Терлекчелек импортка бәйлелек арканын өзә алырмы?..

Терлекчелек импортка бәйлелек арканын өзә алырмы?..

Аграр тармакта табышның 70 проценттан артыгы терлекчелектән керә. Шуңа да карамастан, узган елда республика авыл хуҗалыгы оешмаларында 32 меңгә якын мөгезле эре терлек кимегән. Күз алдына китерегез: Арча яки Саба районы хуҗалыклары бөтенләй терлексез калды ди. Бер ел эчендә республикада шул чаклы мал юкка чыккан бит!

Аннан тыш, шәхси секторда асрала торган хайван саны да артмый. Киресенчә, узган елда 31 районда киметкәннәр. Төп акча чыганагы булган тармакка менә шундый мөнәсәбәт...

Искәрткәнебезчә, болар – узган елгы нәтиҗәләр. Ә быел, Украинада башланган «махсус операция» сәбәпле, чит илләрнең күпчелеге Русиягә «капкаларын ябулары» хәлне тагын да катлауландыра сыман. Чөнки безнең терлекчелек тармагы да импортка нык бәйле бит. Ветеринария препаратлары, аксымлы-витаминлы азык катнашмалары, яхшы нәселле хайван алам дисәң дә, дәүләт чигенең аръягына карыйбыз. Заманча терлекчелек комплексларының 70-80 проценты чит ил җиһазы, диләр белгечләр. Илләр бикләнгән шартларда аларга кытлык тумасмы һәм, тагын да куркынычрагы, бу – терлекчелек тамырына балта чабу булмасмы? Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов белән әлеге мәсьәләләр хакында әңгәмә кордык:

КИМЕТҮ ҖИҢЕЛ, Ә КАБАТ ТУТЫРУ...

– Ленар әфәнде, төп акча кереме булган тармакта бер ел эчендә 32 меңгә якын терлек кимү – борчуга салырлык күрсәткечтер. Шәхси сектордагы югалтуларны да кушып исәпләсәк, хәлнең тагын да кискен булуы аңлашыла. Ни сәбәпле аңа юл куелды соң?

– Хәзерге вакытта да республикада һәр сыердан уртача көнлек савым 4-5әр литр тирәсе генә булган дистәдән артык хуҗалык бар әле. Аларда икътисад берничек тә уңай була алмый. Чөнки бүген табышка эшләү өчен һәр сыердан кимендә 12шәр, ә эре комплексларда – 14әр литр сөт саву мөһим. Узган елда җитештерүчәнлекләре түбән булган шундый хуҗалыкларда терлек саны киметелде. Күбесендә чирле, аз сөт бирүчән сыерларны бетереп, алар урынына мул сөтле яңа токымлыларны кайтару эше бара. Дөресен әйтергә кирәк, кызганычка каршы, тармак буларак терлекчелекне бөтенләй бетергән хуҗалыклар да юк түгел. Мәсәлән, Лениногорск районында шундый бер-ике хуҗалык, Мөслимдә – «Туган як» җәмгыяте малларны җәберләүне туктатты. Әйе, 4-5әр литр гына сөт сауган хуҗалыкларда терлекне тиешенчә тәрбияләмәгәч, яхшылап ашатмагач, аларны газаплау гына, дип әйтергә мөмкин.

– Булдыра алмаганлыктан, терлекчелекне кечкенә хуҗалыкларда бетерү – бер хәл. Районнарның аграр тармагында тулысынча хәлиткеч роль уйнаучы эре инвесторлар да калышмый бит ул яктан?

– Эре инвесторлардан узган елда «Кызыл шәрык» җәмгыяте сыер санын аеруча күп – 6500 башка киметкән иде. Шулай ук, «Чистай-Агро»да – 2000 башка, Яшел Үзән һәм Спас районнарында эшчәнлек алып баручы «Авангард»та – 1100 башка мал саны азайды. «Ак Барс» холдингында да терлекчелеккә мөнәсәбәт борчу тудырырлык иде. Хәзер алар белән тыгыз элемтәдә торып, баш саннарын тулыландыру юнәлешендә көндәлек режимда эшлибез. «Кызыл шәрык» җәмгыятенең үзендә белгечләр җитешмәгәнлектән, ике зур терлекчелек комплексын әлеге тармак буенча махсуслашкан фирмага арендага бирделәр. Җәмгыятьнең планы буенча, 2024нче елга терлек саны тулысынча торгызылырга тиеш. Ә «Ак Барс» холдингы быел Әгерҗе районындагы комплекска мең баш яхшы нәселле тана алып кайтты инде. Булдыра алганча тырышалар.

– Районнар яссылыгында да нәтиҗәләп китик әле. Кечкенә генә Кайбыч районы хуҗалыкларында мал саны 10 мең башка азайган. Шаккатмалы хәл! Шулай ук, Кама Тамагында, Зәйдә, Аксубайда, Арчада мал нык кимегән. Ә бит Арча, Зәй – яхшы эшләүче районнардан санала?

– Әйе, узган елда Зәйдә 6000 баш тирәсе хайван кимеде. Бу – андагы терлек симертү комплексының ябылуына бәйле. «Агрокөч» компаниясе җитәкчелеге үгез бозауларны үзләрендә үстермичә, аларны итчелек белән шөгыльләнүче башка райондагы оешмаларга сатуны кулайрак, дип тапты. Ә савым сыерлар саны Зәйдә артты гына.

Арча районында мөгезле эре терлекнең 4600 башка азаюы, нигездә, «Ак Барс» хуҗалыгында туберкулез чире чыгуга бәйле булды. Терлекләрне иң нык киметүчеләр – Кама Тамагы һәм Кайбыч районнары. Әйткәнегезчә, Кайбычта – 10 мең, Кама Тамагында – 6500 тирәсенә кимеде. Бу районнарда терлек бетү инвестор булып «Август» компаниясе килүгә бәйле. Яңа инвестор терлекчелектә тамырдан үзгәреш ясау планы белән йөри. Инде искәрткәнчә, 4-5 литр гына сөт бирә торган, чирле сыерлар белән табышлы бизнес корып булмый. Аның ферма тораклары да әлеге районнарда физик һәм мораль яктан тәмам тузган, искергән иде. Шуңа да, «Август» компаниясе җитәкчелеге сөтсез, чирле сыерлардан котылу ягын карады. Иске фермаларга алмашка заманча технологияләргә нигезләнгән комплекслар төзеп, аларны нәселле терлек белән тутыру максатлары. Кайбыч районында 2023нче елга 3500 савым сырга исәпләнгән комплекс төзергә җыеналар. Хәзер проектлау эшләре бара.

– «Август» компаниясе инвестор булып Кама Тамагы районына килгәндә дә, анда яңа терлекчелек комплексы төзү турында белдергән иде, ялгышмасак?

– Дөрес, ике ел элек инвестор буларак Кама Тамагы районына кергәндә, аларның шундый изге ниятләре бар иде. Тик анда әлегәчә комплекс төзелмәде. Компания җитәкчелеге аны соңгы еллардагы вазгыять белән аңлата. Башта пандемия, соңыннан Украинадагы «махсус операция»гә бәйле рәвештә, кредитлар алу графигында берникадәр тайпылышлар килеп чыккан. Хәзер Минзәлә районындагы комплексны терлек белән тутырып, тулы куәткә эшләтеп җибәрү максатын куялар. Аннан чират Кама Тамагы районына җитәр, дип ышандыралар.

– Йомгаклап әйткәндә, узган елда киметелгән 32 мең баш терлек кайчан тулыланыр?

– Билгеләнгән план буенча, республика хуҗалыкларында кимегән терлек санын 2023нче ел башына тулыландыру максаты куябыз.

«ЧИТ ИЛ ПРОГРАММАЛАРЫН ТАТАРЧАЛАШТЫРЫП ЯЗАБЫЗ...»

– Терлекчелектә импортка бәйлелек шактый икәнен беләбез. Ул көчәя барамы, әллә акрынлап андый бәйлелектән котыла алырбызмы?

– Югары технологияләр киң кулланылу сәбәпле, дөрестән дә, терлекчелектә импортка бәйлелек зур иде. Аеруча ветеринария препаратлары, терлек азыгына куша торган аксымлы-витаминлы катнашмалар буенча. Ләкин соңгы вакытта чикләр ябылганга карап илдә аларга кытлык тумас. Европа илләреннән кертү бөтенләй тукталса да, шактыйларын Кытай җитештерә. Күп төрлеләре Русиядә дә ясала башлады инде. Хәтта заманча комплексларда кулланыла торган яңа технологияләрне, аларга запас частьләрне дә үзебезнең эшмәкәрләр җитештерә хәзер. Ә бу бик мөһим. Узган елда гына да республикада 20 яңа терлекчелек комплексы эшли башлады бит. Импорт технологиясен алмаштыру мисалларына килгәндә, чит илләрнең саву аппаратларына кирәкле, эшләү дәверендә тиз сафтан чыга торган резина детальләрне Кукмара районында ясый башладылар. Савым заллары өчен металл конструкцияләрне, тирес чыгару җайланмаларын да Татарстан фирмалары эшли. Заманча комплекс җиһазларының электроникадан торган өлешен генә әлегә тулысынча үзебез җитештерә алмыйбыз. Аларны хәзер Израильдән һәм Төркиядән алып кайту мөмкинлеге бар. Ә Израильнең саву җайланмалары, роботлары иң яхшылардан санала.

– Соңгы елларда аграр тармакта цифрлы технологияләр дә киң кулланыла башлаган иде. Аларның программалары да, башлыча, чит илләрнеке бит. Терлекчелекне цифрлаштыру мәсьәләсе хәзер ничек тора?

– Андый технологияләр нигездә заманча комплексларда кулланыла. Алар терлекләрне ашату нормасын көйләргә, сөт сыйфатын һәм күләмен төгәл контрольдә тотарга, гомумән, терлекләр белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Әйе, гадәттә ул технологияләр дә чит илләрнеке. Хәзер үзебезнең министрлык каршындагы РИВЦ (Республика мәгълүмати-хисаплау үзәге) белгечләре әлеге технологияләрнең программаларын русчалаштырып, хәтта татарчалаштырып язу белән мәшгуль. Мәсәлән, «Агроботаст» компаниясе белән берлектә татарчалаштырып язылган «көтүлек белән идарә итү» системасы программасы хәзер Балтач районындагы хуҗалыкларда эшли.

Тулаем алганда, терлекчелекне заманча техника-технологияләр белән тәэмин итүдә, яңа комплекслар төзүдә чикләр ябылуга бәйле тоткарлыклар тумас, дип уйлыйбыз. Быел тагын 20 яңа комплекс сафка бастырырга планлаштырылган иде. Аларны төзү эшләре дәвам итә. Әйтик, Алабуга районында «Мир» компаниясе 1000 баш савым сыерына исәпләнгән комплекс сафка бастырган иде инде. Быел тагын 2500 башка исәпләнгәнен төзергә кереште. «Кама беконы» җәмгыяте Минзәлә районында 6500 баш савым сыерга исәпләнгән заманча комплекс төзи. Хәзер анда терлек ташый башладылар инде. Әйтүләренә караганда, якын көннәрдә 996 баш нәселле тана Германиядән кайтып җитәчәк. Алар юлда. Эстониядән – 285 баш, Даниядән – 176 баш хайван кайтасы.

НӘСЕЛЛЕ ТЕРЛЕКЛӘРГӘ ЧИКЛӘҮ ЮК

– Германиядән, Даниядән, Эстониядән таналар кайта, дисез. Ә ул илләр Русия өчен капкаларын ябып куйдылар кебек бит?

– Шөкер, чит илләрдән нәселле терлекләр алуга чикләүләр кертелмәде.

Кошчылыкта да юк алар. Ул тармакта, нигездә, нәселле йомыркалар чит илләрдән алына. Күркә йомыркасын мәсәлән, Словакиядән кайтаралар. Эре кошчылык фабрикалары сезонлы рәвештә генә эшләми бит. Аларга ай саен токым бирүче кошларның күпмедер өлешен яңартып торырга кирәк. Шулай булгач, ай саен читтән нәселле йомыркалар алу ихтыяҗы туа дигән сүз. Бу эштә дә тоткарлыклар юк. Хәзер дә чит илләр белән яңа килешүләрне төзү дәвам итә. Доллар, евро курсларына һәм логистика, транспорт хезмәте бәясенә бәйле рәвештә, аларның хаклары гына үзгәрәк булырга мөмкин.

– Ә чит илләргә бәйлелекне киметү максатында үзебездә ниләр эшләнә соң?

– Бу юнәлештә эш бара. Әле яңарак кына «Татарстан терлекчелегендә нәсел эше» һәм «Умартачылык белән аквакультура идарәсе» оешмалары бетерелгәч тә, аңа игътибар азая дигән сүз түгел. Аларның бөтен вәкаләтләре, хезмәткәрләрнең штатлары белән бергә, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына күчә. Нәселне яхшырту, генетика, селекция буенча эшләр берсе дә тукталмый, киресенчә, аларга игътибарны арттырырга ниятлибез.

Әйткәнемчә, нәсел яхшырту буенча аеруча кошчылыкта нык эшләргә кирәк әле. Ә мөгезле эре терлекчелектә нәсел эше безнең республикада инде хәзер дә начар түгел. «Элита» предприятиесендә генә дә нәсел фондын тәэмин итүче төрле токымлы 60ка якын үгез бар. Шулай ук, нәсел эше белән шөгыльләнүче 47 хуҗалык исәпләнә. Үзебездә үстерелә торган таналарны сөт бирүчәнлеге ягыннан чит илләрнекенә көндәш булырлык итү максатын куябыз. Һәм ул юнәлештә аерым уңышларыбыз да күренә. Мисал өчен, тулысынча үзебездә үстерелгән токымлы сыерлар Әтнә районының «Таң» хуҗалыгында, Кукмараның Вахитов исемендәге кооперативында, «Урал» җәмгыятендә ел дәвамында 16шар мең литр сөт биргән очраклар бар. Республикада уртача күрсәткеч исә, әлегә 6600 литр гына тәшкил итә. Менә шул мул сөтле сыерларның токымнарын үрчетү мөһим хәзер.

P.S.: Тулаем алганда, чикләр ябылу терлекчелек өчен зур проблемалар тудырмас, дип нәтиҗә ясады Ленар Гарипов. Киресенчә, үзебезнең тармакка игътибарны көчәйтү – җитештерүне арттыруга этәреш бирер, дигән өметтә тора ул. Чынбарлыкта ничек буласын тиздән күрербез инде. Терлекчелектәге үзгәрешләр көнкүрештә турыдан-туры чагыла бит ул...

Әңгәмәдәш – Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии