Җирле үзидарәләр бетерелә: депутатлары кыскартыла, ә проблемалары...

Җирле үзидарәләр бетерелә: депутатлары кыскартыла, ә проблемалары...

Авыл җирлекләре бетереләчәк. Ул гына да түгел, Татарстанда депутатлар саны якынча 7,5 меңгә кыскартыласы. Русия ДәүДумасы беренче укылышта инде кабул итәргә өлгергән «Җирле үзидарәләр үсеше турында»гы яңа закон проекты нигезендә республиканы шундый үзгәрешләр көтә.

Депутатлар саны кыскартылу, беренче карашка, уңай хәбәр сыман. Ягъни, бюджет хисабына яшәүче түрәләр киметелә, дигән кебек. Ләкин бу очракта әлеге уй дөреслеккә туры килми. Чөнки авыл җирлеге депутатлары бюджеттан хезмәт хакы алмый.

Ә авыллардагы җирле үзидарәләрнең юкка чыгарылуын ничек аңларга? Инде болай да ил күләмендә үги бала хәлендә калган авыллар турында кайгыртучы, андагы көндәлек борчу-мәшәкатьләрне хәл итүдә турыдан-туры катнашып, гаять зур эшләр башкаручы төп орган бит алар. Җирле үзидарәләр бетерелгәч, авыллар турында кем кайгыртыр? Русиядә авыллар күпсанлы проблемалары белән бергә-бер калып, хакимият игътибарыннан тагын да ераклашмаслармы? «Бердәм Русия» фиркасыннан ДәүДума депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас авторлыгында язылган яңа закон проекты күңелдә әнә шундый сораулар тудыра.

РЕФОРМА НИ ӨЧЕН КИРӘК?

«Җирле үзидарәләр үсеше турында»гы яңа закон проекты, әлбәттә, хакимият вертикален ныгыта төшәчәк. Бу үзгәрешләр законнар җыентыгын Русия Федерациясенең яңа Конституциясе белән тәңгәлләштерү өчен кирәк, дип аңлата авторлар. Аның нигезендә барлык муниципалитет җитәкчеләренә, мэрларга бердәм вәкаләтләр срогы 5 ел күләмендә урнаштырыла һәм губернаторларга аларны турыдан-туры билгели алу хокукы бирелә. Ягъни, төбәк башлыгы теге яки бу кандидатны район җитәкчесе, шәһәр мэры итеп куярга һәм, әгәр эше ошамаса, теләсә кайсы вакытта вазифасыннан азат итәргә мөмкин. Хәзергәчә гамәлдә булган закон нигезендә исә, муниципалитет җитәкчеләре, мэрлар сайланып куела.

Әлеге яңалыкка Коммунистлар фиркасыннан ДәүДума депутаты Михаил Матвеев үзенең ризасызлыгын белдергән иде инде. «Үзәк хакимият җирле үзидарәләрне бетерергә җыена, чөнки популяр булмаган реформаларны үткәрүдә аңа халык алдында түгел, ә югарыдагы җитәкчеләр алдында җаваплы булган орган файдалы», – диде ул. – Инде хәзер, яңа проект буенча губернатор мэрны эштән азат итә ала икән, әлеге мэр беренче чиратта кемгә игътибарын юнәлтәчәк? Хакимият чыганагы булып кем тора: халыкмы әллә югарыдагы җитәкчелекме?

Сүз дә юк, Михаил Матвеев куйган сорау урынлы. Тик бездәге чынбарлыкның элек тә андый хәлдә булганы юк иде инде. Шуңа күрә, коммунист депутатның әлеге борчулы фикерен – формаль яктан гына дөрес, дип атап буладыр. Ә чынлыкта, район җитәкчелеге кандидаты да, мэрныкы да югарыдан билгеләнә. Соңыннан законга яраклаштырып, сайлау уены уйнала. Шуңа күрә, «Җирле үзидарәләр үсеше турында»гы закон проектында көтелә торган әлеге яңалык, дөрестән дә, зур үзгәреш китерер, дип өметләнеп булмыйдыр. Бәлки, шул мәҗбүри сайлау уеннары кими төшеп, ул максатларга бюджет акчасы да азрак тотыла башласа гына инде...

Тик алай булачагы бик шикле. Чөнки район җитәкчесе, мэр сайланмаса да, район һәм шәһәр советларында депутатлар сайлау тәртибе барыбер калачак. Бары тик хәзерге кебек район җитәкчесенең, мэрның бер үк вакытта депутат та булып сайлану хокукы гына бетерелә.

РЕФОРМАНЫҢ ТАТАРСТАНДА ЧАГЫЛЫШЫ

Безнең республикада бүгенге көндә 956 муниципаль берәмлек исәпләнә. «Җирле үзидарәләр үсеше турында»гы яңа закон проекты нигезендә алар 45кә генә калырга мөмкин: Казан белән Чаллы шәһәрләре округлары һәм 43 район. Ә 872 авыл һәм 39 шәһәр җирлекләрен реформа нигезендә бетерү күздә тотыла. Әлеге 911 җирлектә хезмәт куеп килгән 7,5 мең тирәсе депутатлар да статусларын югалтачак.

– Без закон проектын бар яктан да зур игътибар белән тикшердек, – ди Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр буенча комитет рәисе Альберт Хәбибуллин. – Шул чаклы җирлекләр бетерелгәч, алардагы дәүләт хезмәткәрләре эшсез калмасмы дигән курку бар иде. Ләкин соңрак, әлеге закон проектын өйрәнә торгач, ул тормышка ашырыла калса, хезмәткәрләрнең күпчелеген эшле итә алачакбыз, дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки бетерелүче авыл һәм шәһәр җирлекләре урынына яңа территориаль органнар барлыкка китерү планлаштырыла.

Шулай да, яңа закон проектын тикшерү буенча Татарстан ДәүСоветы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә төзелгән эш төркеме 30дан артык төзәтмә әзерләде. Аларның 13ен ДәүДума хозурына җибәрергә дигән карарга килделәр. Ә тагын 16сы буенча алдан Мәскәүдәге коллегалары белән фикер алышырга ният кылынды.

Татарстан тәкъдим итә торган төзәтмәләр, нигездә, кайбер билгеләмәләрнең төгәл булмавына һәм яңа вәкаләтләрнең финанс яктан тәэмин ителешенә карый. Мисал өчен, Татарстан парламентарийлары муниципалитетларның вәкаләтләрен төгәл билгеләп язарга кирәк, дип саный. Яңача эшләргә тиеш булган аппарат турында да ачык аңлатма юк. Шулай ук, яңа вәкаләтләрне финанс яктан тәэмин итүнең бердәм нормаларын күрсәтү мөһим.

Болардан тыш, республика хәзерге модельнең кайбер тәртипләрен саклап калуны сорый. Әйтик, сайлап куелган район башлыгы яки мэрның депутат булып калу хокукын һәм аның җирле дума белән җитәкчелек итү мөмкинлеген.

РЕФОРМА ТУРЫНДА УЙЛАР, ФАРАЗЛАР...

Ничек кенә булмасын, «Җирле үзидарәләр үсеше турында»гы яңа федераль закон проекты барыбер кабул ителәчәк һәм Татарстанның да җирле үзидарәләр турында яңа законнар җыентыгы барлыкка килер. Тик ул законнар ни дәрәҗәдә халыкчан булыр һәм авыл, шәһәр җирлекләренең мәнфәгатьләрен яклауны арттыруга корылырмы? «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе әлеге сорауга болай җавап бирде:

«Ассоциация бу эштә актив катнаша. Төзәтмәләр арасында Ассоциация каршындагы Экспертлар советы тарафыннан кертелгән тәкъдимнәр дә бар. Русиянең аерым төбәкләрендә муниципаль берәмлекләрне эреләндерү бара инде. Муниципаль берәмлекләрнең бер дәрәҗәдәге структура тәҗрибәсе булган берничә шундый төбәктә – Пермь өлкәсендә, Ставрополь краенда һәм Удмуртия Республикасында тәҗрибә уртаклаштык.

Яңа закон проектының төп бурычы һәм максаты – кешеләрне борчыган җирле мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итә алсын өчен муниципаль идарә органнарын камилләштерү. Шуны истә тотарга кирәк, җирле үзидарә – ул кешеләргә иң якын хакимият. Аны саклап калу мөһим.

Әлегә закон буенча фикер алышу дәвам итә. Хәзер безнең республикабызга да, Русиянең башка субъектларына да, файдалы булган теләкләребезне, нигезләмәләребезне федераль үзәккә җиткерү кирәк...»

Алда көтелә торган үзгәрешкә карата кайбер район һәм авыл җирлеге башлыкларының фикерләре, фаразлары белән дә кызыксындык:

– Безнең район өчен бу яхшы реформа булмаячак, – ди Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов. – Бездә авыл советлары депутатлары бик актив эшли. Аларның яртысы хәзер дә шул җирлекләрдә яшәүчеләр булса, икенче яртысы шунда туып, читкә киткән, тормышта ниндидер уңышка ирешкән шәхесләр. Алар үз авылларына нык ярдәм итеп торалар. Менә берсе мәчет, икенчесе часовня салдырды, өченчесе авыл җирлегенә трактор алып бирде. Сабантуйларны һәм башка чараларны үткәрүдә ярдәмнәре зур. Алар 800әр чакырым читтә яшәсәләр дә, авыл җирлеге депутаты булгач, ешрак кайталар. Барысы да абруйлы, булдыклы кешеләр, алдынгы фикерлеләр. Ярдәмнәре бик зур булды. Ә яңа закон нигезендә алар депутат булмагач, чөнки ул статус бетерелә, андый шәхесләрнең игътибарын авылларга җәлеп итү кыенлашачак. Гомумән, реформа хәзер җирлекләрдә эшләүчеләрнең дәрәҗәләрен дә, мөмкинлекләрен дә нык киметәчәк.

Район җитәкчесенең дә бер үк вакытта депутат була алмавы дөрес түгел, дип саныйм. Бу хәл районнарда ике властьлылык китереп чыгарыр төсле.

Авыллар, районнар язмышына кагылышлы закон язасың икән, алдан шунда яшәүче халыкның фикере белән кызыксынырга кирәктер бит. Ә илдә андый тәртип онытылып бара кебек.

– Татарстанда бөтен хакимият институты моңарчы да яхшы гына эшләп килде. Шуңа күрә тагын ниндидер реформалар аша тәҗрибә үткәреп йөрү кирәк идеме икән? – дип аптырый Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов. – Авыл җирлекләрендәге депутатлар урамнан кергән гади кешеләр түгел бит. Алар барысы да тәҗрибәле, абруйлы шәхесләр. Актив гражданлык позициясе алып баручы, үрнәк кешеләр, дип әйтәсем килә. Аларның депутатлык статусларын бетерү – дәрәҗәләрен киметү булып чыга. Бәлки Русиянең башка төбәкләрендә Татарстандагы кебек уңышлы эш алып барылмагач, Мәскәү алардагы муниципаль берәмлекләр системасына үзгәрешләр кертергә теләгәндер. Миңа калса, бездә барысы да яхшы иде.

Ә менә район җитәкчесен республика башлыгы (Президент) тәкъдим итеп куя торган булса, бәлки дөресрәктер дә. Демократия уйнап, җирле сайлаулар үткәреп торуның кирәге бармы?

Иң мөһиме, үзгәреш булса, яңа вәкаләтләрнең финанс мөмкинлекләр белән ныгытылуы зарур.

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов та ашыгыч реформалар ясауга берникадәр шикләнеп каравын белдерде:

– Әлбәттә, ахыр чиктә Мәскәү ничек кабул итә, шуңа риза буласың инде. Без аңа каршы төшеп, нидер үзгәртә алмыйбыз. Әмма, безнең республикада барысы да җайга салынган иде, дип саныйм.

Җирлекләрнең исеме үзгәргәннән генә, җисем үзгәрерме? Әлеге муниципаль берәмлекләр алдында торган бурычлар, проблемалар беркая китми бит. Шуңа күрә хакимият чылбырының авыл җирендәге мәсьәләләр белән көндәлек эшләүче буыны сакланырга тиеш. Ул буында хезмәт куючыларның депутатлык статусы бетерелүе зур сорау тудыра дип уйламыйм. Дөресен әйткәндә, хәзер авыл җирлекләренә депутат итеп сайларга лаеклы кандидатлар табуы да кыен. Кем дип аталса да, барыбер шул эшне башкарырга туры киләчәк. Аның өчен уңай шартлар гына тудырылсын.

– Эшләгән кешегә бер дә начар булырга тиеш түгел, – дип өметләнүен белдерә Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев. – Авыл җирлекләрендә депутатлар статусы бетерелү кайбер бюрократик киртәләрнең, кәгазь боткасының кимүенә китерер дип уйлыйм. Менә безнең районда гына ел дәвамында авыл җирлекләре тарафыннан 1 меңгә якын төрле кирәкле-кирәкмәгән хокукый актлар кабул ителә. Икенчедән, бүген аның депутатлыкка атлыгып торган кешесе дә күп түгел. Гомумән, бүген җирлек башлыгы булып эшләргә теләүчеләрне табу кыенлаша бара. Чөнки, җитәкче һәм депутат буларак, бурычлары күп, ә мөмкинлекләре, бюджеты бик аз. Закон проекты буенча җирлекләр бетерелгәч, анда бары бер эш урыны кыскартылачак, дип беләм. Ул да булса – хисапчылар. Чөнки бухгалтерия район күләмендә үзәкләштерелгән булачак. Район җитәкчесенең депутат булмавы да куркыныч түгел. Ул хәзер дә миңа нәрсә бирә? Халык ышанычыннан кала берни бирми...

Аңлашылганча, җирле үзидарәләр реформасы нинди буласы турында әлегә тәгаенләнгән фикерләр юк. ДәүДума март аенда закон проектын икенче укылышта карарга җыена.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии