Бал кортлары кышка керә

Бал кортлары кышка керә

кортларын тәрбияләү буенча бертөрле генә киңәш юк. Тәҗрибәле умартачылар да, галим-белгечләр дә төрле фикерләр җиткерә. Бу нисбәттән һәркем үзе кулай санаган алымнар белән эш итә. Ул аңа еллар дәвамында төрле тәҗрибәләр аша килә. Бүгенге киңәшләребез бу һөнәрне әле яңа үзләштерүче һәвәскәр умартачыларга ярдәм итәр дип уйлыйм.

МИН ҺӘВӘСКӘР

Үзем дә, Аллага тапшырып, гомер буе хыялланган ниятемне тормышка ашырдым. Авылымда, 2 генә баш булса да, умартам бар. Дөрес, бу һөнәр минем өчен ят түгел. Бала чакта әтиемнән калган умарталарны әнием белән бергәләп карый идек. Ә инде укырга китеп баргач, тәрбия җитмәдеме, әллә авырулар сәбәпчеме, ояларыбыз бушап калды. Аннан соң да, очып кергән чит кортлар яшәп китә алмады. Чөнки без бала чакта кортларда бер нинди авыру юк иде. (Хәтерләсәгез, ул чакта бәрәңге дә череми иде, колорадо коңгызлары турында да ишеткән булмады бит). Минем уйлавымча, умарта кортлары белән үзгәрешләр, авыл хуҗалыгына аммиак килеп кергәч башланды. Хәтеремдә, 1975нче еллар тирәсе бугай, бал җыя торган вакытта оядан, һәм оя каршыннан үлгән кортларны канат белән чиләккә тутырып, елый-елый түктем. Колхоз аммиак сиптергән иде кырларына.

Бүген дә химикатларны чамасыз кулланалар. Моның яхшыга илтмәвен фаразлар өчен күрәзәче булу кирәкми. Тагын нинди авырулар көтәсен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Шуңа күрә умартачыга эшләр аеруча кыенлаша. Чөнки бу җан ияләре табигатебездә ачылмаган сер булып кала бирә. Коръәндә телгә алына алар. Ә бал кортлары үлеп бетсә, җирдә тереклек тә бетә. Инде АКШта 70% умарта кортлары үлгән, диләр. Бездә дә бу процесс бара. Хәзер кортларны махсус агулар ярдәмендә генә төрле авырулардан, паразитлардан арындыра алабыз. Инде үземнең дә корт белән кызыксынуым көчле булганга, үзем белгәннәрне укучыларыбызга да җиткерә барырбыз дип ышанам. Бәлкем, умартачыларыбыз, үзләре дә үз тәҗрибәләре белән уртаклашыр. Кызыксындырган сораулар да булырга мөмкин. Аларга җавапларны бергәләп эзлик.

КЫШ КИЛМӘСКӘ БУЛДЫ БУГАЙ

Быел көз озынлыгы буенча рекорд куйды ахрысы. Кыш һаман аяк басарга курка. Тышта бөтенләй бу чорга хас булмаган температура хакимлек итә. Яңгырлар, пычрак юллар тәмам алҗытты. Төнлә салкынчарак булса да, инде октябрьдә үк кар күренеп алса да, көндез җылы. Умарта кортлары күптән йомгакка (клубка) җыелды. Әмма артык җылы көннәрдә тышка да чыккалыйлар. Гомумән, быел тәҗрибәле умартачыларның сүзләренә караганда, ана корт та серкә салу эшен бик озак туктатмады. Инде шуның белән дә көзнең озак киләсен фаразларга мөмкин иде. Мин үзем, кышка ширбәт куйган вакытта да, ревизия ясаганда да рамнарның серкә белән тулы булуларына аптырадым. Умартачылардан сорагач, моның быел гына булуын, шул сәбәпле уңышлы кышлату өчен борчылуларын белдерүчеләр дә булды.

Инде шулай да кышка әзерләнергә кирәк. Оя авызына кортлар үтеп йөрерлек, әмма тычкан керә алмаслык тимер рәшәткә, яңгыр, кар бәреп, эчкә дым үтмәсен, кар катып тишек томаланмасын өчен алдына такталардан махсус капкачлар куярга кирәк. Көзге яңгыр күпме генә явып капкачларның өстен дымландырса да, аннан соң кар төшеп туңдырса да, һич куркыныч юк. Ышык урынга керткәндә карлы-бозлы такталарны, читкә алып кына куясы. Тик шунысы, кортлар урамга чыга торган дәрәҗәдә көн җылынса, ул капкачларны алып торырга кирәк.

КОРТЛАР КАЙДА КЫШЛЫЙ?

Бик күпләр кортларын омшаникка кертә. Мин үзем дә, быел беренче тапкыр гына кышлатсам да, кортларымны, әниемнән калган, быел кышын ягылмый торучы өйгә, тәрәзәләрне каплап кертергә җыенам. Интернеттан күп санлы киңәшләрне караганнан соң, капкачларын алып, кимерүчеләр кермәсен өчен, өстенә тимер челтәр капларга, ә оя авызын ачып, аңа шулай ук тимер рәшәткә куярга җыенам. Тәҗрибәле умартачылар бу хакыйкатьне белә, ә менә минем кебек «яшелләр» истә тотсын: бал кортлары салкыннан курыкмый, бары тик дымлылыктан гына зыян күрә. Әлбәттә, салкында азык запаслары күбрәк булу кирәк. Сыйфатлы һәм җитәрлек азык белән тәэмин ителгән көчле корт гаиләләренең каты салкыннарда да әйбәт кышлап чыгуы билгеле. Кайбер язмаларда көчле гаилә­ләрнең хәтта 40 градуска кадәр һәм аннан да түбәнрәк салкыннарда кар астында уңышлы кышлавы, ә инде язгы айларда әйбәт хәлдә булулары тасвирлана.

Шуңа күрә ояларын махсус урыннарга ташымый гына, кар астында калдыручылар да бихисап. Тик бу очракта ояларның кышкы, махсус җылытылган булуы шарт. Өстәвенә тышта кышлаучы гаиләләр көчле булырга тиеш. Көчсезрәкләрне, барыбер махсус урыннарга кертү киңәш ителә. Тик, ул яшелчә саклый торган урыннар, баз булырга тиеш түгел. Коры, һәм бертөрле һава тора торган урын кулай. Кайберәүләр, 0 градус, һәм аннан аз гына түбән температура тотарлык итеп җылыткыч та куя. Ул чагында кортлар азык запасын да азрак сарыф итә. Бина гына түгел, оялар да чагыштырмача коры тора.

КЫШ ТЫШТА ДА КУРКЫНЫЧ ТҮГЕЛ

Инде тышта кышлау ысулына аерым игътибар итик. Чөнки аның эше азрак диеп уйлау бик үк дөрес түгел. Ләкин уңай яклары да күп.

Беренчедән, өй базларына яки омшаникка көз кертеп, яз чыгарып җәфалан­мыйсың.

Өченчедән, керткәндә һәм чыгаргандагы кебек умарталар бәрелми һәм сугылмый. Аналары кысылмый, имгәнми. Башка уңайлыклары да бар. Махсус урыннар ясап тормыйсың – кайда җәйләсәләр, шунда ышыклап кар белән күмәсең. Тик кар астында калачак гаиләләрнең көчле булуына ирешергә кирәк. Монысы беренче шарт.

Икенчесе – ана корт яшь булырга тиеш. Ике яшьтән артканнары кышны бик сирәк исән чыга. Үлмәсә дә картайган аналы гаилә тиз көчәеп китә алмый. Ананы яшькә алыштырырга һәм ярдәм­ләшергә туры килгәли.

Өченчесе – азык сыйфатлы һәм мул булсын.

Дүртенчесе кар астында кышлаячак умарталарны җилдән ныклап ышыкларга кирәк. Умар­таларың ачык тишекле булмасын. Аз-маз гына җил кергән, йә булмаса ачык урыннардан үтәли җил-суык өргән ояларда кортлар авыр кышлый.

Кайберәүләр ояның аскы тишеген бөтенләй ябып, өстәге тишекне тулысынча ача. Тычканнан сакланып, анда да челтәр урнаштырырга кирәк. Ул урыннан умарта эченә саф һава җитәрлек керергә тиеш. Умарта кортларына кыш саф һава бик кирәк. Монысын истән чыгарырга ярамый.

Күч көчле, ана яшь булган гаиләдә астагы бал җитәрлек икән (25-30 кг.нан да ким түгел) магазин белән калдырмыйлар.

Уңнан яки сулдан берәр рамлык урынны буш калдырырга мөмкин. Анда саф һава җыела. Кышлату барышында кортларга ул бик кирәк. Умартадан артык су парлары чыга торсын өчен мендәр астындагы чүпрәкнең бер почмагын бераз ачып куярга кирәк. Алай итмәсәң, ояның арткы ягыннан бер рам киңлегендә чүпрәкне ачарга мөмкин. Артык су парлары аннан да өскә күтәрелеп очсын. Дымлануга юл куелмагач, кортлар оя эчен коры тоткач, кәрәзләр күгәрми дә, бозылмый да.

Ояларны җылыткычлар – рубероид, пергамент, войлок һәм башкасы белән урап куялар. Умарталарның бары тик аскы летокларын гына, калай рәшәткәне алмыйча, ачык калдыралар.

Умарталарны янәшә урнаштыралар. Тик терәп түгел. Кимендә 30 сантиметр бушлык калырга тиеш. Умарталар стенасына кар ябышмасын өчен кайберәүләр арага ылыс ботаклары, коры яфрак яки салам тутыра. Умарталарның астына тычканнар килмәсен өчен ылыс ботаклары куючылар да бар. Исегездә калдырыгыз, кимерүчеләрне урманда очраучы кара тамыр дигән үлән дә куркыта. Алып кайтасың да, юып, киптереп печән белән бергә умарталар астына җәясең. Ояларны кышларга үз урыннарында да калдырырга була. Андыйлары исә җәй дә, кышкы вакытта да бер тирәдәрәк торучан. Болай булгач, кышкылыкка әзерләгәндә – такта яки шифер һ.б. белән ышыклаганда, соңрак кар белән каплап куйган чакта да шулай җиңелрәк.

Бал кортларын кар астында кышлатуның тагын бер отышлы ягын әйтергә кирәк. Яз якынлашып, умарта алды кардан ачылуга алар үз вакытлары белән, өске леток аша чыгып, очышны иртәрәк тә ясый ала. Үзегез беләсез, иртәрәк очыш ясаган гаилә алдарак куәтләнә. Ана йомырканы күбрәк салып, үрчем тизрәк арта. Бал сезоны башлануга гаиләнең көче ныграк арта.

Кортларны тышта кышлатуны яклаучылар фикеренчә, кар җылылыкны азрак үткәрүчән. Шуңа күрә кар астындагы температура бер дәрәҗәдәрәк торучан була, кинәт үзгәрми, һава бер төрлерәк торгач, кортларның да кышлавы җиңелчә үтәдер. Кар астында кышлаган умарталар һәр елны тизрәк үрчи һәм табышны да күбрәк кайтара.

ИНДЕ НИШЛӘРГӘ?

Башка елларда умарталарны ноябрь ае башларында яки урталарында ышыкка керткәннәр. Быел кыш соңару сәбәпле, бу тоткарлана.

Инде омшаниклар чиста, әзер, киш­тәләр тәртиптә, кызыл ут көйләп куелган. Термометрлар эчкә эленде. Умарталар урнаштырылгач, омшаникта тулы тынычлык урнашырга тиеш. Анда еш кереп йөрү кирәкми. Шул ук вакытта кимерүчеләрдән саклану чараларын күрергә кирәк. Капкач ябылып бетмичә, керер тишек калмасын. Йә, сүз башында әйткәнчә, тимер сетка белән алыштырылсын. Капкач ачык булса, ояда коры һава яхшырак тәэмин ителә.

Күптөрле киңәшләрне тыңлап, укып җыючы һәвәскәр умартачы Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Рәсемдә: Күршем Резеда умартачы серләренә өйрәтә.

Бал кортлары кышка керә, 3.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии