Әхмәт авылында митинглар… урамга чыгып халык нәрсә даулый?

Әхмәт авылында митинглар… урамга чыгып халык нәрсә даулый?

«Агуламагыз безне!», «Без каршы!»… Әнә шундый эчтәлектәге өндәмәләр астында, Зәй районының Әхмәт авылы халкы бу көннәрдә митинг арты митинг үткәрү белән мәшгуль булды. Активистлар «Безнең гәҗит» редакциясенә дә шалтыратып, ярдәм сорады.

– Инде тагын кая барып, кемнән яклау табарга белмибез. Район хакимиятенә, безнең җирләрдә хуҗалык эшен алып баручы оешма – «Агрокөч» холдингы җитәкчелегенә, прокуратурага мөрәҗәгать иттек. Әлегә берсеннән дә анык җавап алганыбыз юк, – дип ачыргаланды ярдәм сорап телефон элемтәсе аша безгә шалтыраткан Әхмәт авылы мәчете мулласы Раиф хәзрәт Шәймарданов. – Иртәгә бөтен авыл халкы белән өченче тапкыр митингка чыгарга җыенабыз. Күрәләтә торып, авылыбызны агулауга юл куя алмыйбыз бит инде…

Сүз дә юк, гаять җитди һәм куркыныч хәбәр. Ничек инде ул, авылны агуларга җыеналар? Кемнәр һәм ни өчен? Күңелдә берсеннән-берсе зуррак шик-шөбһә уята торган сораулар туа. Раиф хәзрәтнең борчылып безгә ирештергән хәбәренә һич игътибарсыз калырга мөмкин түгел, әлбәттә.

– Авыл янәшәсендә генә агу ясый торган завод төзи башладылар. Әхмәт авылына җил, күпчелек очракта, нәкъ шул яктан исә. Ул заводтан бөтен агулы парлар авылга киләчәк, без шул агуны суларга мәҗбүр булачакбыз бит, – дип борчылуын белдерде хәзрәт. Әгәр дөрестән дә шундый завод төзелә башлаган икән, Әхмәт авылына зур куркыныч яный дигән сүз инде бу.

Хәлгә ачыклык кертү максатыннан, алдан җирле хакимияткә – Әхмәт авылы да кергән Кадер җирлеге башлыгы Рәис Нуруллинга мөрәҗәгать иттек.

– Хак сүзләр, бер ялгансыз! – дип аныклады җирлек башлыгы Әхмәт авылына агулану куркынычы туу мөмкинлеге турында. –Авылдан 535 метр читтә «Агрокөч» җәмгыяте ниндидер объект төзи башлады. Галәмәт зур күләмле 6 мичкә китереп куйдылар инде.

– Аларны күргәч тә, куркып калырлык, – ди Раиф хәзрәт Әхмәт тә авылы халкының тирән борчуга төшүен аңлатуны дәвам итеп. – Ник дигәндә, шул чаклы зур мичкәләр төрле химик препаратлар – халыкча әйткәндә, агулар белән тутырып куелса, бер дә күңелле эш булмый. Ул иске мичкәләр тишелмәс, ярылмас дип кем ышандыра ала? Хәер, тишелмәгән очракта да, тегендә тама, моннан ага бит инде ул гадәттә. Ә җил гел шул яктан авылга таба исә. Шулай булгач, авылыбызны агулау димичә, бу хәлне тагын ничек атап була?!

Әхмәт авылы халкы хәзер берләшеп, шул төзелешкә каршы көрәшкә күтәрелгән. Законлы юллар белән әлбәттә. Кадер авыл җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин сүзләренә караганда, һәр митингны үткәрер алдыннан район хакимиятенә, башка тиешле органнарга ул турыда язмача хәбәрләр җибәрелгән. Әлеге сүзләрне дәлилләп, митинг үткәрү нияте турында хәбәр иткән бер рәсми хатны безгә дә күрсәттеләр. «54нче Федераль закон нигезендә, без – Зәй районының Әхмәт авылы халкы 2021нче елның 20нче маенда авыл читендәге төзелеш янәшәсендә, әлеге төзелешнең законлы булуын, экологик яктан зыяны дәрәҗәсен ачыклау максатыннан, митинг үткәрергә җыенуыбыз турында хәбәр итәбез. Митингта катнашучыларның саны 110 кеше булыр дип көтелә. Митингта тавыш көчәйткеч аппарат һәм плакатлар кулланылачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә чакырылган», – диелә Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов исеменә язылган хатта.

– Митинг үткәрү нияте турында хәбәрләрне алдан җибәрсәк тә, әле һаман безнең янга килеп, нинди төзелеш алып барылуы турында беркемнең дә төгәл аңлатканы юк, – ди Раиф хәзрәт Шәймарданов. – Район хакимиятеннән генә вәкилләр бер митингта катнашты. Анда да митинг үткәрелешенең закон кысаларында булуын гына күзәттеләр. Ә төзелешне башлаган «Агрокөч» җәмгыятеннән берәү дә килеп караганы юк. Ул агу заводының әйләнә-тирә мохиткә ни дәрәҗәдә куркыныч тудыруы, төзелешнең законлы булу-булмавы турында инде халыкка аңлатмасалар, һичьюгы җирлек башлыгы булса да белергә тиештер бит! Без сорап карадык, тик Кадер авыл җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин үзе дә ул турыда хәбәрдар түгел. Аңа да беркем аңлатмаган. Шунлыктан, инде аптыраганнан, әлеге сорауларга ачыклык кертүне үтенеп, Әхмәт авылы халкы исеменнән Зәй шәһәре прокурорына рәсми хат яздык. Менә хәзер прокуратурадан җавап килгәнне көтәбез.

Халыкны борчыган сорауларга үзара аралашу-аңлашу нәтиҗәсендә, беренче карашка, җаваплары да җиңел генә табылырга тиеш булган гап-гади хәлнең митингларга чаклы барып җитүе, мәгълүматны прокуратура аша алуга калуы бик сәер. Кадер авыл җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин әйтүенчә, ул үзе дә агрофирма җитәкчелегеннән кат-кат сораштыра торгач, соңрак кына әлеге төзелеш турында нидер белә алган.

Изображение удалено.– Завод сыман зур булса да, анда төзелә торган объект завод ук түгел, ә химик эремәләр ясау үзәге була икән, – дип белгәннәре белән уртаклашты җирлек башлыгы. Нәрсә соң ул химик эремәләр ясау үзәге? Әлеге сорауга кыскача җавап биреп шуны әйтергә мөмкин: авыл хуҗалыгында басу-кырларга чәчелгән культураларны чүп үләннәреннән, корткыч бөҗәкләрдән саклау өчен төрле химик препаратлар сиптерәләр. Әлбәттә, алар шактый агулы. Аеруча заводтан кечкенә савытларга тутырып куертылган эремә хәлендә кайтарылганнары. Шул кечкенә савытлардагы куе эремәне граммлап кына суга кушып, кырларга сиптерәләр инде. Дөрестән дә, агулану куркынычы зур булган, нык сакчыллык таләп итә торган эш процессы ул. Бер яктан караганда, тереклеккә, әйләнә-тирә мохиткә шактый куркыныч тудыручы куертылган химик препаратларны суга кушып, кырларга сиптерү өчен әзер эремә ясау процессын бер урында гына – махсус үзәктә башкару яхшырак, зыянсызрак. Икенчедән, алай эшләгәндә нәтиҗәлелек тә арта, диләр агрономнар. Чөнки химик препаратларны артезиан коесыннан яңа суыртып алынган сап-салкын су белән кушканчы, бераз җылымса һәм талган су белән бутап сиптергәндә, корткычларга тәэсир итү көче зуррак була икән.

Менә шушы өстенлекләрне истә тотып, республиканың аграр министрлыгы хәзер кырчылык белән шөгыльләнүче һәрбер авыл хуҗалыгы оешмаларында химик эремәләр ясау үзәкләре булдыру бурычын куйды. Аңлашылганча, Әхмәт авылы янәшәсендә дә шундый үзәк төзелә. Ләкин ул гадәти хуҗалыклардагыча, без инде күреп күнеккән сыман гына түгел, ә шактыйга зуррак булачак дип фаразларга җирлек туа.

Изображение удалено.Химик эремә ясау үзәгенең гадәттәгедән күпкә зур булуы, ә аннан да бигрәк, халыкка тиешле мәгълүмат җиткерелмәве борчылырга мәҗбүр иткән дә инде әхмәтлеләрне. Югыйсә андый үзәкләр яшерен объектлар рәтенә дә керми иде бит. «Агрокөч» җәмгыяте җитәкчелеге генә мәгълүматны нигәдер җиде кат йозак астында тота. Ә тиешенчә аңлату булмагач, әлбәттә инде, төрле имеш-мимешләр йөри башлый, урынлы-урынсыз шик туа. Өстәвенә халыкның башыннан үткән тормыш тәҗрибәсе шикле фаразларның барлыкка килүен көчәйтә генә.

– Элек авыллар читендә аммиак мичкәләре ураштыралар иде, – дип искә төшерә Раиф хәзрәт Шәймарданов яшьлек еллары хатирәләрен яңартып. – Без күрше авылга йөреп укыдык. Җәяү йөрешле иде бит. Ике авыл арасында шул аммиак мичкәләре бар иде. Аның яныннан үткәндә, суламаска тырышып, йөгереп уза идек. Шул хәтле зәһәр ис иде әйләнә-тирәсендә. Ә ул аммиакның күпмесе чокырга акты? Аннан яңгыр сулары белән йә җиргә сеңә, йә елгага агып төшеп, балыкларны агулый…

Дөрестән дә, бу урында Раиф хәзрәтнең сүзен инкарь итә торган түгел анысы. Андый хәлләр әле минем яшьлек еллары өчен дә гадәти иде. Авыл читендәге аммиак мичкәсенең краны йә ватыла, йә аны ябып бетермиләр, нәтиҗәдә аммиак еш кына янәшәдәге чокырларга ага. Яңгыр сулары белән кушылган шул агулы эремәне эчкән ничаклы сыер малы гына үлде ул заманнарда!

Ә хәзер кырчылыкта кулланыла торган гербицид, пестицид, инсектицидлар күпкә көчлерәк, агулырак химик препаратлар бит. Кайберләренең чынбарлыктагы көчен, әйләнә-тирәгә зыянлы тәэсирен белеп тә бетерә алмыйлар. Өстәвенә, арзанлы химия дип, Кытайдан ялган препаратлар кайтарылу очраклары да булгалап тора. Шул билгеле-билгесез агулар белән белер-белмәс эшләү чагылышы буларак, соңгы елларда ничаклы бал кортлары үлде бит инде.

Хәзер бу химик эремәләр ясау үзәкләре белән ни булып бетәр тагын? Беренчедән, аларны төзегәндә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча барлык таләпләр үтәләме? Икенчедән, нинди генә югары технологияле үзәк булмасын, барыбер анда эшләүче кеше факторы йогынтысын искә алмый мөмкин түгел. Ә эшчеләр йә онытылып, йә арып китәргә мөмкин. Кайдадыр борып бетерелмәс, кайдадыр артык ачылыр. Нәтиҗәдә граммы да зур куркыныч тудыручы агу таммас, акмас дип кем ышандыра ала? Өченчедән, хәзер заманча җитештерү процессы белән компьютерлар идарә итә, төгәл эшлиләр, дибез. Ләкин компьютерлар да төрле вирус программалар аркасында сафтан чыга. Дүртенчедән, ул агуны су белән кушу системасын юганнан соң, зыянлы эремәне кая чыгарып түгәчәкләр? Бишенчедән… Саный китсәң, шикләнерлек, борчылырлык сорауларны шактый дәвам итәргә мөмкин инде ул. Әхмәт авылы халкы шул сорауларның иң мөһимнәренә җавап көтә. Әллә нинди чынга ашмас таләпләр куймый бит алар. Фәкать әйләнә-тирә табигатьнең, үзләре яши торган мохитнең чисталыгын саклау, Әхмәт авылы халкының куркынычсызлыгын, авылның киләчәген тәэмин итү турында борчылалар. Һәм әлбәттә, аларның ул сорауларга җавапларны таләп итәргә дә хаклары бар.

Агулауга каршы акция башында торучы активистларның сүзләренә караганда, күрше-тирә авыллардан да әхмәтлеләргә теләктәшлек белдерүчеләр арта икән. Бигрәк тә умартачылар Әхмәт халкын яклап чыкканнар. Тик халык күтәргән сораулар гына әлегә җавапсыз…

Химик эремә әзерләү үзәген төзүче «Агрокөч» җәмгыяте җитәкчелегенә мин дә журналист буларак шалтыратып, мөрәҗәгать итеп карадым. Шалтыратуны кабул итүче сәркатиб: «Соравыгызны язып алдым, җитәкчелеккә тапшырырбыз», – дип ышандырды. Тик ул көн дә үтеп китте, икенче, өченче көн дә… Җавап бирүче генә булмады.

Журналистларга да җавап әйтерлек түгел икән, димәк, дөрестән дә нидер яшерерлек сәбәп бар ахрысы, дигән шик тагын да көчәя генә билгеле. Шундый серле, яшерен объект турында кая инде ул гади халыкка сөйләп торсыннар ди?.. Әлегә бар өмет Зәй шәһәре прокурорында кала инде. Шәт, авыл халкы язган хатка җавап бирми калмас прокуратура. Хат рәсми рәвештә 18нче май көнне тапшырылган булган.

Дөрес, өченче тапкыр митинг буласы көнне Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов активистлар белән очрашып алган икән. Раиф хәзрәт әйтүенчә, район башлыгы халыкны тынычландырырга кушкан. «Төзелеш турында алдан үзем дә белмәдем. Хәзер барысын да ныклы контрольгә алдым. Куркырлык, борчылырлык урын юк!» – дигән ул активистларга.

Минем белән аралашканда да, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов шул фикерне кабатлады:

– Алдан ул төзелеш турында белмәдем. «Агрокөч» җәмгыяте эшне проектсыз, рәсми рөхсәтсез башлаган булган. Төзелешне туктаттырдык. Соңрак алар бөтен тиешле документларны әзерләделәр. Хәзер төзелешнең проекты, паспорты, тиешле хезмәтләр белән килешенгән рөхсәтләре бар. Шулай булгач, әйләнә-тирәгә дә зыяны булмас дип уйлыйм. Һәрдаим ныклы контрольдә тотачакбыз. Куркынычсызлык өчен Әхмәт авылы халкына караганда да ныграк борчылам.

Район башлыгының битараф булмавы күңелдә өметне арттыра әлбәттә. Ләкин халыкта борчу тудырган ул химик эремәләр ясау үзәген район төзетми бит. Нигә «Агрокөч» җәмгыяте җитәкчелеге һаман халыкны ишетергә теләми, берни аңлатмый. Шунысы бик гаҗәп! Юкса инде әллә кайчан сорауларга җавап биреп, аңлашу табып булыр иде. Ә әхмәтлеләр җиңел генә бирелергә җыенмыйлар. Алга таба көрәш планын коралар. «Төзелешкә каршы торуны дәвам итәчәкбез!» – диләр. Без дә хәлне күзәтеп барып, вакыйгалар агышын игътибарыгызга җиткереп торырбыз.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии