Ак чыршы (пихта) шифасын күрегез

Ак чыршы (пихта) шифасын күрегез

Нарат урманнарында, чыршылар, ак чыршылар үскән паркларда йөргәндә сулышлар ачылып, күңелләр күтәрелеп китүе юкка түгел. Ылыслы агачлардагы эфир майларының үзенчәлекле хуш исе, алардагы фитонцидлар тәэсирендә җаныбызга рәхәтлек, тынычлык иңә. Бу язмамда яраткан укучымны безнең төбәктә киң таралмаган, җиләк-җимеш бакчаларыбызда, өй алларындагы мәйданчыкларда сирәк очраучы ак чыршының сихәтле үзенчәлекләре белән таныштырасым килә. Бәлки кызыксынучылар, кишәрлекләрендә аны утыртып үстереп, шифасын күрүчеләр саны артыр дигән өметтә калам. Шәхсән үземнең ак чыршы сихәтен беренче мәртәбә татып каравыма «Шифалы су – Ижминводы» санаториясенең мануаль терапевты, Татарстанның атказанган табибы Илдар Газизуллин сәбәпче булды. Ак чыршының файдалы үзлекләре турында аннан бик кызыклы мәгълүмат ишеткәч, миндә кызыксыну уянды. Дәвалаучы табибымның үз куллары белән салган хан сараедай йортына кунакка баргач, хәләл җефете – уңган хуҗабикә Әлфия ханым белән бергәләп аларның мунчасында ак чыршы себеркесе белән ут өертеп чабынып чыккач, ару-талуымның эзе дә калмавы, үземне яңадан тугандай хис итүем әлегәчә исемдә. Моңарчы каен, имән себеркеләре, бакчабызда үсүче төрле җиләк-җимеш куагы ботакларыннан, әрем, мәтрүшкә, кычыткан сабаклары кыстырып үзем бәйләгән себеркеләр белән чабынганым булса да, кайнар суда пешекләнгән ак чыршының тәнне җиңелчә кытыклый-кытыклый массажлавына җитми икән. Мунча эченә таралган үзенчәлекле хуш исе дә сулап туйгысыз. 
Һөнәри кызыксынучанлыгым үзенекен итте, укый-эзләнә торгач, бу шифалы агач турында шактый бай мәгълүмат таптым. Төньяк ярымшарның урта поясларында, субтропикларда үсүче илледән артык төрдәге мәңге яшел сихәтле агачларның берсе – шәмгә охшаган көмешсыман яшел күркәләренең өскә таба карап үсүе, ылысларының яссы булуы белән башка туганкайларыннан аерылып торучы ак чыршы агачы турында күбрәк белгән саен, аңа хөрмәтем артты. Традицион медицинада, фармацевтикада дарулар ясаганда, шулай ук халык дәвачылары тарафыннан аның Себер ак чыршысы дигән төре ешрак кулланылуын ачыкладым. Бу төрдәге агачның буе утыз метрга җитә ала, кәүсә әйләнәсендә конус сыман булып үсүче нечкә ботаклары җиргә тигән, карасу-соргылт төстәге өсте шома, эче кытыршы, кабарынкы кабыгы астында чын мәгънәсендә сихәтле хәзинә яшерелгән икән. Сүзем искиткеч хуш исле, үтәкүренмәле шифалы сыеклык – табигый ак чыршы бальзамы турында. Ак чыршының кара яшел төстәге 3 см озынлыктагы нәни ылыслары чәнчеми, тәмле исле, аскы ягында шифалы балавызлы аксыл сызыклары бар. Ак чыршы майда чәчәк ата, август-сентябрьдә орлыклары өлгереп җитә. 7-9 см озынлыктагы күркәләре октябрьдә җиргә коела. Ак чыршының ылысы, яшь ботаклары, бөреләре, кабыгы, аның эчедәге табигый бальзамы, тамыры – дәвалау үзлегенә ия кыйммәтле чимал. Тамырларындагы эфир майлары составында сафрол, камфора, цинеол, камфорен, бизаболен, камфен матдәләре, органик кислоталар булуы билгеле. Кабыгы дуплау матдәләренә, бальзамга бай. Бальзам составының 70 проценты шифалы сумалалардан, 30 проценты эфир майларыннан гыйбарәт. Орлыкларындагы май составындагы ацилглицероллар, олеин, кармин, лаурин кислоталары, табигый рәвештә сирәк очраучы E витамины 30 процентка җитә. Эфир майларына бай ылысларыннан камфара аерып алып, дарулар ясыйлар. Ылысларның аксымга, углеводларга, каротинга, C, E витаминнарына, флавоноидларга, фитонцидларга гына түгел, хәтта тимер, кобальт, марганец, бакыр, цинк микроэлементларына бай булуы кадерен бермә-бер арттыра. Нечкә яшь ботакларындагы эфир майларының 80 проценты табигый камфарадан тора икән. Ак чыршыны җентекләп өйрәнеп-тикшеренгән галимнәр агачның һәр өлешеннән савыктыру сәләтенә ия шифалы матдәләр тапканнар. Болар: борнилацетат, бөрештергеч матдәләр, C витамины, токофероллар, каротин, борнеол, бета-пинен, альфа-пинен, камфен, дипентен, сантен, А-фелландрен, бисаболен. Күргәнегезчә, карап торышка гап-гади булып күренгән ылыслы гүзәлкәйдә тулы бер шифалы биохимик лаборатория яшеренгән икән бит! Табигый дәвачының кадерен белгән кешеләр аның сихәтле бөреләрен язын җыялар, яшь ылысын – июнь-августта, өлгергәнен – октябрьдән февральгә чаклы, кабыгын – ел әйләнәсе, тамырын көздән җыярга киңәш итәләр. Өлгергән күркәләрен көздән җыеп куеп, ел әйләнәсе дару әзерләп, рәхәтен күрәләр. Апрельдә аның ылысында аскорбин кислотасы күп була. Ак чыршы себеркесендәге эфир майлары әйбәтрәк саклансын өчен, ботакларын кыш көне кисеп алып, киштәләргә тезеп салып, өстенә кар катламы сибеп саклау отышлы, диләр. Ак чыршының тонусны күтәрүе, кәефне яхшыртуы, авыртуны басуы, ялкынсынуларга каршы торуы, организмны ныгытуы, иммунитетны күтәрүе, җәрәхәтләрне төзәтүе, дезинфекция ясавы, бактерияләрне юк итүе, какырыкны кубаруы, организмны агулардан чистартуы фәнни расланган. Аның кабык астындагы сыеклыгыннан скипидар, абиенол, дитерпен спирты, неоабиетин, абиетин кислоталары, шифалы сумалалар ясыйлар. Эфир майларыннан аерып алынган камфора үзәк нерв системасын һәм йөрәк чирләрен дәвалауда кулланыла торган күптөрле дарулар ясаганда актив кулланыла. 
Халык дәвачылары ак чыршының сихәте турында борынгы заманнарда ук белгәннәр, үпкә, тире, буыннар авыруларыннан уңышлы кулланганнар. Салкын тигәндә, йогышлы чирләр баш калкытканда аскорбин кислотасына, бета-каротинга бай ылыслардан ясалган препаратларның файдасы тия. Ылыслы экстрактлар салынган ваннада юыну, ятып тору нервларны тынычландыра, кәефне яхшырта. Ак чыршы ылысының судагы төнәтмәләрен кашыклап эчеп, ашказаны согы бүленеп чыгуны җайга салалар. Йөрәк эшчәнлеген нормальләштерергә, тирене савыктырырга, җәрәхәтләрне төзәтергә фитонцидлары булышлык итә. Ак чыршыдан ясалган дарулар агулы җитештерү предприятиеләрендә эшләүчеләргә, төрле сәбәпләр аркасында агуланучыларга, организмнан радиоактив металларны, токсиннарны чыгарырга булыша. Ылыс сыгынтысыннан ясалган препаратлар кулланып вак кан тамырларын чистарталар, эреләренең сыгылмалылыгын кире кайтаралар. Үпкә авыруыннан интегүчеләргә какырыктан чистарынырга булыша ул. Ылыс төнәтмәсен сулатып, бронхиаль астма вакытында сулыш юлларындагы спазмнардан коткаралар. Даими баш авыртуыннан интегүчеләргә дә аның файдасы тия. Антибактериаль, диуретик үзенчәлекләрен белгән табиблар ак чыршыдан ясалган даруларны бөер, сидек юллары авыруларын дәвалаганда уңышлы куллана. Яман чир ачыкланган очракта, яңа шешләр ясалмасын, метастазлар таралмасын өчен, көчле дарулар белән беррәттән, онкологиядә ак чыршы экстрактын кулланулары билгеле. Химия курсын алган кешеләрнең канын зарарлы калдыклардан чистарту өчен дә кирәк ул. Экзема, псориаз кебек катлаулы тире авыруларыннан интегүчеләрне ак чыршы мае белән дәвалыйлар. Вируслы инфекцияләр вакытында, тән тукымалары, мускуллар, буыннар сызлаганда ак чыршы мае авыртуны баса. Йөрәк-кан тамырлары системасы зәгыйфьлеге белән авыручыларны, артериаль кан басымы «уйнап» җәфа чигүчеләрне, глаукомадан, нерв киеренкелегеннән газапланучыларны ак чыршы мае тынычландыра. 
Халык дәвачылары арасында киң таралган кайбер савыктыру ысуллары белән таныштырып үтәм. Иммунитетны күтәрү өчен: 2 аш кашыгы ылыска 1 стакан кайнап торган су коеп, 20 минут талгын утта кайнатып суытырга кирәк. Сөзеп алгач, бер тәүлек эчендә өчкә бүлеп эчәргә. Кан тамырларын чистарту-ныгыту өчен: 5 аш кашыгы вакланган ылыска 3 стакан су салып, 2 аш кашыгы суган кабыгы, 3 аш кашыгы гөлҗимеш өстәп, талгын утта 10 минут кайнатабыз. Төреп куеп, ярты тәүлек төнәткәч, сөзеп алып, сыеклыкны өчкә бүлеп, тәүлегенә 3 мәртәбә эчәбез, дәвалану курсы 3 ай. Баш авыртканда, бик нык арыганда, стресс кичергәндә тынычлану өчен ак чыршы төнәтмәсе салынган ванна керү файдалы. Ике уч ылыс өстенә 4 стакан шау кайнар су коеп, томалап куеп, 2 сәгать төнәткәч, сөзеп ваннага салабыз. Суның температурасы 37 градустан артмасын, ваннада 15-20 минут кына ятарга рөхсәт ителә. Эчәклек чирләре – колит, энтероколит дәвасы: 5-6 тамчы ак чыршы маен ярты стакан кайнаган суга тамызып, бик яхшылап болгаталар, шуны өчкә бүлеп, ашарга 20 минут кала эчәләр. Радикулиттан интегүчеләр ак чыршы маен пергамент кәгазенә сылап, авырткан җиренә куеп, өстеннән җылы шәл урап, йоклар алдыннан ярты сәгать чамасы тота. Артыгы ярамый. 3 тамчы ак чыршы маен 1 аш кашыгы балга тамызып, 4-5 аш кашыгы суган согы салып, әйбәтләп болгаткач, чәчләрне үстерә торган бик шәп бальзам килеп чыга. Аны чәч төпләренә сылап, бармак бите белән массажлап, полиэтилен башлык киеп, ярты сәгать тоткач, составны юып төшерәбез.
Бик күптөрле чирләрдән дәва булуына карамастан, ак чыршыдан ясалган даруларны, экстракт, май, төнәтмәләрне авырлы хатыннарга, бала имезүчеләргә, ашказаны-эчәклектә җәрәхәт булганнарга, эпилептикларга, нарасыйларга, бу препаратка аллергиясе булганнарга, алкоголь эчкән кешегә куллану тыела. Бары тик үз табибың белән киңәшләшкәч кенә ак чыршылы препаратлар белән дәваланырга рөхсәт ителә. 
Хәмидә ГАРИПОВА,
Казан шәһәре

Комментарии