Төнлә ашау юньлегә илтми

Төнлә ашау юньлегә илтми

Студентларның – сессия, чыгарылыш класс укучыларының – йомгаклау имтиханнары вакыты. Төнгә хәтле калып, әзерләнеп утыралар, стресс кичерәләр, йокы режимнары бозыла. Боларга төнлә бик еш капкалау, стрессны ашап җиңәргә тырышу да өстәлә. Татарлар «Ашаган малда өмет бар» дип кабатларга яратса да, эндокринологлар төнлә капкалауларны хупламый. Чөнки ахыр чиктә бу симерүгә, матдәләр алмашы бозылуга, шикәр чиренә китерә ала.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге эндокринологы Резеда САБИРОВА мондый тормыш рәвеше алып баруның нәрсәгә китереп җиткерүе турында тулырак сөйләде.

– Еш һәм бигрәк тә төнлә капкалау, кирәгеннән артык ашау, йокы режимы бозылу, аз хәрәкәтләнү, даими стресслар организмга сәламәтлек өстәми. Болар барысы да – организм күзәнәкләренең инсулинга сизгерлеге кимүгә китерә торган сәбәпләр. Билгеле булганча, инсулин – күзәнәкләрне дөрес итеп глюкоза белән тәэмин итү өчен кирәкле гормон. Ул ашказаны асты бизендә барлыкка килә. Сүз уңаеннан, кызларда күзәнәкләрнең инсулинга сизгерлеге кимү сәбәбе күкәйлекнең поликистоз синдромы да була ала.

– Организмның инсулинга сизгерлеге кимүен ничек аңларга?

– Иң еш күзәтелә торган билгеләр: баллыга, татлы йомшак камыр ризыкларына тартылу, хәлсезлек, тиз ару, ашаганнан соң йокы килү, гәүдә авырлыгы җыю яки авырлыкны киметә алмаудан тилмерү (хәтта дөрес туклану һәм физик активлык булса да), кием тиеп торган урыннарда (култык асты, терсәк, муен турылары) тәннең каралануы, күзнең начаррак күрә башлавы, «андроген бәйле зона» дип атала торган җирләрдә (корсакның аксыл өлеше, ияк, бот) йон үсү. Шулай ук чамадан тыш тирләү, тәндә папилломалар барлыкка килү, кече йомышны йомышларга еш йөрү дә инсулинга сизгерлек кимү билгеләре була ала.

– Бу саналган авыру билгеләренең, ягъни инсулинга сизгерлек кимүнең нәрсәгә китерә алуын да әйтегез инде.

– Шикәр чире, симерү, углеводлар һәм липидлар алмашы бозылуга китерә ала. Әлеге билгеләр күзәтелгәндә, тизрәк диагностика үтү һәм дәвалана башлау зарур. Үзегездә яки якын кешегездә саналган ике һәм аннан күбрәк авыру билгесе булса, НОМА индексына анализ тапшырырга һәм эндокринологка күренергә кирәк.

– Организмның мондый халәтен булдырмый калу мөмкинме соң?

– Әлбәттә. Берничә гади кагыйдәне истә тотарга гына кирәк. Беренчедән, еш капкалаулардан тыелырга һәм гади (тиз эшкәртелә торган) углеводлар ашауны чикләргә. Икенчедән, гади углеводлар (җиләк-җимеш, тортлар, кондитер ризыклары, шикәр, сөт, бал, кишер һәм кабак кебек баллы яшелчәләр һ.б.) ашаганда да, аларны кичке ашка калдырмаска, төнлә ашау турында – әйтәсе дә юк. Өченчедән, туклану рационына клетчатка өстәргә. Боларга өстәп, әлбәттә инде, физик активлык турында да онытмаска. Тулы мәгълүматны һәр кешегә эндокринолог бирә.

Реклама хокукында

Комментарии