Тукайда – талыйлар, ә Балтач, Мөслимдә...

Тукайда – талыйлар, ә Балтач, Мөслимдә...

Балтач һәм Тукай районнарындагы сыерлар арасында нинди аерма бар, беләсезме?.. Без дә әйтә алмыйбыз шул. Хәтта ветеринария белгечләре дә үзенчәлекләрен билгели алмас иде. Чөнки тегендә дә, монда да бер үк төрле сыерлар.

Тик нигә аларның сөтләре төрлечә бәяләнә соң? Балтач районында халыктан литрын 31 сум 20 тиеннән сатып алганда, Тукайда – 22 сумнан гына җыялар. Литр саен 9 сум 20 тиен аерма – шактый сизелерлек инде ул. Тукай районында сыер асраучы авыл халкы, җитештергән сөтне арзангарак сатып, хәйран акча югалта дигән сүз бит. Һәм, кызганычка каршы, сөт бәяләре чагыштырмача түбән булган районнар бер Тукай гына да түгел...

БАЛТАЧТА СӨТ ҖЫЮЧЫЛАРНЫ «ЙӨГӘНЛӘП» ТОТАЛАР

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган исемлекне дәвам итсәк, тагын Арчада халыктан сөтнең литрын 30 сум 10 тиеннән, Әтнә, Буа, Тәтеш, Биектау, Мөслим районнарында – 30 сумнан сатып алулары күренә. Ә Югары Ослан, Әгерҗе, Чүпрәле, Баулы, Лениногорск, Алабуга һәм Минзәләдә – 24-25 сум гына. Бөгелмә районында халыктан сөт җыюны бөтенләй туктатканнар...

Балтач районында 15 баш сыер асраучы Айнур Хәйруллин (сулда) Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов белән

Искәрткәнебезчә, иң кыйммәтле сөтне балтачлылар җитештерсә, иң арзанлысы – Тукай районында. Ни өчен бәя аермасы шул чаклы зур соң? Хаклар арзан булган районнарда сыер асраучыларны кимсетерлек хәл бит!

– Сөт бәясе начар булса, кеше сыерны асрамый башлый, – ди Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин. – Ә безнең шәхси секторда терлек саны ел саен арта бара. Узган елда да үсеш 4 процент тәшкил итте. Бүгенге көндә халыкта 17795 баш мөгезле эре терлек бар. Аларның 7246 башы – савым сыерлары. Шәхси секторда бу кадәрле сыер, шул чаклы терлек башка бер генә районда да юктыр дип беләм.

Балтач районында халыктан сөт җыю белән ике кооператив һәм 45 шәхси эшмәкәр шөгыльләнә икән. Аңлашылганча, сөт җыючыларның күбрәк акча эшлисе килә бит инде. «Үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртмасыннар өчен, аларны азрак «йөгәнләп» тә тотарга кирәк», – дип ассызыклый Рамил Нотфуллин. Районда халыктан алган һәр литр сөткә аны җыючы хезмәте өчен 1 сум 30 тиеннән дә артык бүленергә тиеш түгел, дигән тәртип кертелгән. Җыелган сөтләрне Балтач һәм Биектау районнарындагы эшкәртү комбинатларына тапшыралар. Кабул итү хаклары турында алар белән дә даими рәвештә сөйләшү-килешүләр алып барыла.

Гадәттә, шәхси сектордан җыелган сөт төрле сыйфатта була. Ягъни, кемнекедер майлырак, кемнекедер суытылган. Арада сөткә бераз су өстәүчеләр дә очрарга мөмкин. Халыктан җыелган сөтне Балтач районында берничә хуҗалыкта фильтрлар аша үткәреп, суытып, сыйфатын яхшыртып та саталар.

Тулаем алганда, халыктан сөт җыю процессы белән район җитәкчелеге дими кызыксынып тора. Чималны җыючы эшмәкәрләр белән ай саен җыелышлар үткәрелә. Анда җыела торган сөтнең сыйфаты, күләме, халыкка түләү хакы һәм эшмәкәрләр үзләренә алган өлеш, эшкәртү комбинатларының кабул итү бәяләре турында фикер алышына. Ул мәгълүматларны район гәҗитендә дә бастырып баралар.

– Әгәр кайсыдыр җыючы сөт акчасы белән уйнап, үзенә артыграк сумманы алып калса, ул шунда ук беленә, – ди Балтач муниципаль районы башлыгы. Чөнки халык гәҗиттә чыккан мәгълүматны күзәтеп, тикшереп бара.

Әлеге эшләрнең нәтиҗәсе халыктан сөт җыю бәяләрендә күренә инде. Ә хакларның югары булуы сыер санын арттыруга һәм мул сөт савуга этәреш бирә. Балтач районы авылларында 2-3әр баш сыер тотучылар гадәти күренеш санала бит. Салавыч авылында яшәүче Айнур Хәйруллин кебек, 15-20 баш сыер асраучылар да ишәя бара хәзер. Җәйге чорда районның шәхси секторында көн саен 80 тоннага чаклы сөт савып саталар.

ТУКАЙДА: «ГЛАВА» БЕЛӘН ТАРТКАЛАШЫРЛЫК БУЛМАСЫН...»

Гадәттә продукция мул булганда, аның бәясе кими башлый. Тик безнең очракта һич алай әйтеп булмый. Балтачта сөтне мул савалар, хаклары да югарырак икәнен аңладык. Ә менә Тукай районында шәхси секторда сөт күләме «ташка үлчим» генә. Халыктан сатып алу бәясе дә республикада иң түбәне. Билгеле инде, андый шартларда абзарында сыер санын арттыруга омтылучылар күп булмас.

– Халыкта сыер саны кими, – дип уфтанды Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хабетдинов та. – Соңгы елда тагын 165 башка азайды бугай.

– Ә халыктан сөтне уртача нинди бәядән җыялар? 

– 27 сумнанмы икән инде?.. (Кемнәндер сорап, төгәлләп алды – Р.Г.) Ә, база өлеше 26 сум 50 тиеннән икән. Халыкка литрына 22 сумнан түлиләр.

– Бик арзан хак бит бу!

– Ну, 27 сумнан дип языгыз инде. «Глава» белән тарткалашып утырырлык булмасын.

– Без алдап яза алмыйбыз, халык күрә бит. Аннан, аграр министрлык мәгълүматы белән дә чагышмаячак.

– Алайса, министрлык күпме күрсәткән, шулай куегыз...

Министрлык та «22 сум» дип күрсәткән шул. Әйткәнебезчә, республикада иң түбән бәя! Һәм Тукай районында сөт хакларының дөрестән дә шулай гына икәнлеген сөт җыючылар үзләре дә раслады.

Мәсәлән, Руфат Гайнетдинов Теләнче Тамак авылыннан җыя сөтне. «Халык малны киметә бара, көтүдә 32 генә сыер йөри хәзер», – ди ул. Дөрес, бәлки бөтен кеше дә сыерын көтүгә кумыйдыр, ләкин терлек нык кими инде, дип нәтиҗә ясый. Көнгә нибары 300 литр тирәсе сөт җыела икән. Кышкы чорда тагын да азрак булган. Барлык сөтне 120 чакырым читтәге Алабуга заводына ташый.

– Хәзер бәяләрнең кыйммәт вакыты әле. Халыкка литры өчен 22 сумнан түлим. Ә Алабуга заводына 25-25,50дән тапшырам. Җыйган өчен һәр литрдан 3 сум 50 тиен тирәсе кала. Ул күп түгел. Чөнки халыкта сөт аз, ә җыеп чыгу өчен шактый юл узарга кирәк. Чыгымнары арта, – дип аңлата эшмәкәр.

Икенче сөт җыючы – Инсөя Бәхтиева фикере дә охшаш булды: шулай ук, халыкка литры өчен 22 сумнан түли, җыелган сөтне Алабуга заводына тапшыра.

– Мин 5-6 авылдан җыям. Кайберсендә берничә генә сыер асраучы калды. Алар өчен дә анда хәтле барабыз инде. Барысы бергә кышын көнгә 450, җәен – 600 литр чамасы сөт була, – ди. Әлеге эшмәкәрнең кереме дә җыелган һәр литр сөтнең 3 сум 50 тиенен үзенә калдырудан гыйбарәт икән. Алай да табыш зур җыелмый, дип зарлана ул.

Анысы, бәлки, шулайдыр. Тукай районы авылларында сөт аз җыелу бер хәл, һәр эшмәкәр мичкә төбендә генә булган 300-500 литр сөте белән Алабугага чаклы машина куып йөрүгә калгач, табыш калмыйдыр да... Ләкин кәсепне файдалы итүнең башка чаралары турында уйланырга, эзләнергә кирәк бит. Мәсәлән, берничә эшмәкәр җыйган сөтне берләштереп, бер машинага гына төяп илтсәләр заводка, шактый чыгым кимер иде. Гомумән, ул юнәлештәге эшмәкәрләрне берләштерүче кооператив оештырырга мөмкин. Аның өчен дәүләт тә грантлар формасында ярдәм күрсәтеп тора. Тик Тукай районында андый эшләргә салкын карыйлар күрәмсең. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе халыктан сөтне нинди хак белән җыюлары турында да буталмыйча әйтеп бирә алмагач, тагын нәрсә дияргә инде? Шәхси секторда сауган сөтне иң арзан бәядән сатарга мәҗбүр булу күренеше, беренче чиратта, район җитәкчелегенең авыл халкы турында кайгыртучанлык дәрәҗәсе чагылышы ул.

МӨСЛИМДӘ КООПЕРАТИВ ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР АЧКАН

Тукай районының ут күршесе – Мөслимдә дә авыл халкыннан сөтнең литрын уртача 30ар сумнан җыялар икән. Район башлыгы Альберт Хуҗин шулай дип ышандырды. Гаҗәп бит: янәшә урнашкан ике район, ә сөт бәяләре аермасы 8 сум!

Мөслим районындагы Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов бу турыда ишеткәч, аптырап калды. Гаиләсе белән шәхси хуҗалыкта 6 сыер асрый алар. Көнгә уртача 100 литр тирәсе сөт саталар.

– Шул ук күләмдәге сөтне безгә караганда көн саен 800 сумга кимрәк бәягә бирәләр дигән сүз бит. Айлык табыш 24 мең сумга азрак булыр иде. Ярый бездә 30ар сумга алалар әле, – дип, куанычын белдерде Рөстәм Кыяметдинов. Соңыннан: «Бу хаклар да лаеклы түгел. Тагын арттырсалар, яхшы булыр», – дип өстәде.

Мөслим районындагы «Фаиза» кооперативы җитәкчесе Фаид Шәйморзин лаборатория хезмәткәре Чулпан Нуриева белән

Әйе, сөт хаклары дизель ягулыгыныкы белән тигезләшкәндә генә гадел була, диләр бит. Ә хәзерге шартларда чагыштырып караганда, тел шартлатырлык урын бар әле. Дөрес, Мөслимдә хәлләр чагыштырмача ярыйсы анысы. Бөтенләй начар булса, Рөстәм Кыяметдинов сүзләренә караганда, җирлектә тагын Айдар Бакиев 10, ә Азат Фәрхетдинов абыйсы белән икесенә 25 баш сыер асрый башламас иде. Соңгы ике елда гына да 7 гаилә программага кереп, сөтчелек буенча миниферма төзегән бит.

– Бездә терлек асрау өчен шартлар яхшы, Ык елгасы буенда урнашканлыктан, болын-тугайлар күп, рәхәтләнеп көтү йөрерлек, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы. Әмма иң төп шарт ул – сауган сөтне яхшы хактан сату мөмкинлеге булу. Мөслим районында күпчелек авыллардан сөтне «Фаиза» кооперативы җыя.

– Без кооператив буларак берләшеп эшли башлагач, шактый киңәйдек, – ди җитәкчесе Фаид Шәйморзин. – Хәзер сөтне Мөслимнең 27 авылыннан тыш, Сарман, Азнакай, Минзәләдән, Башкортстанның Бакалы районыннан да җыябыз.

Кооперативның 600дән артык әгъзасы бар икән. Алардан сөтнең литрын 31 сумнан сатып алалар, ә калган халыкка – 30ар сумнан түлиләр. Район-авыллардан сөт җыючыларның да күпчелеге кооператив әгъзасы булып тора. Ул эш белән барлыгы 44 эшмәкәр шөгыльләнә. Аларга хезмәт хакын кооператив түли. Уртача җыйган һәр литр сөткә 3әр сум исәбеннән чыга. Димәк, халыктан 31 сумга сатып алган сөт кооперативка 34 сумга төшә.

– Бу артык кыйммәт түгел, нормаль бәя, – дип аңлата «Фаиза» кооперативы җитәкчесе Фаид Шәйморзин. – Бүгенге көндә әле сөт эшкәртүче эре заводлар сатып алу хакларын төшермәде. Шулай булгач, без халыктан җыйган сөтнең литрына ахыр чиктә 34әр сум түләгәндә дә, табышка эшләрлек...

Әлеге сүзләрдән соң күрше Тукай районындагы хәлне тагын бер кат искәртү урынлы булыр. Нигә ул райондагы сөт җыючылар чималны заводка 25-26 сумнан гына тапшыралар да, нигә халыкка 22шәр тәңкә генә түләнә соң?! Шул ук «Фаиза» кооперативы белән килешеп, сөтне аңа тапшырсалар да, файдалырак буласы бит. Тукай районы сөт җыючыларыннан ул турыда сорагач, җаваплары бер булды: янәсе, электән белгән, ышанычлы оешма белән эшлиләр... Кем өчен «белгән» дә, кем өчен «ышанычлы» соң ул, шулай күрәләтә халыкны «талау»га юл куйгач? Тукай районы җитәкчелеге бу турыда җитди уйланырга тиештер...

Мөслимдә исә, халыктан сөтне тагын да кыйммәткәрәк сатып алу, кәсепне табышлырак итү максатыннан «Фаиза» кооперативында туктаусыз эзләнү, рентабельлелекне арттыру эше бара. Мәсәлән, көн саен 55 тонна күләмендә җыела торган сөтнең 35 тоннасын үзләре эшкәртеп, май ясыйлар. Ә аертылган сөтне моңарчы арзан хактан башка заводларга сата торган булганнар. Хәзер исә, аннан үзләрендә үк сыр ясый башларга җыеналар. Аның өчен яңа цех төзегәннәр инде.

– Табышлылыкны арттыруга китергән тагын бер мисал: моңарчы электр энергиясе өчен ай саен 600 мең сум түли идек. Электр белән эшләүче пар генераторын газ котелына алмаштырдык. Нәтиҗәдә, хәзер ай саен 320 мең сум кимрәк тотыла, – ди Фаид Шәйморзин. Сөтне җитештереп, савудан башлап, эшкәртү, сатуга чаклы – бөтен чылбырдагы җаваплы затлар үз вазифасына шулай чын мәгънәсендә «җаваплы» караганда, Тукайдагы сыман халык җилкәсендә утыручылар да булмас иде, бәлки. Юкса, башка сыймаслык хәл бит: ничаклы районда халыктан сөтне 8-10 сумга арзангарак җыялар. Тагын 31 районда авыл халкы сыерны киметкән, дип аптыраганчы, шул тәртипсезлеккә дәүләт югарылыгында чаралар күрелсә, нәтиҗәлерәк булыр иде.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Балтач – Тукай – Мөслим – Казан

Комментарии