Актаныштагы Сәфәр авыл җирлеге проблемаларына сәфәр

Актаныштагы Сәфәр авыл җирлеге проблемаларына сәфәр

«Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа сөям җаным-тәнем белән!»

Бөек Тукаебыз язган әлеге шигъри юлларда авылга карата булган ярату хисе ярылып ята. Аеруча «суы тәмен беләм» дигән сүзләр белән шагыйрь ямьле табигатьле авылга мәхәббәтне бик төгәл сурәтли…

Актаныш районының Сәфәр авыл җирлегенә керүче Иске Сәфәр, Иске Кадермәт һәм Терпеле авылларында яшәүчеләр бу шигъри юлларны укыганда нинди хис кичерә икән? Чөнки, әйтүләренә караганда, менә дистә ел дәвамында инде әлеге авылларда халык суга тилмереп яши.

«Гомумән, авыл җирлегендәге проблемалар арта бара. Ә җирлек идарәсе тарафыннан ныклап торып башкарылган эш юк. Җирлек башлыгын күрә дә алмыйбыз», – дип зарланып шалтыраттылар аннан. «Башлыгы булып та, хуҗасызлыктан ятимләнгән җирлектәге проблемаларны игътибар белән тыңлап чыктык.

– «Чиста су» программасы буенча су системасын алыштырырга акча каралган дип әйттеләр җыелышта берничә ел элек, ул турыда хәбәр гәҗиттә дә булган иде. Эшли дә башладылар. Зур техникалар белән килеп, авылның бер-ике урынында казыдылар, торбаларны яңарттылармы соң? Ләкин ул эшләнеп бетмәде. Хәзер авылның бер урынында, түбән очта су бар, ә югары очларга килеп җитә алмый. Халык бик интегә инде шул су проблемасы белән, – ди Иске Сәфәр авылында яшәүче Чулпан Газизҗанова. – Җирлек башлыгын Гөлнара Сәйфетдинованы хәзер күргәнебез дә юк. Җыелышлар җыймый. Булса да, үзе килми, аңлатмый, халык белән аралашмый. Менә 1нче февральдә хисап җыелышы булды, анда да юк иде ул. Халыкның иң ачуын китергәне шул – үзара салым акчаларының кая китүен, ничек сарыф ителүен дә төгәл аңлатмыйлар бит. Шушы су системасын төзәтүгә тотылды, дип кенә әйттеләр. Нәтиҗәдә үзара салым акчалары да юк, су да юк. Узган елда һәр кешедән 500әр сум җыелган идек бит. Безнең җирлеккә Иске Сәфәр, Иске Кадермәт һәм Терпеле дигән өч авыл керә. Барысы 1200 кеше яши. Шулай булгач, үзара салым да аз җыелмаган булгандыр.

Быел да, әлегәчә салым җыю турында халык фикерен ачыклап бернинди аерым җыелыш булмады. Еллык хисап җыелышында гына сүз булган. Дөрес, мин үзем катнаша алмадым. Анда да халык фикере тавышка куелмаган. Шулай да, «Беренче мартка чаклы үзара салымны түләп бетерегез!» дигән игъланнар авылның берничә урынында эленеп тора инде.

Агымдагы елның беренче февралендә узган авыл җирлегенең еллык хисап җыелышында катнашып, андагы киеренкелектән Роза Идрисованың кан басымына чаклы күтәрелгән. Җыелыштан чирләп кайттым, ди ул:

– Авыл проблемалары бик күп, алар мине нык борчый. Ә җирлек җитәкчелеге тарафыннан аларга игътибар тиешенчә бирелми. Аптыраганнан, мин ул проблемалар турында авыл җирлегенең ватсаптагы төркеменә яза башладым. Иң беренче чүплек өемнәрен фотога төшереп куйдым. Оят бит, авылны чүп баса, чистартмыйлар…

Ләкин мине, «Анда теләсә-нәрсә язмагыз!» – дип шелтәләп, группадан чыгардылар. Шуннан соң, үзем «Авылымның бүгенгесе» дигән яңа группа ачтым. Анда төрле проблемаларны күтәрә башладык. Менә соңгысы – инешкә каяндыр вакыт-вакыт пычрак су агызалар. Урамда 30 градус салкын, ә инешнең бозы өстеннән актарылып-актарылып кара су ага. Янәшәдәге Киров авылы кырыенда Сөт заводы төзегәннәр иде. Шуннан пычрак суларны агызалар дип шикләнәбез. Без тавыш күтәрә башлагач, районнан килеп тикшергән булдылар. «Барып карадык, астан бәреп чыккан су булырга тиеш!» – диделәр. Тагын тикшереп, ачыклап бетерергә сүз бирделәр инде. Җыелышта да шушы мәсьәләне күтәрдем. Авылда эчә торган су булмау да интектерде инде. Үзара салым акчаларының кая киткәнен әйтмиләр. Һәр кешегә 500 сум исәбеннән җыелабыз бит. Ә проблемалар хәл ителми. Җирлек башлыгы Гөлнара Земфировна биш ел эшли инде. Шул биш елга бер тапкыр халык белән дә, депутатлар белән дә җыелыш булганы юк. Быелга салым җыю буенча да җыелыш булмады. Ә авыл җирлеге «Салым акчаларын китерегез!» дип белдерү элеп куйган.

– Узган елгы үзара салым акчаларының миллион сумга якынын су проблемасын хәл итү өчен «Теплосервис» оешмасына түләгәннәр икән, – ди Рузилә Тимерова, февраль башында узган җирлек идарәсе эшчәнлегенең еллык хисап җыелышында ишеткәннәрне искә төшереп. – Тагын 200 мең сумы басма ремонтына тотылган. Безнең инеш аркылы трослар белән тарттырылып салынган басма бар. Аның идән такталарын алмаштырганнар иде. Шул чыгымнарны санаганнардыр инде бик мул итеп. Аннан, тагын кайдадыр агач кискәннәр, юлны караганнар… Менә шулай итеп үзара салымның бөтен акчасы тотылып беткән инде. Хисап җыелышында бернинди төгәл саннар, мәгълүматлар әйтелмәде. Җирлек башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова үзе дә килмәгән иде. Аның кайда икәнен белгән кеше дә юк. Сәркатибы гына сөйләп чыкты. Быел салым җыю мәсьәләсе дә тавышка куелмады. Элек бит кул күтәрә идек. Хәзер андый утырышларның булганы юк. Җыелган акчаларның кая киткәнен белмәгәч, җирлектәге проблемалар хәл ителмәгәч, авыл халкының күпчелеге үзара салым җыюга каршы инде. «Юлны карадык», – дип хисап тоталар. Чынлыкта берни эшләнми. Һәр яз-көз урамнан йөрерлек түгел. Һаман ком да җәелми. Чүп басты дөньяны.

– Сусызлыктан иң нык интегүчеләр – бездер инде ул, – ди Нурсия Хаҗиева. Чөнки алар Иске Сәфәр авылының югары башында яши. – Менә ике сәгать буе кран төбендә торам. Әле тамчы да су килгәне юк. Иртән аз гына килеп ала ул. Ирем белән улым насослы шлангны ишек алдындагы колонка коесына төшереп, малларны көчкә эчерделәр. Дүрт сыерыбыз, алты бозавыбыз бар бит. Аларны су белән тәэмин итү – үзе бер проблема. Чишмәдән чиләкләп ташыйбыз. Интегәбез инде, кая гына хәбәр итмәдек? Җирлек башлыгы эшләми. Авыл хуҗасы булмагач, җыелышлар үткәрелмәгәч, берни хәл ителми. Юлларны да рәтләп чистартмыйлар. Безнең җирлеккә керүче янәшәдәге Иске Кадермәт авылында да сусыз интегәләр.

– Иске Кадермәт белән Терпеле авыллары икесе бергә кушылган инде. Биредә су – гомерлек проблема! – ди Иске Кадермәттә яшәүче Лерон Ямалетдинов. – Өстәмә насослар урнаштырдык, алар ярдәмендә суыртып алырга да су булмый күп вакытта. Су булганда бөтен савытларны тутырып калырга тырышабыз. Мин эшкә Актанышка йөрим, аннан кайтышлый су төяп алып кайтам. Ялгыз яшәүче карт-карчыклар да бар бит авылда. Аларга бигрәк тә кыен инде. Минем күршемдә Роза апа бер ялгызы яши. Аңа 80 тулып киләдер. Әнисен, әтисен белә идем. Икесе дә сугыш ветераннары, күкрәкләре тулы орден-медаль иде. Мәрхүмнәр инде. Алар баланың картлык көнендә шулай суга да тилмереп яшәве өчен сугышып йөргәннәрмени? ХХI гасыр бит! Ә элементар уңайлыклардан файдалана алмыйбыз. Көн саен душка керү – хыял! Дистә ел элек автоматлаштырылган кер юуу машинасы бүләк иткәннәр иде. Ул тумбочка сыман тора инде. Су булмагач, эшләтеп булмый.

Хәзер үзара салым җыю турында белдерү элделәр. Алдан халык белән җыелышып сөйләшү булмады. Җирлек башлыгын күргәнебез дә юк. Аптырагач, авыл җирлеге депутатлары арасында иң өлкәне – Әхәт Гыйззуллинга мөрәҗәгать иттем. «Бернинди җыелу булмады, без берни белмибез», – диде.

Гамбәрия Фәритова заманында үзе 25 ел дәвамында Сәфәр авыл җирлеге сәркатибе булып эшләгән икән. Шунлыктан җирлек идарәсе вазыйфалары аңа яхшы таныш.

– Хәзер берни эшләнми, – ди ул көрсенеп. – Авыл чүпкә батты, халык белән эшләү бөтенләй юк. Җирлек башлыгы очрашуларга килми. Кемнәрнең депутат булып сайлануларын белми дә калабыз. Бик ачу килә. Безнең авыл болай ятарга тиеш түгел, тырыш халык яши монда!

Сүз дә юк, Сәфәр авыл җирлегендә яшәүчеләр тарафыннан күтәрелгән әлеге проблемалар халыкның көнкүреше өчен бик мөһим! Суга да интегеп яши торган авылда, әлбәттә, яшьләр дә калырга атлыгып тормыйдыр шул. Аның әле бөтен уңайлыклары булган авылларында да читкә китүчеләр бихисап. Ә мондый проблемалар булган очракта, авылның тамыры балта белән чабыла сыман инде.

Әлеге авылларда яшәүчеләрнең моң-зарларын тыңлап, җирле проблемаларны өйрәнә башладык. Һәм, менә бит, мәкалә әзерләнеп «Безнең гәҗит» басмага тапшырыласы көнне куанычлы хәбәр килеп иреште: Иске Сәфәр авылында су булган!

– Кичә генә насосны алмаштырдык. Искесенең канатлары беткән иде, шуңа начар суырткан. Хәзер яңа насос эшли, бөтен авылда су булды! – дип хәбәр җиткерде Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова. Җирлек башлыгының сүзен җөпләгәндәй, алдан зарланган Нурсия Хаҗиева да шалтыратып сулы булу шатлыгы белән уртаклашты. Инде яңа куелган насос озын гомерле булсын, су проблемасы кабат тумасын дип теләргә генә кала.

Икенче яктан, һич аңлашылып бетми бит әле: нигә шулай тиз арада гына насосны алмаштырып хәл итеп булган проблеманы еллар дәвамында сузып килгәннәр? Суга тилмереп яшәүнең сакаллы мәсьәлә булуы турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр бит.

– Ой, быел вообще кошмар! – дип үз проблемалары турында сөйләргә кереште Сәфәр җирлеге башлыгы. – Су белән тәэмин итү коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмасына тапшырылды бит. Аларга ай саен 50шәр сум акча түләргә кирәк. Су начар килгәч, халык аны да түләмибез ди. Үзара салым җыю буенча да бәхәс куба.

– Үзара салым җыю буенча халык белән җыелышып сөйләшү булдымы соң?

– Булды җыелышлар. Үткән елда карантин аркасында күп халыкны җыйдырмадылар. Шулай булды бит инде… Юл кирәк, бөтенесе кирәк, үзара салым акчасы кирәк… «Чиста су» программасы буенча эшли башлаганнар иде. Аның да яртысы юк әле.

– Узган елда җыелган үзара салым акчаларының кая тотылганлыгы турында төгәл мәгълүмат булмаудан зарланалар? Башкарылган эшләр күренми диләр.

– Ничек эшләр күренмәсен инде? Безнең бөтен акча суга китеп барды. Иртә яздан торба салдылар. Акчаларның кая тотылганлыгы тикшерелеп тора бит. Урам юлларын салырга 700 мең сум билгеләгән идек, аның да 600 меңен кире алдык. Чөнки, берәү дә бушка эшләми. Үзара салым акчасы 1 миллион 675 мең сум җыелган иде, аның 1 миллион 117 меңе суга китте. Аннан соң, 200 мең сумына басма төзәтелә. Аның рәте беткән иде.

Быелга килгәндә, коронавирус аркасында әле үзара салым җыю турында җыелыш булмады. Но, җыярбыз инде. Кирәк бит!

Кирәктер, сүз дә юк. Аны Сәфәр җирлеге халкы да аңлый. Ләкин, гомуми җыелышта халык фикерен сорамый гына салым түләтү – канун бозу булачак. Шуңа да халык хәзер акча бирергә атлыгып тормый анда. Ә иң мөһиме, үзара аңлашып яшәү, дөресрәге, аңлашырга тырышу җитми. «Җирлек башлыгын күргәнебез дә юк!» – диләр бит. Дөрес, Гөлнара Сәйфетдинова ул мәгълүматны үзе инкарь итә. «Кайчан соңгы тапкыр халык белән очраштыгыз?» дип сорагач, төгәл җавап кына ишетелмәде. Беренче февральдә узган хисап җыелышында да катнаша алмаганын раслады:

– Әле былтыр операция ясаттым, быел тагын операциягә барып кайттым. Сәламәтлек начарайды, – дип нәтиҗә ясады ул.

Сүз дә юк, сәламәтлекне кайгыртырга кирәк. Ләкин, вакытында хәл ителмәгәнгә күрә, суга тилмереп, җирлекнең көндәлек проблемаларына чумып яшәүче халыкның да сәламәтлеге көннән-көн какшый барадыр. Алар турында кайгырту җирлек идарәсенең беренчел бурычы бит. Ул турыда онытылмасын иде. Ә проблемалар җирлектә шактый әле. Шул ук су белән тәэмин итү дә бары Иске Сәфәр авылында гына хәл ителгән. Ул Иске Кадермәт, Терпеле авыллары өчен төп борчу булып кала бирә. Иске Кадермәттә ялгызы яшәүче 76 яшендәге Саҗидә Агадуллина әйтүенчә, суны тамчылап бүләргә туры килә.

– Үләбез инде, күпме тилмерергә мөмкин! – дип ачына ул. – Мин аяксыз җитмәсә, сусыз бик читен. Берәрсе киләсе булса, су алып кил дип ялварам.

Аңлашылганча, Саҗидә Агадуллина өчен су иң кадерле күчтәнәч! Җирлек башлыгы үзе дә берәр тапкыр шул күчтәнәчне алып карт-карчыкларның хәлен белеп чыкса, тәмләп чәй эчеп алсалар, байтак проблемалар хәл ителер, җирлектәге киеренкелек кими төшәр иде кебек.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии