Организм чисталыкны ярата

Кеше организмы – катлаулы, ул үзен-үзе чистартырга көйләнгән. Ни өчен яшь барган саен, кеше күбрәк авырый соң? 30 яшьтән узгач, эчке бизләрнең эшчәнлеге сүлпәнәя. Организм үзенә кергән һәм үзендә хасил булган агулы матдәләрне чыгарып бетерә алмый, алар эчәклектә, үт куыгында, бавырда холестерин бляшкалары булып кан тамырларында калып организмны агулый. Кан тамырлары тыгылу сәбәпле, кан ирекле агып, органнарга туклыклы матдәләрне илтә алмый.

АГУЛАП ТА КАРЫЙБЫЗ СОҢ ОРГАНИЗМЫБЫЗНЫ

Тормыш уңайлыклары арткан саен, кеше табигатьтән аерыла бара. Дөньяны синтетика басып алды. Шуны сулыйбыз, шуны ашыйбыз, киябез. Үпкә, бавыр, бөер, тире үз мөмкинлекләреннән чыгып эшләсә дә, организмнан агу тулысынча чыгып бетә алмый. Ашаган ризыкларыбыз да, эчкән суларыбыз да, сулаган һавабыз да организм чыдый торган түгел. Печенье, прәннек, конфет кебек ризыкларга түбән сыйфатлы пальма мае кушылган. Ул тамырлардан чыкмый. Кеше организмы ана карынында ук агулана башлый. Безнең организмыбыз даими агуланып тора, шуңа күрә организмның үз көйләү системасы җимерелә – авыру барлыкка килә.

Химик даруларга килсәк, аларның зыянын әйтеп бетерә торган түгел. Шул хәтле зарарлы яклары булып, ничек организм исән калсын ди инде? Кеше – табигать баласы, аның организмы даруларга көйләнмәгән. Бүген эчелгән дару төймәсе иртәгә җитми, өченче көнне өч төймә кирәк. Аннан соң инде бу даруның хәлне җиңеләйтә торган сыйфаты юкка чыга, организм яңадан үз көенә кайта. Башка агулар өстенә химик дару агуы өстәлә. Кешенең организмына авыр металл тозлары, нитрит, нитратлар, радиактив матдәләр, диоксидлар, антибиотиклар, гормоннар, үстерү стимуляторлары ризык белән керә. Краннан аккан су – хлорлы, ул, органик матдәләр белән бәйләнешкә кереп, коточкыч агу хасил була. Организмдагы агулар иммунитетны төшерә, кешедә аутоиммун авырулары килеп чыга.

АВЫРУЛАР ДА «ТУА»

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, организмда төрле агулар тулып, авыру килеп чыгу җиде стадиядән тора:

1нче стадия: гомуми арыганлык;

2нче стадия: гомуми хәлсезлек, баш авырту, буыннар авыртуы;

3нче стадия: еш салкын тию, тәндәге бетчәләр, төрле авырулар;

4нче стадия: симерү, бөердәге, үт куыгындагы үзгәрешләр, төрле шешләр, миома, киста, аденома, простатит, тоз утыру, остеохондроз, артроз-артрит, полиартрит, шешенүләр, инфекцияле һәм вируслы авырулар;

5нче стадия: буыннар кәкрәю, умыртка сөякләре үзгәрү, гәүдә авырлыгы кинәт кимү яисә авырлык арту;

6нчы стадия: эчәклек, сидек куыгы эшләми, кан әйләнеше бозыла, миокард инфаркты, тромбозлар;

7нче стадия: онкологик авырулар барлыкка килү.

Организм шлаклар белән тулганда, матдәләр алмашы бозыла, күзәнәкләр суламый, иммунитет түбәнәя, хроник авырулар барлыкка килә.

Организмның агулануын баш авырту, хәлсезлек, тирләү, йокы бозылу, авыздан начар ис килү, ачы килү, тел бозылу, кәмәшләр бозылу, канау, төрле тире авырулары, аллергия һ.б. күрсәтә.

Бигрәк тә кан тамырлары авырулары куркыныч: кан басымы сикерә, тиз генә нормага кертеп булмый, кан тамырлары киңәя.

Мин кулланган методикалар организмны чистартып, яшәү ямен арттыра, кеше дөньяга башка күзләр белән карый, сәламәт булгач, үзен бәхетле саный. Тел. (843)2794254, (843)2660119, 89520360119.

Реклама хокукында.

Фәридә ШӘКҮРОВА,

халык табибәсе

Комментарии