Бәяләр сәясәте авылны сазлыкка сөйри

Бәяләр сәясәте авылны сазлыкка сөйри

Кибет киштәләрендәге товарларның хаклары янәдән өскә үрмәли башлады. Хәер, аларның туктап торганы да юк сыман инде. Аеруча азык-төлекнең кыйммәтләнүе халыкны борчуга сала. Яңа елның беренче атналарында бигрәк тә яшелчәләргә бәяләр артуы күзәтелгән. Мисал өчен, помидорның килограммы 15-16 сумга кыйммәтләнгән, кыяр – 14 сум тирәсенә. Кәбестә, кишер хаклары да 4-5 сумга арткан.

Бер яктан, яшелчә бәяләре артуны сезонлы күренеш дип аңлатып була сыман. Ә менә терлекчелек продукциясе кыйммәтләнү сезонга гына бәйле түгел инде. Ел башыннан сыер һәм сарык итләренең хаклары да арта башлаган бит. Бәясе ягыннан сыер мае яңа рекорд куйган. Һәм, белгечләр фаразлавынча, бәяләр үсү күренеше әле дәвам итү ихтимал.

БАТКАНДА САЛАМГА ЯБЫШЫРГА МАТАШУ

Бензин, газ кебек энергоресурларның хаклары гына түгел, азык-төлеккә дә бәяләр кинәт күтәрелергә мөмкин булуын узган ел тәҗрибәсе күрсәтте инде. Борщ җыелмасына керүче кайбер төр яшелчәләр 40 процентка чаклы кыйммәтләнде бит. Быел да охшаш хәл кабатлану ихтимал. Чөнки, үзебездә үстерелгән яшелчә запаслары инде бетеп бара. Ә җылырак климатлы күрше дәүләтләрдә әле өлгереп җитмәде. Үсеп өлгергәч тә, аларның яшелчәне безгә арзан бәядән кертүләре бик шикле.

Һәрхәлдә, бәяләр инде хәзергедән дә кире түбән төшмәстер. Аны үстерү өчен тотыла торган чыгымнары да арта бара бит. Ә кибет киштәләрендә яшелчә хаклары тагын узган елгы сыман кинәт бәйдән ычкынмасын өчен хәзер Русиянең монополияләргә каршы федераль хезмәте азык-төлек белән сату итүче эре сәүдә челтәрләре белән сөйләшүләр алып бара. Әлеге сөйләшүләрнең төп мәгънәсе – социаль әһәмияткә ия булган продуктларга сәүдә өстәмәләрен ел азагына чаклы 10 проценттан да арттырмаска. Бу турыда монополияләргә каршы федераль хезмәт «Тандер», Х5 Group һәм «Бристоль» компанияләре белән беренчел килешүләргә ирешкән дә инде. «Тандер» җәмгыятенә «Магнит», «Дикси» сәүдә челтәрләре карый. Ә Х5 Group компаниясе «Пятерочка», «Перекресток», «Карусель» һәм «Чижик» кибетләре белән идарә итә. Әлеге исемлектән чыгып фикерләгәндә, бәяләрне күтәрмәү турында азык-төлек кибетләренең күбесе белән килешү була икән, дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Сәүдә өстәмәләрен ун проценттан да арттырмасалар, халык өчен бик яхшы бит инде. Ләкин әлегә ул тәгаен кабул ителгән карар түгел. Сөйләшүләр дәвам итә. Сәүдә челтәрләре үзара ахыргача килешеп беткән очракта, Русиянең монополияләргә каршы федераль хезмәте аны расларга тиеш була. Икенчедән, андый карар расланып, үз көченә кергән очракта да, чынбарлыкта сатып алучы өчен куллану кәрҗиненең арзанаюы бик шикле, диләр экспертлар. Чөнки чикләүләр кертелә торган социаль әһәмияткә ия товарларның төгәл исемлеге юк. Әлегәчә сөйләшүләр нигезендә тәкъдим ителгән вариант буенча, чикләүләр кертеләсе товарлар исемлеген сәүдә челтәрләре үзләре билгеләячәк һәм ул исемлек ай саен яңартыласы. Мәсәлән «Магнит» челтәре хәзер 25 категориядәге товарның 200 төренә сәүдә өстәмәсен ун проценттан арттырмау турында чикләү кертергә риза. Социаль әһәмияткә ия товар дип, майсыз кефир бәясенә чикләү ясарлар, ә калган төрләренә, киресенчә, арттырып куйсалар, ни булыр? Сөтнең дә төрле майлылыктагылары, йомырканың да төрле категорияләре бар бит. Халыкны бик кызыксындырмаган продукция төрләре бәяләренә чикләү кертеп, күп сатыла торганнарының хакларын арттырсалар, аннан җиңеллек килмәс шул. Ә сәүдә челтәрләре өчен «социаль әһәмияткә ия азык-төлеккә бәяләрне арттырмыйбыз» дигән сүз – өстәмә реклама гына булачак.

Дөрес, бу очракта сәүдә челтәрләре мәнфәгатьләрен дә онытмаска кирәктер. Әгәр алар барлык товарларга да сәүдә өстәмәсен ун процент күләмендә генә куйсалар, күптән икътисади бөлгенлеккә төшкән булырлар иде. Чөнки логистика чыгымнары гына да сәүдә өстәмәсенең 7 процентын «ашый» икән. Аннан тыш әле коммуналь чыгымнарны, хезмәт хакларын, салымнарны түләргә кирәк. Кыскасы, аларның да акча тыгу тишекләре байтак.

Икенче яктан, сәүдә челтәрләре үзләре дә бәяләрне туктаусыз арттыру ягында түгел, дип саный азык-төлек җитештерү өлкәсе эксперты Мария Яшенкова. Чөнки бәя күтәрелүнең һәр очрагы сату күләме кимүенә китерә. Мисал өчен, кондитер ризыклары 20 процентка кыйммәтләнү, аларга сатып алучылар тарафыннан сорауның 30 процентка кимүендә чагылыш таба, дип нәтиҗә ясый эксперт. Ә инде азык-төлеккә күтәрелә башлаган бәяләрне бүген сәүдә челтәрләре белән сөйләшеп, ихтыяри-мәҗбүри чикләү юлы белән йөгәннәргә тырышу – бата башлагач, саламга ябышырга маташу кебек кенә.

ТАБЫШ ЙӘ ХЫЯЛДА, ЙӘ КӘГАЗЬДӘ ГЕНӘ...

Товарларның хаклары артуга сәүдә челтәрләре генә тәэсир ясамый билгеле. Иң элек җитештерү чыгымнары арта бару сизелерлек роль уйный. Шунлыктан сәүдә челтәрләре без социаль әһәмияткә ия азык-төлеккә сәүдә өстәмәсен ун проценттан арттырмасак та, җитештерүчеләргә бәйле рәвештә бәяләр барыбер күтәрелергә мөмкин, дип, үз өсләреннән җаваплылыкны төшерергә ашыгалар. Һәм бу очракта алар үзләренчә хаклы да. Арада үз өлешләре белән әле тагын эшкәртүчеләр бар. Ит-сөт, икмәк продуктлары хаклары формалашуга аеруча нык йогынты ясый соңгылары.

Һәр этапның үз мәшәкатьләре, үз чыгымнары шул. Моңарчы дистәләгән еллар дәвамында азык-төлек бәяләрен чагыштырмача түбән дәрәҗәдә саклау җитештерүчеләрне кысрыклау хисабына башкарылды дисәк, һич ялгыш булмас. Кибетләрдә сатыла торган һәр бөтен ипи хакында ашлык үстерүче крестьян хезмәтенең өлеше 20-25, иң күп дигәндә 28 процент тирәсе генә бит. Бодайның килограммы 6-7 сум белән генә бәяләнгән еллар күп булды. Ә хуҗалыклардан литрын 18-20 сумга җыеп алган сөтне пакетларга тутырып 60-70 сумнан кибетләрдә сатуны ни дияргә?.. Әлбәттә гадел пропорция түгел бу. Җитештерүче аграрчы файдасына булмаган андый шартлар бик озак дәвам итте һәм, кызганычка каршы, әле дә саклана. Әмма, соңгы елда пропорциядәге кискен аерма бераз кими башлады кебек. Мисал өчен, шул ук ипи бәяләре кибет киштәләрендә әллә ни артмады, ә бодайның килограммы хәзерге сезонда 15 сум тирәсе йөри. Сөтнең дә литрын эре хуҗалыклардан 30ар сумга һәм аннан да югарырак бәягә алып китәләр. Шулай булгач, бер яктан караганда, аграрчыга да шөкер дияргә генә кала сыман. Ләкин, икенче яктан, үз табышларының кимүенә һич юл куярга җыенмаган эшкәртүчеләр һәм сәүдә челтәрләре андый вазгыять белән озак килешеп тора алмаслар шул. Алар төрле юллар белән барыбер үз маржаларын алырга омтылачак. Димәк, алга таба азык-төлеккә бәяләрнең тагын артачагын фаразлау ялгыш булмас.

Ә хәзерге чорда ашлыкның бәяләре, сөтнең хуҗалыклардан алу хакы артуы аграрчыга икътисади муллык китерәме соң? Ниһаять җитештерүче өчен дә кулай, гадел бәяләр урнашты дип әйтерлекме? Әлеге сораулар белән республиканың шактый хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп карадык. Ни гаҗәп, күбесе аңлатма бирүдән бөтенләй баш тартты.

– Һай, нинди фикер әйтү, кеше янында хәзер уйларга да ярамый. Андый заманнар үтте бит инде. Юк, юк. Берсен дә кешегә әйттем юк, – диде Кукмара районының алдынгы хуҗалыгы – «Урал» җәмгыяте директоры Газинур Хәбибрахманов та, серле генә елмаеп. Инде шундый данлыклы хуҗалык җитәкчесе дә басма өчен үз сүзен әйтергә җөрьәт итмәгәч, димәк, уйланырлык урыннар бар монда. Әле узган елның җәй уртасында ук, Теләче районының «Агролак» җәмгыяте генераль директоры Фәрит Гыйләҗетдинов: «2020нче елда тәүлеккә ун литр сөт бирүче сыер табышлы түгел, дия идек. Ә быел инде 13-14 литр бирүчесе дә үз-үзен ашата алмый», – дигән иде. Ул вакыттан соң терлек азыгы бәяләре, аксымлы катнашмалар, энергоресурслар кыйммәтләнү сәбәпле, сөт җитештерүнең үзкыйммәте артты гына. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтындагы мәгълүматларга караганда исә, хәзер көнлек савым буенча уртача күрсәткечләр 19 районда бер сыерга 14 литрдан да азракны тәшкил итә. Димәк, республика районнарының яртысында диярлек сөттән табыш алу йә хыялда, йә кәгазьдә генә. Ит җитештерү буенча караганда, хәл тагын да начаррак. Чөнки әгәр терлек тәүлеккә уртача 1 килограммга чаклы артым бирмәсә, рентабельлелек турында уйлап булмый, диләр белгечләр. Ә андый хуҗалыклар бармак белән генә санарлык шул.

ГАДЕЛ БӘЯ БУЛМАУ - АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫН ТАРКАТА

Аңлашылганча, хәзерге заманның гаять кырыс икътисади шартларында аякта калу өчен авыл хуҗалыгы оешмаларына һәрдаим җитештерүне арттырырга, нәтиҗәлелекне үстерү юнәлешендә эшләргә кирәк. Ләкин җитештерүне елдан-ел арттыра бару бик катлаулы бурыч һәм ул барлык хуҗалыклар хәленнән килә торган эш түгел шул. Гәрчә, хуҗалыкларның күбесе, хәзерге катлаулы чорны искә алганда, начар эшлиләр дип әйтеп булмый. Тик икътисади табышлылыкка ирешә алучылар ел саен кими бара. Һәм соңгы елда җитештерүчеләрдән продукцияләрен сатып алу хаклары берникадәр арту да аграрчыларның хәлен тамырдан яхшыртырлык тәэсир ясамады.

– Ягулык-майлау материаллары, запас частьләр, техника, ашламалар уртача алганда соңгы елда гына 70-80 процентка кыйммәтләнде бит, – ди Чүпрәле районының «Чынлы» җәмгыяте директоры Барис Гафуров. – Ә ит бәяләре 10, сөт – 15 процентка артты. Кайда монда гаделлек булсын? Шуңа да карамый тырышабыз инде, без оптимистлар, авыл хуҗалыгында башкача булмый да.

Җәмгыятьтә җитештерү күрсәткечләрен 2021нче елда янә 5-6 процентка арттыра алганнар, хәзер бер сыердан көнлек савым уртача 27-28 литр тәшкил итә икән. Көн саен 24 тонна югары сыйфатлы сөт саталар. Узган елда хуҗалык буенча табышлылык 38 процент булган!

Сүз дә юк, бик югары күрсәткеч. Акчалата исәпләгәндә, табыш узган елдан 36 миллион сумга күбрәк булган. Шуның 33 миллион сумы – сөттән, ди Барис Гафуров:

– Бүген шул сөт яшәтә. Тәүлеккә 24 сәгать сөтчелек тармагы турында кайгыртабыз, шул юнәлештә эшлибез. Корылык безгә дә нык сукты. Иген уңышлары азрак булды. Әле ярый терлек азыгын мулдан әзерли алдык. Тагын ярты еллык запасыбыз калачак.

Шул рәвешле, бүген «Чынлы» җәмгыяте алга шактый ышанычлы адымнар белән атлый әле. Анда барлыгы 160 кеше хезмәт куя икән. Нигездә җирле халык, Чынлы авылы кешеләре. Айлык хезмәт хакы да югары, уртача 43 мең сум тәшкил итә. Гомумән, республикада бик аз хуҗалыклар андый уртача хезмәт хакы белән мактана алалар.

– Без аны тагын да арттырыр идек, аңа омтылабыз да, – ди җәмгыять директоры. – Тик кергән акчаны бүлә башлагач, җитми. Югыйсә, җитештерү дә үсә, рентабельлелек тә югары кебек. Ел саен акчалата керем арта бара. Ләкин аның бәрәкәте ел саен нык кими шул. Менә хәзер ашламалар икеләтә кыйммәтләнде. Техника ремонты, кыр эшләре күпкә чыгымлырак була бара. Мондый шартларда яшәве бик кыен. Идел аръягы төбәге районнарында табышлы эшләүче нибары ике хуҗалык калдык ахрысы инде.

Гомумән, бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган тәҗрибәле җитәкче: «Яшьләр укырга киткән җирләрдән кире кайтмый, авылда йортлар сирәгәя, халык кими, гел болай бара алмас, нидер уйларга кирәктер инде», – дип, авылларның киләчәге өчен борчыла. Мондый хәлгә калуның төп сәбәбе – авылларга лаеклы караш, аграрчылар җитештергән продукциягә гадел бәя булмаудан икәнен яхшы аңлый ул.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии