Әфганчы фермер хаклык өчен көрәштә җиңү яулады

Әфганчы фермер хаклык өчен көрәштә җиңү яулады

Арча районында фермер белән «Ак Барс» Агрокомплекс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять арасында ел дәвамында барган җир өчен тарткалашка, ниһаять, нокта куелды сыман. 1986-87нче елларда Әфган җирендә сугыш афәтен башыннан кичергән, «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан хезмәтләр өчен» медальләре белән бүләкләнгән Көтек авылы фермеры Дамир Шакирҗанов инде тыныч тормышта чираттагы җиңүен яулады. Татарстан Республикасының Арбитраж суды үзара низагның сәбәбе булган 138 гектар мәйдандагы җирдән фермер законлы рәвештә файдалана һәм «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте таләп иткән 6 миллион сумлык компенсацияне түләргә тиеш түгел, дигән карар чыгарды.

ӘЙТКӘН СҮЗЕНДӘ ТОРУЧЫ ФЕРМЕР

Көтек авылы фермеры Дамир Шакирҗанов һәм «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте белән ике арадагы мөнәсәбәтләр өстендә болытлар куера башлавы турында «Безнең гәҗит»нең 7нче санында (24нче февраль, 2021 ел) «Әфганчы фермер ни өчен көрәшкә әзерләнә?» дигән мәкаләдә бәян иткән идек инде. Хәлнең асылын кабаттан искә төшерик.

Дамир – Арча районында иң беренчеләрдән, 2007нче елда ук КФХ оештырып эшләп киткән кеше. Алдан үзләренең пай җирләрен алып кына башлаган эшне. КФХ ачкач, 1 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме дә эләккән. Соңрак терлек саны да, җир мәйданнары да ел саен арта барган. Бүген инде аның хуҗалыгында 250 баш мөгезле эре терлек асрала. Савым сыерлары йөз башка җиткән.

– Бик матур эшлиләр. Андый фермерлар санаулы гына, – дип бәяләде аның эшчәнлеген Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов. – Үз сүзендә тора торган кеше ул. Нольдән башладылар хуҗалыкны. Ә бүген заманча җиһазландырылган яңа тораклар төзеп, техникаларны яңартып, үзе бер кечерәк колхоз хәленә җиткерделәр. Бөтен гаилә белән берләшеп эшлиләр. Хатыны гел шунда. Малайлары кечкенәдән яннарында. Хәзер киленнәре дә һәрьяклап булышчы. Чын гаилә фермасы ул, династия! Андый династияләр аз.

Фермер хуҗалыгы базасындагы яңа техникалар һәм төзек тораклар КФХның икътисадый халәте турында сөйли. Әле агымдагы ел башында гына 100 баш савым сыер сыйдырышлы тагын бер торак төзеп куйганнар. Анысы тагын да заманча, берьюлы 12 баш сыер савуга исәпләнгән аерым савым залы белән! Эре хуҗалыкларда да сирәк очрый торган күренеш ул.

– Аны төзү 14 миллион сумга төште, – дип сөйләгән иде безгә февраль аенда күрешкән вакытта Дамир Шакирҗанов. – Грант отып, 6 миллион сумын дәүләттән ярдәм буларак алдык. Калганы үзебезнең хисапка инде. Аллага шөкер, җиңеп чыгабыз. Төн йокламасак, йокламыйбыз, эшне алга алып барабыз! – дип ышандырды ул вакытта фермер. Һәм, соңрак өстәмә кыенлыклар килеп туса да, барыбер әйткән сүзендә торган. Әлеге заманча торак хәзер савым сыерлар белән тулы, анда җитештерүчән хезмәт кайный. Ә менә өстәмә кыенлыклар дигәне, соңгы вакытларда фермерның хәйран үзәгенә үткән шул...

Дамир Шакирҗанов (уңда) улы Надир белән

ҮЗАРА АҢЛАШМАУ ТҮГЕЛ, АҢЛАРГА ТЕЛӘМӘҮ – СӘБӘП!

Хәзерге тотрыксыз бәяләр чорында, көн туган саен, аеруча авыл хезмәтчәннәре башына төшә торган кыенлыкларның чуты юк инде аның. Ә менә шул халәттә, үзара аңлашу булмау аркасында, аграрчыларның бер-берсенә өстәмә мәшәкать китереп чыгарулары икеләтә кызганыч хәл. Әфганчы фермер Дамир Шакирҗанов белән «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте арасында туган низагны, беренче карашка шулай бәяләп булыр иде. Әмма хәлнең асылына төшенә барган саен, болытлар куеру сәбәбе үзара аңлашу булмауда түгел, ә бәлки җәмгыять җитәкчелеге тарафыннан фермерны һәм пайчыларны аңларга теләмәү нәтиҗәсендә, дигән фикер ныгый.

Эш шунда: «Ак Барс» агрохолдингына караган «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте алдан фермер яшәгән Үрнәк авыл җирлеге басуларын да эшкәрткән. Нигездә алар пай җирләре. Ел саен җәмгыять белән пайчылар арасында 11 айга аренда килешүе төзелә торган була. Ләкин соңгы елларда пайчылар арасында, аренда хакын түләү күләменнән һәм тәртибеннән риза булмыйча, акрынлап үз җирләрен «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыятенә түгел, ә башка хуҗалыкларга, фермерларга бирергә теләүчеләр арта башлаган. Пайларын Дамир Шакирҗановка арендага бирергә теләк белдерүчеләр дә ел саен барлыкка килеп торган. Узган елның башында тагын шундый теләктә булган 30 пайчы Дамирга җирләрен арендага алуны сорап бара. Фермер авылдашларының үтенеченә каршы килми, ул җирләрне эшкәртә башлый. Пайларның мәйданы 138 гектарга җыела. Ә моны белеп алган «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте директоры Шәйдулла Сәлахов: «Ул җирләр бездә арендада бит», – дип, дәгъва белдерә. Беренче чиратта менә шул дәгъва сораулар тудыра да инде. Чөнки, пайчылар Дамир Шакирҗанов белән 11 айга аренда килешүен узган елның 10нчы февралендә төзегәннәр. Фермерга килеп, җирләрен арендага алуын сораганда, «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте белән чираттагы аренда килешүе төзелмәгән иде, дип аңлаталар. Ул турыда пайчылар катнашында бернинди җыелыш та булмаган. Ләкин соңрак, серле рәвештә, җыелыш янәсе 2020нче елның 23нче гыйнварында ук үтте дигән беркетмә барлыкка килгән. Имеш, анда пайчылар җирләрен тагын 11 айга «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыятенә арендага бирергә ризалык белдергәннәр. Шул беркетмә нигезендә бәхәсле җирләрдән файдалану хокукын җәмгыять үзендә дип бара. Ул гына да түгел, 2020нче елда ул җирләрдән фермер файдалану сәбәпле, «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте зур югалтуларга да дучар ителгән икән. Мәсәлән, шактый чыгым тотып җирне 2019нчы елның көзендә эшкәрткән булганнар, анда фәлән хәтле ашлама да кертелгән. Икенче елда ул кырга фермер керү аркасында, җәмгыять анда иген үстерә алмаган һәм шуның нәтиҗәсендә фәлән чаклы табыш алынмый калган. Нәтиҗәдә, «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте җиргә хуҗа булу теләгеннән тыш, фермерга 6 миллион сумлык зыянны да түләтергә җыенган. Игътибар итегез, бөтен дәгъвалар пайчылар теләгенә каршы булган, барлыгын да алар белмәгән ниндидер серле җыелыш беркетмәсенә нигезләнеп ясалган бит.

«ГАДЕЛЛЕК БАР ИКӘН ӘЛЕ...»

Аренда вакытын тагын 11 айга озайту турында 2020нче елның 23нче гыйнварында дөрестән дә пайчылар җыелышы булганмы һәм анда алар «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте өчен кул күтәргәннәрме? Көтек авылында, Үрнәк җирлегендә булган вакытта, һәр аралашкан пайчыга шул сорауларны да биргән идек. Ләкин бер генә кеше дә андый җыелыш булуын раслап әйтә алмады. Ә бит соңыннан каяндыр килеп чыккан теге серле беркетмәгә ышансаң, янәсе Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов ул җыелышта ничектер рәислек иткән, шул ук җирлек идарәсе сәркатибе Гөлнур Исмәгыйлова пайчылар җыелышының сәркатибы итеп сайланган икән. Әлеге җыелышта 200 пайчы бер тавыштан пайчыларның вәкаләтле вәкиле итеп Фәнис Тимашевны сайлап та куйганнар әле. Фәнис Тимашев үзе исә, күрешкәч, безгә аңлатуынча, андый җыелыш үткәрелүе турында белмәгән дә. Тагын да кызыграгы: «Җыелыш үткән дигән 23нче гыйнвар көннең икенче яртысында мин Казандагы хастаханәдән дәваланып чыктым гына әле. Кичкә генә авылга кайтып җиттем. Мин ул җыелышта берничек тә катнаша алмаган булыр идем», – ди. Шулай булгач, сораштырган пайчылар арасында беркем ишетмәгән, хәбәрдар булмаган җыелыш дөрестән дә үткәрелде микән, дигән сорау бөтен кискенлеге белән торып баса. Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов та ул турыда шикләнүен белдергән иде. Хәтта күпмедер пайчы катнашында гына уздырылган булса да, кворум тулмаган андый җыелышны дөрес, законлы дип танып булмый бит.

Пайчыларның теләкләренә каршы килеп, фермерга дәгъва арты дәгъва белдергән «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте директоры Шәйдулла Сәлахов февраль аенда эшнең судка чаклы барып җитү-җитмәвен инвесторы, ягъни «Ак Барс» Агрохолдингы җитәкчелеге хәл итәчәк, дигән иде. Ә үзе инде ул вакытта Арбитраж судына гариза тапшырган. Хәтта район җитәкчелеге дә судлашып йөрүне хупламау турында фикерен белдереп, холдинг җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән булган. Юк шул, тегеләр «текәләр»! Пайчылар фикере дә, фермер язмышы да, район җитәкчелеге карашы да аларның сүзеннән мөһимрәк түгел! Һәрхәлдә «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте директоры шундый фикердә булгандыр, күрәмсең. Юкса гомер иткән райондашлары белән судлашып йөрмәс иде.

– Ләкин, шөкер, гаделлек бар икән әле, – ди шактый катлаулы тормыш сынаулары – сугыш афәтләре аша узып чыныккан фермер Дамир Шакирҗанов. – Төрле югарылыктагы судларның дистәгә якын утырышында, ел дәвамында пачкалап документлар ташып йөри торгач, хаклык җиңде. Татарстан Республикасының Югары суды «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыятенең янәсе 2020нче елның 23нче гыйнварында пайчылар белән үткәргән гомуми җыелышы беркетмәсен һәм шуның нигезендә төзелгән аренда килешүен дөреслеккә туры килерлек түгел, дип тапты. Ә Арбитраж суды «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте тарафыннан мин түләргә тиеш дип куелган 6 миллион 250 мең сум күләмендәге барлык дәгъваларны бетерде.

Шулай итеп, әфганчы фермер инде тыныч тормышта хаклык өчен көрәшеп җиңү яулады.

ҖИҢҮЛӘР ҖИҢЕЛ БИРЕЛМИ

Сүз дә юк, дөреслек өчен ел дәвамына сузылган көрәштә хәйран тир түгәргә, инде Әфган яуларында болай да шактый какшаган нервыларны тагын сынарга туры килгәндер Дамир Шакирҗановка. Дистәгә якын суд утырышын гына узу да – уен эш түгел бит!

– Бөтен гаиләбез белән борчылдык, тәмам авыруга сабыштык. Хатыным чирләп тә алды, – ди фермер. – Кайбер көннәрдә күңел бөтенләй сүрелә, бер эшкә ятмый, кул төшеп китә иде. Әле ярый улым Надир янда рухландырып, моны эшлик, тегене болай итәсе бар дип, төшенкелектән айнытып торды.

Әлеге хәлнең мораль-психологик тәэсиреннән тыш, матди зыяны да шактый сизелгән әлбәттә. Мисал өчен, искә алынган заманча җиһазлы яңа торак фермерның куанычы, сөт җитештерүне арттыруда зур өмете булган. Аны тизрәк эшләтеп җибәрергә тырышкан ул. Саву залын, сөт суыткыч җайланмаларны урнаштыручы, көйләүче оешмаларга вакытында исәп-хисап ясау, таналар сатып алу өчен Россельхозбанктан һәм Сбербанктан 3 миллион сум күләмендә аз процентлы кредит алу планлаштырылган булган. Банклар тарафыннан хуплау да үтелгән. Инде кредитны алабыз дип кенә торганда, фермерны «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте судка бирүе мәгълүм була. Шул сәбәпле, банклар кредит бирүне туктатырга карар кылалар. Нәтиҗәдә, яңа торакны эшләтеп җибәрүдә дә өзеклекләр туа, бурычлар җыела башлый.

– Дусларым булышты, тырмаштык, ул авырлыкларны да җиңеп чыга алдык, – ди Дамир Шакирҗанов, ярдәм кулы сузганнарга рәхмәтен белдереп.

Нишлисең бит, пайчылар гозерен тыңлап, халыкка яхшырак булсын дип тырышу, шундый нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин шул безнең илдә. Ә Әфганчы фермер барыбер күңелен төшермәгән, шул ук пайчылары, авылдашлары белән бергәләшеп, алга таба яңа, якты максатлар куеп эшләвен дәвам итә. Быел гына Көтек авылында халык белән җыйнаулашып яңа мәчет төзи башлаганнар. Ул изге эштә дә фермер гаиләсе саллы гына матди ярдәм күрсәткән.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Арча – Казан

Комментарии