Тырма сабын озынайту кирәк әле...

Тырма сабын озынайту кирәк әле...

Аграр оешма җитәкчеләренең умартачыларга карата мөнәсәбәтләрен күздә тотып, «ел саен бер үк тырмага басалар», дип әйтергә мөмкин. Әмма, тырманың сабы кыскаракмы, аңа басучының маңгаена сугу очрагы гына юк дәрәҗәсендә. Шуңа, белә торып, курыкмыйча басалар да...

УМАРТАЧЫЛАР УЯНА БАШЛАГАН 

Кырларны пестицидлар белән эшкәрткәндә, аграрчылар тарафыннан тиешле таләпләр үтәлмәү аркасында бал кортларының күпләп агуланып үлү очраклары һаман дәвам итә бит. «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешма җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин сүзләренә караганда, быел андый күңелсез хәлләр күбрәк тә теркәлгән. Аеруча Минзәлә, Тукай, Әлмәт, Аксубай, Питрәч, Кукмара, Арча, Саба, Азнакай, Лениногорск районнарында күзәтелгән ул проблемалар.

«Безнең исәпләүләр буенча, быел республикада агуланудан зыян күргән корт оялары саны 5 мең данәдән артык булгандыр», – дип нәтиҗәли Шәүкәт Хәйруллин. Бу аз күрсәткеч түгел. Статистик мәгълүматларга нигезләнеп, уртачасын санаганда, Татарстанда һәр умарталыкта 18-20шәр баш оя асрала. Димәк, быел кортлар агулану нәтиҗәсендә 250-280 умартачының хезмәте юкка чыккан, дигән сүз бит! Ә табигатькә килгән зыян күләмен әйтеп бетерә торган түгел. Шулай булгач, кызганычка каршы, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчелеге тарафыннан умартачыларның хәлен аңларга тырышуны да, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтне дә җитәрлек дәрәҗәдә дип әйтеп булмый әле.

Республикада бал кортларының аеруча күпләп агулану очрагы 2019нчы елда теркәлгән иде. Ул елда 25 мең тирәсе ояга зыян килде, ди «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешма җитәкчесе. Аның фикеренчә, быел да фаҗиганең шундый ук зур масштабларда кабатлану куркынычы булган. Хәлне уңайгарак үзгәртә алуда умартачыларның акрынлап үсә барган активлыгы зур роль уйнады, дип саный Шәүкәт Хәйруллин:

– 2019нчы елда зыян күргән умартачылар, нигездә, зур тавыш чыгармады. Комиссияләр чакыртып, кортлар үлеме очракларын теркәтеп йөрмәде. Гомумән, алай мәшәкатьләнүдән умартачыга ниндидер файда булуына әле 3-4 ел элек кенә шикләнеп карау гадәте зур иде. Ә соңгы ике елда умартачылар үз хокукларын яклау буенча «уяна» башладылар кебек. Ул юнәлештә безнең иҗтимагый оешма да әйдәп баручылардан. Кортлар агулану турында хәбәр алуга, андый төбәккә умартачы хокукларын яклауда тәҗрибәгә ия булган оешма әгъзаларын җибәрәбез. Телефон элемтәсе аша да даими аңлатып, өйрәтеп торабыз. Әлбәттә, аңлашылганча, кортлар агулану очракларын тиешенчә актлаштырып теркәгән, үрнәкләрне махсус лабораторияләрдә тикшерткән очракта да, умартачыга китерелгән зыянны җиңел генә капларлар дигән сүз түгел. Эшне ул дәрәҗәгә алып барып җиткерү бик катлаулы, мәшәкатьле. Бүгенгәчә Татарстанда андый мисалның бөтенләй булганы юк әле. Әмма барыбер агулау очракларын рәсми теркәтергә, чаң сугарга кирәк. Чөнки проблемага аграр оешмалар җитәкчелеге игътибарын юнәлтү өчен дә бик мөһим ул, – дип ассызыклый «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешма җитәкчесе. Аның фикеренчә, нәкъ менә умартачылар тарафыннан шундый активлык арта бару сәбәпле, быел кырларны агулау нәтиҗәсендәге фаҗигаләр күләме кимрәк булган да. Кычкырып, матбугат чаралары аша да сөрән сала торгач, аграр оешма җитәкчелеге тарафыннан бал кортларына, әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә генә басуларны химикатлар белән эшкәртүгә игътибар барлыкка килә башлаган. Ә бер очракта, хәтта, аграр оешма җитәкчелеге үз гаебен танып, умартачыларга китергән зыянны капларга да ризалашкан.

ЛЕНИНОГОРСКИДА ТӘҮГЕ КИЛЕШҮ

Август башында Лениногорск районы умартачыларыннан да борчулы хәбәр килеп ирешкән иде. Куакбаш авылы янәшәсендәге умарталыкларда кортлар үлеме күзәтелде.

– Ул турыда ишетү белән, әлеге районга барып, зыян күргән умартачыларны җыйдык, – ди Шәүкәт Хәйруллин. – Шуны билгеләп үтәргә кирәк, район җитәкчелеге дә читтә калмады. Теләктәшлек белдереп, тиз арада ярдәм күрсәтә башлады. Нәтиҗәдә комиссияләр дә җиңел оешты, тиешле чаралар да башкарылды...

Бердәмләшеп, үзара аңлашып эшләгәндә, нәтиҗә булмый калмый шул. Лениногорскида да аңа артык бәхәссез генә ирешкәннәр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнур Шәймәрданов сүзләренчә, 20ләп умартачы зыян күргән булган.

– Комиссия белән барып, һәрберсе белән сөйләшеп чыктык. Күбесенең умарталыклары зур түгел, 5-10ар оялы гына. Фәкать бер умартачыда – Ринат Әскәровта 50 гаилә иде. Әмма ул ояларның барысына да зыян килгән дигән сүз түгел. Яртысыннан күбрәге исән иде. Без барысын исәпләп, зыянны каплау мәсьәләсен күтәрдек. Барлык умарталыклар да авыл советында исәпкә алынмаган, паспортлары да булмау эшне катлауландырды, билгеле. Шуңа да карамастан, кырны агулаган аграр оешма җитәкчесе белән умартачылар арасында аңлашу таба алдык. Үзара килешү нигезендә, хуҗалык умартачыларга китергән зыянны кемгәдер ашлык белән, кайсына печәнләтә түләде. Ә иң зур умарталык хуҗасы Ринат Әскәровка өстәмә рәвештә язын яңа корт пакетлары алып бирергә ышандырды.

Дөрестән дә, аграр оешма җитәкчелеге үз гаебен танып, суд юлларын таптап дәгъвалашмыйча гына зыянны капларга ризалык биргән очрак әлегәчә республикада булмады кебек. Бу вакыйга, бер яктан, умартачылар өчен җиңү булса, икенче яктан, хуҗалык җитәкчелеген дә умартачыларга, әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәтен үзгәртергә этәрә. Әлеге җитәкче бүтән ул тырмага басмас, дигән ышаныч ныгый күңелдә.

КУКМАРАДА КОРТЛАР АГУЛАНУГА КИРОВ АГРАРЧЫЛАРЫ ГАЕПЛЕ

Ике атна чамасы элек кенә бал кортларының агуланудан күпләп үлү очрагы Кукмара районында да теркәлде. Районның крестьян һәм фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе, моңарчы төбәктә умартачылык буенча инспектор булып торган Таһир Бариев сүзләренә караганда, Кукмара районы чигенә терәлеп урнашкан җирләрнең хуҗасы – Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы «Союз» агро-сәнәгать комплексы рапс кырларын химикатлар белән эшкәрткән булган. Ләкин ул турыда 3-4 чакырым читтә генә урнашкан Кукмара районы умартачыларын кисәтеп тормаганнар. Нәтиҗәдә, эшкәртелгән рапс басулары тирәлегендәге умарталыкларда бал кортлары күпләп үлә башлый.

– Без тиз арада комиссия төзеп, райондагы зыян күргән умарталарда тикшерү үткәрдек. Кырларны агулаучыны ачыкларга булышуны сорап Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы хакимиятенә рәсми хат белән мөрәҗәгать иттек, – ди үзе дә гомере буе умартачы булган Таһир Бариев. Күршеләр тарафыннан да җавап озак көттермәгән икән. «Союз» агро-сәнәгать комплексы кырларны химик препарат белән эшкәртүен таныган. Алай гына да түгел, әлеге оешма җитәкчелеге дә умартачыларга китерелгән зыянны капларга тырышачагын белдергән. Таһир Бариев аңлатуынча, хәзерге вакытта Кукмара умартачылары зыян күләмен ачыклау белән мәшгуль икән. Аңлашылганча, ул төрле умарталыкта төрлечә. Күпчелек ояларда кортлар үлеме 20-30 процент тирәсе, ә кайберләрендә 50-60ка кадәр җиткәне дә бар, диләр. Әлегә, авыл советларында теркәлгән умарталар саныннан чыгып, якынча исәпләүләр буенча, Кукмара районында 250 данә тирәсе ояга зыян килгән.

– Умартачылар тарафыннан төгәл мәгълүмат җыелып бетү белән, без кабат кырны агулаган «Союз» агро-сәнәгать комплексы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәкбез. Алар сүзләрендә торсалар, компенсация түләячәкләр. Үзара алдан килешү буенча, әлегә агуланган корт, яшел масса үрнәкләрен лабораторияләргә җибәреп, суд юлын таптап йөрмәскә булдык. Тулысынча аларга ышандык инде. Ничек килеп чыгар, карарбыз, – ди районның крестьян һәм фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Таһир Бариев.

Сүз дә юк, шулай үзара аңлаша, килешә алганнар икән, бу үзе инде зур әһәмияткә ия күренеш. Тик андый очракларда да, биргән вәгъдәләр буш калмасын өчен, умартачылар үз мәнфәгатьләрен яклауны гарантияләп куйса, яхшырак. Ягъни, «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешма җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин әйткәнчә, комиссияләр белән берлектә зыян килгән умарталыклардан тиешле үрнәкләрне алып, аларны махсус сейф-пакетларда суыткычка салып куярга кирәк. Аның өчен зур чыгым соралмый бит. Әгәр инде кырны агулаган аграр оешма үз сүзеннән кире кайтып, зыянны капларга каршы килә башласа, суыткычтагы үрнәкләрне лабораториягә җибәрергә мөмкин булачак. Искәрткәнебезчә, тырма сабын озынайтып кую бер дә артык булмас шул.

АРЧА УМАРТАЧЫСЫ КЫЗЫ ҖИҢЕЛЕРГӘ ҖЫЕНМЫЙ

Лениногорск, Кукмара районнарында булган фаҗигаләрнең ахыры килешү белән тәмамланса, кызганычка каршы, күпчелек очракта хәл капма-каршы шул. Арча районының Шекә авылында яшәүче умартачы Нурулла Закиров инде икенче ел рәттән бер үк көндә кырларны агулаудан зур зыян күрә.

Арча районының Шекә авылы умартачысы Нурулла Закиров

– «Северный» җәмгыяте узган елның 22нче июнендә басуын химик препарат белән эшкәртү сәбәпле, 32 оядагы эшче кортлар кырылып беткән иде инде. Көч-хәл белән ул ояларны яңарттык. Әмма быел тагын шул ук хәл кабатланды, – дип, зарын сөйләде җиденче дистәне ваклап баручы умартачы. Нәкъ Бөек Ватан сугышы башланган көнне бит, «Северный» җәмгыяте, фашистларча, бал кортларына каршы сугыш ачкан диярсең, быел янәдән 22нче июнь көнне агулау булган.

Нурулла Закиров үзе икенче группа инвалид, өйдән еш чыгып йөри алмаганлыктан, аның хокукларын яклап, кызы Ләлә Шакирова хаклык өчен көрәшә. Узган елда да ул комиссияләр чакыртып, үлгән корт һәм агулау булган кырдагы үлән үрнәкләрен алып, Курск һәм Белгород шәһәрләрендәге лабораторияләргә җибәргән иде. Кызганычка каршы, аларның тикшерү нәтиҗәләре генә анык булмаган.

– Кыенлык шунда, – ди Ләлә Шакирова, – лабораториядә нинди пестицидларга тикшертәсез, дип сорыйлар. Ә авыл хуҗалыгында кулланылучы ул химикатлар мең төрле. Хуҗалык агрономы безгә дөресен әйтмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә нинди химикатка икәнен каян төгәл беләсең инде. Аның һәр төренә тикшертү өстәмә акча бит әле. Лаборатория белгечләре әйтүенчә, еш кына төрле химикатларны бергә кушып, коктейль ясыйлар икән. Андый очракта нәрсәдер ачыклау тагын да кыенлаша...

Нәтиҗәдә, узган елда Ләлә Шакирова хаклык эзләп ничаклы гына йөгермәсен, кортларны агулау эшен судка чаклы җиткерә алмады. Әмма кулын күтәреп, бирелмәде дә. «Дәүләт хезмәте» порталы аша Татарстан Президентына хат белән дә мөрәҗәгать иткән иде. Ә быел тагын кабатланган агулау очрагын судка җиткерү өмете арткан икән.

– Тәҗрибәм үсә бара, быел акыллырак эш иттем, – ди ул. – Комиссия белән берлектә алган үрнәкләрне быел Мәскәүдәге Үзәк фәнни-методик ветеринария лабораториясенә юлладым. Башта үлгән кортларны гына тикшерттем. Аларда нинди дә булса пестицид бармы икәнлеген ачыкларга куштым. Нәтиҗәдә ике төрле химикат табылды. Хәзер шул химикатларның яшел масса үрнәгендә булу-булмавын тикшерәләр. Анда да табылса, димәк, үлгән кортлар белән агуланган кырдагы үсемлек арасында бәйләнеш була дигән сүз. Лабораториянең әлеге нәтиҗәләре белән судка мөрәҗәгать итәргә кала.

Ләлә хыялларга гына бирелеп, эшнең җиңел буласына өметләнми. Әле суд та карарны кем файдасына чыгарыр, дип шикләнә. Хәзергә ул хаклык өчен көрәштә башка умартачылар өчен сукмак ярып баручы. Тик ул сукмакны такыр юл итәр өчен калганнарның да активлыгы кирәк. Бал кортларын, әйләнә-тирә мохитне агулаучылар, баскан тырмаларының сабы башларына күсәк сыман сукса гына, уйлана башлыйлар бит.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии