Акчаны квадрат метрларда саклау отышлы

Акчаны квадрат метрларда саклау отышлы

Акчаңны саклауның иң ышанычлы юлы – аны күчемсез милек алуга тоту. Бу бүгенге банклар кризисында аеруча мөһим. Аңлашыла ки, бөтен кешенең дә кулында фатир яки йорт алырлык акчасы булмаска да мөмкин. Тик хәзерге заманда мөмкинлекләр болай да җитәрлек бит. Мәсәлән, ипотека бар. «Унистрой» төзелеш оешмасы, банклар белән сөйләшеп, ипотека процентларын чагыштырмача киметүгә иреште.

Әйтик, ана капиталын беренчел кертем итеп кертсәң, «Абсолютбанк» 10,5 процент белән генә ипотека бирә. Бер генә шарты бар: ана капиталыннан тыш, тагын 10 процент күләмендә акчалата кертемнең дә булуы кирәк. Ә ВТБ24 банкы 9,5 процентлы ипотека тәкъдим итә, бу очракта акчалата кертемнең күләме 5 процент булырга тиеш. Игътибар итегез: беренчел кертемнең гомуми күләме (ана капиталы сертификаты һәм акчалата) 15 проценттан да ким була алмый. Беренчел кертемсез генә дә ипотека алырга мөмкин, бу очракта «БинБанк» – 11,5, ә «Россельхозбанк» –12,9 процентлы ипотека тәкъдим итә.

Ипотека вариантына тукталмыйча, башка юлын эзләүчеләргә исә «Унистрой» «Торак мөмкинлекләре» дип аталган торак-туплам кооперативын (ЖНК) тәкъдим итә. Аның эш механизмы болай: сатып алучы үзе ошаткан фатирны сайлый һәм кооперативка керергә гариза яза. Әгъза булып кергәндә бер тапкыр 10 мең сум түли һәм кооперативта торган өчен ай саен мең сум түләп бара, үзе аласы фатирның ярты бәясен (бу максатта ана капиталы да, шуның ише башка сертификатлар да файдаланыла ала) кооперативның исәп-хисап счетына күчерә, ул исә шушы кергән акчага фатирны сатып алып бирә. Син инде шул әзер фатирга күченеп, рәхәтләнеп яши башлый аласың. Ә калган сумманы ун елга бүлеп, кичектереп түлисең. Бернинди процентларсыз! Кооперативның ипотекадан аермасы да шунда: ул торак алу өчен кредит түгел, ә фатир бәясен аз-азлап кичектереп түләү мөмкинлеге бирә. Кооператив, банклар кебек, клиенттан кергән процент акчасына яшәми, шуңа күрә үз пайчыларыннан процентлар алмый. Ә ай саен түләнә торган мең сум акча кооперативның административ һәм хуҗалык чыгымнарын каплау өчен тотыла. Белгечләр «Торак мөмкинлекләре» кооперативы һәм ипотека ярдәмендә алынган фатирларның бәясен чагыштырып караган. Беренчел кертем һәм түләү вакыты бер төрле булган очракта да, кооператив әгъзасының фатир өчен айлык түләве ипотека өчен түләүче кешенекеннән 20 процентка азрак килеп чыккан.

Ун ел түлисең килмәсә, бурычыңнан тизрәк тә котыла аласың – айга фәлән сум гына түләргә, дигән бернинди чикләү дә юк. Фатир өчен күчемсез милек салымын түләү дә, аны иминиятләштерү дә – кооператив эше. Фатир кулланылышка тапшырылуга, син анда теркәлә аласың. Ә соңгы квадрат метрың өчен түләп бетерүгә, кооператив үз исеменнән чикләүне төшерә һәм син торакның тулы хокуклы хуҗасы булып каласың. Фатирны гына түгел, машина кую өчен парковка урынын да кичектереп түләү шарты белән сатып алырга мөмкин. Шулай ук ремонт ясаганга да кичектереп түләү мөмкинлеге бар.

Советлар Союзы заманында кооперативка кергән кеше торак алу өчен үз чиратын көтәргә тиеш булган, хәтта кайбер кооперативларда торучылар үзләре үк төзү эшләрендә дә катнашып йөргән. Хәзер дә кайбер кооперативлар чиратны еллар буена суза. Ә «Торак мөмкинлекләре» кооперативы инде әзер йортлардан фатирлар тәкъдим итә. Әйтик, «Весна», «Журавли» комплекслары – 2017нче елның 1нче кварталында, «Арт-Сити» – 4нче кварталда, «Царево Village» комплексында йортлар бу елның март, июнь, октябрь айларында кулланылышка тапшырылачак. Алар инде барысы да түбә астында, эчке эшләр генә калып бара. Шуңа күрә хәзердән үк барып, үзең теләгән фатирны сайларга һәм кооперативка керергә була. Бәяләрне дә чагыштырып карарга була: мисал өчен, «Царево»да фатирлар – 1,2 млн, «Весна»да – 1,6 млн, ә «Арт-Сити»да 1,9 млн сумнан башлана.

Процентларсыз, поручительләрсез, залогсыз гына торак алу ысулы ул – торак-туплам кооперативы. Аның эшчәнлеге 215нче «Торак-туплам кооперативлары турында»гы Федераль закон тарафыннан гарантияләнә, шуңа күрә «кооператив ышанычлымы икән?» дип куркырга кирәкми.

Ипотека һәм торак-туплам кооперативы турында тулырак мәгълүматны «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшли торган «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасына шалтыратып белешергә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии