Очыштагы Мөслим кошчылыгы...

Очыштагы Мөслим кошчылыгы...

Русиядә җитештерелә торган гриппка каршы вакцинаның яртысы Мөслимдәге тавык фабрикасында башлангыч ала икән. «Һич арттырусыз, бу шулай», – ди Мөслим районындагы «Акчарлак» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Шәңгәрәев. Ул гына да түгел, быел вакциналар җитештерүдә мөслимлеләр өлешен 70 процентка җиткерү бурычы куйганнар...

Гриппка каршы вакцина һәм тавык фабрикасы арасында нинди бәйләнеш бар соң, диярсез. Бар икән шул. Вакцина өчен файдаланыла торган вирус штаммнары махсус рецепт буенча асралган тавык йомыркасында үрчетелә. Ә «Акчарлак» фермер хуҗалыгы тавыклары нәкъ шундый йомыркалар сала да инде.

Гомумән, Мөслим ул республика районнары арасында иң күп каз асраучы төбәк тә булып тора. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ринат Вәлиев сүзләренә караганда, сезонга 200 меңнән артыграк каз үстереп сатыла икән. «Мөслим казы» дигән атама районның брендына әйләнгән инде. Мөслимлеләрнең кошчылык тармагындагы үзенчәлекле эш үрнәге белән без дә танышып кайттык.

МӨСЛИМ ТАВЫГЫ ГРИППТАН КОТКАРА?

Фермер хуҗалыгы оештырып, Дамир Шәңгәрәев кошчылык белән 2002нче елда ук шөгыльләнә башлый. Башта эшмәкәр инкубаторда каз һәм үрдәк бәбкәләре чыгарып, аларны халыкка сата. Ә соңыннан, 2005нче елда Вәрәш Баш дигән авылдагы иске сарык фермасын алып, тавыкчылык юнәлешенә кереп китә. Кайчандыр ярымҗимерек хәлдә булган тораклар урынында хәзер заманча тавык фермасы барлыкка килгән. Менә шул фермада җитештерелә дә инде гриппка каршы вакцина ясау өчен файдаланылучы йомыркалар.

– Беренче елны 5 миллион данә йомырка җитештереп саттык, икенче елны – 10 миллионга җиткердек. Ә узган елда 22 миллион данә булды, – ди фермер. Ул күләм Русиядә вакцина ясау өчен тотыла торган йомыркаларның 50 процентын тәшкил итә икән. Калган яртысы моңарчы Белоруссиядән кертелә торган булган. Ләкин соңгы елда аларның җитештерүләре аксый башлаган. Тавык фабрикаларында ниндидер чир чыгу аркасындамы, йомыркаларның сыйфаты бозылган. Нәтиҗәдә, Рязань өлкәсендәге вакцина ясаучы завод Белоруссия йомыркаларын алмый башлый. Шушы форсаттан файдаланып, Дамир Шәңгәрәев хәзер үз продукциясен тагын да арттырырга, илдә булган ихтыяҗның 70 процентын капларга җыенган. Ул максатка ирешү өчен янә ике тавык торагы төзи башлаган инде.

– Вакцина өчен йомырка җитештерү бик җаваплы һәм төгәллек сорый торган хезмәт. Йомырканың составы куелган таләпләргә туры килергә тиеш. Ә аңа фәкать тавыкларны аерым төзелгән рецепт буенча ашатып кына ирешеп була. Шуңа күрә безнең тавыклар аеруча кадер-хөрмәттә тәрбияләнә, – дип шаярта фермер. Йомыркаларны җыеп алып, инкубаторда 9-10 көн дәвамында тоталар. Бу вакытта йомырка эчендә яралгы (эмбрион) үсә башлый. Шул халәттәге йомыркаларны инкубаторлы махсус машинага төяп вакцина ясаучы заводка илтәләр. Юлда вакытта да йомыркалар билгеле бер температурада һәм дымлылыкта торырга тиеш.

– Заводка илтеп тапшыргач, безнең җаваплылык бетә. Аннан инде йомыркалардагы эмбрионнарны вакцина заводы хезмәткәрләре кайгырта башлый. Аларны инкубаторларда тагын берникадәр үстерәләр. Соңыннан төрле грипп штаммнары белән зарарлыйлар. Шулардан ясала инде безне дәвалаучы вакциналар, – дип нәтиҗәли Дамир Шәңгәрәев әлеге мөһим җитештерү тармагында аның хуҗалыгы өлеше дә булуга горурланып. Һәм горурланырлык та бит! Татарстан фермеры ил халкын грипптан дәвалауда шактый әһәмиятле роль уйный икән ләбаса. Кем белә, бәлки әле коронавируска каршы вакцина ясауда да Мөслим фермасында җитештерелгән йомыркалар файдаланыладыр. Дөрес, бу турыда фермер үзе дә тәгаен хәбәрдар түгел икән. Әмма аеруча соңгы елда аның продукциясенә ихтыяҗ арта төшүе хак. Белоруссия продукциясенең сыйфаты бозылгач, Русиядәге башка тавык фермаларында да җитештереп караганнар андый йомыркаларны. Тик әлегәчә тулысынча алмаш табылмаган. Шуңа Дамир Шәнгәрәев яңа торакларны тизрәк төзеп, җитештерүне арттырырга омтыла.

Хәзер «Акчарлак» фермер хуҗалыгында 160 мең баш тавык бар. Гадәти җитештерү булганда аларны өч елга чаклы асрап, йомырка салдыралар. Ә вакцина җитештерү өчен йомырка салучыларны инде бер елдан алмаштырырга кирәк икән. Шуңа фабрикада чебидән тавык үстерү конвейеры туктаусыз эшләп тора. Агымдагы ел башыннан гына да 500 мең данә картайган, ягъни эмбрион өчен йомырка салу вакытын узган тавыкны халыкка сатканнар. Аннан тыш, берничә көнлек чебидән башлап 4 айга чаклы үстерелгән кошларны да ел дәвамында 5 миллион данәләп саталар икән.

– Безнең тавык-чебешләрне халык бик теләп, яратып ала, – ди Дамир Шәңгәрәев. – Чөнки йомыркалары вакцина ясау өчен дә файдалана торган булгач, сыйфат беренче чиратта, яхшы токымлылар белән генә эш итәргә омтылабыз. Элек төрлеләрен үстереп карадык. Германия, Чехия, хәтта Франциядән да кайтарган булды. Барыбер үзебезнекен иң яхшысы дип таптык. Хәзер нәсел яңарту өчен чебиләрне Свердловск өлкәсендәге заводтан алабыз.

«Акчарлак» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Шәңгәрәев (сулда) районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ринат Вәлиев белән.

«Акчарлак» фермер хуҗалыгы хәзер халыкны йомырка сала торган тавыклар белән тәэмин итүче бер эре үзәккә әйләнгән, дияргә мөмкин. Анда көн саен кеше өзелми. Мөслимлеләр генә түгел, Татарстанның башка күп районнарыннан, Башкортстан, Чиләбе, Владимир өлкәләреннән дә килүчеләр байтак икән. Тавык-чебешне дистә еллар дәвамында фәкать алардан гына алучыларның күбесе фермер хуҗалыгы түбәсе астында оешкан кооперативка да әгъза булып кергән.

– «Акчарлак» фермер хуҗалыгы булганга, районда тавыкчылык белән шөгыльләнүчеләр елдан-ел ишәя бара. Ул юнәлештә рәсми теркәлеп эшләүче КФХлар саны инде 30дан артып китте. Алардан тыш, теркәлмичә генә, шәхси хуҗалыгында тавык асраучылар ничаклы бит әле? – ди Мөслим районы аграр тармагы җитәкчесе Ринат Вәлиев. Кыскасы, Дамир Шәнгәрәевның «Акчарлак» фермер хуҗалыгы ил халкын грипптан да сакларга булыша, төбәктә тавыкчылык тармагы үсешенә дә нык этәргеч биргән.

«МӨСЛИМ КАЗЫ» - РАЙОН ГОРУРЛЫГЫ

Әмма, шулай да, Мөслим районы ул иң элек казларга бай төбәк буларак билгеле. Бөек Рим империясен яу вакытында казлар коткарган, дигән риваять бар бит. Ә Мөслим ягында казлар авыл халкын эшсезлектән саклап калган дию, һич арттыру булмастыр. Чөнки районның һәрбер авылында меңәрләгән баштан торучы каз көтүләрен күрү гадәти хәл инде.

– Безнең районда табигать шартлары каз асрау өчен бик уңай, – дип аңлата Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов. – Район уртасыннан мул сулы Ык елгасы ага бит. Казларга шундый тирәлек кирәк тә. Кайсы авылга кермә, җәйге вакытта 5-10 мең генә баш каз үстерелә инде. Һәм болар шәхси хуҗалыктагылар гына әле. Менә безнең Түбән Табын авылында гына да, Рүзәл Хафизовлар – 1600, Радик Хәбибрахмановлар – 1200 баш каз асрый. Без дә җәй саен гаиләбез белән 1000әр каз үстереп сатабыз. Миллионярым сум акча дигән сүз, бик яхшы өстәмә табыш бит!

Мөслим халкын каз белән «җенләндерүче»ләр – фермерлар Ирек Хәмәдишин һәм Раиф Мортазин. Алар әлеге тармак белән 2004нче елда шөгыльләнә башлый. Берничә ел дәвамында эшләп, казчылар буларак таныла төшкәч, «Агро-Лидер» дип аталган уртак авыл хуҗалыгы кооперативы оештыралар. Ә халык арасында казга карата шулай «зур мәхәббәт» уятуларының үз серләре бар. Эшмәкәрләр инкубаторларында чыгарган каз бәбкәләрен бушлай тарата башлыйлар. Ул гына да түгел, өч атналык бәбкәләрне үстерү серләрен бөтен нечкәлекләре белән аңлатып, өйрәтеп торалар. Ә эшне яңа башлаучылар нәкъ шул чорда ялгышлар җибәреп, зур зыян салырга мөмкин, ди фермер Раиф Мортазин. Төбәкнең атаклы казчылары киңәшләрен тотып, бергә эшләү нәтиҗәсендә халык арасында әлеге кәсеп шактый уңышлыга әйләнә. Эш башлау өчен зур чыгымнар да сарыф итәргә кирәкми бит. Әйткәнебезчә, кооператив үз әгъзаларына бәбкәләрне бушка тарата. Тик шундый шарт белән: язын 3 бәбкә урынына, көзен үстерелгән бер казны кооперативка тапшырырга кирәк. Йә инде каз хакын акчалата түләү мөмкинлеге каралган. Бу шарт халык өчен бик кулай булып чыга. Нәтиҗәдә «Агро-Лидер» авыл хуҗалыгы кооперативының әгъзасы булып, бергә эшләргә теләүчеләр артканнан-арта гына бара.

– Эшне бер кечкенә инкубатор белән башлаган идек. Хәзер инде халыкка каз җиткерү өчен заманча, зуррак егәрлекле тагын икене төзедек. Аларда сезонга 230 мең данә бәбкә чыгарыла һәм барысы да вакытында сатылып бетә. Бер алган кеше икенче елга тагын да күбрәккә теләк белдерә. Мәсәлән үзебезнең районнан Илнар Башаров уртак программа нигезендә былтыр 4 мең каз үстергән иде, быел инде 7 меңне сорый. Шулай ук, Ришат Сәйфуллин узган елда 6 меңне алды, ә быел 10 меңгә җиткерергә ниятли. Гомумән, Татарстанның башка районнарыннан, хәтта бүтән төбәкләрдән дә шактый киләләр. Күпләп алучылар арта бара, – ди Раиф Мортазин. Шулай итеп «Мөслим казы» даны еракларга тарала.

Терлекчелекнең һәр тармагындагы сыман, эш уңышлы барсын өчен казчылыкта да иң мөһиме – дөрес токым сайлау һәм бәбкәне беренче өч атнада исән килеш саклап кала алу икән. Шуңа да кооператив әгъзаларына бәбкәләрне өч атнага чаклы үстереп тараталар. Ә токымга килгәндә, казларның нәсел башын – әти-әниләрен кооперативны оештыручылар үзләре асрый. Йомырка салдырып, яңа буын чыгару эшен кемгәдер ышанып тапшыра алмыйбыз әле, ди фермер. Хәзер ике хезмәттәшнең КФХсында йомырка салучы, нәсел дәвамчылары булган 10 мең баш каз бар икән. Ә сезон вакытында бер ана каз 45-47 йомырка салса, яхшы дип санала. «Агро-Лидер» кооперативында аңа ирешәләр дә.

– Җәйге чорда казны үстерүнең ул чаклы мәшәкате юк. Көтәр урының бар икән, безнең Ык буйлары кебек сулы тугайлар да булса, кем әйтмешли, рәхәтләнеп үстер. Ә менә нәсел дәвамы өчен асрала торганнарын ел буе тәрбияләргә кирәк. Каз печәнне да сыердан ким ашамый бит. Һәр казга тәүлеккә 50 грамм исәбеннән кирәк ул. Җитмәсә узган еллардан калган иске печән дә ярамый, сыйфатлысы, каротинга бай булганы тиеш, – дип, Раиф Мортазин казчылыкның кайбер нечкәлекләре белән бүлешә. Ә йомырка чиста булсын өчен 2500 каз асралучы торакка ел дәвамында 200 төргәк салам гына түшәлә икән. Бәбкәләргә исә, ул салам да ярамый. Алар өчен Йошкар-Ола шәһәреннән махсус киптерелгән, гөмбәчекләргә каршы эшкәртелгән пычкы чүбе кайтарыла.

Саный китсәң, шундый нечкәлекләр казчылыкта да шактый инде әлбәттә. Ләкин, искәрткәнебезчә, ел саен казны күбрәк асрый барган мөслимлеләр өчен ул нечкәлекләрне, аеруча четерекле процессларны «Агро-Лидер» кооперативы үз җаваплылыгына алган. Тагын бер мөһим шарт – җитлеккән казларны көзен сую эше дә районда үзәкләштерелгән тәртиптә башкарыла. Аның өчен дәүләт ярдәме белән кооперативта заманча сугым цехы төзелгән. Үстерелә торган казларның районда күплеген исәпкә алганда, әлеге объектның мөслим кошчылары өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы аңлашыладыр. Чөнки меңәрләгән баш казны көзен өмәләр җыеп кына йолкып бетерә торган түгел бит. Шуңа күрә кооперативта сугым цехы эшләп китү, тирә якта кош-корт асрау белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә яңа этәреш биргәндер.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Мөслим – Казан

Комментарии