саталар Казанда. Бәяләре дә тешли торган түгел: 1500 сумнан алып 3000 сумга кадәр. Редакциягә дә: «Ай-яй бал бәясе кыйммәт быел», – дип шалтыратучылар булмады. Бу хәлгә ачыклык кертер өчен, «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешма җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык. 
– Шәүкәт абый, табигатьтәге үзгәрешләр, шул исәптән җәйге эсселек тә, бал кортларына йогынты ясамый калмагандыр?
– Табигатьнең йогынтысы зур булды. Бал кортларына гына түгел, бөтен кешелеккә, хайваннарга да тәэсир итте. Белгәнегезчә, быел яз иртә килде. Бер яктан шатландык: агачлар чәчәк ата, көн җылы, кояш кыздыра. Икенче яктан күңелсезләндек: җылы көннәр тиз арада суыклары белән алышынды. Русларда «возвратная фаза» дигән сүзтезмә бар бит. Менә шул күренешне күзәттек. Суыклар кайтты, кырау төште. Агач, чәчәк, үләннәргә зур зыян килде. Безнең якларда бөтен алмагачлар туңды. Шул рәвешле, алма, чия, слива уңыш бирмәде. Чәчәгенә суык тигәч, җимеше дә булмады. Чәчәк булмагач, алардан бал да җыеп булмый. Июньдә суыкларның юкә агачына да зур зыян салганлыгы ачыкланды. Бәлки, игътибар иткәнсездер: күп җирдә юкә чәчәк атмады, атса да – берән-сәрән генә. Монысы да – суыкларның зыяны. Ә юкә балы – иң тәмле балларның берсе ул. «Элитный». Көннәр җылытты, тик аннары ефәк күбәләге килеп чыкты. Ул юкәләрне, имәннәрне ашап бетерде. Агачлар кап-кара булып торып калды, күргәнсездер. Агачларны ашап бетергәч, ул җирдә үскән үләннәргә дә күчте. Менә шулай бал булмады. Аннары инде кызулар килде – яздан бирле яңгырлар яумады. Шул сәбәпле үләннәр матур итеп үсеп китә алмады. Печәннәрдән күренә: зур итеп үсмәгәч, дым булмагач, алар нектар да бирмәде. Ул бал корты нәрсә җыйсын ди? Булганын җыйды, артыгын ничек җыйсын? Менә шулай бал табышына зур зыян килде.
– Ә быел бал кортларының үлү очраклары күзәтелдеме?
– Агрохуҗалыклар белән яхшы элемтәдә торабыз. Даруларның да кыйммәтлесен һәм сертификацияләнгәнен алабыз. Тик шулай да Татарстан буенча 10га якын районда бал кортларының агулану очраклары теркәлде. Башка еллар белән чагыштырганда, бик зур сан булмаса да, әлеге факт күзәтелде.
– Ә быелгы бал уңышына килсәк: мактанырлык түгелме? 
– Татарстанның тәҗрибәле умартачыларының уртак фикере бар: соңгы 20 елда иң аз табыш бу, дип сөйлиләр. Күкрәк киереп мактанырлык булмаса да, зарланырлык түгел. Дөрес, кемдер бөтенләй бал ала алмады, кемдер үзенә җитәрлек кенә туплады, ә кемдер сатулыгын да алып куйды. Менә Казанга якын-тирә районнарда, әйтик, Биектау, Саба районнарында башка еллар белән чагыштырганда, 20-30 процент табыш алганнар. Ә кемнәр күчмә умартачылык белән шөгыльләнә – аларның уңышы 60-70 процент. Әйтик, мин үзем дә умарта ояларын күчереп йөрттем. Чәчәк аткан урынга алып барып куйдым, бал кортлары шуннан бал җыя алды. Быел карабодай балы яхшы булды, шуннан җыйдылар. Шулай итеп барыбер дә үзебезнең еллык норманы тутырдык дип саныйм. 
– Бал уңышының чагыштырмача азрак булуы аның бәясенә дә тәэсир итми калмагандыр?
– Бал бәясе үзгәрмәде. Безнең тирәлектә инде ничә еллар шул бер үк бәя саклана. Чит төбәкләрдә үзгәрешләр бар. Әйтик, Башкортстанда 20-30 процентка кыйммәтрәк йөри. Башкорт балы – бренд, диләр. Шул бренд хисабына арттырып саталар. Баксаң, барыбер шул ук бал, бездәгедән берни белән дә аерылмый. 
– Үзебезнең дә игътибар иткән бар: ничә ел дәвамында бал бәясе үзгәрми, һаман үз урынында тора. Кибеттә шикәр, кәнфит бәясе артканда да, бал бәясе үсми. Ә бит уйлап карасак, бал – натураль продукт. Тик бәя 1500дән аз гына өскә күтәрелеп китсә, сатып алучылар шундук: «Абау, бал бәясен арттырып сатасыз», – дия башлый. Бал кортларын асрау, бал аерту кыенлыгы һәм башкалар хакында халыкка ничек аңлатырга соң? Әллә безнең халык түбән бәя артыннан гына куамы икән?
– Аңа инде ничә еллар җавап бирергә тырышабыз. Бу хакта халыкка да җиткерәбез, үз фикеребезне әйтәбез. Әйе, бал – табигый продукт. Менә кибеттә колбаса бар. Тавыкныкы, сыер яки үгезнеке, атныкы. Бәяләре төрле: 200дән башлана – 1500 сумга кадәр. Бер сыер колбасасы гына да 4-5 сортка бүленә. Мондые бар, тегендие. Бал да шулай ук. Юкә балы, рапс балы, көнбагыш, карабодай балы... Юкә балы 1500 сум тора алмый. Дөрес, чын юкә балы 2000 сумнан да ким тора алмый ул. Кеше килә дә: «Бу балың ничә сум?» – дип сорый. Колбасаның сортын алдан ук аерып әйтәләр, ә монда: «Бу нәрсә балы?» – дип сорау юк, бәя сорыйлар. Башта сора нәрсәнеке икәнен. Юкә балы өчен 2500 сум да зур бәя түгел, әгәр дә көнбагыш балын 2500 сум диләр икән, менә бу очракта бәягез югарырак икән дип, кул селтәргә була. Рапс балы өчен дә 1500 сум югарырак әле, чөнки ул күп. 
Балның сыйфатына да игътибар итәргә кирәк. Чәчәк балы ул – букет. Аның исе бар, аерым тәме бар, анда нинди генә чәчәкләрдән нектар җыелмаган. Тәмен дә кабып карамый сатып алучылар бар! Бал бал инде ул, диләр. Юк, алай түгел – балның да төрлесе бар! Кемдер юкәнекен ярата, ә карабодайныкын ашый алмый. Кабып кара башта. Карабодайныкын күтәреп алып кайтып китә дә, әй, бу дөрес бал түгел икән, ай фәлән икән, ди. Чәчәкнекен кабып кара алайса! Тавык колбасасы ашап, казылыктан баш тартмыйсың бит, бал да шулай ук. Балның сыйфаты, төре турыдан-туры бәягә тәэсир итә. Менә моны халыкка аңлатырга тырышабыз. Иң беренче чиратта бәягә карарга кирәкми, балның тәмен татып карарга кирәк. Кемнән аласың – монысы да мөһим. Авыл җирендә кызык хәлләр аеруча күп булгалый. Чувашлар бездә бик күп бал сата. Юк кына бәядән килеп сатып китәләр болар. Безнең халык бәясенә кызыгып ала. Ике көннән баллары шатырдап ката да, безгә киләләр: «Менә бал алган идем, тәмле түгел, катты», – диләр. Ә күршесендә белгән умартачы тора. Белгән кешедән ал син: умарталарның кайда торганын, нинди чәчәктән бал җыйганын – барысын да беләчәксең. Белгән кешегә балың тәмле булмады, дип әйтергә дә мөмкин. Миңа алай дисәләр, алып кил, бүтәнен бирәм, дим, теге балны кортларга ашатам, безгә бит азык кирәк. Кайвакыт бал бик иртә утырып китә, бу – гадәти һәм нормаль күренеш. Чын бал утырырга тиеш ул. Ә күпләргә бу ошамый, сыек бал кирәк. Алып килегез, сыекка алыштырам, дим. Аз гына икенче төрле чәчәктән җыелган бал да бүтәне белән кушылса, тиз утыра. Шуңа күрә аны гел карап, тикшереп, дөрес итеп эшкәртү дә зур күнекмә таләп итә.
– Соңгы арада ылыс, кедр балы дип тәкъдим итүчеләр дә артты. Бер карашка, алардан ничек бал җыеп булсын, дип уйлыйсың. Бу – ялган бал сатучылармы?
– Безнең якка хас күренеш түгел инде бу. Кызу көннәрдә ылыслы агачлар татлы сыекча бүлеп чыгара, бал кортлары аны җыярга мөмкин. Ләкин аерып кына ылыс балы дип сатып булмаячак аны, чөнки безнең җирлектә мондый агачлар күпләп үсми. Ялган бал сатучылар җитәрлек. Шуңа күрә, әйткәнемчә, күршеңнән, белгән умартачыңнан сатып ал. Гомер кабып карамаган балны эзләмәгез, безнең җирлеккә хас булганнарын алыгыз. Табиблар да әйтә бит: «Сәламәтлегебез өчен безнең якта үскән үсемлекләр файдалы». Элек чирләр нигә азрак иде? Чөнки без кәбестә ашап үстек, ә бүген банан, киви, ананас ашыйбыз. Каян килгән ул, ничек үскән? Бу сорауга җавапны беребез дә белми. Тәмлене түгел, файдалыны ашагыз. Менә кәбестә аша: файдалы да, кыйммәт тә түгел. Бал белән дә шулай ук. 
– Гади кеше ялган балны таный аламы?
– Аның төрле ысуллары бар. Күбесе – сатучыларның алдавы гына. Кемдер дөрес балны тәлинкәгә салган очракта, кәрәз рәсеме чыга, диләр. Ул шикәр салынган балда да чыга. Монысы – сатучыларның ялганы. Карандаш тыгып карагыз, әгәр яхшы бал булса, карандаш балда йөзеп китәр, диләр. Сыек балда карандаш болай да йөзә инде ул. Бармакка сөртеп карарга мөмкин. Шикәрле бал булса, шикәр ялтырап тәндә кала, ә чын бал тәнгә сеңә. Тик иң яхшы ысул: балны ышанычлы кешедән сатып алу. Хәзер, Аллаһка шөкер, «сервис» яхшы. Бал соратсаң, өеңә китерәләр, кулыңа ук тоттырып китәләр. Сатып алучы өчен яхшы да, чөнки сатучының йөзен күрә, балы ошамаса, дәгъва белдерергә кеше була. Хәзер маркетплейс (интернет аша сатып алу мөмкинлеге. – Р.Н.) алга китте. Кирәк дисәң, балны Алтайдан ук җибәрәләр. Перекупщиклар яхшы эшли. Бездән дә сатып алучылар бар. Арзан бәягә сатып ала да, кыйммәтләндереп сата. Тик күпләрнең фикерен ишеткәнем бар: ул яктагы бал безнекенә тормый инде. Аларның карабодай балы да безнеке кебек түгел. Быел үзем дә карабодай балын юкәгә алыштырдым. Өч көннән соң юкә балы утырды моның. Ә халыкка сыек бал кирәк. Болай булмый, сата алмыйм, дидем. Ә ул минем карабодай балын сатып бетергән икән. Алып кил, диде. Мин илтеп бирдем, акчасын бирде. Икенче елга алыштырып карарбыз, диде. Умартачылар арасында да мондый күренешләр бар. Белгән кешедән алу җайлырак бит. Күршедә бер әби тора. Беркөнне чегәннәр килгәннәр моңа. Кияүләре килгәч тә, әби өйгә кертми иде. Звонок, телефон шалтыравын да ишетми иде, ә чегәннәр моның өенә кергән. Кияве шулай кунакка кергән булган, аптырап калган: өстәлендә 10 банка бал тора, ди. Кабып карадым, өстендә бераз бал да, астында шикәр генә, ди. Күзен буганнармы, шуның кадәр бал сатып алган бу. Ә күршесендә мин яшим. Белгән кешедән алыгыз. Аллаһка шөкер, Татарстан үзен бал белән тулысынча тәэмин итә. Республикада балның бөтен төрлесе бар. Уникаль регионда яшибез. Бал кортлары да, татарлар үзләре дә – уникаль алар. 
– Шәүкәт абый, ә чын бал бозылмыйча күпме саклана? Аның срогы бармы? 
– «ГОСТ» таләпләре буенча – 1 ел. Ләкин бал бер елдан соң бозыла дигән сүз түгел бу. Дөньяда бердәнбер бозылмый торган продукт – ул балдыр. Искерми дә, утыра яки шикәрләнә генә. Ул шикәрләнергә тиеш тә. Утырган балны да кулланырга ярый. Кайберәүләр иртә сатам дип, балны иртә аерта, шул рәвешле балның ачыган очраклары да бар. Ул күбекләнеп, ачып утыра. Мондый балны ашамау хәерлерәк. Балның нинди яхшы үзлекләргә бай икәнлеге турында сөйләп торырга кирәкмидер, моны һәркем белә. Бал составында Менделеев таблицасындагы бөтен элементлар да бар. Шуңа күрә организмны савыктыру чарасы буларак аңа тиңнәр юк. Хәтта сау-сәламәт булсагыз да, балны иртән ач карынга 1-2 бал кашыгы кабыгыз һәм артыннан бүлмә температурасындагы су эчеп куегыз. Балны бик кайнар суда эретмәгез, юкса күп кенә файдалы үзлекләре юкка чыгачак. Элек балда ит саклаганнар, мондый ит бозылмаган. Фараоннарны бальзамлау өчен дә бал кулланганнар. Бал бозылмый ул, аның срогы юк. Аллаһ Тәгалә дә: «Әгәр дә Коръән җаныңа шифа булса, бал – тәнеңә шифа», – дигән. Балның кадерен белик. Алданмыйк! Быелгы уңышны ышанычлы кешеләрдән алып, авыз итәргә насыйп булсын. 
БУ КЫЗЫК!
* Бал кортының биш күзе бар.
* Бер килограмм бал алу өчен, кортка 8 миллион чәчәккә кунарга кирәк. Ул бер көндә биш мең тирәсе чәчәккә куна.
* Бал корты үз өенә адашмыйча очып кайта.
* Кыш буена бер умарта гаиләсе 30-35 кило бал ашый.
* Бал корты серкәле чәчәк исен бер чакрымнан сизә.
* Чын бал космонавтлар рационына кертелгән.
* Бүксәсенә нектар тутырган бал корты чага алмый.
* Бер оядагы кортны икенче гаиләгә кертмиләр.
* Ана корт көненә 1000 йомырка сала ала.
 

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии