Асия апаның чәкчәге сагындыра

Асия апаның чәкчәге сагындыра

Газетабызның якын дусты, безнең өчен борчылып, куанып, татар теле, динебез өчен ут йотып Чаллыда яшәгән, милләтебезнең ак әбисе Асия апа Зиннурованың вафаты турында язган идек инде (8 апрель, 2020, № 14).

Асия апа милли каһарман гына түгел иде, искиткеч хуҗабикә, дәүәни дә иде. Аның тәмле чәкчәген редакциябездә дә берничә тапкыр авыз иткәнебез булды. Искиткеч тәмле ризык иде ул. Күчтәнәчне тапшыручы, Чаллыда яшәп, Асия апа белән даими аралашып торган, шулай ук телебез өчен ут йотып йөрүче коллегабыз, авторыбыз Наилә апа Вилданова, мондый чәк-чәкне беребез дә болай итеп пешерә белмибез, Асия апа гына булдыра, дигән иде. Без сыйны кабып карауга ук, бу бәянең хаклыгына инандык.

Наилә Вилданова аның рецептын сорап алып укучыларыбызга тәкъдим итәргә вәгъдә иткән иде. Кызганыч, Асия апаның рецептын, үзе исән чагында укучыларыбыз хозурына җиткерә алмадык. Соң булса да уң булсын, Асия апача пешеренеп карыйк әле. Наилә Вилданова аны Асия апаның татар хатын-кызлары очрашуындагы чыгышыннан язып алган. Бу язма Мөхлисулла кызы Асия апа Зиннурованың рухына дога булып ирешсен. Асия апача пешергән ризык белән сыйланганда аның рухы шатлансын.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Безнең халкыбыз гомер-гомергә, үзебезнең милли ризыкларыбызны пешереп кунак чакырып, кунакка йөрешеп яшәгән. Без пешерә торган бәлеш, өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый, тәбикмәк, йорт токмачы, дөньяның башка берәр илендә бар микән, булса да бездәге кебек тәмле була микән?! Ә безнең татар халкы гына пешерә торган чәкчәк һәрбер табынның күрке-бизәге булып тора. Бездәге никах мәҗлесләрен, туйларны чәкчәксез күз алдына китереп булмый. Әле чәкчәк бит ул хөкүмәт дәрәҗәсендә дә: чит илләрдән килгән дәрәҗәле кунакларны шундый матур милли киемнәр кигән кызларыбыз, аэропортта, вокзалларда чәкчәк тотып каршы алалар. Аларны күргәч, нинди булган халык бит без, дип сөенеп куясың. Мин үзем дә бик еш пешерәм ул чәкчәкне, берәр җиргә кунакка барасы булса да, үзебезгә кунаклар киләсе булса да пешерәм. Аннары туйларга бик еш пешереп бирүемне сорыйлар. Үзебезнең балаларның, туган-тумачаларның, танышларның туйларына пешерәм. Кайвакыт чит кешеләр дә үтенеп сорыйлар. Сәламәтлегем булганда, вакыт булганда ярдәмемне кызганмыйм инде. Саваплы эш тә бит әле ул.

Пешерү өчен йомыркаларны суыткычка алдан куеп өшетәм. Өшегән йомыркадан әйбәтрәк уңа. Пешерер алдыннан гына аларны алып эретәм. 10 йомыркадан пешерсәм аңа пычак очы белән генә камыр содасы салам һәм 1 аш кашыгы сыек май салам, аны яхшылап туглыйм. Аннан соң бик каты да, бик йомшак та булмаслык итеп камыр ясыйм. Әгәр камыр катырак булса бик кабармый, йомшак булса да бик әйбәт булмый. Камыр уртача йомшаклыкта кирәк. Камырны кунага төшереп җәям дә тасмаларга кисәм, аннан аларны вак кисәкләргә турыйм. Төш пешерергә дигән сыек майга бераз туңмай кушам. Кайнап торган майга төшне салсаң ул ярылып бетә шуңа күрә майны сүрелдереп салырга кирәк. Төшләрне пешереп бетергәч үзеңә нинди савытка кирәк – шуңа баллыйсың инде. Баллау өчен: балга бераз шикәр комы кушып кайнатып алырга кирәк. Ә туйлар өчен 30-40 йомыркадан пешерергә. Ул бик озак пешә, шуңа күрә ашык-пошык кына эшли торган эш түгел.

Милләтебез яшәгәндә милли ризыкларыбыз да яшәр, Аллаһ боерса. Безнең бурычыбыз: динебезне, телебезне, милләтебезне саклау

Асия ЗИННУРОВА

Чаллы шәһәре

Асия апаның чәкчәге сагындыра, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии