Унбиш авыл проблемасын үз иткән хуҗалык

Унбиш авыл проблемасын үз иткән хуҗалык

Авыл халкын бүген нинди проблемалар борчый? Теге яки бу җирлектәге идарә эшчәнлегеннән алар канәгатьме? Әлеге сорауларны уртага салып сөйләшү, фикерләшү максатыннан, хәзер авыл җирлекләрендә халык җыеннары уза торган вакыт. Һәр елдагыча, алар традицион сценарий буенча гыйнвар-февраль айларында үткәрелә һәм әллә-ни зур яңалыклар алып килми дә кебек. Хәтта ул җыеннарда халык тарафыннан күтәрелә торган төп сораулар да үзгәрешсез кала бирә. Мәсәлән, җирлектәге авыл урамнарына юллар салу, халыкны чиста су белән тәэмин итүдәге өзеклекләрне бетерү, балалар бакчасы, мәктәп һәм башка социаль учреждениеләрне саклау, халыкны эшле итү һәм пай җирләрен рәсмиләштереп теркәү... Нигездә, халык җыеннарында әнә шундый проблемалар күтәрелә һәм һәр җирлекнең идарәсе, район хакимияте белән бергә, башкарган эшләренә хисап тота. Сүз дә юк, әлеге җитди мәсьәләләр тулысынча хәл ителмәсә дә, җыелышларда алар турында фикерләшү, халыкны борчыган проблемаларны «карандашка алу» барыбер уңай нәтиҗә бирми калмый.

Авыллардагы меңләгән проблемаларны хәл итүдә дәүләт ярдәме дә юк түгел, үзара салым җыешып та күп эшләр башкарыла. Ләкин, барыннан да элегрәк, ул җирлектә эшләп килүче хуҗалыкның, элеккечә әйткәндә – колхозның тәэсире аеруча зур булуы бәхәссез. Питрәч районының Шәле, Чыты авыл җирлекләре мисалы моны тагын бер кат раслый.

ЧЫТЫ ҖИРЛЕГЕНДӘ ЯҢАРЫШ ҖИЛЕ

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайланасы 2019нчы ел иде. Шул елның җәендә депутатлыкка кандидат белән Чыты авыл җирлеге халкы очрашуында катнашырга туры килде. Хуҗалык бетте, кырларыбыз сөрелми, халыкка эш юк, механизаторлар кайсы-кая читкә таралырга мәҗбүрләр, дип зарланганнары хәтердә. Хәзер анда ни эшләп яталар икән дип, берничә көн элек кенә янәдән Чыты җирлегенә сәфәр кылдык.

Чыты авылындагы машина-трактор паркына керү белән, тәртипләп тезеп куелган заманча техникаларга күз төште. Бер якта зур егәрлекле чит ил тракторлары, икенче кырыйда тагылма агрегатлар. Күбесе, шулай ук, чит илнекеләр. Һәрберсе фәләнешәр миллион сумнарда тора бит...

Ябык гараж бинасы эчендә ремонт эшләре белән шөгыльләнүче берничә кешегә тап булдык. Биредә эшләүче шофер-механизаторлар икән.

– Хуҗалыкның хәле авыраеп, хезмәт хаклары түли алмый башлагач, 2016нчы елда читкә китәргә туры килде, – дип сүзен башлады Рәшит Галиәскәров атлысы. – Казанда сак хезмәтендә эшләдем. Хәзер менә, узган елның язында кире кайтып, «ЗИЛ» машинасына утырдым.

– Мин дә соңгы 4-5 елда шабашкада йөрдем. Элек гел колхозда идем, – дип фикерен җиткерде янәшәдә басып торучы Габдулла Сибгатуллин. – Хәзер кире кайтып, слесарь булып эшлим. Кыр эшләре башлангач, ашлама кертүдә, чәчүдә булышам.

– Нигә башта читкә киттегез дә, хәзер яңадан бирегә кайтып эшләргә булдыгыз соң? – дигән төп сорау белән мөрәҗәгать итәбез әңгәмәдәшләргә. Ә җаваплары барысыныкы да охшаш булды:

– Яңа җитәкчелек чакырды, эш бар, хезмәт хакларын яхшы түлиләр...

Әйтүләренә караганда, узган кырчылык сезонында механизаторлар айга 37-40ар мең сум акча алганнар. Ә кышын – ремонт вакытында көненә 1200 сумнан түләнә, диләр. Айга 31 мең сум дигән сүз. Авыл җире өчен чагыштырмача начар хезмәт хаклары түгел инде болар.

Узган ел башында хуҗалыкны яңа инвесторлар сатып алгач, элеккеге «Рацин-Шәле»дән «Шәле-Агро» җәмгыяте оештырылганнан соң шактый зур үзгәрешләр башланган икән. Җәмгыятьнең бер бүлеге саналучы Чыты авылын да читләтеп узмаган ул яңарышлар.

– Хәзер механизаторларыбыз кире кайта. Күрше Балык Бистәсе районыннан килеп эшләүчеләр дә бар. Безнең бүлектә 4 мең гектарга якын җирләр исәпләнә. Арада 15-20 ел сөрелмәгән, агач үскән басулар бар иде. Узган көздә барысын да тиешенчә эшкәртеп калдырдык. Булган техникаларыбызның 85 проценты язгы кыр эшләренә әзер инде. Бик күп яңа техника кайтты, – ди Чыты бүлеге җитәкчесе Анатолий Кутузов соңгы елда булган яңалыклар белән кыскача таныштырып.

«Шәле-Агро» механизаторлары: Җәүдәт Илматов (сулдан уңга), Кәрим Галиуллин, Илнур Әхмәтҗанов.

«ПАЙ ҖИРЛӘРЕН КИРЕ ХУҖАЛЫККА БИРЕРГӘ ТЕЛӘҮЧЕЛӘР АРТА...»

Җәмгыятьтә эшләүчеләр генә түгел, Чыты җирлегендә яшәүче һәркем җылы кабул иткән соңгы елдагы уңай үзгәрешләрне.

– Шулай булмый ни, яңа хуҗаларның ярдәме тулаем халык өчен шактый бит, – ди Чыты авыл җирлеге башлыгы Самат Фәйзрахманов. – Узган кышта авыл урамнарын кардан чистартуда ярдәм итеп тордылар. Быел үзебез трактор алдык инде. Сабантуй, Яңа ел бәйрәмнәрен оештыруда, балаларны мәктәпкә әзерләүдә матди булышалар. Менә быел өлкәннәр көне уңаеннан җирлектәге бөтен пенсионерларга, инвалидларга унар килограмм югары сыйфатлы он өләштеләр. Читтән кайтып яши башлаган өлкәннәрне дә онытып калдырмадылар.

Гомумән, «Шәле-Агро» җәмгыяте биләмәләре 4 авыл җирлегенә карый икән. Аларда эреле-ваклы 15 авыл исәпләнә. Һәм һәрбер авылга, андагы халыкка шундый җылы мөнәсәбәт, дип ассызыкладылар безгә. Керәшен Сәрдәсе җирлеге башлыгы Николай Морозов мәсәлән, тагын керәшеннәрнең олы бәйрәмнәре – Трицонны зурлап билгеләп үтүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәтле булуын белдерде.

– Үзләре ярдәмчел булгач, халык та яңа инвесторларга ышаныч белән карый башлады, – ди ул. – Хәзер менә пайчыларның күбесе җирләрен арендага аларга тапшыра, шактыйлары сатып ук бирә. Пай җире арендасы өчен түләүләре дә әйбәт булды бит. Яхшы сыйфатлы ашлыгын, теләгән кешегә арзаннан печәнен, саламын өләштеләр.

Соңгы елда кайбер авылда халык терлекне дә күбрәк асрый башлауны нәкъ менә «яңа хуҗалар»ның уңай мөнәсәбәтләре белән аңлаталар. Мисал өчен, 240 йортлы Чыты авылында мөгезле эре терлек саны инде 500дән артып киткән, җәен ике көтү чыккан икән.

– Дөрес, безнең авылда халык терлекне электән күпләп асрап килде, – ди Чыты бүлеге җитәкчесе Анатолий Кутузов. – Аның өчен терлек азыгы мулдан кирәк бит. Ә хуҗалык соңгы елларда ул яктан да әллә ни куандыра алмады. Шунлыктан, азыкны үзләре әзерләү өчен, пайларын алып, аерылып чыгучылар шактый булды. Ә хәзер «Шәле-Агро» җәмгыяте ашлыгын, печәнен мулдан өләшкәч, пай җирләрен кире аларга бирергә теләүчеләр арта бара.

Бу урында алгарак китеп шуны искәртик: «Шәле-Агро» җәмгыяте җитәкчесе Радик Мәүлиев киләчәктә пай җирләре арендасы хисабына икмәкне, печәнне тагын да арзанрак хактан һәм күп итеп бирергә хыяллана. Ул очракта халыкта пайларын алып, аерылып чыгу нияте тумас иде, ди. Ә зур планнар белән эшли башлаган җәмгыять өчен җир мәйданнары җитми икән әле.

«ТӨПЛӘНЕП КЕНӘ КАЛСЫННАР ИНДЕ...»

Шәле авылында да соңгы вакытта сыер тотучылар, азга гына булса да, арта башлаган икән. Шәхси сектордагы барлык мөгезле эре терлек исә, 3 мең башка якынлашкан. Әлеге авыл республикада иң эреләрдән булуы белән данлыклы. Хәзер анда 1212 йортта 3121 кеше яши.

– Йортлар саны һаман арта бара, яңа урамнар барлыкка килеп тора. Дөрес, Казанга якын булганлыктан, халыкның күбесе биредә яшәп, шәһәрдә эшли. Әмма авыл киңәйгәч, барлык территорияне дә карап, тәртиптә тотарга тиешбез. Урам юллары гына да бездә 50 чакырым тирәсенә җыела. Кышын барысын кардан чистартып торырга кирәк бит. «Шәле-Агро» җәмгыятенең ярдәме зур. Алар белән килешү төзедек тә, көн саен җәмгыятьнең өч тракторы юлларны чистарта. Ә түләү хакы икеләтә арзанрак, – ди Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов. Аның сүзләренчә, элеккеге «Рацин-Шәле» җәмгыяте дә җирлек проблемаларына игътибарсыз булмаган. Әмма «яңа хуҗалар» килгәч, хәл тагын да яхшырды, тирә-юньдәге кырлар да алабуталардан арынып, ямь-яшел калды, ди. Шул ук вакытта, җирлектә әле бер генә ел эшләүләренә ассызыклап, озакка төпләнеп кала күрсеннәр инде, дигән теләген җиткерә.

Әлеге фикер белән Шәле авылы гаражындагы механизаторлар да теләктәш булуларын белдерделәр. Алар арасында да хуҗалыкка кабаттан эшкә кайтучылар шактый икән. Илнур Әхмәтҗанов мәсәлән, элеккеге хуҗалыкта хәл тәмам начарайгач, 2019нчы елда Питрәч районында полициядә эшкә урнаша. Ә соңгы елда янәдән күбрәк вакытны хуҗалыкта үткәрә башлаган.

– Полициядә бер көн эшлим, өч көн ял. Ялларны биредә эшлим. Җәйгә отпуск алып кайтам. Зур егәрлекле чит ил тракторында җир эшкәртәм, – дип сөйләде ул. Механизатор Җәүдәт Илматов та Казанга киткән булган. Хәзер кире кайтып, улы Данил белән терлекләргә азык кертүдә эшлиләр. Әгәр КамАЗ машинасы бирсәләр, улы хуҗалыкта бөтенләйгә калырга риза икән.

– Хәзерге нәчәльство әйбәт, ни сорасаң, шуны бирә, – дип сүзгә кушылды өлкән механизатор Кәрим Галиуллин. Аңа быел апрель аенда инде 68 яшь тулачак. Хезмәт стажын армиядән кайткач та, 1973нче елда туган авылы Шәледә чылбырлы тракторда эшләү белән башлап җибәргән булган. Димәк инде 49 ел өзлексез хезмәттә, үзе әле һаман да эштән туктарга уйламый. Хәзер эшләргә шартлар тагын да яхшырды, акча түлиләр. Өйдә чиргә сабышып ятканчы, хуҗалыкта эшлим, ди.

Гомумән, санап күрсәткәннәренчә, соңгы елда яңа хуҗалар килеп, «Шәле-Агро» җәмгыяте оешканнан соң, Шәледә элек эш ташлап киткән дистәгә якын механизатор кире кайткан. Үзләре әйтмешли, төпләнеп кенә калсыннар инде...

ЦИФРЛАШКАН ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәтне оештыру үрнәкләренә, алга куелган максатларына караганда, «Шәле-Агро» җәмгыяте дә якын арада гына китеп барырга җыенмый сыман. Эшли башлаган шул бер ел эчендә җәмгыять базасын ныгыту максатыннан 180 миллион сумлык инвестиция кертелгән бит инде. Заманча техникалар, агрегатлар сатып алынган. Күпме биналар төзекләндерелгән. Быел тагын 80 миллион сумлык техника-җиһазлар алырга ниятлибез, дип аңлата җәмгыять җитәкчесе Радик Мәүлиев. Әлбәттә, җитештерү күрсәткечләре уңай булмаса, инвестор бар дип кенә, хуҗалыкка шул чаклы акчаларны сарыф итеп булмыйдыр. Бизнес булгач, аларны кире кайтару турында да уйларга кирәк бит. Җәмгыятьтә исә, бар да исәпләнгән, эш тәртибе көйләнгән. Терлекчелек тармагы тулысынча диярлек цифрлы технологияләр нигезендә эшли. Һәрбер терлекче смартфонга урнаштырылган махсус программа ярдәмендә эш тәртибен кора. Мисал өчен, сыер савучының көнлек эш графигы 9 этапка бүленгән. Иртән килеп, сыерны чистарту, саву, эш коралларын юу, төшке ялдан соң сыерларны бәйләү, коридорларны чистарту, кичке саву һәм башкалар. Һәр этапны башлар алдыннан, эшкә керештем дип, ә эшне төгәлләгәч, тәмамладым дип, смартфондагы махсус кушымта төймәсенә басарга кирәк. Программа шунда ук булган кимчелекләрне, эш нәтиҗәсен һәм якынча язылачак хезмәт хакы күләмен күрсәтә. Белгечләр һәм җитәкчелек өчен дә бөтен нәрсә күз алдында, дигән сүз.

Цифрлаштыру галәмәте хуҗалыкның башка тармакларында да актив кулланышка кереп бара. Механизаторлар үзләренә бирелгән махсус карточкалар ярдәмендә генә техникаларына җәмгыять заправкасында ягулык сала алалар. Нәтиҗәдә, урлашу бөтенләй бетте, ди Радик Мәүлиев.

Әлеге яңалыклар җәмгыятьтә тәртип һәм контрольне көчәйтеп, җитештерүне арттыруга этәрә. Инде эш башлаган беренче елда ук, республикада корылык булуга карамастан, «Шәле-Агро»да һәр гектар иген мәйданыннан 26,3әр центнер ашлык суктырып алуга ирешкәннәр. «Яңа хуҗалар» килгәнче көнгә 4 тонна сөт савыла торган фермада хәзер җитештерү күрсәткече 12 тоннага җиткән. Барлык тораклар да лейкозлы маллардан чистартылган. Тулаем алганда, хуҗалыкның табышлылыгы да, шуның белән бергә, эшчеләренең тормыш дәрәҗәсе дә үсә бара.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Питрәч – Казан

Комментарии