Сайлау алдыннан авылны да кайгырталар…

Сайлау алдыннан авылны да кайгырталар…

Сайлаулар якынлашу галәмәтеме, соңгы вакытларда депутатлар, түрәләр, дәүләт эшлеклеләре тарафыннан авылларның бүгенге хәле, киләчәге турында да ешрак телгә алына башлады. «Идел» экспертлар клубында да нәкъ шул тема буенча фикер алыштылар. Әлеге клуб – Федераль һәм төбәкләр дәрәҗәсендәге экспертлар катнашында илдәге мөһим иҗтимагый-сәяси мәсьәләләр турында фикер алышу мәйданчыгы ул.

«Авылга ярдәм: тотрыклы үсешкә курс», – дип билгеләнгән иде фикер алышуның темасы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу тема буенча фикер алышуга Русия Президентының «1нче ноябрьгә чаклы авылларны комплекслы үстерүгә юнәлтелгән чаралар күрергә» дигән күрсәтмәсе дә этәргеч биргән.

Экспертлар буларак Дәүләт Думасы депутаты, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, берничә муниципаль район башлыклары, авыл эшмәкәре һәм блогеры катнашында узган авыллар язмышы турындагы әңгәмәдә яңгыраган кайбер фикерләрне сезнең игътибарга дә тәкъдим итәбез.

Ришат ХӘБИПОВ – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары:

– Агросәнәгать комплексы үсеше ягыннан Татарстан лидер. Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча без Русиядә дүртенче урында. Аграр тармакка дәүләт ярдәме күрсәтүдән башка моңа ирешү мөмкин булмас иде. Бездә ул система бик яхшы корылган. Бүген җитештерү күләмен тагын арттыру резервлары да бар әле. Ләкин аларны сату хаклары борчый. Карагыз, ягулык-майлау материаллары, ашлама, техника барысы да туктаусыз кыйммәтләнә. Ә аграрчы җитештергән продукцияләрнең хакларын алай арттыра алмыйбыз. Чөнки азык-төлек халык сатып алырлык бәядә булсын, дибез. Бу очракта аграрчыга субсидия, дотация формасында дәүләт ярдәмен арттырырга кирәк. Әйе, банклар аша 5 процентлы ташламалы кредитлар бирелә. Ләкин алар бик аз. Ә гомумән алганда, кредит ике процентлы ставкадан югарырак була икән, ул авыл хуҗалыгы оешмасы өчен файдалы түгел, дип карарга кирәк. Чөнки аграр тармак табигать шартларына да нык бәйле.

Татарстан ел саен булган федераль дәүләт ярдәмен иң зур күләмнәрдә үзләштереп килә. Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү буенча да. Бүген авыл җирендә яшәүчеләр саны 900 меңнән артыграк. Ә аларның 60 меңләбе генә агросәнәгатьтә хезмәт куя. Бу аз. Авыл җирендә эшләүчеләрне ишәйтү өчен, тармакны керемлерәк итү кирәк. Димәк, җитештерү күләмен арттыру белән бергә, кыйммәткәрәк сатарга тырышырга.

Социаль җаваплы оешмаларга ташламалар ясау кирәк. Заманында Татарстан авылларында 14 меңнән артык фермер, шәхси эшмәкәр бар иде. Чөнки ул вакытта салымнар буенча ташламалар, башка өстенлекләр бирелә иде. Ә хәзер бездә фермерлар 4,5 меңгә калды. Ә актив эшләүче, отчетларын тапшырып баручылар 3,5 мең генә. Алар арасында 1,5 меңе – дәүләттән грантлар формасында ярдәмнәр алып оешканнары. Аеруча нәкъ менә соңгылары авыл җирендә зур социаль йөкне күтәрә. Чөнки килешү нигезендә алар җитештерүне арттыру белән бер рәттән, яңа эш урыннары да тудырырга тиешләр. Нәтиҗәдә ел саен шундый фермерлар авылларда 500 яңа эш урыны булдырып киләләр. Гомумән, фермерлар, авыл эшмәкәре һәрдаим социаль җаваплылыкны тоеп яши. Тракторы белән кышын юлларны кардан чистарту дисеңме, ярминкәләрдә катнашумы – һәр эштә алар актив.

Тулаем алганда, соңгы вакытларда шундый фикер туа, әйтерсең авыллар язмышы өчен авыл хуҗалыгы министрлыгы гына җаваплы. Мин башка министрлыкларның да әлеге мәсьәләдә активлыкны арттыруын теләр идем. Бергәләшеп уйлап, авыл җирендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстереп, төрле җыйнак заводлар, җитештерү, эшкәртү объектлары төзеп, авылларны җанландырып булыр иде. Менә, мәсәлән, Кытай авылларында электрон телефон станцияләренә хәтле җыялар икән. Бездә дә андый эшләрне башкарып, мисал өчен, машина төзелеше, җиңел сәнәгать, төзелеш тармагы һәм башкалар өчен бик күп төрле кирәк-яракны җитештереп булыр иде бит. Татарстанда элегрәк бу юнәлештә эш башланган да иде. Хәтерлим әле, Актанышта Камаз машиналары өчен тормоз колодкалары ясый башладылар. Андый эшне хәзер дә активлаштырырга кирәктер.

Айдар МЕТШИН – Түбән Кама муниципаль районы башлыгы:

– Безнең райондагы һәр авыл җирлегенең 2030нчы елга чаклы социаль-үсеш стратегиясе бар. Анда төп максат – кеше капиталын саклау һәм үстерү. Гомумән, республикада дәүләт һәм шәхси партнерлык арасында үзара мөнәсәбәт буенча бик күп эшләнә. Территорияләрне комплекслы үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Ягъни, авылларда юллар, ФАПлар, клублар һәм башка социаль объектлар төзелә, инфраструктура яхшыртыла. Социаль-үсеш стратегиясен без райондагы һәр авыл җирлегенең үзенчәлеген искә алып төзедек. Хәзер авылларда гаилә фермалары арта бара, сугым цехы төзелә, үзара салым җыю тәртибе уңышлы гына эшләп килә, грантлар да отабыз.

Бүген зур гына борчу тудырган мәсьәләләрнең берсе – күп балалы гаиләләргә йорт төзү өчен җир бирү турындагы федераль программаның камил эшләп китә алмавы. Җире бирелә, ә юлы, уты, суы, газы участокка кадәр китерелми. Әлеге программа буенча бирелгән җир мәйданнарына инфраструктураны булдыру турында да законга үзгәрешләр кертергә кирәк.

Безнең авылларда эшли белә торган, уңган халык яши. Кем әйтмешли, безгә кармак бирегез, ә балыгын үзебез тотарбыз.

Илдар ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ – Дәүләт Думасы депутаты:

Эш урыннары булдыру – төп бурыч. Авылда юл да, клуб та, башкасы да булырга мөмкин. Әгәр анда эш булмаса, беркем дә калмаячак. Шуңа күрә, безгә фермерлардан, инвесторлардан кала тагын авылга бизнесны ничек кертеп булуы турында уйларга кирәк. Мисал өчен, совет заманында һәрбер хуҗалыкта яшелчәчелек бригадалары эшли иде. Ә нәрсә, бүген аларга ихтыяҗ юкмы әллә? Бу юнәлешне үстереп була бит. Ярдәм итү өчен дәүләтнең мөмкинлеге дә бар. Татарстанда бүген нинди генә төр субсидияләр, грантлар юк. Ал да эшлә.

Икенчедән, әлбәттә, инфраструктура. Әгәр авылда юл, мәктәп юк икән, клубы җимерек, ФАП эшләми, ул очракта берәүнең дә анда каласы килми. Бу яктан Татарстан илдәге башка төбәкләргә караганда яхшырак хәлдә. Бездә инфраструктураны яхшырту өчен дәүләт инструментлары шактый. Мәсәлән, узган елда авылны комплекслы үстерү программасын эшләтеп җибәрдек. Әйе, аны ун-унбиш ел элек башларга кирәк иде, дим мин. Авыллардагы күп объектлар таркалып беткәнче.

Ләкин, монда шунысы бар, Русия буенча әлеге программа нигезендә беренче елга кирәкле дип исәпләнгән 160 миллиард сумның 34 миллиарды гына планлаштырылды. Аннан тагын 6 миллиард сум өстәлде.

Өченчедән, бүген җирдә эшләүче хуҗалар – фермерлар, инвесторлар социаль җаваплы булырга тиешләр. Кызганычка каршы, күпчелек очракта инвесторлар аграр бизнесларын гына күрәләр. Ә авыл җирлеге проблемаларына битараф калалар.

Һәм соңгысы, авылларны белгеч кадрлар белән тәэмин итү мөһим. Әлеге максаттан без федераль югарылыкта «Авыл укытучысы», «Авыл табибы», «Авыл фельдшеры» кебек программалар керттек. Бюджет хисабына укып, соңыннан кимендә өч ел авылда эшләү кагыйдәсен булдырдык. Бу юнәлештә эшчәнлекне көчәйтергә кирәк.

Анатолий ИВАНОВ – Мамадыш муниципаль районы башлыгы:

– Авыл проблемаларын хәл итүдә әзер рецептлар юк. Без (җитәкчелек) җиргә якынрак, авыл кешесенең көндәлек проблемалары, борчу-мәшәкатьләре турында хәбәрдар булырга тиешбез. Крестьянның психологиясен аңлап, алар белән бер телдә аралашу мөһим. Менә бүгенге тема буенча фикер алышуда, мәсәлән, нигә авыл кешеләренең үзләрен, шул ук крестьянны, фермерларны катнаштырмаска? Авылга җыелышып кайтып, алардан сорарга кирәк. Авылларны үстерү, киләчәген өметле итүдә аларның үз фикерләре бардыр.

Мисал өчен, безнең районда авыл кешесенең көнкүрешенә кагылышлы яңалыклар булгалап торды. Тик депутатлар, экспертлар килеп, безнең тәҗрибә белән кызыксынмады. Без иң беренчеләрдән булып районда сыер санын арттырырга теләүче шәхси хуҗалыкларга абзарлар төзергә булыша башладык. 200ләп гаилә файдаланды шундый ярдәмнән. Һәрбер эштә кәгазь буенча гына фикер йөртергә түгел, ә чынбарлыктагы тормыш эчендә булганнан соң планнар корырга кирәк.

Менә безнең районда 4 урман хуҗалыгы. Ә шәхси эшмәкәрләрдә 50 пилорам бар. Бөтенесе авылларда. Шул авыл эшмәкәрләре бүген агач материаллар таба алмыйлар. Чөнки кисү өчен билгеләнгән урман мәйданнарын конкурсларда акчалары булган эре «уенчы»лар ота. Ә авылларның кече эшмәкәрләре якын да бара алмый. Нәтиҗәдә, булган пилорамнар эшсез, авылда такта кисәге дә таба алмыйсың.

Җыйнап әйткәндә, әгәр без авылларны сакларга телибез икән, төп ике мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Беренчесе – хезмәт хаклары шәһәрдәгеннән зуррак булырга тиеш. Икенчесе – авыл хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү. Бүген авылларда бушап калган бик яхшы йортлар бар. Тик аларны дәүләтнең бернинди программасы буенча да сатып алып, яшь гаиләләргә, кирәкле белгеч-хезмәткәрләргә биреп булмый. Юкса, ул йортлар кыйммәт тә тормый. Шулай акрынлап череп, ишелеп бетәләр. Торыр урыны булмаган белгечләр исә, шәһәрләргә китә.

Ә ул авыл ипотекасы программасын карагыз инде. Татарстанда аның буенча 5 миллиард сум акча бирелгән. Шул сумманың 5 проценты гына чын авылларга барып җитте бит. Чөнки күпчелек очракта эре шәһәрләр янындагы районнарга кергән, шул шәһәрләргә терәлеп урнашкан бистәләрдән йортлар алдылар. Әгәр әлеге авыл ипотекасы программасында «гаилә башлыкларының берсе авыл җирендә эшләргә тиеш» дигән шарт булса, акчаларның күбесе авылларга барып җиткән булыр иде.

Бүген бик күп эшләр башкарырга мөмкинлек бар. Һәм шактый эшләнә дә. Президент программалары нәтиҗәсендә без хәзерге хәлдә булса да авылларыбызны саклый алдык әле. Ләкин ул гына аз.

Бүген даими тору урыны буларак безнең районда теркәлеп, вакытлыча читтә яшәп, эшләп йөрүчеләр бик күп. Мисал өчен, андыйлар Казанда гына 1560 кеше. Меңнән артык мамадышлы Чаллыда эшли. Тагын Түбән Камада, Әлмәттә, хәтта Петербургта да бар. Әгәр лаеклы эш урыннары булса, Мамадышка кайтыр идегезме, дип сорашу үткәрдек. Читтә эшләүчеләрнең 70 проценты кайтырга риза.

Әйе, дәүләт ярдәме бик кирәк һәм ул әле җитәрлек түгел. Чагыштыру өчен, Европа илләрендә һәр гектар сөрүлек җиргә 500-600 доллар күләмендә дотация бирелә. Ә бездә ул – 500-600 сум күләмендә генә. Авылга ярдәмне арттыру мөһим. Икенче яктан, ул ярдәм күрсәтелгән очракта да, әгәр авылда инициативалы, тырыш, кыю, актив кешеләр булмаса, әллә ни зур нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел. Шундый кешеләр авылларда төрле проектларны тормышка ашыруны үз өсләренә алырга, ә дәүләт аларны хуплап, һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш. Аның өчен илдә акча бар. Русиянең алтын-валюта запасы 50 триллион сум белән исәпләнә. Шуның 20 проценты гына алтын килеш. Димәк, калган 40 триллион сумы акчалата саклана. Тик алар 2-3 процентлы акцияләр формасында кемнәрнеңдер икътисадын баетуга эшли. Әгәр шул 40 триллион сумны вакытлыча ярдәм буларак илдәге 85 субъектка бүлеп бирсәләр, 4-5 процентлы булсын хәтта, һәр төбәккә 500әр миллиард сум күләмендә өлеш чыгар иде. Республика өчен саллы сумма һәм зур мөмкинлек булыр иде ул.

PS: Сүз дә юк, авылларның бүгенге хәле, киләчәге – гаять зур проблемага әйләнеп бара. Соңгы 20 елда гына да республикадагы авыл халкы 100 меңгә кимегән бит! Нәтиҗәдә, хәзер республикадагы 49 авылда бер кеше дә яшәми икән, алар картада бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Ә ун кешегә чаклы гына яшәүчесе булган авыллар саны 250дән артып бара. Димәк, аларның да киләчәкләре әллә-ни өметле түгел.

Русия күләмендә караганда, соңгы егерме елда 20 мең авыл юкка чыккан. Бу – көн саен өч авыл беткән дигән сүз...

Хәлнең шул дәрәҗәдә кискенлеген истә тотып, авыллар проблемасына сайлаулар җиткәндә генә яки әллә-нигә бер Президент күрсәтмәсе буенча гына түгел, ә һәрдаим игътибар бирелсен иде.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии