Быел ашлык күләме Татарстанда җитәрлек булмаячак!

Быел ашлык күләме Татарстанда җитәрлек булмаячак!

Республикада әле дә коры һава торышы дәвам итә. Көн туды исә, игенче өметләнеп күккә карый. Анда болытлар да күренгәли, тик яңгырның гына сеңдереп яуганы юк. Гидрометүзәк мәгълүматларына караганда, җәйге чорда Татарстанда нибары 52 миллиметр явым-төшем булган. Ә нормадан тайпылышсыз еллар өчен әлеге күрсәткеч 215 миллиметр тәшкил итә. Димәк, быел туфракта дым дүрт тапкырга кимрәк! Шуның нәтиҗәсе буларак, республикадагы 43 районның 42сендә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Иген уңышы гектардан уртача нибары 15-16 центнер гына чыга. Узган елда ул 35 центнер тирәсе иде.

Бөртеккә суктырылучы кукурузны да кушып санаганда, быел ашлыкның тулаем җыемы 2,5-2,6 миллион тонна булыр, дип фаразлый Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров «Бизнес Онлайн»га биргән интервьюда. Ә республика ихтыяҗы өчен, ипи пешерү комбинатларын, спирт заводларын, терлекчелек, кошчылык тармакларын исәпләгәндә, елга 3,3 миллион тонна икмәк кирәк икән. Шуңа да, быел 800 мең тонна тирәсе ашлыкны чит төбәкләрдән сатып алырга туры киләчәк, ди аграр министр. Бүтән юл юк, дип аныклый ул.

Ә тулаем ил күләмендә караганда, хәл алай начар түгел. Корылык Идел буе, Урал, Себер төбәкләрендә күзәтелде. Аңа карап кына, илдә икмәккә кытлык булмаячак, дип нәтиҗә ясый белгечләр. Чөнки уңыш башка өлкәләрдә яхшы. Мисал өчен, Краснодар төбәгендә ул гектардан 60,1 центнер тәшкил иткән. Узган елгыга караганда 11,7шәр центнерга югарырак. Ростов өлкәсендә һәр гектардан – 37,9, Ставропольдә – 38 центнер ашлык суктырып алалар. Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразлавынча, илдә быел да узган елдагы күләмдә – 127 миллион тонна ашлык җыемы көтелә.

Әлбәттә, аның шулай булуы хәерле фал. Кем әйтмешли, илдә ачлык булмас. Тик менә ашлыкның бездә уңмавы һәм ихтыяҗыбызны үз икмәгебез белән канәгатьләндерә алмавыбыз аграрчыларга икътисадый яктан сугачак инде. Корылык аркасында республика хуҗалыкларына килгән турыдан-туры зыян гына да инде 28 миллиард сум күләмендә исәпләнә бит.

ЗӘЙ – БЕРЕНЧЕ!

Быел уракны республика районнары арасында иң беренче булып Зәй игенчеләре тәмамлады. Гомумән, зәйлеләр елның-елында зур оешканлык белән, кырчылыкта югары күрсәткечләргә ирешеп киләләр. Ләкин, әле мондый елның булганы юк иде, ди Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов:

– Уракка бик иртә, сигезенче июльдә керештек. Ә тугызынчы августка инде барлык игеннәрне суктырып та бетердек. Ул бит бер хуҗалыкта гына түгел, ә бөтен район күләмендә – 33 мең гектардан артык мәйданда эш башкарылды. Җәй коры булганлыктан, игеннәр тиз өлгерде һәм уракны шулай иртә тәмамладык.

Әлбәттә, уракны кыска вакытта төгәлли алуга иген кырларының чисталыгы, эшнең оешканлыгы, игенче-механизаторларның тырышлыгы да зур йогынты ясый. Әмма быел ашлыкның коры булуы һәм кырдан туры элеваторларга кайтуы һава торышы нәтиҗәсе. Ләкин, аңлашылганча, быелгы һава торышы тискәре йогынтысын да шактый ясады шул.

– Игеннәр түзсә дә, түзәр икән, – ди район башлыгы. – Алтынчы майдан бирле яңгыр яуганы юк бит! Язын мул ашлама белән чәчелгән иде. Көзге культуралар да яхшы гына кышлап чыктылар. Соңыннан игеннәрне 2-3 тапкыр яфрактан да тукландырдык. Ләкин корылык көчле булды шул. Без инде бу чаклы да уңыш җыя алмабыз, дип курыккан идек. Шөкер, елы өчен һәр гектардан 19,3әр центнер ашлык суктырып алдык.

Быел әлеге күрсәткеч республика районнары арасында иң югарылардан санала. Әмма, нәтиҗәлелеккә, икътисадый керемгә килгәндә, югалту шактый. Узган елда һәр гектар чәчүлек мәйданына 35 мең сумлык чыгым тотылган районда. Гектарыннан 64әр центнер уңыш җыеп алганнар. Акчага күчергәндә, кимендә гектардан 70шәр мең сумлык, дигән сүз. Димәк, рентабельлек 100 проценттан да югарырак булган.

Быел да, Рәзиф Кәримов әйтүе буенча, гектарга керткән орлык, ашламалар, үсемлекләрне саклау препаратлары күләм ягыннан шулай ук булган. Тик аларның бәяләре сизелерлек кыйммәтләнде. Өстәвенә, корылык сәбәпле, гектардан алган уңыш та өч тапкырга кимрәк. Шулай булгач, Зәй районында да кырчылыкның нәтиҗәлелеге быел әллә ни югары булмасын чамаларга мөмкин.

– Игенчелек чыгымнарын исәпләп, быел үзебез өчен гектардан 50-55әр центнер уңыш җыеп алу бурычы куйган идек, – ди Зәй муниципаль районы башлыгы. Тик, табигать үз төзәтмәләрен кертте шул.

КОРЫЛЫК КОМБАЙНЧЫ КЕСӘСЕНӘ ДӘ НЫК СУГА

– Илле елдан артык агроном булып эшләвем дәверендә, табигать шартларының кырчылык өчен нык тискәре булган өченче очрагы бу, – ди Раиф ага Вәлиев. Инде 81нче яше белән барса да, ул әле дә «Зәй» агрофирмасының Бигеш бүлекчәсе агрономы булып хезмәт куя. – 1981нче елда корылык булды, ул вакытта без гектардан 7шәр центнер ашлык суктырып алдык. Аннан, 2010нче елдагы корылыкта 20шәр центнердан бераз күбрәк булды уңыш. Ә быел бүлекчә буенча уртача гектардан 22шәр центнер икмәк җыйдык.

Раиф ага быелгы чагыштырмача югары уңышны фәкать технологияләрнең җиренә җиткерелеп үтәлүе һәм игенчеләрнең намуслы хезмәте нәтиҗәсе, дип бәяли. Үзе дә әлеге хезмәтне оештыра һәм мул уңышка нигез сала белүче тәҗрибәле агроном. Ул эшләгән бүлекчәдә көзге бодай гектарыннан 29ар, ә язгысы – 28әр центнер чыккан. «Зәй» агрофирмасының баш агрономы Олег Умнов әйткәнчә, Раиф Вәлиев бүлекчәсе кырчылыкта алдынгылыкны бирми икән әле.

– Шөкер, уңган белгечләр, тырыш игенче-механизаторлар шактый, – дип ассызыклый Зәй муниципаль районы башлыгы да. – Янәшәдә Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй кебек эре шәһәрләр булуга карамастан, районның аграр тармагында, нигездә, үзебезнең җирлек кешеләре эшли. Комбайнчылар арасында ел саен зур нәтиҗәләргә ирешүчеләрдән Рөстәм Мөхетдиновны, Дмитрий Исачевны, Рөстәм Фәрваевны, Михаил Никандровны, Илдар Хафизовны, Шәйхенур Миңнекәевны атап үтәр идем. Гомумән, игенчеләргә рәхмәттән башка сүз юк!

Әлбәттә, район җитәкчелегенең хезмәт кешесен танып белүе, аңа карата рәхмәтле булуы яхшы инде ул. Әмма, рәхмәтне кесәгә салып булмый, диләр бит. Ә комбайнчы өчен урак чоры ул – акча эшләп калу вакыты. Быелгы корылык игенче-механизатор кесәсенә дә нык бәргән икән.

– Быел 13 мең центнерга якын ашлык суктырып алдым, – дип сөйли 36нчы уракны үткәргән механизатор Шәйхенур Миңнекәев. Егәрлеге буенча НИВА классына керүче чит ил комбайнында эшли ул. – Хезмәт күләме гектарлар ягыннан шул ук, ә суктырган икмәк буенча аерма мәртәбәләрдә. Мәсәлән, узган елгы уракта 30 мең центнер суктырган идем. Аның өчен хезмәт хакы да яхшы чыкты, сезонга 300 мең сум тирәсе акча алдым. Ә быел суктырылган ашлык бермә-бер ким булгач, акчасы да икеләтә азрак була инде.

Сүз дә юк, гадәттән тыш корылык нәтиҗәсендә уңышның азрак булуына агрономнар да, игенче-механизаторлар да гаепле түгел. Авыл хуҗалыгында һәрбер белгеч, хезмәт кешесе кулдан килгәнчә тырыша. Ә аларның хезмәт хаклары уңыш чыгышына нык бәйле. Бу очракта корылык комбайнчы кесәсенә дә нык суга.

КЕМГӘ НИНДИ ЯРДӘМ КӨТЕЛӘ?

Хәзер дәүләт корылыктан зыян күргән аграр оешмаларга ярдәм итү юллары турында уйлап «баш вата». Сәламәт мантыйк буенча караганда, аның иң ышанычлы юлы – чәчүлек мәйданнарны төрле бәла-казалардан, шул исәптән корылыктан да, иминиятләштерү булырга тиеш тә бит. Кызганычка каршы, аграр тармакта иминиятләштерү системасы Русиядә әлегә алдынгы чит илләрдәге сыман камил һәм гадел эшләми. Шуңа да, дәүләт җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы министрлыгы күбрәк мәйданнарны иминиятләштерергә өндәвенә карамастан, Татарстанда андый чәчүлекләр быел 268 мең гектар гына, ягъни барлык мәйданның ун проценты гына. Ә узган ел иминиятләштерелгән мәйданнар 100 мең гектарда гына булган.

Кыскасы, иминиятләштерү компанияләре аша корылык салган зыянны кайтару «юк» дәрәҗәсендә.

– Без ярдәм сорап федераль үзәккә мөрәҗәгать иттек, – ди Татарстанның Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров. – Тик, ул ярдәмне ала алырбызмы, юкмы, әлегә билгесез. Ә менә банклар һәм лизинг компанияләре белән сөйләшүләр булды. Алар бик кыен хәлдәге аграр оешмалар өчен кредитларының чираттагы түләүләрен кичектереп торырга риза. Хәзер аңа мохтаҗлыгы булган хуҗалыклар турында мәгълүмат җыябыз.

Моннан тыш, «Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды» «Корылык» дип аталган махсус микрофинанслау продукты эшләгән. Аның нигезендә корылыктан зыян күрүче аграр оешмага 5 миллион сумга чаклы ташламалы финанс алу мөмкинлеге булдырыла. Әлеге заем 4,5%лы еллык ставка белән ике елга чаклы бирелә. Шулай ук, аграрчылар гарантия фонды ярдәменнән файдалана алалар.

Әлегә менә шундый ярдәмнәргә генә өмет итә алалар корылыктан зыян күргән аграрчылар. Аңлашылганча, «бушка бирәм» дигәннәре юк. Йә кредит түләүләрен кичектереп торып тору, йә процент ставкасы киметелү генә. Хәер, 4,5%лы ставканы «киметелгән, ташламалы» дип әйтмәс тә идек. Чөнки күп кенә чит илләрдә кредитларның ставкасы гомумән 2 проценттан артмый.

Ә инде игенче-механизаторларның югалтуларына килгәндә, аларга кем дә булса ярдәм кулы сузармы? Югарыда бәян ителгәнчә, корылык аркасында уңыш аз булгач, эшләгән акча да кимрәк, ди бит Зәй районы комбайнчысы Шәйхенур Миңнекәев. Ә андый хәл һәрбер райондагыга, һәр хуҗалыктагы комбайнчыга хас. Әйткәнебезчә, игенче үзеннән торганын үти, шул ук мәйданда эшне башкара. Инде хуҗалык җитәкчеләре дә ул турыда онытмыйча, тырыш игенчеләрнең хезмәтләрен күңел төшермәслек итеп бәяләсеннәр иде. Зәйдә исә, күңелләрне төшерергә сәбәп булмаячак, дип ышандырды район башлыгы Рәзиф Кәримов.

Районда, мәсәлән, зур егәрлекле комбайнда 25 мең центнер икмәк суктырган һәр комбайнчыга алдан 50 мең сум акчалата премия бирергә ниятләгән булганнар. Тик, корылык сәбәпле, ул чаклы күрсәткечкә ирешүчеләр юк. Урак бетеп китте, комбайнчылар 16-17шәр мең центнер белән тукталганнар.

– Аларның гаепләре булмаганны яхшы аңлыйбыз. Бик тырышып эшләделәр, – ди район башлыгы. Шуңа да, шикәр чөгендерен алып бетергәч, октябрь ахырларында барыбер «Уңыш бәйрәме» үткәрергә җыеналар икән. Анда барлык игенче-механизаторларны да бүләкләргә ниятлиләр.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Зәй – Казан

Комментарии