Иске Рәҗәп безне берләштерә

Иске Рәҗәп безне берләштерә

Туган якларга гел кайтасы килеп тора. Сәбәбе генә чыксын. Хәер, Болгар якларында туып-үскәннәр өчен форсат гел булып тора ул.

Соңгы елларда Изге Болгар җирендә район һәм Татарстан буенча гына түгел, Русия һәм дөнья күләмендәге чаралар да еш уза. Көн саен төркем-төркем булып илнең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез, күп санлы мөселман кардәшләребез килә. Борынгы бабаларыбыз яшәгән Изге Болгар җире тарихи урыннар сәяхәт кылучы меңнәрчә кешене кабул итә.

Болгар якларында Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү, «Изге Болгар җыены», автотуризм буенча Бөтенрусия фестивале, «Кара пулат» операсын күрсәтү, «Бөек Болгар» фестивале һәм башка бик күп чараларны югары дәрәҗәдә уздыру өчен зур көч куела.

Район җитәкчесе Фәргать Мөхәммәтов әйтүенчә, узган 2022нче елда тарихи урыннарны тамаша кылучылар саны 830 меңгә җиткән! Пандемия һәм кайбер башка сәбәпләр аркасында бераз кимер дип фаразланган туристлар ташкыны хәзерге вакытта тагын да арта төшкән.

– Быел Изге Болгар якларын күрергә килүче туристлар саны башка еллардагыдан да күбрәк булыр дип өметләнәбез, – ди Фәргать Вәгыйз улы.

Спас муниципаль районы депутаты һәм егерме ел дәвамында «Болгар иле» якташлык җәмгыяте рәисе буларак, туган якларга еш кайтырга туры килә. Бу якларның юлсызлыгын, сусыз-газсыз чакларын, бик күп төрле башка уңайсызлыкларын күреп үскәнгәдер, Спас районында булган уңай үзгәрешләргә сөенеп яшим. Туган якларга кайткан саен нинди дә булса яңалык күреп, шатланам.

Изге Болгар якларына чираттагы сәфәрем – Ифтар мәҗлесенә чакыру белән бәйле. Иске Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев телефоннан шалтыратып, сүзен кыска тотты:

– Кайта аласыңмы-юкмы, бездән чакыру! Киләсе җомгада – Иске Рәҗәптә Ифтар мәҗлесе!

Ураза аеның иң күркәм чараларының берсе булган бу мәҗлеснең төп максаты – ел саен йөзләрчә авылдашны бер табын артына җыю гына түгел, билгеле. Элек-электән рәҗәплеләрнең сафын барлау, хәл-әхвәлләрен ачыклау, олыларны олылау көне буларак уза ул. Аны әзерләүдә бөтен авыл халкы бик теләп катнаша.

Сер түгел, бүген авылда яшьләргә караганда өлкәннәр күбрәк. Кайчандыр шушы авылның күмәк хуҗалыгында армый-талмый эшләп, бүген ил-көнгә әллә-ни күренмичә, сабыр гына гомер кичерүче олы яшьтәгеләр байтак Иске Рәҗәптә. Авылның ветераннар оешмасы җитәкчесе Флера Хәйретдинова әйтүенчә, андыйлар аерым игътибарда. Ифтар мәҗлесенә килә алмаганнарга бәйрәм ризыгын аларның өйләренә илтеп бирү – инде күптән гадәткә кергән.

Бәйрәм ризыгы дигәннән, Иске Рәҗәп урта мәктәбенең гаҗәеп иркен спорт залында өч йөздән артык кешегә әзерләнгән табын ел саен бик мулдан була. Ифтар мәҗлесенең түрендә утыручы Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Фоат Вәлиев, район җитәкчесе Фәргать Мөхәммәтов, «Кызыл Шәрык» инвестор хуҗалыгы, шушы җирлектә эшләүче фермерлар һәм мөмкинлеге булган авылдашлар ярдәме белән әзерләнә ул.

Ифтар мәҗлесендә өч йөздән артык авылдашларны күреп, чын мәгънәсендә хәйран калырлык булды. Үзара сөйләшкәндә, әледән-әле «авыл бетә» дип әйтү инде туйдыра башлаган иде. Бу кадәрле кешене күргәч, бөтен тирә-якка ишетелерлек итеп, «авылыбыз бар, булды һәм булачак» дип әйтәсе килеп китте.

Иске Рәҗәп – районда гына түгел, республикада иң танылган авылларның берсе. Эшем буенча илле елга якын республиканың төрле авылларында еш булган кеше буларак, ышандырып әйтә алам: Иске Рәҗәпне яхшы беләләр! Кайчандыр Галиәхмәт Гәрәй улы Галимов җитәкләгән Тельман исемендәге күмәк хуҗалыкны да, бүген шул традицияләрне дәвам итүче Дамир Хәмидуллин, Фәнис Мөхәммәтовларның фермер хуҗалыклары да районда иң алдынгылардан санала.

Татарстан Республикасының атказанган агрономы Дамир Хәмидуллинны якташлар олы хөрмәт белән «авылыбызның алтын баганасы» дип йөртә. Ул – 1967нче елдан бирле шушы авылда, шушы хуҗалыкта иген үстерә.

– Колхозга яңа җитәкче килгәч, мәктәпне тәмамлаучыларга игътибар артты. Эшләргә кеше күп күбен. Әмма яшьләр гел читкә китү ягын карый. Колхоз рәисе Галиәхмәт абый һәркайсыбыз белән аерым-аерым сөйләшеп чыкты. Колхозда калганнарга эш хакы, төрлечә ярдәм булачагын әйтте. Әтием Минтаһир хуҗалыкта мал табибы булып эшли. Аның да мине авылда калдырасы килгәндер, билгеле. Хәер, үземнең дә читтән бәхет эзлисем килмәде.

Галиәхмәт абый алдан күрүчән, төпле җитәкче иде. Мәктәпне тәмамлаган күп кенә егет-кызларны авылда калырга күндерә. Нәтиҗәсе шул: колхозда эшләүчеләрнең 40 проценты – яшьләр иде!

1967нче елда авылның комсомол оешмасы сафларындагы әгъзаларның саны өч йөздән артып китте. Бу кадәр көч белән таулар күчереп була, ди торган иде колхоз рәисе. Менә шул «тау күчерү» эшенә Галиәхмәт Гәрәй улы мине кодалады. Баштарак куркып куйдым. Булдыра алырмынмы?

Ул елларда колхозларга спорт инструкторы дигән штат бирделәр. Галиәхмәт абый идарә утырышында мине әлеге эшкә бик зурлап тәкъдим итте:

– Хәмидуллин Дамир – спорт инструкторы, хуҗалыкның комсомол оешмасы җитәкчесе генә түгел, минем уң кулым, ярдәмчем, урынбасарым булачак. Һәркем аның сүзләрен тыңларга, төрлечә ярдәм итәргә тиеш, – диде.

Хәтерегездә булса, 1967нче елда комсомол билетларын алыштыру башланып китте. Өч йөздән артык кешене туксан чакрым ераклыктагы Куйбышев ( хәзерге Болгар) шәһәренә алып барасы, фотога төшереп, комсомол райкомында билетлар тапшырып, авылга кире алып кайтасы. Ноябрь ае. Юлларның нинди икәнлеген иң авыр төшләрдә генә күрерлек, – дип искә ала Дамир Хәмидуллин.

– Галиәхмәт абый – гомер буе безгә үрнәк булды. Һәр эштә ярдәмчем дә, киңәшчем дә ул иде. Миңа, кичәге мәктәп укучысына ышандырып «Газ-52» машинасы беркетсеннәр әле! Без аны «груз-такси» дип йөртә идек. Гараж мөдире Якуп абый Хәсәнов та: «Иң яхшы машина йөртүче – Самат Каюмов сезнең карамакта», – дип күңелне күтәреп җибәргәч, үземнең никадәрле «важный» булуыма ышанасы килеп китте. Югыйсә белеп торам: комсомол билетлары алыштырып йөрү түгел, колхозның башка эшләре дә муеннан. Һәркайсын көнендә, сәгатендә башкарырга техника да җитми.

Эшне җәмәгать тормышында катнашырга теләүче егет-кызларны барлаудан башладык: Һәр тармакта комсомол секретарьлары сайлап куйдык. Бергәләшеп районга бару тәртибен расладык. Райкомолның беренче секретаре Мәгъсүм абый Мәгъзанов гел кызыксынып, ярдәм итеп тора. Безне башкаларга үрнәк итеп куюы, «иң ерак авыл комсомол билеты алыштыруда иң актив эшли», дип, үсендерергә тырышуы да эшкә дәрт өсти.

Иртә таңнан төялеп юлга чыгабыз. Машина айкалып-чайкалып барса да, яшьләр бит: юл буенча ул чаклардагы иң күңелле җырларны сузабыз. Арада «Дан сиңа, дан, совет солдаты» дигән җыр машина йөртүчебез Самат абый Каюмовка аеруча ошый. Шуңадыр, яшьләр шаяртып, башка сүзләр дә кыстырып куя: «Дан сиңа, дан, Каюм Саматы». Юл авырлыгы да беразга онытылып тора.

Менә шулай бер ай-ай ярымда районда иң беренче булып комсомол билетларын яңага алыштырып бетердек.

Яшьләр өчен уңайлы эш шартлары булдыру, матди кызыксындыру чаралары куллану, яхшы хезмәт хакы, яңа төзелгән гаиләләргә йорт төзүдә ярдәм итү кебек эшләр гел игътибар үзәгендә булды. Бөтен авылны күтәреп, 63 кеше катнашындагы концерт оештыру турында Дамир Хәмидуллин аеруча рухланып сөйли:

– Иске Рәҗәптә талантлы кешеләр шулкадәр күп булыр дип үзебез дә көтмәгән идек. Һәркайсының өйләренә барып, Юныс Гомәров белән бергәләшеп эзли торгач, гармунчы-җырчылар гына түгел, скрипка, мандолинада өздереп уйнаучылар да булуы ачыкланды. Чын көрәшчеләрне хәтерләтүче, баһадирдай таза гәүдәле Әдһәм абый Каюмов сәхнә түрендә «Чегән бию»ен башкарганда, иске клуб ничек чыдагандыр? Габдулла абый Хәйруллин скрипкада уйнаганда күпләрнең күзендә яшь иде. Габдулла абый Гарифуллинның төрле музыка коралларында шулкадәр оста итеп уйнавын авыл беренче тапкыр ул сәхнәгә чыккач кына белде. Зал дәррәү килеп, озаклап кул чабып, үзен сәхнәгә кабат-кабат чакырып чыгарды. Чын артистлардан ким җырламаучы талантларыбыз да байтак икән. Караңгы төшкәч кенә башланган концерт таңга кадәр дәвам итте. Бу хәл авыл хәтерендә бүген дә саклана әле.

– Клуб шыгрым тулы – кемнәр килә ала, барысы да монда. Февраль ае булса да, кешеләрнең җылы сулышы белән клубта кызу, ишекләрне каерып ачып куярга туры килде. Концерт берөзлексез дүрт сәгатьтән артык дәвам итте, – дип искә ала Дамир Минтаһир улы.

1972нче елда армия хезмәтеннән кайтуымны белгәч тә, Галиәхмәт абый көне-сәгате белән янына чакырып алды:

– Алда бик зур эшләр тора. Яңа терлекчелек комплексы төзисе бар. Сине үзе бер колхоз кадәр бүлекчәгә бригадир итеп куймакчы булабыз. Сынатмассың, шәт?

Армиядән туган авылын, аның булдыклы кешеләрен сагынып кайткан егет бу эшкә дә җиң сызганып тотына. Эш муеннан: төзелеш тә бар, башкасы да...

Уңдырышлы җирләрдә күмәк хуҗалыкка нинди культура күбрәк табыш бирсә, шуны үстерергә тырыштык. Кырда зур мәйданнарда кишер, азык чөгендере, суган, кәбестә кебек яшелчә үстердек. Казан, Ульян, Тольятти шәһәрләрендәге предприятиеләр белән турыдан-туры эш итәбез. Уңыш та зур була. Гектарыннан 600 центнердан артык азык чөгендере алу – мондый уңыш алучы хуҗалык республикада булса да сирәктер.

– Сугарулы мәйданнарның күләмен ел саен арттыра идек. Ул чакларда Татарстан мелиорация министры булып эшләгән Минтимер Шәймиев безнең хуҗалык составына керүче Нәлет авылы янында төзелгән зур егәрлекле сугару станциясе эшен бөтен республикага үрнәк итеп куйды. Берничә тапкыр республика күләмендә семинарлар уздырылды. Тирә-яктан безгә тәҗрибә уртаклашырга килә иделәр, – дип искә ала Дамир Хәмидуллин.

Авыл җирендә кемнең ничек эшләве һәркемгә яхшы мәгълүм. Бөтен күңелен биреп, булсынга эшләүчеләрне дә күрәләр, үстерәләр. Дамир Хәмидуллинны да 1973нче елда районның зур хуҗалыгы саналган Тельман исемендәге колхозына баш агрономы итеп куялар. 24 яшьлек егет үз гомерендә иң зур тормыш сынавын шунда уза. Хезмәт юлын гади колхозчы, тора-бара бригадир, баш агроном, озак еллар хуҗалык рәисе, аннары крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе булган Дамир Минтаһир улының тормышы турында китап язарлык. Үзенең иң зур бурычы итеп ул җиргә, туган авылына, якташларына хезмәт итүне куя. Тынгысыз агроном бүген дә һәр көн саен иртәдән кичкә кадәр кырда. Язгы кыр эшләре, урып-җыю мәшәкатьләре, көзге чәчү мәшәкатьләре белән беррәттән, хезмәттәшләре турында даими кайгыртучанлык күрсәтүне үзенең тормыш рәвеше, җирдә яшәвенең төп максаты итеп тоя.

– Бер мин генә түгел, Тельман исемендәге хуҗалык, аның данлыклы рәисе Галиәхмәт Галимов мәктәбен узган һәркайсыбыз, аерым алганда Әгъзам ага Хәлиуллин, Илдар абый Җаббаров, Вәгыйз Мөхәммәтов, Рәфыйк Игламов, Наил Хәйруллин, Рафаэль Гатин, Рәүф Вафин, Рафис Сөләйманов, Мансур Шакирҗанов һәм башка бик күпләр үзләре дә хуҗалык җитәкчеләре булды, район күләмендә зур җаваплы эшләрдә эшләделәр. Кайларда гына хезмәт куйсалар да, туган авылыбыз белән даими элемтәдә булдылар. Иске Рәҗәп безне бүген дә берләштерә, – ди Дамир Минтаһир улы.

Камил СӘГЪДӘТШИН,

Казан шәһәре

Комментарии