Ашлама-химикатсыз уңыш юлы...

Ашлама-химикатсыз уңыш юлы...

Быел да игенчеләр үстергән ашлыкка бәя юк, ә чыгымнары һаман арта бара, дигән чынбарлык инде гадәти хәл кебек кенә кабул ителә башлады сыман. Борчылмагыз, ел саен урактан соң шулай була, берничә айдан хаклары арта аның, дип юата түрәләр. Ләкин икмәккә лаеклы хаклар гына күренми. Илнең азык-төлек резервын тулыландыру максатыннан ашлыкның бераз өлешен интервенция фондына алу да, хөкүмәт тарафыннан ярдәм дип, аграрчыга күпмедер күләмдә ташламалы кредитлар тәкъдим итү дә хәлнең асылын үзгәртми. Андый шартларда фермер ирексездән иген үстерү чыгымнарын тагын да киметү юлларын эзли башлый. Бу уңайдан органик кырчылык ысулы аграрчыга күпмедер ярдәмгә килергә мөмкин икән. Чөнки ул ысул нигезендә эшләгәндә минераль ашламаларга, химик препаратларга акча сарыф итәсе булмый.

Ә нәрсә соң ул органик кырчылык? Башта шул турыда ачыклык кертик. Гади генә әйткәндә, ул – экологик чиста үсемчелек продукцияләре җитештерү. Органик кырчылык таләпләре буенча эшләгәндә кимендә соңгы өч ел дәвамында минераль һәм химик ашламалар кулланылмау шарт. Туфракның уңдырышлылыгын чәчү әйләнешләре һәм органик, биологик ашламалар ярдәмендә генә тәэмин итү күздә тотыла. Үсемлекләрне саклау өчен дә гербицидлар, пестицидлар, инсектицидлар, башка төрле химик препаратлар файдалану тыела. Корткычларга каршы көрәштә, мәсәлән, фәкать физик киртәләр, тавыш, ультратавыш, махсус яктылык тудыручы җайланмалар, төрле капкыннар һәм башка төр механик чаралар гына кулланырга мөмкин. Соңгы елларда азык-төлек җитештерүдә популярлаша барган нурланыш һәм генлы инженерия технологияләрен, үстерү гормоннарын бөтенләй якын китерергә ярамый.

Мондый шартларда, бигрәк тә минераль һәм химик ашламаларсыз, препаратларсыз мул уңыш алып буламыни, дигән сорау туа, әлбәттә. Була икән шул. Икмәк үстерүдә тотыла торган чыгымнарның саллы өлешен нәкъ шул ашлама-химикатлар тәшкил итә. Бактың исә, алардан башка гына да уңышлы булырга мөмкин икән. Органик кырчылык ысулын өйрәнгән экспертлар һәм аның нигезендә чынбарлыкта эшләп караган аграрчылар шундый фикердә.

– Кызганычка каршы, соңгы берничә дистә елда туфракның уңдырышлылыгын минераль ашламалар хисабына гына күтәрергә мөмкин дигән караш барлыкка килде. Бу дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә җирне барлыкка китергәндә минераль ашламалар турында белмәгәндер дә. Карагыз сез, тайгада минераль ашламалар юк, ә ул яши, үсә, – ди Русиянең һәм Татарстанның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре, техник фәннәр кандидаты, «Татар агробизнес персоналын яңадан әзерләү институты»ның «Органика» укыту-методик үзәге башлыгы Валерй Гогин. Ул органик азык-төлек җитештерү идеясен өйрәнеп, Татарстанда әлеге ысулны киңәйтү өчен җан атып йөрүче галимнәрнең берсе. Аның фикеренчә, игенне минераль һәм химик ашламаларсыз да үстереп булуы турында оныттык. Хәзерге күп итеп төрле ашламалар куллану ярдәмендә мул уңыш алып, үзебезне дә, Җир-ананы да, үсемлекләрне дә күпмедер күләмдә иркәләдек һәм азындырдык. Чөнки, генетика дәрәҗәсендә карасак, минераль ашлама ярдәмендә рәхәтләнеп яшәүче үсемлек үзен саклау өчен көрәшми башлый. Нигә дигәндә, ул болай да үсә ала бит. Аны минераль ашлама белән тукландыралар, химикатлар ярдәмендә корткычлардан саклыйлар. Ахыр чиктә үсемлек ялкаулана, биргәнне көтеп кенә яши. Ә ул формалаштырган башакның, җимешнең составында нинди матдәләр бар, анысы турында уйлау арткы планда кала.

Әзер минераль ашламалар белән генә «ашатылган» туфрак та, Валерй Гогин әйтүенчә, үзенең уңдырышлылыгын табигый юл белән күтәрү үзлеген югалта.

– Хәзер бит басу-кырларны карасак, анда суалчаннарны да таба алмыйбыз. Ә суалчан юк икән, гумус та барлыкка килми дигән сүз. Мондый шартларда зуррак уңыш алу өчен без тагын да күбрәк минераль һәм химик ашлама кулланырга мәҗбүр булабыз. Бу – тупикка илтә торган юл. Чөнки тора-бара үстергән уңыш та, әйләнә-тирә мохит тә гел химиядән генә торачак. Без бөтен дөньябызны агулап бетерәчәкбез. Бүген табигатьне, аеруча сулыкларны пычратучы төп чыганаклар эре сәнәгать объектлары түгел, ә торак-коммуналь хуҗалыкларның көнкүреш калдыклары һәм кырлардан, фермалардан аккан агулы катнашмалар. Елгаларның флора-фаунасы үзгәрә бит. Иделгә генә карагыз, соңгы елларда июнь аенда ук яшелләнеп чәчәк ата башлады. Бу зур проблема, нигездә, шул химияле технологияләр нәтиҗәсе, – дип ассызыклый галим. Ә органик кырчылык шартларында әйләнә-тирә мохиткә карата да сакчыл мөнәсәбәт булдыру мөһим шартлардан санала.

Органик авыл хуҗалыгына күчкән очракта дөнья халкын туендырырлык азык-төлек җитештереп булырмы соң? Әлеге сорауга җавап эзләү максатыннан үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә, галимнәр «органик ысул заманча технологияләргә нигезләнгәненнән бер дә калышмый», дигән фикергә килгәннәр. Чөнки билгеле бер мәйданнарда органик алымнар нигезендә үстерелгән уңыш күләме интенсив технология буенча ирешелгән күрсәткечләрнең 92 процентын тәшкил иткән. Аның каравы, органик продуктлар туклыклырак һәм биологик файдалы матдәләргә баерак булган. Мисал өчен, органик җиләк-җимешләр, яшелчәләр һәм бөртеклеләр составында С витамины 17, тимер – 21, магний – 29, фосфор – 13,6 процентка күбрәк икәнлеге ачыкланган. Аңлашылганча, аларда кеше өчен зыянлы нитрат һәм нитритларның да азрак булуы, ә төрле аминокислоталарның, файдалы минераль катнашмаларның муллыгы әлеге төр продуктларның кыйммәтен тагын да арттыра гына. Алар тәмлерәк тә.

Шуңа күрә, органик азык-төлеккә ихтыяҗ елдан-ел көчәя бара. Русиянең Милли органика берлеге мәгълүматларына караганда, 2000 – 2019нчы елларда дөнья базарында органик продуктлар сатылу күләме сигез тапкырга арткан һәм әлеге күренеш ел саен 10-12 процент үсеш белән дәвам итә.

Органик продуктларны даими рәвештә иң күп кулланучылар Европа илләренә туры килә. Аеруча Дания, Швейцария гражданнары тарафыннан күп сатып алына икән. Беренче унлыкка тагын Люксембург, Австрия, Швеция, Франция, Германия, АКШ, Канада, Норвегия керә. Ә Русия бу исемлектә бик артта әле. Сыйфатлырак һәм файдалырак органик продуктларның кыйммәтрәк тә торуы киртәдер бәлки? Ничек кенә булмасын, бездә андый азык-төлекне кулланучылар ил халкының бер процентыннан да кимрәк дип санала. Чагыштыру өчен: җан башына исәпләгәндә, Даниядә органик продукция сатып алу өчен елга 344 доллар сарыф итсәләр, Русиядә ул күрсәткеч 1 доллардан кимрәк. Ә дөнья буенча уртача – 12,8 доллар тәшкил итә.

Ләкин, соңгы елларда Русиядә дә органик продуктларга сорау үсә башлады, дип ассызыклый Валерй Гогин. Мисал өчен, 2020нче елның маеннан 2021нең апреле аралыгында ил базарында органик азык-төлек сатылу күләме 13 процентка арткан. Икенче мәсьәлә – аны җитештерүчеләрнең әле бик аз булуы.

Гомумән, органик авыл хуҗалыгы дөньядагы 190лап илдә гамәлдә икән. Барлыгы 72,3 миллион гектар мәйданда органик кырчылык алып барыла. Аеруча Австралиядә әлеге технология нигезендә 35,7 миллион гектар мәйданда кырлар эшкәртелә. Бу – иң югары күрсәткеч. Аннан, 3,7 миллион гектар белән Аргентина, 2,4 миллион гектар белән Испания дәвам итә исемлекне. Шулай ук, АКШ, Кытай, Италия, Франция, Уругвай, Һиндстан, Германия дәүләтләрендә дә бер – берярым миллион гектар мәйданда органик кырчылык яшәп килә. Русиядә исә, андый мәйданнар нибары 674 мең гектар гына тәшкил итә әле.

Димәк, Русиядә органик кырчылык белән шөгыльләнеп, экологик чиста азык-төлек җитештерү хәзер һәрьяклап файдалы гына. Көндәшләр аз, продукциягә сорау бар. Югарыда искәрткәнебезчә, минераль ашламалар, химик препаратлар кулланмау сәбәпле, кырчылыкта чыгымнарны да киметергә мөмкинлек туа. Шулай да, бездә аграрчылар атлыгып органик авыл хуҗалыгына күчә дип әйтеп булмый әле. Чөнки ул технологиягә каршылыклы фикердә торучылар да байтак. Кагыйдә буларак, заманча, интенсив кырчылык технологиясе нигезендә эшләп, үзләре техникалар, агу-химикатлар җитештереп сатучылар, аларның вәкилләре аеруча нык борчыла һәм органик кырчылыкның уңай сыйфатларын тоныклатып күрсәтергә омтылалар.

Дөрестән дә органик кырчылык бүген отышлымы, аның нигезендә эшләп мул уңыш үстереп буламы? Ул хакта органика ысулы буенча эшләүче аграрчыларның үзләреннән дә сораштык. Андыйлар аз булсалар да, республикада бар. Хәзерге вакытта биш хуҗалыкта органик кырчылык шартларына күчеш чоры бара, алар сары сертификатка ия, ә ике фермер инде тулысынча күчеп беткән һәм яшел сертификат алуга ирешкән.

Лаеш районындагы яшел сертификатка ия булган фермер хуҗалыгы башлыгы Роза Исхакова:

– Без яшел сертификатны быел гына алдык. Барлык таләпләр буенча сынау узганчы ике ел тирәсе вакыт үтте. Ә ул юнәлештә фермер хуҗалыгын оештырганнан – 2010нчы елдан шөгыльләнәбез. Фермер булып эш башлавыбызның максаты да шул иде: ашламаларсыз, химик препаратларсыз, экологик чиста продукция җитештерү. Аның законы юк иде бит. Берничә ел элек органик продукцияләр җитештерү турында 280нче Федераль закон кабул ителде. Шуннан соң без дә сертификат алып, эшчәнлекне рәсмиләштерергә булдык. Һәм үкенмибез, гәрчә кырчылык буенча яшел сертификат алу 300 мең сум тирәсенә төшсә дә. Киләчәктә андый продукциягә сорау тагын да артыр дип уйлыйбыз. Башкача эре агрохолдинглар белән ярыша алмыйбыз бит. Ә алар андый органик продукция җитештерми.

Без 800 гектар мәйданда органик кырчылык белән шөгыльләнәбез. Уңышны начар алмадык, хәзер бит өстәмә ашлау өчен биологик препаратлар, ашламалар да бар. Аннан, без үстергән уңышның үзкыйммәте арзангарак чыга. Кырчылыктан тыш, 250 баш мөгезле эре терлегебез бар, 100 башы савым сыерлары. Киләчәктә терлекчелек тармагына да яшел сертификат алырга ниятлибез. Тулы цикл белән җитештереп, экологик чиста продукция генә сатачакбыз.

Арча районының «Казанка» агрофирмасы директоры Айдар Сабиров:

– Без органик кырчылык буенча әле сынау узу этабында, яшел сертификат алып өлгермәдек. Соңгы елларда гел химик ашлама-препаратларсыз эшлибез. Хәтта чәчүлек орлыкларны да агулаган юк. Чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә каршы химикатлар сиптерү турында әйтмим дә инде. Җирне парга калдырып, механик чаралар гына кулланып, сидератлар һәм чәчү әйләнешен саклап эшлибез. Шөкер, иген уңышы начар булмый. Узган корылык елында да уртача 24әр центнер алдык, район күрсәткеченнән югарырак. Быелгы уракны гектардан 40ар центнер уңыш белән тәмамладык.

Хуҗалыкта өч мең гектар җир, 800 баш мөгезле эре терлек бар. Аларның 320се – савым сыерлары. Шул ресурслар белән уңышлы гына эшләп, яшәп киләбез. Менә 2020нче елда 35 миллион сумга машина-трактор паркын төзекләндердек. Узган елда – 86 миллион сумлык техникалар алдык. Ә быел тагын 80 миллион сумга заманча терлекчелек комплексы төзибез. Барысы да үз көчебезгә, бер тиен кредит алмыйча. Шулай булгач дөрес эшлибез, дип уйлыйм һәм органик кырчылыкның икътисадый яктан да нәтиҗәсен күрәм. Бер генә мисал: безнең солыны ел саен күрше өлкәдәге бер фирма балалар ризыгы ясау өчен сатып ала. Бәясе базардагы гадәти солыга караганда ике тапкырга югарырак. Дөрес, ныклап тикшерәләр, агу-химикатлар кулланылган булырга тиеш түгел. Ә без аларны кулланмыйбыз да. Анысыз эшләп булганда, кирәге дә юк.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ әзерләде

Комментарии