Чал тарихлы авыл күркәм улларын онытмый

Чал тарихлы авыл күркәм улларын онытмый

Көләч язның апрель иртәсе. Кышкар авылы клубына халык агыла. Кырлай юлыннан һәм Олы Мәңгәр ягыннан җиңел машиналар килеп туктый. Истәлекле вакыйга – шушы авылда туып үскән күренекле галим – педагог, җәмәгать эшлеклесе Рүзәл Юсупов белән очрашу булачак. Клубта бәйрәм рух. Залның түрендә тамашачыларны күренекле авылдашларының портреты каршылый. Берникадәр урын галимгә багышлап бүлеп алынган. Өстәл-шүрлекләрдә аның басылып чыккан күп санлы гыйльми-публицистик китаплары, истәлекле әйберләре… Клубта, авылның үз кешеләре белән бергә, район хакимияте вәкилләре, Рүзәлнең сабакташлары, күрше авыллардан килгән укытучылар, клуб мөдирләре…

Менә залга тантана иясе Рүзәл Юсупов килеп керә. Халык аны, аягүрә басып, алкышлап каршы ала. Ул түргә узышлый, тукталып-тукталып, залда утырган олы яшьтәге кешеләрнең кайберләре белән кул биреп исәнләшеп ала.

Мәҗлесне Кышкар халкына гына түгел, күрше-тирә авыл кешеләренә дә армый-талмый концерт-спектакльләр, бәйрәм кичәләре оештырып, мәдәният хезмәте күрсәтеп торучы клуб мөдире, шушы авылда оештырылган халык театры җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләйсән Шәфигуллина ачып җибәрә. Ул сүзен хаклы рәвештә, ерактанрак килеп, кыскача гына авылның тарихы белән бәйләп башлый.

– Хөрмәтле якташыбыз Рүзәл абый Юсуповның күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе булуы очраклы түгел, – ди клуб мөдире, Кышкар җире элек-электән бәрәкәтле булган, һәм ул дөньяга күркәм шәхесләрен бүләк иткән. Кышкарда туып-үскән кешеләрдән орден-медальләр белән бүләкләнгән фронт һәм хезмәт батырлары, төрле мактаулы исемнәргә лаек булган, югары хәрби дәрәҗәләргә ирешкән мөхтәрәм затларны күпләп санарга мөмкин. Кышкар халкы күренекле галимнәре белән дә горурлана ала: ике академик – Илтөзәр Гыйззәт улы Терегулов белән Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов, шушы авылда туып, шушы авыл чишмәсенең суын эчеп үскәннәр. Һәм бу күренешнең дә нык җирлеге бар: Кышкар гасыр ярым дәвердә татар халкының мәгърифәт үзәкләренең берсе булган. Монда 1777нче елдан алып Совет властеның беренче елларына кадәр югары белем бирә торган шөһрәтле мәдрәсә эшләп килгән. Ул мәдрәсәдә заманының зур белемле педагоглары укыткан һәм Русиянең татарлар яши торган төрле төбәкләреннән килгән яшьләр белем алган. Анда укыган шәкертләрнең кайберләре татар мәдәниятен-мәгърифәтен баетырлык хезмәтләр күрсәткән олпат шәхесләр булып киткән. Татар халкының күренекле шагыйре Габделҗаббар Кандалый,

драматург Фатыйх Халиди, язучы Әхмәт Уразаев–Кормаши, мәгърифәтчеләр Мотыйгулла Төхфәтуллин, Таиб Яхин, Санкт-Петербург имамы, Русиянең тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре Гатаулла Баязитов, Габдулла Тукайның әтисе имам-хатыйб Мөхәммәтгариф Тукаев, Татарстан фәннәр академиясенең экс-президенты Әхмәт Мазһаровның бабасы, әтисе һәм тагын башка күп кенә асыл затлар Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаганнар. Игътибарга лаеклы күренеш: Кышкар авылын бизәп торган мәһабәт таш мәчет шул мәдрәсә укытучылары һәм укучыларына хезмәт иткән. Һәм безнең хөрмәтле Рүзәл абыебыз да – шул мәчет бинасында урнашкан мәктәптә укып чыккан кеше… Ихтимал, бу күренешнең бер сере дә бардыр. Әйтерсең, элекке укымышлыларның уңай йогынтысы, шаукымы Йосыф Абдуллаҗаны малае Рүзәлне дә олы фән юлына өндәп торгандыр.

Очрашуны алып баручының кереш сүзеннән соң зал түренә урнаштырылган экраннан академик Рүзәл Юсуповның эшләре һәм тормышы турында кыска метражлы фильм күрсәтелә.

Кышкарның җидееллык мәктәбен, укырга үз яшьтәшләреннән бер ел алда кереп, бишле билгеләренә генә тәмамлаган яшүсмер Рүзәл, 14 яше дә тулмас борын, берүзе, укырга дип, туган авылыннан Казанга чыгып китә. Колхозда бик кызу урак өсте булганлыктан, аны озата баручы табылмый. Казанда барып керәсе адресы шундый була: Колхоз базары урамында түгәрәк баганалы капкалы йортта яшәүче Зөләйха апа. Озак эзләсә дә, таба ул йортны һәм күрешә ул апа белән Рүзәл. Үзе йөреп табып, кооперация техникумына укырга керә. Мөстәкыйль тормышы менә шулай кырыс һәм мавыктыргыч шартларда башланып китә аның. Өйдән бернинди ярдәмсез, бары тик стипендиягә генә укып чыга. Өч елда техникумны тәмамлаганнан соң, Рүзәлне юллама белән Курган өлкәсенең Усть-Уйский райпотребсоюзына товаровед итеп эшкә җибәрәләр. Ул чакта аңа 17 яшь тә тулмаган була әле. Яшь татар егетенең анда эшләгәндә күргәннәре үзе бер китапның хисләндерерлек тә, сокландырырлык та бүлеген тәшкил итәрлек.

Аннан соң армия, Памир тауларында Әфган чигендә, Сталинабадта (хәзерге Дүшәмбедә), Ташкентта хезмәт итү. Армиядән кайткач, Рүзәл – Казан университеты студенты, зур факультетның комсомол секретаре, Ленин стипендиаты. Һәм, ниһаять, биш еллык университетны дүрт елда гел бишлегә генә тәмамлап, Рүзәл Татарстан радио-телевидениесендә өч ел тәрҗемәче һәм редактор булып эшли. Аннары Казан педагогика институтында – аспирант, кандидатлык диссертациясен яклагач, өлкән укытучы, доцент, Мәскәүдә докторлык диссертациясен яклаганнан соң, профессор, декан һәм 17 елга якын Казан педагогика университетының ректоры.

Һәм менә хәзер профессор, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республиканың дәүләт премиясе лауреаты, 70 гыйльми-педагогик, публицистик китап, 500дән артык мәкалә авторы кадерле якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов – безнең алда.

Сирәкләнеп калган ап-ак чәчле академик сигез дистәсен тутырган булуга карамастан, аягында нык һәм төз басып тора, карашы үткен. Бер мәл залга күз йөртеп чыга да тыныч, салмак тавышы белән сүзен башлый.

– Кадерле авылдашларым, хөрмәтле кунаклар. Күңелем шатлык белән тулы: мин беренче тапкыр моннан 70 елга якын элек, малай чагымда ук чыгып киткән туган авылымда, якташларым янында. Табигый, мин хәзер сезнең күбегезне белмим, чөнки инде ул вакытлардан бирле миннән башка монда ике буын үсеп җиткән. Хәер, берничә генә булса да яшьтәшләрем, ягъни минем белән бергә үскән кешеләр дә бар. Мин сезнең күбегезне танымасам да, сез миңа якын, чөнки сез минем туган авылым кешеләре, миңа якын затлар.

Мин үз гомеремдә күп илләрдә булдым, гаҗәеп кызык нәрсәләр күрдем. Ләкин аларның берсенең дә мине хәзерге кебек үз авылыма кайткандагыдан ныграк тәэсирләндергәне, сөендергәне булмагандыр.

Мине малай чакта ялан аяк йөргән авылыбызның сукмаклары, су буйларым, кармак белән ташбаш тоткан инеш-елгалары, кул арбасын 4-5 чакрым өстерәп барып, чалгы белән печән чапкан басу-кырлары, кар эрегәч тә, җир кибеп бетмәс борын, чабата башмакны салып ташлап, калак уйнаган «Мәчет таулары» күз алдыма килә, язларын Симет елгасыннан, басулардан гөрләп килеп төшеп аккан ташу сулары шаулавы әле дә колагымда яңгырап тора сыман…

Рүзәл үзе турында күп сөйләп торуны кирәк тапмады, сорауларга җаваплар рәвешендә әңгәмәгә күчәргә тәкъдим итте, кызыксындырган теләсә нинди сорауга иренмичә һәм тартынмыйча җавап бирергә әзер булуын белдерде.

Шушы авылдан чыккан мондый мөхтәрәм кунаклар күп булмый һәм булганнары да еш кайтып тора алмый. Шуңа күрә авылдашларында якташ галимнәре белән кызыксыну зур иде, һәм сораулар да мул булды.

– Җидееллык татар мәктәбен тәмамлап, ничек итеп техникумда русча уңышлы укып чыга алдыгыз?

– Беренче елны бик авыр булды. Техникумыбызның уку срогы өч еллык кына булганлыктан, безгә шушы вакытта гомуми урта мәктәп программасын да үзләштерергә, махсус белгечлек предметларын да өйрәнергә, һәр елны кышкы һәм җәйге сессияләрдә имтиханнар да бирергә һәм икенче-өченче курсларда ай ярым практика да узарга туры килде. Һәр көнне сигезәр сәгать укыдык, ә миңа һәм татар мәктәбен тәмамлап килгән тагын өч егеткә атнасына берничә сәгать рус теленнән өстәмә дәрес бирәләр иде. Чыдадык, түздек. Белем алыйк дип, үзебезне аямыйча укып чыктык. Техникумны тәмамлаганда, дүрт дәүләт имтиханының өчесен – бишлегә, берсен дүртлегә бирдем.

– Зур уңышларга ирешүегезнең сере нәрсәдә?

– Мин гомерем буена, үземне аямыйча, максат куеп хезмәт иттем. Хәзер дә, пенсиядә булсам да, бер генә сәгать тә эшсез утырганым юк. Узган ел өч китап чыгардым, татарча һәм русча газета-журналларда 40лап мәкалә бастырдым. Быел инде шулай ук бер китабым чыкты, унлап мәкалә бастырдым. Узган елны басылган «Мәгърифәт юлыннан» «Дорогой просвещения» исемле ике телдә язылган китабымда максат куеп яшәү һәм башка әһәмиятле мәсьәләләр турында язылган. Берсен башка китапларым белән бергә Кышкар китапханәсендә калдырам: кызыксынсагыз укырсыз. Аларда гыйбрәтле һәм кызыклы хәлләр турында мәгълүмат күп.

– Докторлык диссертациягезне ни өчен Мәскәүгә барып якладыгыз?

– Минем диссертация төрле телләр бәйләнеше темасына иде. Андый тема буенча Казанда яклау советы булмады. Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең Рус теле фәнни институтындагы советта якладым. Ул минем тормышымдагы бик зур вакыйгаларның һәм авыр сынауларның берсе булды. Шөкер, уңышлы яклап, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә алдым, аннары профессор, ә аннан соң академик һәм Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты дигән дәрәҗәле исемнәргә ирешергә насыйп булды.

– Сезнең җәмәгать эшләрегез дә күп булган. Барысына да ничек өлгердегез?

– Әйе, төп ректорлык эшемә өстәп, Югары Совет депутаты, аның милли һәм мәдәният мәсьәләләре буенча даими комиссиясе рәисе вазыйфаларын да башкарырга туры килде. Без, депутатлар, ул чакта бик әһәмиятле гамәлләр кылдык: республикабызның дәүләт суверенлыгы турында декларация, яңа Конституция, телләр турында закон һәм башка төрле директив документлар кабул иттек.

Шуның өстенә, без фикердәшләребез белән Татарстанның республика партиясен оештырдык, һәм мине аның рәисе итеп сайлап куйдылар. Аның үзенең татар, рус телләрендә газетасы чыгып килде. Ул партиянең республикабыз өчен азмы-күпме игелеге булгандыр, дип уйлыйм.

– Сез үзегезне бәхетле дип саныйсызмы?

– Кеше гомере буенча һәрьяклап бәхетле генә булып яши алмый. Һәркемнең рәхәт, шатлыклы вакытлары да, авыр һәм кайберәүләрнең кайгылы чаклары да була. Минем тормышымда да шулай булды. Инде ишеткәнегезчә һәм белгәнегезчә, зур уңышларым да, сөенечле вакыйгаларым да һәм гаиләбез тормышында фаҗигале хәл дә булды: 30 яшендә күкрәп яшәгән күркәм улыбыз якты дөньядан китеп барды, үземнең дә авыр, борчулы чакларым булды. Шулай да, гомумән алганда, мин үземне бәхетле дип саныйм. Чөнки сау-сәламәт яшәдем, уңышларым мул булды. Хатыным Диларадан уңдым. Ул минем нык терәгем. Кызыбыз Диләфрүз дә акыллы бала булды, киявебездән дә уңдык, бик тырыш, уңган, акыллы, чибәр оныкларыбыз бар. Аңлашып, ярдәмләшеп, тату яшибез. Кешенең иң зур бәхете – сау-сәламәт булу. Калганы үзеңнән тора. Тырышлык кирәк, иренмәсәң, уңышлар килә ул.

Һичшиксез, гыйбрәтле, мәгънәле зур тормыш юлы узган Рүзәл Юсуповның фикерләре бай, сөйләр сүзе күп иде. Шуңа күрә аксакал авылдашы белән әңгәмә Кышкар халкы өчен кызык та, файдалы да булды. Мөхтәрәм якташ галимгә җылы сүзләрен әйтергә, аның белән бергә булган, очрашкан мизгелләрен искә алырга теләүчеләр дә күп булды.

Язмабызда шуны әйтми калсак, аяныч булыр. Күп санлы матур, бай фантазияле төрле кичәләр үткәреп күнеккән клуб мөдире Ләйсән Шәфигуллина, үзе кебек үк тырыш коллегалары – китапханә мөдире Гөлнара, клуб хезмәткәре Эльмира белән бергә, бу очрашуны сәнгатьле бизәү кирәклеген аңлап, матур һәм эчтәлекле әдәби-музыкаль тамаша әзерләп куйган булган. Аны күрсәтү эшлекле сөйләшүгә ямь бирде, җанландырды, халыкның күңеленә хуш килде.

Арча районы, Кышкар авылы китапханәсе

мөдире Гөлнара ИБРАҺИМОВА

Комментарии