Кече Чынлы авылының «бәхетле тормыш»ы

Кече Чынлы авылының «бәхетле тормыш»ы

«16 сумга алып, 12 сумнан сатканнар. Шул очракта да табышка эшлиләр...»

Гаҗәп, ләкин бу чын булган хәл. Чүпрәле районының «Цильна» җәмгыятендә, дөрестән дә, ашлыкның килограммын 16 сумнан сатып алганнар һәм халыкка 12шәр сумнан таратканнар. Ә хуҗалыкның ни дәрәҗәдә табышлы эшләве турында әйткәндә, инде дистә еллар дәвамында бер тиен кредит алмыйча яшәүләрен, уртача хезмәт хакының 45 мең сум булуын һәм аны вакытында бирүләрен искәртү дә җитәдер.

Әмма, соңгы вакыттагы вазгыять нәтиҗәсе аграр оешманың мөмкинлеген шактый чикли, ди «Цильна» җәмгыятенең алыштыргысыз директоры – инде 32 елдан артык әлеге хуҗалыкны җитәкләүче Барис Аппау улы Гафуров.

Ничек кенә булмасын, алар әле бирешергә җыенмый. Быел да яңа уңышка нигез салу эшләренә ныклы әзерлек белән керешкәннәр.

РЕСПУБЛИКА БРЕНДЫНА ӘЙЛӘНГӘН ХУҖАЛЫК

«Камаз» йөк машинасы, «Ак Барс» хоккей командасы Татарстан бренды дип саналган кебек, «Цильна» җәмгыяте» сүзтезмәсе дә республиканың аграр тармагында уңышлы эш үрнәгенә ишарәли торган төшенчәгә әйләнде дияргә мөмкин. Инвесторсыз, үз көнен үзе күреп, өч дистә ел дәвамында иң алдынгылар рәтендә лаеклы урынын алып тора әлеге хуҗалык.

– Дөрес, узган елгы корылыкның тискәре тәэсире шактый сизелде. Без гадәттәге күрсәткечнең яртысы күләмендә генә ашлык суктырып алдык. Уңыш гектардан 30ар центнер гына чыкты, – ди Барис Гафуров. Республикадагы аграр оешмаларның күпчелегендә коры җәйдә гектардан 30ар центнер икмәк җыюны зур җиңүгә санасалар, «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе «гына» кисәкчәсе белән әйтә. Чөнки соңгы дистә ел дәвамында аларның гектардан 50-55әр центнердан да ким ашлык суктырганнары булмаган. 2020нче елда исә, уңыш күләме гектардан 60ар центнер тәшкил иткән.

– Бездә терлек күп булганлыктан, аларны мул азык белән тәэмин итү өчен генә дә уңышны гектардан 45әр центнердан ким алмаска кирәк, – дип аңлата Барис Гафуров. Ә терлек, дөрестән дә, булган җир мәйданнарына чагыштырмача исәпләгәндә, бик күп асрала хуҗалыкта. Белгечләр теле белән аңлатсак, 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә 44 баш шартлы терлек туры килә. Республика буенча уртача күрсәткеч исә – 15-16 баш шартлы терлек кенә.

«Цильна» җәмгыятендә хәзер 3100 баш мөгезле эре терлек бар. Аларның 900е – савым сыерлары. Көн саен 27 тонна сөт җитештереп саталар. Һәр сыерга көнлек савым 29-30 килограмм дигән сүз. Әлбәттә, мул һәм сыйфатлы азыксыз ул хәтле продукция җитештерү мөмкин түгел. Җәмгыятьтә елның-елында ул мәсьәләне дә уңышлы хәл итеп киләләр. Хәтта узган коры елда әзерләнгән азык запасы да – әле тагын бер елга җитәрлек сенаж-силослары бар икән.

– Авыл хуҗалыгында эшне төрле тармакта алып барырга кирәк. Бер елны кырчылык табышлы булса, икенче елда терлекчелек файда бирергә мөмкин, – ди җәмгыять җитәкчесе утыз еллык тәҗрибәсеннән чыгып. Ә шикәр чөгендере югары рентабельле культуралардан санала. Хуҗалыкта аның белән дә ныклап шөгыльләнәләр һәм уңышын ел саен гектардан 500әр центнердан да ким алмыйлар.

Механизатор Рамил Акъбәров (сулда) хуҗалыкның баш инженеры Илнур Сатдинов белән.

– Шикәр чөгендерен бер мең гектар мәйданда да үстерер идек. Тәҗрибә һәм техник куәт җитәрлек, ләкин җиребез азрак шул, 5200 гектар гына җитми безгә. Терлек күп булгач, аларга азык үстерү мәйданнарын киметә алмыйбыз. Шуңа күрә ел саен чөгендерне 350 гектар тирәсе мәйданда гына үстерәбез. Менә фәкать быел 400 гектарда чәчеп карарга план бар. Орлыкларны да җитәрлек күләмдә алып куйдык инде. Ел саен Бельгиядә җитештерелә торган орлыкны чәчәбез, – ди Барис Гафуров алдагы эш планнары белән таныштырып. Быелгы кырчылык сезоны өчен, тәэсир итү көче белән исәпләгәндә, һәр гектар чәчүлек мәйданга 136шар килограмм күләмендә ашлама туплап куйганнар инде. Ә республика буенча уртача 70әр килограмм булса, яхшы дип санала.

Быел кырга беренче тапкыр 13нче апрельдә чыкканнар. Без булган көнне дә «Туман» дип аталучы махсус техника белән күпьеллык үләннәрне тукландыру эше бара иде. «700 гектардан артык мәйданда тукландырдык инде. Тагын ике-өч көнлек эш калды», – дип сөйләде безгә механизатор Рамил Акъбәров. Ә хуҗалыкның баш инженеры Илнур Сатдинов сүзләренчә, чәчү эшләре өчен 4 агрегат җыеп куелган. Һәрберсе ике сменада эшләячәк икән. Гадәттә хуҗалыкта язгы чәчүне ел саен ике атна дигәндә тәмамлый торган булганнар. Әзерлек яхшы. Һава шартлары тоткарламаса, быел да шуннан озакка сузылмас, диләр.

23 баш терлек асраучы гаилә – Гөлүсә белән Ринат Сабитовлар.

САЗЛЫККА БАТМАУ СЕРЕ

Инде унбиш еллап хуҗалык кредитларсыз яши, дип искәрттек.

– Заманында алып карадык без аны, – ди Барис Гафуров. – Бер елны 50 миллион сум кредит алган идек. Ул вакытта 11 процентлы ставка белән. Тәмам бәла булды ул. Чөнки банк кредитны бер елга гына бирмәкче иде. Безгә исә, яңа техникалар алу өчен озак вакытка кирәк. Һичьюгы өч елга бирегез дип, ул вакыттагы авыл хуҗалыгы министрына, Премьер-министрга хәтле кердем. Ә алганнан соң, кредитны түләү – икенче бәла. Айның 25е килә дә җитә бит. Чираттагы сумманы түләргә кирәк. Ул кредиттан котылдык та, шуннан соң бүтән алган юк инде.

Әлбәттә, кредитларсыз, очны-очка ялгап бару өчен, хуҗалыкның ныклык запасы булу кирәк. «Цильна» җәмгыятендә аңа да ирешкәннәр. Тик, ничек? Анысы инде җитәкче Барис Аппау улының үзенә генә мәгълүмдер. Бик күпләр белергә теләр иде ул авыл хуҗалыгы оешмасын шулай уңышлы эшләтү серләрен. Ни гаҗәп, республика киңлегендә генә караганда да, бер үк шартларда эшләп килгән йөзләгән хуҗалыкларның аз өлеше – дистәләбе генә икътисади баткаклыкларга чуммыйча, исән кала алды бит. Монда инде иң элек хәлиткеч рольне җитәкче уйнаган дияргә сәбәп бар. «Цильна» җәмгыяте эшчеләре, Кече Чынлы авылы халкы да бер авыздан шул фикерне куәтли. Ә Барис Аппау улы фикеренчә, анда сер булырлык берни дә юк. Иң мөһиме – халык белән уртак тел табып, тәртип һәм төгәллек белән эшне оештыру, ди. Бу очракта, мәгълүм мәкальдәге сыман, җиде кат үлчәү генә җитмәгәнлеге дә аңлашыла инде. Илдәге хәлләргә, базар икътисады таләпләренә, табигать шартларына, тагын әллә нинди сәбәпләргә бәйле рәвештә вазгыять гел үзгәреп тора бит. Авыл хуҗалыгы тармагында бигрәк тә. Андый шартларда ялгышмыйча чираттагы адымны ясау гаять кыен шул. Әлеге уңайдан Барис Гафуров яңа гына үз башыннан үткән мисалга да тукталды:

– Ашламаларны без узган ел ахырында ук алып калдык. Ел саен шулай итә идек. Чөнки ул вакытта хаклары арзанрак, язга таба алар кыйммәтләнә башлый. Ә быел хәл үзгә булды. Без ашламаның тоннасын 24-25 мең сумга алдык. Хәзер ул 21-22 мең сум тора. Хаклары киресенчә төште. Күпмедер акчаны югалттык. Менә шундый хәлләр дә булырга мөмкин.

Бәхеткә, андый очраклар «Цильна» җәмгыятендә сирәк күренеш. Киресенчә, һәр сумны нәтиҗәлерәк тоту, җитештергән продукцияне файдалырак итеп сату – җитәкченең төп принципларыннан һәм күпчелек очракта аңа ирешелә дә.

– Кайсы елны шикәр чөгендере үстерүдән дә табыш калмаска мөмкин бит. Ә андый вакытлар булгалады, – дип хәтер яңарта Барис Гафуров. – Шикәр чөгендере үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар хезмәтләре өчен шикәр заводларыннан алган писүкнең килограммын 18-20 сумга сатарга мәҗбүр булдылар. Ә үзкыйммәте ким дигәндә 23-25 сум тирәсе иде. Андый елларда да без бәя күтәрелгәнне көтеп, соңыннан 26-27 сумнан сата идек.

Узган елда үстереп саткан шикәр чөгендере хисабына заводлардан 1500 тонна шикәр комы алдык. Складта әле 600 тонна тирәсе запас писүгебез бар. Март аенда шикәр комына хаклар кинәт артканда да, без ул запасыбызны сатмадык. Чөнки кирәк-яракны алырга кассада акчабыз җитәрлек. Ә булган товар кыйммәтен югалтмас. Дөрес, хәзер писүк бәясе берникадәр төште. Әмма соңрак тагын күтәрелер дип уйлыйм. Чөнки яңа уңышка чаклы вакыт шактый бит әле...

Җитештергән ашлыктан да максималь табыш ала беләләр хуҗалыкта. «Цильна» җәмгыяте – орлыкчылык хуҗалыгы. Узган көздә җыеп алган уңыштан 30 миллион сумлык орлык сатканнар инде. Бодай орлыгының килограммы 28-30 сум, ә арпаныкы – 26-27 сум йөри икән. Әле хәзер дә, тагын 580 тонна орлык сату мөмкинлекләре бар. Үзләре үстергән ашлыкның орлыкка аерганнан калганын гына малларга ашаталар. Шуңа күрә фураж өчен ашлыкны сатып алырга туры килгән. Аның килограммын 16 сумнан алганнар. Хәер, үзләре үстергәнне орлык итеп икеләтә кыйммәткә сатканда, нигә фуражга читтән алмаска? Менә шул рәвешле табышка эшләгәнгә күрә, үз халкына фуражлык ашлыкны арзан хактан – килограммын 12 сумнан гына өләшкәннәр дә инде.

«МӨМКИНЛЕКЛӘР КЫСЫЛА БАРА...»

«Цильна» җәмгыятендә бүген даими рәвештә 160 кеше хезмәт куя. Нигездә барысы да әлеге хуҗалык урнашкан җирлектә яшәүчеләр – Кече Чынлы авылы халкы.

– Эшчеләребезгә ашлыкны тагын да юньрәк бәядән бирер идек, мөмкинлекләр кысыла бара шул, – ди Барис Гафуров. – Шөкер, хәзер инде яңа техникаларга ихтыяҗыбыз юк диярлек. Кирәк кадәрлесен алган идек. Ләкин эшләгән вакытта техника еш ватылып тора. Ә запас частьләрнең хаклары икешәр тапкырга артты бит. Бигрәк тә чит илнекеләргә. Безнең техникаларның 80 проценты шундый. Шаккаткыч инде, «Мега-Класс» комбайнының алгы көпчәгенә бер резина 570 мең сум тора!

Янә бер мисал: үткән ел һәр гектарга 144әр килограмм тәэсир итү көчендә ашлама алу өчен 32 миллион сум акча тотылды. Ә быелгы сезонда шул ук мәйданга 136шар килограмм тәэсир итү көчендә ашлама 52 миллион сумга төште. Ашлама кыйммәтләнү аркасында гына да 20 миллион сумлык өстәмә чыгым дигән сүз. Әле ничаклы агу-химикатлар кирәк булачак. Аларның хаклары 50шәр процентка үсте. Менә шуларны исәпләгәндә, киләчәк өчен борчу арта, билгеле. Күпме генә тырышсалар да, хуҗалыкларның табышлары барыбер кими бара. Элеккеге елларда безнең җәмгыятьнең рентабельлелеге 40 процент чамасы була иде. Мондый шартларда исә, табышлылык дәрәҗәсе шактыйга кимер, дип уйлыйм. Ә бу – хуҗалык базасын яңарту, халыкка хезмәт хакларын арттыру мөмкинлеге чикләнә дигән сүз.

Шундый шартларда да «Цильна» җәмгыятендә әле кул күтәрергә җыенмыйлар анысы. Үз планнары буенча, җитештерүне арттыру бәрабәренә икътисади ныклыкны көчәйтү, халыкның тормыш шартларын тагын да яхшырту юнәлешендә эш дәвам итә. Уртача хезмәт хакын 50 мең сумга җиткерү максатын куйганнар. Хәер, хезмәт хакын түләүдән тыш та, җәмгыятьтә эшчеләргә күрсәтелүче ярдәм төрләре байтак. Фураж өчен арзан бәядән ашлык бирү – бер мисал гына. Мәсәлән, ул якларда печән чабарлык табигый болыннар бик аз. Шуңа да карамастан, авыл халкы күпләп терлек асрый. Кече Чынлы җирлеге башлыгы Гомәр Халитов сүзләренә караганда, авылдан 4 көтү чыга, 5әр баш һәм аннан да күбрәк сыер тотучы гаиләләр шактый икән. Мисал өчен, Гөлүсә белән Ринат Сабитовлар ун сыер асрый. Тагын ун баш бозаулары һәм өч атлары бар. Шул чаклы малга азык та җиткерергә кирәк бит. Анысы белән хуҗалык нык булыша, диләр Сабитовлар. Икмәген, печәнен бирүдән тыш, теләүчеләр сенаж-силос та алырга мөмкиннәр, дип сөйлиләр. Алары да арзан хактан.

Халкына шулай ярдәм итәргә тырышып, замананың гаделсез икътисади шартлары белән якалашып, «Цильна» җәмгыяте үз тарихын язуны дәвам итә. Кече Чынлы авылы халкы бу дәверне «бәхетле тормыш чоры» дип бәяли. Алга таба нинди вакыт җитәр? Анысы турыдан-туры җәмгыятьнең яшәешенә бәйле. Ә мөмкинлекләр кысыла бара шул...

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Чүпрәле – Казан

Комментарии