Игорь Козырев: «Авылда яшәүче һәр кеше миллионер булырга тиеш»

Игорь Козырев: «Авылда яшәүче һәр кеше миллионер булырга тиеш»

Авылны ничек баетырга? Авылларны торгызу, яңарту мәсьәләсе аерым милли проект буларак билгеләнергә тиеш, тик әлегә андый хәлнең булганы юк, ди «ХХI гасырның 4.0 форматында авылларны яңарту» проекты авторы, икътисад фәннәре кандидаты Игорь Козырев. Авторның «Бизнес Онлайн»да дөнья күргән проектын кыскартып «Безнең гәҗит»челәр игътибарына да тәкъдим итәргә булдык.

ПРОЕКТНЫҢ МАКСАТЫ – АВЫЛНЫ БАЕТУ!

Авылларны төзекләндерү – аларны үстерү, яңарту, дигән сүз түгел әле. Төзекләндерү күренеше ул дәүләтнең авылга булган бурычын гасырга соңарып кайтаруы гына. Авылларда көнкүрешне яхшырту, халыкка нормаль яшәү шартлары тудыру алдынгы илләрдә даими алып барыла. Ләкин көнкүреш шартлары яхшыру гына ХХI гасырда авылларның перспективасын билгеләми һәм киләчәк үсеше ягыннан берни вәгъдә итми. Бигрәк тә үзгәреш чорында. Авылны торгызу, яңарту мәсьәләләре аерым милли проект буларак билгеләнергә һәм стратегик үсеш инициативалары белән бер яссылыкта каралырга тиеш. Әмма әлегәчә ул алай эшләнми.

Төп сорау – авылны ничек баетырга? Агрохолдингларны һәм фермерларны түгел, нәкъ менә авылны! Ул очракта яшьләр дә калыр иде.

Русия дүрт баганага таяна, дияргә мөмкин. Болар – авыл, шәһәр, оборона сәнәгате комплексы һәм яшьләр. Соңгы икесе илнең киләчәген билгели. Ә авыл белән шәһәр үзенә барысын да туплап, «территорияләрне тотып тора». Әлеге «баганалар» арасында иң начар хәлдәгесе – авыл. Илдә 2000нче еллардан соң гына да 27000 авыл юкка чыккан. Тагын күпмесе шундый язмыш алдында? Авыллардан яшьләрнең, актив халыкның китүе дәвам итә. Ә анда калганнар җимереклек, түбән хезмәт хаклары белән яшәргә мәҗбүр. Социаль тармак «оптимальләштерелеп», юкка чыгарылып бара. Урманнар, сулыклар, табигый ресурслар бөтенләй чит-ятларга озак вакытка арендага бирелеп, вәхшиләрчә талана. Хәзерге вакытта гамәлдә булган авылга ярдәм итү турындагы программалар һәм стратегияләр хәлне уңай якка үзгәртми. Аларның тормышка ашырылышы да бик начар. Бизнес-омбудсмен Борис Титов билгеләп киткәнчә, 2019 – 2020нче елларда дәүләт ярдәмен ала алучы фермерлар саны кимегән. Пандемия чорында авылга ярдәм шәһәрләрдән соң «калдык» принцибында гына күрсәтелә. Авыл хуҗалыгы фәненә тотылган чыгымнар 2000нче еллардан соң иң түбән дәрәҗәдә. Анда бизнес өлеше 10 проценттан да азрак. Мондый шартларда Русия авылларының киләчәге 4 төрле булырга мөмкин: бөтенләй юкка чыгу; шәһәрләргә кушылма булу (шәһәр янындагы коттедж бистәләре); агрохолдингларга кушылма булу (арзанлы эшче көчләр чыганагы буларак) яки яңарып, тамырдан үзгә авылга әйләнү. Әлбәттә дүртенче юл турында уйларга кирәк. Заманча үзгәрешләрне кабул итеп, аларга төрлечә теләктәшлектә калырга, яңарырга һәм алга таба үсәргә! Шул рәвешле авыл үз-үзен саклап калырга тиеш.

4.0 АВЫЛЫ ОБРАЗЫ

Алдан ук уйдырма күзаллаулардан арыну һәм гаять әһәмиятле бер мәсьәләне ассызыклап китү мөһим: агрохолдингларны, фермерларны үстерү – ул әле авылны үстерү түгел. Алар һәркайсы үзенчә яши һәм берсе дә авылны үстерү белән шөгыльләнми. Иң яхшы очракта авылда нәрсәнедер төзекләндерергә, ниндидер социаль объект төзергә мөмкиннәр. Әмма алар авылны беркайчан да баетмаслар һәм андый максат та куймыйлар. Киресенчә, «хәерче» хезмәт хаклары гына түлиләр. Ә дөньядагы һәм Русиядәге җитештерүне роботлаштыру тенденциясе авылда эшсезләрне арттырачак кына.

Кагыйдә буларак, агрохолдинглар шәһәрләрнең, күп очракта банкларның һәм Мәскәүнең капиталы. Шәһәр авылга килеп җирне ала, үз техникаларын китерә, читтән орлык кайтартып утырта, аларны хәтсез күләмдә агу-химикат белән ашлап уңдырышлы туфракны бетерә. Соңыннан уңышны җыеп алып сата да, акчасын офшерга чыгарып яшерә. Нәтиҗәдә авылның ресурслары да, традицион тормышы, авыл уклады да юкка чыга. Мондый шартларда ышанычлы юл булып шәхси хуҗалыкны үстерү һәм авылда шәһәр сәнәгате товарларын җитештерә башлау кала. Бигрәк тә көнбатыш илләрендә эш шуңа таба бара да. Кешеләрне территориядә урнаштыру һәм эш белән тәэмин итүнең киләчәк структурасы функцияләр тулылыгына нигезләнгән булачак. Мисал өчен, үзләрен азык-төлек белән дә тәэмин итүче экологик шәһәрләр инде барлыкка килә башлады бит. Авылларда да андый үрнәкләр юк түгел. Мәсәлән, Владимир өлкәсендәге Доброград ыруглык утары, Маридагы IT-шниклар авылы һәм башкалар.

Бу эшләрнең башлангычы булып авылда үз-мәшгульлекне һәм авыл хуҗалыгыннан гайре башка тармакларның керемлелеген үстерү тора. Ягъни, авылның керем чыганагы аграр тармакка гына кайтып калырга тиеш түгел.

Шунысы кызык, «киләчәк шәһәре» турында бөтен җирдә фикер алышалар, ә «киләчәк авылы» хакында ләм-мим. Бу хәл Русия авылы үсешенең яңа юлларын эзләүне хакимият һәм җәмәгатьчелек аңында да томалый.

Яңа заман авылында «хуҗа» статусында яңа кеше торырга тиеш, хәзерге сыман милек хуҗасы гына түгел. Анда яңа социаль кыйммәтләр, яңа икътисадый алымнар булачак. Яңа авыл тулы канлы тормыш белән яшәргә тиеш. Ягъни үзенең экспорт-импорт икътисади әйләнешендә «товар – белем-капитал» җитештерү һәм барлык киңлекләрдә (район, республика, ил, дөнья) катнашу зарур. Хәзер авылга караш «фәлән коймадан ары китми» дигән кебек кенә. Ә яңа заман авылы чиксез мөмкинлекләр ачачак.

Яңа заман авылының образы шактый катлаулы. Ул аграр тармактагы җитештерүгә генә нигезләнергә тиеш булмагач, күптөрле төркемнәргә бүленә. Иң төп билгеләреннән чыгып сурәтләгәндә, аны бай авыл дип атарга мөмкин. Ул тормышта социаль, икътисад һәм фән өлкәләрендә актив катнашучы. Ул «белем – товар-капитал» җитештереп сата, район – республика – ил – дөнья киңлегендә эшли. Аның икътисады яңа төрле – гибрид булгач, нәтиҗәлелеге дә югары фаразлана.

«Бай авыл» дигәндә, анда яшәүче һәрбер кеше рубльле миллионер дип күздә тотыла. Бу яктан Кытайдагы Хуаси миллионерлар авылы кыйбла булып тора.

Яңа заман форматы авылын махсус 4.0 индексы белән билгеләдек. Ул иң заманча идеяләрне үз эченә ала һәм «капитализмны яңадан кабызу»да үзәктә кеше кыйммәтен күздә тота.

КҮМӘК МИЛЕКЧЕЛЕК ҺӘМ ЫШАНЫЧ – ЯҢА АВЫЛНЫҢ НИГЕЗЕ

Авыл хуҗалыгы тармагына кешелек тарафыннан, нигездә, ике төрле мөнәсәбәт яшәп килә. Аның берсе – табигый, икенчесе – ясалма. Хәзерге заман авыл хуҗалыгы ул күбрәк ясалма, индустрияләштерелгән һәм химия белән сугарылган. Ул экологик һәлакәткә илтә. Җир шарында соңгы 40 елда гына да сөрүлек җирләрнең өчтән бер өлеше юкка чыккан бит. Ел саен җир өслегеннән 40 миллиард тонна уңдырышлы туфрак юдырыла. Ә бер сантиметр калынлыкта гумус барлыкка килсен өчен йөзәрләгән ел вакыт кирәк.

Русиядә дә уңдырышлы туфраклы мәйданнар елдан-ел кими. Фаразлар буенча тагын 60-100 елдан кара туфраклы төбәкләрдә дә җир тулысынча ярлыланып, уңдырышсызга әйләнәчәк.

Ясалма авыл хуҗалыгы нәтиҗәсендә экологиягә китерелә торган икенче зур зыян – су ресурсларының кимүе, аларның аграр тармакта кулланыла торган химикатлар белән агулануы. Иртәме-соңмы, әлеге хәлләр кешелекне яңа караштагы максатлар билгеләүгә китерә. Без тарихта авыл хуҗалыгының иң тиз һәм тирән, эзлекле таркалуы алдында торабыз.

Табигатькә, экологиягә карата булган саксыз мөнәсәбәт хәзерге авыл хуҗалыгы моделен барыбер үзгәртергә мәҗбүр итәр. Кызганычка каршы, Русиядә ул турыда бик аз уйлыйлар әле. Табигать белән гармониядә булуның ике юлы бар. Берсе – экологияне саклау, икенчесе – авыл хуҗалыгын табигый юл белән алып бару. Димәк яңа технологияле кырчылыкны, урманчылыкны, умартачылыкны үстерү, йорт хайваннарын, кош-кортны табигый шартларда асрау, дигән сүз.

Әлеге проектның «максаты һәм мәгънәсе» – кеше үзе, ә «мөнәсәбәт» – инвестклимат. Ул очракта проектта «сәламәтлек» дигән төшенчәне биш төрле төп күрсәткеч белән тасвирларга мөмкин. Алар: тулы канлы тормыш; җирнең гумусы; урман; безнең бизнесларның икътисади тотрыклылык ноктасы һәм территорияләрнең үсеш программалары; акыллы бюджет.

Яңа заман авылында һәрбер яшәүчене «хуҗа» (милек хуҗасы) статусы һәм партнер буларак гомуми эштә өлеш белән тәэмин итү шарты проектта төп милекчелек моделен төгәл билгеләргә этәрә. Ул нигездә күмәк милекчелек формасы дип карала. Әлбәттә, хәзерге чынбарлык шартларын искә алып. Мисал өчен, районда холдинг компаниясе оештырыла. Әлеге районда яшәүчеләр барысы да өлешчә аңа хуҗа. Моннан тыш, һәрбер кеше үзе эшли торган компаниядә дә өлешкә ия була.

Милекчелекнең икенче формасы итеп «шәхси хуҗалык»ны атарга кирәк. Шулай ук, барча халык өчен кулай икътисади форма буларак, кулланучылар кооперациясенең булуы да яхшы.

Әлеге проектта күзалланганча, яңа заман авылы шартларында байлык белән меркантилизмны (вакчыллыкны, үз файдаң өчен генә тырышуны) бутарга ярамый. Меркантилизм ул муллыкка үзенчәлекле мөнәсәбәт. Байлык исә, бу очракта яшәешнең сыйфат дәрәҗәсен күрсәтүче билге, аны кеше һәм җәмгыять үзе тудыра, таба. Меркантилизмнан арынган байлык социаль казаныш өлешенә әйләнә. Ә ул казанышлар һәр вакытта гомуми, барыбызныкы да, ул аерым кешенеке генә булырга тиеш түгел. Бу нисбәттән тагын бер бик мөһим төшенчәне искәртеп китәргә кирәк. Анысы – ышаныч. Беренче чиратта бер-береңә ышаныч турында сүз бара. Әгәр икътисадта һәм җәмгыятьтә ышаныч дәрәҗәсе Швециядәге чаклы булса, Русиянең эчке тулаем продукт җитештерү күләме 69 процентка артыр иде, диләр экспертлар. Ягъни, бернинди чыгымнарсыз, җитештерү икеләтә диярлек арта. Менә шуңа күрә дә яңа заман авылында ышаныч – төп принципларның берсе буларак карала.

PS: Игорь Козырев бәян иткән әлеге проектта, бер караганда, коммунистларның даһи юлбашчысы Ленин идеяләре дә чагыла сыман. Ләкин җентекләп өйрәнгәндә, проектның мәгънәсе, максаты заманында Владимир Ильич алга сөргән күмәкләштерү фикерләре белән тәңгәл килмәгәнлеге аңлашыла. Ә кызыклы, игътибарга лаеклы урыннар шактый анда. Шәхси милекчелекме, күмәк милекчелекме, төрле юллар турында фикер йөртелә. Иң мөһиме – авыллар язмышы, аларның киләчәге турында борчылу, уйлану бар. Кызганыч ки, Русия җитәкчелеге тарафыннан андый кайгыртучанлык тиешенчә сизелми шул әле.

Дөрес, безнең түрәләр авылга, анда яшәүчеләргә бөтенләй битараф, дип әйтеп булмый. Кайвакытта алар да уйланып куялар. Шуның бер чагылышыдыр күрәмсең: русиялеләргә бакча участокларында авыл хуҗалыгы терлекләре, хәтта тавыклар да асрарга ярамый башлаган, дип яза «Российская газета». Илнең Югары суды шундый карар чыгарган икән.

Волгоград өлкәсенең җирләрне файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекциясе бер ханымның бакчасында тавыклар асравын ачыклаган. Ничек инде, җир бакча өчен бирелгән, ә анда тавык асрыйлар, дип гаҗәпләнгәннәр инспекторлар. Аларча бик зур җинаять икән ул.

Эш судка бирелгән һәм бичара ханымга 10 мең сум штраф салганнар...

Безнең илдә авыл, анда яшәүчеләр, экология, җир турында менә шул рәвешле генә «кайгырталар» шул әле.

Сәхифәне Раиф ГЫЙМАДИЕВ әзерләде

Комментарии