Умартачыларга һәм пайчыларга бердәмлек җитми

Умартачыларга һәм пайчыларга бердәмлек җитми

«...Җәй уртасында рапсны кат-кат агулыйлар, көзге уңышка кадәр аның орлыкларга зыяны калмый. Ә менә әлеге культураның чәчәгенә тартылучы бал кортлары кырылып бетә... Газета аша беләсе иде: бал кортларына зыян китергән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә нинди чаралар күрелә?

Расих ШАКИРОВ,

умартачы-зоотехник һәм нефтехимия инженер-технологы,

80 яшьлек хезмәт ветераны.

Азнакай районы, Әсәй авылы».

ОМСК УМАРТАЧЫЛАРЫ ҮРНӘК!

Әлеге хатта күтәрелгән сорауны укыгач, «Бердәмлектә көч!» дигән гыйбарә яңара күңелдә. Гомумән, ярдәмгә өмет итеп редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләрнең кайберләренә бердәмлек турында искәртү теләге еш уяна ул.

Аңлыйбыз, берәү дә тик торганда гына безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итми. Һәрберсенең сәбәпләре үзенә күрә җитди. Нигездә яклаучысыз калганнар, гаделлекне таба алмыйча, чарасызлыктан ни эшләргә белми аптыраганнар яза, шалтырата. Һәм без барысына да игътибар итәргә, кулдан килгәнчә булышырга омтылабыз. Ләкин, искәрткәнебезчә, туган проблемаларны уңай хәл итү өчен еш кына мөрәҗәгать итүчеләрнең үзләренең дә оешканлыклары, берләшеп эш йөртүләре җитми. Ә бердәм һәм максатчан булганда, катлаулы мәсьәләләрне дә чишәргә мөмкин бит...

Инде хаттагы сорауга килгәндә, ни өчен сүзне бердәмлек турында сөйләүдән башладык дисезме? Чөнки, ул мәсьәләдә, ягъни бал кортларын агулаган аграр оешмаларга карата тиешле чараларны күрүдә нәкъ менә умартачыларның бердәм булулары җитми. Болай дип әйтүебезгә умартачылар үпкәләмәсен. Дөрес аңлагыз, гаепләп әйтүебез түгел. Әмма, төптән уйлап караганда, проблемаларны бергәләшеп хәл итү омтылышы күп очракта бик сүлпән шул әле. Аңа бихисап мисаллар китерергә мөмкин. Җәй җиттеме, бу районда бал кортлары агуланып үлә, теге районда массакүләм үлем очрагы күзәтелә, дигән моң-зарларны умартачылар безгә еш җиткерәләр бит. Ә шул зыян күрүчеләрнең проблемаларын күтәреп, аларның хокукларын яклый башлыйсың да, ахыр чиктә ул журналистны гына борчый торган мәсьәләгә әйләнеп кала. Алдан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән умартачыларның күбесе нигәдер «тынычлана». Берәүләре «булмый инде ул» дип, өметсезлеккә бирелә, икенчеләре «минем монда яшисем бар бит әле» дип, башларын юрган астына яшерү ягын карый. «Теге умартачылар мәсьәләне уңай хәл итү артыннан йөрми» дип, калганнары да кул селти. Нәтиҗәдә, үзара бердәмлек булмагач, бал кортларын үтергән һәм умартачыларга салган зыян өчен гаепле хуҗалык җитәкчелеге дә җавапка тартылмыйча кала. Ә бит аңа ирешү мөмкин эш. Дөрес, кыен, гаять катлаулы процесс ул. Чөнки, кызганычка каршы, табигатебезне дә, бал кортларын һәм умартачыларны да яклауны гарантияләү, Русия кануннары буенча арткырак планда кала сыман. Әмма әйләнә-тирә мохитне агулаучы, умартачыларга зыян салучы корткычка закон нигезендә тиешле җәзаны бирдертү кирәк һәм мәхкәмә аша аңа ирешү мөмкин эш! Шундый бер очрак турында узган ел азагында «Умартачыларның олы җиңүе» дигән мәкаләдә язган идек инде («Безнең гәҗит», №43, 3 ноябрь, 2021). Омск өлкәсенең Түбән Омск районында була ул хәл. Кырларны химикатлар белән эшкәртүдән зыян күргән 6 умартачы судта отып, басуларны агулаган җир хуҗасыннан матди һәм әхлакый зыяннарны кайтартуга ирешәләр. Дөрес, аның өчен төрле инстанцияләр һәм суд юлын бер ел буе таптарга туры килгән умартачыларга. Әмма, нәкъ менә бердәм булып, максатчан эш алып барганга күрә, җиңүгә ирешкәннәр. Нәтиҗәдә, 90га якын ояда бал кортлары үлү сәбәпле, рапс кырын химикат белән санитария нормаларын бозып эшкәрткән җир хуҗасы 6 умартачыга китергән 2 миллион 382 мең сум күләмендә матди зыянны, шулай ук лаборатория тикшерүләре өчен тотылган 88 мең сум күләмендәге чыгымнарны һәм 40 меңлек пошлиналарны түләргә тиеш булган.

Кызганычка каршы, умартачыларның шулай җиңү очраклары Русия күләмендә караганда, сирәк хәл шул әле. Гәрчә кырларны пестицидлар белән эшкәрткәндә, аграрчылар законда, норматив документларда каралган таләпләрне үтәмәү аркасында, ел саен ил күләмендә бал кортларының күпләп үлгән бихисап очраклары теркәлә тора. Русия умартачыларының милли берлеге мәгълүматларына караганда, 2020нче елда гына да илдәге 5 миллион данә тирәсе исәпләнгән ояларның 25 процентында кортлар үлгән. Ә умартачыларның милли ассоциациясе фикеренчә, кортлары үлгән оялар саны тагын да күбрәк – 56 процентка чаклы булган, дип күрсәтәләр. Кыскасы, иң тыйнак исәпләүләр буенча гына да, илдә ел саен агуланудан йөзләгән мең ояда кортлар үлеме теркәлә икән. Ул хәл Татарстанны да читләтеп узмый. Мисал өчен, 2019нчы елда гына да Татарстанда бал кортлары 20 меңләп ояда үлгән. Узган елда да андый хәлләр ким күзәтелмәде.

– Бал кортларын агулау – умартачылар өчен иң зур проблемага әйләнде! Ә тамырдан уйлап караганда, ул бер умартачылар өчен генә куркыныч, зыянлы түгел. Ул бөтен тереклек өчен фаҗига! Кырларны агулау очраклары булганда, әлбәттә, иң беренче булып умартачылар чаң суга башлый. Чөнки аларның кортлары үлә бит. Умартачы агулау очракларын иң беренчеләрдән сизә, күрә. Тик аның кортлары үлүе турында сөрән салуына киң җәмәгатьчелек тиешенчә игътибар бирми кала. Монысы бик кызганыч. Ә бит тирәнрәк уйлап караганда, кырларны агулау нәтиҗәсендә бал кортлары үлү – проблеманың өслеге генә. Ул агу кортларны үтерә икән, димәк, шул кырларда булган башка тереклеккә дә зыян сала. Агуланган кырлар янәшәсендә умартачылар үлгән керпеләрне, кошларны тапкан очрак шактый булды инде! Андый җирдә үле тынлык урнаша, җәен кошлар да сайрамый башлый, хәтта чебен-черки дә очмый. Әнә, интернет челтәрендә АКШның статистикасы бар. Алар язганча, шундый агулаулар нәтиҗәсендә Америкада ел саен 75 миллион кош үлә икән.

Ул агулар яңгыр сулары белән туфракка сеңә, соңыннан без эчә торган сулыкларга кушыла. Шул кырдан җыеп алган ашлык аша, безнең ризыкларга күчә. Нәтиҗәдә, без барыбыз да акрынлап агулана барабыз. Төрле катлаулы авыруларның килеп чыгу сәбәбен дә, иң элек шуннан эзләргә кирәк, – ди «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешма җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин.

Кыскасы, Азнакай районының Әсәй авылында яшәүче мөхтәрәм Расих ага Шакиров хатында күтәргән сорау хәзер дә бик актуаль булып кала бирә. Чөнки басу-кырларны агуга манчу дәвам итә, аның нәтиҗәсендә бал кортлары күпләп үлү очраклары да кабатланып тора. Ләкин, ни гаҗәп, хәзергәчә Татарстанда булган кортлар агулану очраклары буенча бер генә карарны да суд умартачы файдасына чыгармаган. Инде югарыда искәрткәнебезчә, умартачы хокукы яклансын өчен кануннарны да камилләштерү мөһим, умартачыларның үзләренә дә, Омск өлкәсендәге сыман, бердәм һәм максатчанрак булу кирәктер.

ПАЙ КЫРЫНДА ЯЛГЫЗ СУГЫШЧЫ

Соңгы елларда авыл халкын нык борчыган, ләкин аны уңай хәл итү өчен, шулай ук, бердәмлек җитеп бетмәгән чираттагы зур проблема – пай җирләрен бүлеп алу. Бу турыда «Безнең гәҗит» битләрендә даими язып торабыз. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән мөрәҗәгатьләрдән аңлашылганча, кишәрлекләрен аграр оешмаларга арендага биргән пайчылар үз җирләрен кире бүлеп алырга интегәләр. Мондый хәл күзәтелмәгән район бик сирәк. Гомумән, калдымы икән инде?..

Актаныш районыннан килгән шундый эчтәлектәге хатны «Безнең гәҗит»нең 22нче июнь санында (№24, 2022) «Җирсез фермерлар яки фермерсыз җир...» дигән мәкаләдә бастырып чыгардык. Анда бәян ителгәнчә, әлеге районның Иске Солтангол авылында яшәүче Хамис Шәйхразыев үзенең пай җирләрен бүлеп алырга ниятләгән булган. Шуңа рөхсәт сорап, аренда килешүе нигезендә пайчыларның кишәрлекләреннән файдаланып килгән «Тамыр» җәмгыяте директорына мөрәҗәгать иткән. Ә ул җирне бирүгә каршы төшкән.

– Арендада булган өч паемны кире бирергә ризалашу түгел, җирне сорап килүемне белгәч, үземне дә хуҗалык эшеннән куып кайтарды, – ди Хамис Шәйхразиев. Әлеге хуҗалыкта ул инде 1990нчы елдан бирле хезмәт куйган булган. Башта тракторда эшләгән, 1995нче елдан терлекче булып маллар караган. Һәм 2020нче елда, пай җирләрен сорап йөрүе аркасында, эшсез дә калган.

– Аз булса да өстәмә керем бирер дип, шәхси хуҗалыкта аңарчы да терлек асрый идек. Инде эшсез калып, табыш чыганагы кимегәч, мал санын тагын арттыру хаҗәте туды. Тик аларга азык әзерләү өчен җир кирәк бит. Шуннан соң пай кишәрлекләрен бүлеп алу артыннан ныграк йөри башладым, – дип сөйли ул. Җирләреннән файдаланучы җәмгыять директоры Ильяс Мирзаянов каршылык күрсәтсә дә, терлекне арттыру ниятен район җитәкчелеге хуплаган. Алар ярдәме белән Хамис әфәнде авыл җирлеге милкенә кергән 10 гектар мәйданлы болынны арендага алуга ирешкән. Сарай төзү, мал санын арттыру өчен 450 мең сум күләмендә грант та откан. Алга куйган максатыннан кире кайтмыйча, бер ел дигәндә савым сыерларын 4 баштан 9га чаклы арттырган. Ә бозаулары белән санаганда, мөгезле эре терлек саны 20 башка җиткән. Хуҗалык эшендә кирәк булганлыктан, тагылма агрегатлары белән «Беларус» тракторы һәм «Газель» машинасы алып җибәргән. Ягъни, үзе бер фермер хуҗалыгы оештырган, дияргә мөмкин. Хәзерге заманда ялкау, булдыксыз кеше андый эшне башкарып чыга алмый. Аның өчен тырышлык та, тәвәккәллек тә кирәк. Хамис Шәйхразыевта әлеге сыйфатлар җитәрлек димәк. Авылларны нәкъ шундыйлар яшәтә дә бит инде. Ләкин, ни гаҗәп, эшлим, терлекне арттырам, дип торган әлеге кешегә үзенең пай җирләрен кире бирмиләр. Алар, калган барлык пайчыларның кишәрлекләре кебек үк, 2006нчы елда ук 49 елга (!) «Тамыр» җәмгыятенә арендага бирелгән булган икән.

– Бу турыда үзем дә пайларны аерып алу артыннан йөри башлагач кына белдем. Бактың исә, ул имеш 2006нчы елда ук пайчыларның гомуми җыелышында хәл ителгән икән. Чынлыкта андый гомуми җыелыш булмады да. Ул вакыттагы бригадир: «Җирләрегезне инвестор алырга йөри, шуңа күрә колхозга арендага бирегез. Кайчан телисез, шул вакытта кире алу мөмкин булачак», – дип, чиста кәгазьгә кул куйдырып йөрде. Килешүне күргәнебез дә булмады, – дип искә ала Хамис әфәнде. Бу – республиканың бөтен районнары өчен гадәти булган хәл дияр идек. Ул елларда пай җирләрен арендага алу турындагы килешүләр, нигездә, шулай уйдырма җыелышларга нигезләнеп төзелде. Халыкка килешү шартларының нечкәлекләрен аңлатып тору булмады. Хәер, ул заманда халык үзе дә җир хуҗасы булырга әзер түгел иде. Хәзер менә үзаңы формалашу нәтиҗәсендә берникадәр заманага яраклашты. Җирдә эшләргә, үзенең фермер хуҗалыгын булдырырга теләүче эшлекле кешеләр барлыкка килеп тора. Тик җир генә юк. Дөресрәге, бар ул. Әмма кәгазь буенча кишәрлеккә ия пайчы үз җиренә хуҗа була алмый, аннан файдалану хокукы юк. Пайчыларны шул рәвешле йомшак җәеп, төп башына утырттылар. Русиянең халыкка каршы эшли торган сәер законы нигезендә пай кишәрлеген кире кайтару өчен йә арендага алган зат ризалык бирергә тиеш, йә кабаттан пайчыларның гомуми җыелышында килешүне өзү турында карар кабул итү кирәк. Уйдырма юллар белән арендага алып, җиргә бер хуҗа булган зат аны пайчыларга кире бирергә ризалык бирми инде ул. Ә пайчыларның гомуми җыелышын җыю өчен, әлеге дә баягы, бердәмлек кирәк. Хамис Шәйхразыев та аренда килешүен өзү максатыннан авыл халкына ике тапкыр мөрәҗәгать итеп карадым, өйдән-өйгә йөреп, имза да җыйдым, ди. Тик гомуми җыелышны гына үткәрүгә ирешә алмаган. Юкса, үз пайларын бүлеп алырга теләүчеләр тагын шактый бир икән. Бердәмлек җитмәгән шул...

Аптыраганнан, максатыннан читкә тайпылырга күнекмәгән Хамис әфәнде, адвокатлар яллап, суд аша көрәшкә тотынган. Ялгыз булса да, халыкны җирсез калдыру системасына каршы баш күтәргән ул. Ахыры ничек тәмамланыр, хаклык җиңә алырмы? Вакыйгалар агышын күзәтеп барып, соңрак игътибарыгызга тәкъдим итәрбез.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии