КАЙСЫ «ХӘЛӘЛРӘК»?

КАЙСЫ «ХӘЛӘЛРӘК»?

Газетабызның узган санында «ХӘРӘМЛӘШҮЧЕ «ХӘЛӘЛ»ЧЕ» (№18, 8 май, 2013 ел) дип исемләнгән язмам чыккач, редакциябезгә шалтыратучылар күп булды. Барысын да «Хәләл» тамгасының кайсы дөрес, ә кайсы ялган булуы кызыксындыра. Чөнки бүгенге көндә Русиядә биш төрле тамга теркәлгән. Шуларның берсе Русия Мөфтиләр Шурасы каршындагы «Хәләл» оешмасыныкы:

Берсе Башкортстандагы Русия Үзәк Диния нәзарәтенеке:

берсе Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләүче «Хәләл» стандарты комитетыныкы

Шунысын да әйтү зарур, Татарстанда «Хәләл»не сертификацияләү иң беренче булып мөфти Госман хәзрәт Исхакый заманында ук гамәлгә куелды. Бу иң күптәнге һәм Татарстан мөселманнарына яхшы таныш тамга.
Тагын ике «Хәләл» тамгасы бар. Болары узган сандагы мәкаләмдә телгә алынган каһарманнарымныкы. «Ислам палатасының Хәләл өлкәсендә өйрәнүләр һәм мәгълүмат үзәге» дигән бер җаваплылыгы чикләнгән ширкәт һәм шул ук исемдәге бер «некоммерческое партнерство» бар. Икесенең дә «Хәләл» тамгасы теркәлгән:

Изображение удалено.

Изображение удалено.
Болар хакында үз фикеремне белдердем инде: кемнәр икәне аңлашылмый торган шикле бәндәләр. Әмма бу тамга сугылган ризыкны «һичшиксез шикле» дип иман китерә алмас идем. Чөнки монысы тулаем җитештерүченең намусыннан тора, ә инде сертификат бирүче оешма моны бары гел күз уңында гына тотарга тиеш. Менә шул «күз уңында тоту» өлеше сертификацияләүче оешманың ни дәрәҗәдә әйбәт эшләвен билгели дә инде.
Әгәр Русия Мөфтиләр шурасының «Хәләл» оешмасы шик белдерелгән ризыкны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә кадәр алып барып тикшертә икән, мин бу оешмага ышанмый кала алмыйм. Әгәр Татарстан Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарты комитеты ризыкка шик белдереп сүз чыгу белән, бөтен матбугатны җыеп, җитештерүчегә алып бара, цехларны күрсәтеп йөри икән, мин аңа ышанам… Белмим, бәлки башка «Хәләл» өлкәсенә сертификация өләшүчеләр дә шулай эшлиләрдер, әмма минем бу хакта бер генә мәгълүматым да юк, әмма кайберләренә шик белдерердәй сәбәбем бар.
***
Шулай ук бу көннәрдә нинди ризыкларның хәләллеге тәгаенләнергә тиешлеген дә күп сораштылар. Мөгаен, моның өчен «Хәләл» өлкәсендә эшләүче оешмаларның сайтларына кереп чыгу да җитәдер. Әйтик Русия Мөфтиләр Шурасының «Хәләл» оешмасын гына алып карыйк. Ул иң күп өлкәләрдә хезмәт күрсәтә. Алар фикеренчә «Хәләл» сертификатын түбәндәге юнәлештә эшләүче оешмаларга бирергә мөмкин:
– шикәр һәм икмәк пешерү, кондитер ризыклары, токмач-макарон, консервалар һәм яшелчә киптерү, ризык тозлау, азык-төлек концентратлары җитештерү, ит-сөт ризыклары эшкәртү һәм җитештерү сертификацияләнә. Шулай ук косметика һәм парфюмерия, чисталык әсбаплары, дарулар да «Хәләл» вә «хәрәм»гә бүленергә мөмкин.
Әле моннан тыш хәләл туризм, хәләл медицина өлкәләре дә бар.
Мөгаен, икмәк-кондитер ризыклары, май җитештерү өлкәсендә ни өчен «Хәләл» стандартлары кулланылуын аңлату лаземдер. Чөнки бу төр ризыклар җитештерүдә желатин, маргарин кулланырга мөмкин. Ә бу ризыкларны җитештерүдә терлек мае кулланыла. Димәк, хәләллек мәсьәләсе килеп баса. Шулай ук сабын ише юыну әсбапларын җитештерүдә дә терлек мае, яки, иң хәтәре – дуңгыз мае кулланылу мөмкин…
Хәләл медицина һәм туризм дигәндә исә, ир-ат табиблар – ир-ат пациентларга, ә хатын-кыз пациентларга бары тик хатын-кыз табиблар гына хезмәт күрсәтүе, мөселман өчен ярамаган дарулар билгеләнмәве күздә тотыла дип аңлату кирәктер… Туризм мәсьәләсендә дә шактый проблемалар бар. Бүген мөселман кешесе үзенең инанулары вә шәригать кануннары нигезендә ял итү урыны таба аламы? Дөньяның кайсы гына почмагына барма, әйләнә-тирәңдә хәрәм кабымлыкларына тончыга-тончыга шәраб, сыра вә аракы – виски чөмерүче иптәшләр, анадан тума диярлек чишенгән ханым вә туташлар белән ял итәргә туры килә. Бәлки, кемгәдер мондый ял ошыйдыр, ләкин чын тәкъва мөселманнарга бу мөмкин хәл түгел. Менә шундый кардәшләребез өчен махсус туристлык агентлыклары эшли дә инде. Ә аларның ни дәрәҗәдә «хәләллеген» «Хәләл» стандартлары белән шөгыльләнүче оешмалар хәл итә.
P.S. Бу дөньяда мөселман булып яшәү җиңел түгел шул. Гыйбадәт кылып, хәләлдән ризыкланып, тыелганнардан сакланып яшәү генә җитми, әле сине гел «террорчылыкта», «исламизм»да гаепләргә генә торалар. Шулай да без бу тормыштан иман белән үтәргә тырышырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны тугры юлга күндерсен, хәләлне хәрәмнән араларга өйрәтсен иде.
Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии