Авыл кешесенең үз сәясәте…

Авыл кешесенең үз сәясәте…

Башланды!.. Басуларда уңыш өчен көрәшкә тотындылар. Дөрес, рәсми чыганаклар инде атна-ун көн элек үк кыр эшләренә керешү турында хәбәр җиткерде. Тик ул әле массакүләм түгел иде. Кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, кайбер «алдынгы» районнар иң беренчеләрдән булу өчен кыр эшләрен мөмкин кадәр иртәрәк башлап куялар. Әйе, бездә бит яхшы, алдынгы буласың килсә, алдан бару кирәк. Менә быел да аерым «алдынгылар» шулай итте. Ә тәҗрибәле игенче-агрономнар аптырашта: «Әле иртәрәк бит, туфрак та өлгермәде», – дип иңбашларын җыера алар. Беренче булырга яратучы районнарда ул эшнең «Без башладык!» дип рапорт бирү өчен генә башкарылуын да беләләр, юкса…

Хәер, шулай беренче булам дип атлыгып эшкә керешүнең яхшы ягы да бар. Ул башкаларны тартылырга мәҗбүр итә. «Пошмас» районнар да шактый бит әле. Андыйларны үз иркендә калдырсаң, язгы кыр эшләрен көзгә чаклы сузарга мөмкиннәр. Ә вакыт, белгәнебезчә, көтми.

Ничек кенә булмасын, язгы кыр эшләре хәзер инде массакүләм башланды. Хәерле сәгатьтә булсын!

АПАСКА ДА КАДРЛАР КЫТЛЫГЫ ЯНЫЙ

Апас районы игенчеләре алдында быел язын барлыгы 40 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләрен башкару бурычы тора. Шуның 3300 гектары – шикәр чөгендере. Чәчкәнче, алдан ул җирләрне эшкәртеп, әзерләп куярга кирәк бит. Аның өстенә, 12 мең гектарга якын мәйданда көзге иген культуралары, күпьеллык үләннәр бар әле. Аларны да тукландырасы, тырмалыйсы. Кыскасы, эшнең кызган вакыты.

– Хәзер көн саен кырларда 12 агрегат ашлама сиптерүдә, 68 агрегат тырмалауда эшли, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Хисмәтов. – Алардан тыш, эшне тизләтү өчен ашлама сиптерергә ике очкыч та ялладык. Язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгарга бөтен көчне куябыз.

Кем әйтмешли, көчең булса, куярсың да. Әгәр җитәрлек булмаса?..

Миңа калса, авыл хезмәтчәне бу турыда уйланып, икеләнеп тормый. Аның максаты бары шул – ни генә булмасын, вакытында чәчәргә, вакытында сугарга. Гүя дөньядагы пычрак сәясәт тә кызыксындырмый аны бу вакытта, Төркиянең ябылуы да аның өчен барыбер. Фәкать эшләргә! «Быел чәчеп, уңышларны җыеп алыйк», – дип яши сыман крестьян. Аеруча өлкәнрәк яшьтәгеләре. Әйтерсең шуннан соң алар өчен дөнья үзгәрәчәк, тормышлары яхшырып китәчәк. Тик, кызганычка каршы, андый үзгәрешләр генә сизелми. Шуңа да яшьләр авыл хуҗалыгында эшләүне үз итми хәзер. Апас районы да ул яктан искәрмә түгел. Җитмәсә, райондагы эшче көчләрне читкә җәлеп итүчеләр дә арткан.

– Мәскәү-Кытай юлы проекты кысаларында яңа М-12 трассасын төзергә шоферлар, механизаторлар җыялар. Юл төзү базасы Апастан ерак түгел урнашкан, яңа трасса да янәшәдән узачак бит, – ди Радик Хисмәтов. – Бөтен нормальный шофер, механизатор шунда китә. Анда сәгатьләп түләячәкләр, ди. Тиздән 80 данә яңа чит ил йөк машиналары кайтачак икән. Аларны тәүлек буе туктаусыз эшләтү өчен бер машинага өч шофер алмакчы булалар. Күрше-тирә районнардагы бөтен шоферлар шунда китеп бетәргә мөмкин дигән сүз бит.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе ышандыруынча, әлегә кадрлар мәсьәләсен уңай хәл итү җаен табачаклар. Ләкин болай барса, киләсе елларга кадрлар белән гаять авыр булачак, дип борчылуын белдерә ул.

ХЕЗМӘТ ХАКЫНА ДИГӘН АКЧА КАЙДА?

Әлбәттә кадрларны читкә җибәрмәүнең һәркемгә мәгълүм булган бер ышанычлы юлы бар: ул да булса – лаеклы күләмдә хезмәт хакын түләү. Тик авыл хуҗалыгында андый мөмкинлекне кайдан табарга?

– Без эшлибез, табарга тырышабыз, – ди Апас районындагы иң эре хуҗалык – «Апас-Мол» җәмгыяте директоры Марат Хәсәнов. – Җәмгыятьтә ай саен 45-50 миллион сумлык продукция җитештерелә. Райондагы авыл хуҗалыгы җирләренең 80 процентын эшкәртеп киләбез. Бу – элеккеге дистәләгән колхоз дигән сүз. Һәрберсендә ферма, һәрберсендә техника паркы туктаусыз чыгым таләп итә. Һәрберсендә эшләүче халыкка хезмәт хакы түләргә, салымнарны вакытында капларга кирәк. Бу чыгымнар аңлашыла әле. Хуҗалык эшен алып бару өчен тагын һәр көнне солярка, техникага запас частьләр кирәк. Хәзер кыр эшләре башлангач аларга ихтыяҗ мәртәбәләрдә артты. Тик аларның бәяләре дә кыйммәтләнә бара. Карагыз инде, минераль ашламалар хакы 30 процентка үсте, ягулык-майлау материалларыныкы да шул тирә. Техника кыйммәтләнә, запас-частьләр бәясе икеләтә артты. Чөнки металлның килограммы узган елда 12 сум торса, быел – 25 сум! Менә кая китә без эшләп тапкан, хезмәт хакларын арттырырга дигән акчалар…

Дөрестән дә, хуҗалыкларның кыен хәлләре аңлашыла. Әле шушындый шартларда да «Ак Барс» холдингы канаты астындагы «Апас-Мол» җәмгыятендә үсеш өчен хәйран финанс инвестицияләре ясалган. Мисал өчен, 5 данә заманча чит ил чәчү комплекслары, зур егәрлекле 2 данә чит ил тракторы сатып алынган. Тагын яңа тырма агрегатлары, культиваторлар кайтарылган.

– Хәзер безнең техник куәт бермә-бер артты, кыр эшләрен тиз арада башкарып чыгарга мөмкинлек бар, – ди Марат Хәсәнов. – Болардан тыш, быел инвесторыбыз ярдәме белән минераль ашламалар да күбрәк алынды.

«Апас-Мол» җәмгыяте кырларында хәзер шул ашламаларны сибәләр, уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тукландыру эше бара иде. Егермеләп агрегат тырмага да чыккан. Шушы көннәрдә арпа чәчәргә керешергә ниятләп торалар.

Ел елга охшап килми шул. Быел Апас якларында кыр эшләре табигать шартларына бәйле рәвештә бераз соңарган. Узган елда 27нче мартта ук дым каплату эшенә керешкән булсалар, быел тырма белән 15нче апрельдә генә кырга керә алганнар. Зыян юк, диләр тәҗрибәле агрономнар. Календарь буенча соңарылган кебек булса да, туфрак өлгереше ягыннан әле нәкъ вакыты икән.

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫНЫҢ ТӘРТӘСЕ ҺАМАН ӨЛКӘННӘР ҖИЛКӘСЕНДӘ

Эшнең нәкъ вакыты җитү бер хәл, аны башкарып чыгарга кирәк әле. Техника үзе эшләми бит. Уңышның нигезен салучылар, әлбәттә, авыл хезмәтчәннәре. Апаста да тырыш халык яши. Һәм анда да, кызганычка каршы, башка районнардагы сыман ук, авыл халкы картая бара икән.

– Миңа инде 67 яшь, – ди механизатор Фәим Насыйров. Ул әле дә пенсиягә китмичә, «Апас-Мол» җәмгыятенең Кызыл Тау бүлекчәсендә эшли:

– Пенсиягә чыгып алдым мин. Берәр елдан соң яңадан эшкә чакырдылар. Кеше юк бит, яшьләр килми. Авылда да яшьләр калмады. Менә мин яши торган Шәмәк авылында иң яшь дигәннәре – ике ир-ат бар бугай. Напарникка да 52 яшь инде. Аның белән икәү бер тракторда сменалап эшлибез. Чәчү вакытларында 20 мең сум тирәсе хезмәт хакы чыга. Ә кышын мин фермада трактор белән терлекләргә азык таратам. Аның өчен айга 10-12 мең сум алам инде.

Менә шундый ачы хакыйкать дияр идем бу урында. Югарыда искәртеп үтелгән сәбәпләр нәтиҗәсендә, күпчелек авыл хезмәтчәннәренең эш хаклары шундый гына шул.

Инде 48нче елын тракторда эшләүче Фәим Насыйровның тагын бер зары бар икән.

– Миңа 1985нче елда ук «Татарстанның атказанган механизаторы» исемен бирделәр. – ди ул. – Апас районының почетлы гражданины мин, төрле медальләрем бар. Шулай булуга да карамастан, «Хезмәт ветераны» исемен бирмәделәр. Хет коммуналь түләүләргә ташлама ясалыр иде. Шул чаклы эшләп тә, «Хезмәт ветераны» бирелмәгәч, ташламалар юк. Шунысы гарьләндерә…

Гарьләнерлек тә шул! Монысы инде безнең дәүләтебезнең хезмәтчәннәргә мөнәсәбәте нәтиҗәсе. «Апас-Мол» җәмгыятенең бүлек инженеры булып эшләүче Кәрим Миңнегалиев та яхшы аңлый ул мөнәсәбәтнең асылын.

– Тимер-томырга, ашламаларга, ягулыкка шул чаклы бәяләрне күтәреп, туктаусыз хуҗалыкларны таламасалар, хезмәт хакын да вакытында түли алган булырлар иде, – дип ачына ул. – Ә яшьләргә бит шунысы мөһим. Тормыш алып барасы, балаларны киендерәсе, кредитлар түлисе бар. Хезмәт хакы белән өзеклекләр булгалагач, эштә калмыйлар, китеп баралар. Шуңа авыл хуҗалыгының тәртәсе һаман безнең җилкәдә әле.

Кәрим Миңнегалиевка да инде 63 яшь икән. Ул да пенсиядә. Ләкин агрофирма җитәкчелеге сорагач, эшкә чыккан. Җиң сызганып техникаларны кыр эшләренә әзерләп йөри.

– Алга таба шулай дәвам итсә, авылда яшәргә кеше калмаячак, – дип уфтана ул. – Яшьләр кайтмый, картлар үлә. Дәвеш авылында быел гына 8 кешене җирләдек. Узган елда 8 йорт кешесез калды, тагын икәү ябылырга тора. Быел мәктәпкә укырга керергә дә балалар юк, ди. Шулай булгач, авыллар бетми нишләсен? Бу хәл җирле җитәкчеләрдән тормый ул, район башлыгы да, Татарстан Президенты да берни үзгәртә алмый. Илбашыннан килә, Русия җитәкчесе уйларга тиеш…

ЯШЬЛӘР ДӘ БАР…

Гаделлек өчен билгеләп үтәргә кирәк, Апас районының авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр арасында яшьләр дә юк түгел. Ләкин аларның күбесе ни дәрәҗәдә яшьләр? Монысы кызыклы сорау инде.

– Кадрлар проблемасын хәл итәргә тырышабыз, күпчелек белгечләр хәзер яшьләр инде безнең, – дип аңлатты үзе җитәкләгән оешма мисалында «Апас-Мол» җәмгыяте директоры Марат Хәсәнов. Ләкин аныклап сорагач, әлеге яшь дигән белгечләрнең дә инде 40 яшьләр тирәсендә булулары ачыкланды. Әлбәттә монда Марат Хәсәновның һич кенә дә гаебе юк. Киресенчә, ул әле ничек тә яшь кадрларны җәлеп итү теләге белән янып йөри.

– 5 елда 8 яшь белгечне 3 еллык килешүләр төзеп эшкә кайтардык, – ди ул. – Хәзер яшьләрне йортлар төзү программаларына кертергә тырышабыз. Мохтаҗ булганнарына 300әр мең сум күләмендә заемнар бирәбез.

Афәрин, болары бик яхшы! Җәмгыятьнең агрономы Ләйсән Булатова кимендә 3 ел эшләү шарты белән килешү төзеп кайтучыларның берсе икән.

– Быел биредә эшли башлаганыма 3 ел була. Тиешле вакытны тутыргач та, Казанга китү ягын карарга җыенам, – дип фикерен белдерде ул. – Чөнки акчасы азрак. Андый гына хезмәт хакына яшәве бик кыен хәзерге заманда.

Аңлатуынча, хезмәт хакы зуррак булса, ул рәхәтләнеп алга таба эшләр иде. Үзе дә Апас районының Каратун авылыннан гына икән. Ә Казанга киткән очракта, акчалырак булган теләсә нинди эшкә риза, ди.

Кадрлар исемлеге буенча эзләнә торгач, тагын бер яшь механизаторны таптык без. 21 яшьлек егет – Рәсим Абдуллин яңа гына армиядән кайтып, Әлмәндәр авылында механизатор булып эшли башлаган. Аралаша торгач, ул да үзенең биредә вакытлыча гына эшләве турында әйтте:

– Кышка Казанга китәргә җыенам. Игезәк туганым анда шофер булып эшли инде. Миңа да урын бар. Монда калудан перспектива юк бит. Кызлар да юк монда өйләнергә. Йөри торган кызым Казанда укый. Әгәр ул кайтса, мин рәхәтләнеп авылда яшәп эшләр идем.

Менә шундый фикерләр, һәр буынның үз борчу-мәшәкатьләре… Авыл кешесенең хәзер менә шундый үз уе, үз сәясәте барлыкка килде. Үзәк телевидениеләрдән күрсәтелә торган «ялтыравыклы» сәясәттән ерак алар. Авыл хезмәтчәнен борчыган сәясәт чынбарлык турында, тормыш, яшәеш хакында. Ул шунда яши, телевизорда күрсәтелгән тормышта түгел…

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Апас – Казан

Комментарии