Чирмешәндә тәртип булырмы? – ромашка таҗы белән юрау...

Чирмешәндә тәртип булырмы? – ромашка таҗы белән юрау...

 

Ромашка таҗын йолкып юрау гадәте турында белмәгән кеше юктыр. Ул турыда шигырьләр, җырлар да байтак иҗат ителгән... Берничә көн элек без дә Чирмешән районында шул ысул белән юрап йөрдек. Ни өчен нәкъ Чирмешәндә дисезме? Чөнки анда кеше биеклеге булып килә торган ромашка чәчкәләре кырына тап булдык. Һәм юравыбыз да, гадәттәгечә: «Яратамы, яратмыймы?» – дип түгел иде. Ромашка таҗын тарткан саен: «Бу кырлар хәзер кемнеке икән? Алар нигә эшкәртелмәгән?» – дигән сорауларны кабатладык. Югыйсә, әле узган елда гына «Күтәмә» агрофирмасына караган ул басулардан мул иген уңышы җыеп алынган булган. Ә быел, агрофирмадан кычкыртып диярлек тартып алынган 500 гектар чамасы мәйдандагы кырларның кайсында, махсус орлыкка калдырылган сыман, чүп үләннәре, ә кайсында, әйткәнебезчә, ромашкалар үсә...

ХУҖАСЫЗЛЫК КҮЗНЕ ТИШӘ

Чагыштырмача тигез рельефлы, уңдырышлы туфраклы 500 гектарга якын булган басу-кырларның эшкәртелмичә калуы матур хәл түгел, килешәсездер. Гәрчә үсеп чыккан ромашкалар бик матур күренсә дә (фотоларда). Чирмешән районында дару үләне яки чәчәк үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар да юк бит. Һәрхәлдә, ул турыда моңарчы мәгълүм түгел иде. Ә ромашкалар кырга махсус сибелгән кебек. Әлеге хәлне күргәч, быелга чаклы бу җирләрне эшкәртеп килгән «Күтәмә» агрофирмасы җитәкчесеннән дә: «Хәзер җиргә хуҗа булган эшмәкәр дару үләннәре үстерү белән шөгыльләнәме әллә?» – дип сорап куйдык. Юк, икән. Бу – фәкать җавапсызлык нәтиҗәсе, дип аңлатты агрофирма директоры Фәнүзә Гобәйдуллина, Җир-Анабызны шулай мәсхәрәләүләренә түзә алмаудан яшьләнгән күзләрен күрсәтмәскә тырышкандай, читкә карап...

Дөрестән дә, җиргә карата начар мөнәсәбәтнең нәтиҗәсе алдыбызда җәелеп ята. Ромашка чәчәкләре басып алган кыр ярыйсы әле, һәрхәлдә матур күренә. Ә башка басуларда нинди генә чүп үләннәре кукраеп утырмый бит! Узган елда гына алтын башаклы икмәкләр иркәләгән киңлекне хәзер ташландык кыр күренеше ертып тора.

Кадерсез калган басулар буйлап бара-бара, бер почмакка килеп чыккач, агрофирма директоры янә аптыраудан тел шартлатып куйды:

– Әстәгъфирулла, карагыз инде, әнә теге кырның бер өлешен узган көздән үк эшкәртеп калдырган идек. Анда искергән күпьеллык үлән басуы, шуны бозып сукаладык. Эшкәртелгән булгач, ул урынга көнбагыш чәчеп куйганнар бит! Ә калган мәйданнарның бер өлешен дә үзләре эшкәртеп чәчмәгәннәр. Тиешенчә эшләрлек булмагач, нигә соң җирләрне бездән тартып алырга иде?..

Ромашка басулары, чүп баскан кырлар буйлап сәяхәтебез ахырында әлеге сорау барыбызны да борчый торган төп мәсьәләгә әйләнде. «Һәр чәчәкнең була үз даласы, чүп-чарның да була үз кыры...» – дип язган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин. Нәкъ шуның кебек, әлеге басулар да чүп-чар өчен булмаган бит. Анда «Күтәмә» агрофирмасы ИК-МӘК үстергән! Ә хәзер, җиргә хуҗа булып замананың «текә» эшмәкәре килгәч, аның җавапсызлык, хуҗасызлык чагылышын күрергә авыр, күзләрне тишә кебек...

«ТЕКӘ»ЛӘРНЕҢ ХАТЫННАРЫ ДА УҢГАН ШУЛ...

Кем соң ул «текә» эшмәкәр һәм ни өчен моңарчы «Күтәмә» агрофирмасы уңышлы гына эшкәртеп килгән җирләр хәзер аңа бирелгән? Әлеге сорауга җавап табу өчен «Безнең гәҗит»нең 11нче май санында (№18, 2022) басылып чыккан «Чирмешәндә «текә»ләрнең улларыннан фермер ясыйлар» дигән мәкаләне искә төшерү урынлы булыр. Анда бәян иткәнебезчә, «Татнефтепром» җәмгыяте канаты астында булган «Күтәмә» агрофирмасы кредитларга батмыйча, салымнарны, хезмәт хакларын һәм пай җирләре өчен аренда хакын вакытында түләп, уңышлы гына яшәп килгән хуҗалык.

Агрофирма карамагында арендага алынган 3200 гектар җир мәйданнары була. Менә шул мәйданнарның 210 гектарын гына «Күтәмә» җәмгыятенә калдырганнар инде хәзер. Күпьеллык үлән кырлары да, узган көздән эшкәртелгән басулар да – барлыгы 3000 гектарга якын җиргә ниндидер хикмәт белән быел язын башкалар хуҗа булган.

– Җирләрне тартып алу эше узган елның октябрендә үк башланды, – дип ачыклап китте «Күтәмә» агрофирмасы директоры. – Урактан соң басуларны эшкәрткәндә, бер өлешенә ул вакытта ук кертмәделәр. Һичьюгы эшкәртеп өлгергәннәренә булса да үзебез чәчү максатыннан, быел язын кергән идек, полиция, тикшерүчеләр, тагын әллә кемнәр уратып алды. Зур җинаятьчене тотканнар диярсең!

Журналистлык хезмәте белән әлеге агрофирмада элек тә булгаларга туры килгән иде. Ул вакытларда Чирмешән районы җитәкчелеге хуҗалык эшчәнлеге турында гел уңай фикерләр генә әйтте. Районда алдынгылар рәтендә булуын үзебез дә күреп инандык. Соңгы елда гына нәрсә үзгәргән соң? Ни өчен агрофирманың җирләрен тартып алганнар? Әлеге сорауга май башында да, хәзер дә район җитәкчелеге тарафыннан анык җавап ишетә алмадык. Аларның сүзләренә караганда, имеш, техника ягыннан, кадрлар буенча агрофирманың көче җитми башлаган, ел саен шактый җирне чәчми калдыра торган булганнар, пайчыларга аренда өчен дә вакытында түләп бармаганнар. Әмма авыл халкы арасында бу сүзләрне раслаучылар табылмады. Директор Фәнүзә Рәсимовна үзе дә кырт кистереп әйтте:

– Барлык мәйданнар чәчелде. Узган көздә уракны районда беренчеләрдән тәмамладык та, сентябрь аенда ук бушаган басуларны сөрә башладык. Бөтен мәйданнарны эшкәртерлек техник куәтебез бар. Тагын өр-яңа, заманча чит ил чәчү комплексы алып кайттык. Амбарда 500 тонна югары сыйфатлы бодай һәм 300 тонна арпа орлыгы әзерләп куелган иде. Механизаторларыбыз да җитәрлек. Без ел саен рәхәтләнеп 3500 гектар мәйданда иген үстерә алабыз. Райондагы 4 данә ашлык киптерү комплексларының икесе безнеке бит...

Ничек булса, булган, моңарчы «Күтәмә» агрофирмасы эшкәртеп килгән җирләрнең 3000 гектарга якын өлешенә быел яздан бүтәннәр хуҗа. Әмма тартып алынган мәйданнарның күпмесе кемгә бирелгәнлеге турында төгәл мәгълүмат зур сер буларак сакланган. Чөнки агрофирма җитәкчесе үзе дә тәгаен генә аңлата алмады: «Ул турыда миңа белгертмиләр», – диде. Дөрес, май аенда Чирмешән районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе белән сөйләшкәндә, ул җирләрнең шактый өлеше Нурлат районыннан килгән инвесторга бирелүе турында әйтеп салган иде. «Зүзәйнефть» җәмгыяте белән бәйле кодрәтле нефтьченең якын туганы турында сүз бара икән. Ә ул туганның «Шәхси эшмәкәр Г.М. Вәлиәхмәтова» дигән оешмасы хатыны исеменә теркәлгән. Менә бит, хатыны нинди уңган, хәтта күрше Чирмешән районыннан җир алып эшли, дип сокланырга гына кала бу очракта. Моңарчы да депутатларның, түрәләрнең декларацияләрен күргәч, галәмәт зур суммаларда акча табучы хатыннарына гаҗәпләнә идек. Чирмешәнгә дә инвестор булып шундый асыл зат килгән, димәк. Меңләгән гектарда җир мәйданнарына да җиңел генә хуҗа булган бит. Ә «Күтәмә» агрофирмасы директоры Фәнүзә Гобәйдуллина ул дәрәҗәдә асыл түгел, күрәмсең.

 

 

ҖИРНЕ ЭШКӘРТМӘҮ ДӘ ФАЙДА?!

Шулай итеп, Чирмешән районы җитәкчелеге ярдәме белән, «текә» эшмәкәр «Күтәмә» агрофирмасыннан тартып алынган җир мәйданнарына ансат кына хуҗа булган. Ниһаять, әле бу атна башында гына, районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова төгәл мәгълүматны әйтте: Нурлат инвесторы «Шәхси эшмәкәр Г.М. Вәлиәхмәтова»га элек «Күтәмә» агрофирмасы карамагында булган җирләрнең 2000 гектары бирелгән икән. Аларның 1500 гектары – пай кишәрлекләре, ә 500е – муниципаль милектә булган мәйданнар. Кеше биеклеге чамасында үскән ромашка басулары, чүп үләннәре баскан кырлар – нәкъ менә шул муниципаль җирләр икән инде. Нигә шулай ташландык хәленә калган соң алар? «Җиңел килгән малның бәрәкәте юк», – диләр бит. Бу да шуның нәтиҗәсеме? Әлеге хәлгә аңлатма, җавап ишетү максатыннан, кабаттан Чирмешән районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатинга шалтыраттык. Без соравыбызны әйтеп бетерүебез булды, телефон элемтәсе өзелде дә. Мәгълүм номерны кабат җыеп карауның бернинди нәтиҗәсе булмады. Нишләмәк кирәк, аграр тармак җитәкчесе белән сөйләшкәндә нигәдер телефон элемтәсе өзелгәч, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинны борчырга булдык инде. Шөкер, аның белән аралашканда элемтә өзелмәде. Әмма Фердинат әфәнденең сөйләшү тоны югарылыгыннан вакыт-вакыт телефон аппараты эреп китәр сыман тоелды. Шактый кайнар сөйләшү булды шул ул. Кыскача гына әйткәндә, имеш без район эшенә, глава хәтле глава эшенә тыкшынып, аны өйрәтеп йөрибез икән. Президент куйган түрәгә карата алай эшләргә ярамый. Районда барысы да тәртиптә, эшкәртелмичә калган җирләр дә юк. Ә «Күтәмә» агрофирмасы җирсез калуда үзе гаепле, чөнки тиешенчә эшләмәгән. Быел эшкәртелмәгәнлектән, ромашка чәчәкләре, чүп үләннәре баскан 500 гектар басу-кырларның булуы да уйдырма икән...

Журналистлык хезмәте буенча булган һәрбер әңгәмә диктофонга яздырылып барылганлыктан, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән булган сөйләшүнең язмасы да редакциябез карамагында. Анда аеруча «кайнар» урыннарга, ягъни закон күзлегеннән «яла ягу», «янау» ише матдәләр буенча җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин булган өлешләргә әлегә күз йомарга, ул сөйләшүне игълан итми торырга булдык. Чөнки... соңыннан Фердинат әфәнде кире үзе шалтыратып, кызып китүен таныды һәм гафу үтенде. Тагын да мөһимрәге, ул бу юлы сөйләшкәндә инде эшкәртелмичә калган 500 гектар җирнең булуын да инкарь итмәде. Хәтта аларның ни өчен эшкәртелмичә калуының сәбәбен дә аңлатты. Дөрес, биш-ун минут элегрәк кенә районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе «глава кушуы буенча шалтыратып», ул сәбәпне әйтеп өлгергән иде инде. Сәбәп шул икән: «Күтәмә» агрофирмасының инвесторы – «Татнефтепром» җәмгыяте: «Арендада булган җирләрне законсыз алып, бүтән хуҗага тапшырдылар», – дип, муниципаль район хакимияте ягын судка биргән. Нәтиҗәдә, 500 гектар муниципаль милектәге җирләр бәхәсле мәйданга әйләнгән. Ә яңа хуҗа булып килгән «Шәхси эшмәкәр Г.М. Вәлиәхмәтова» андый бәхәсле җирләргә акча сарыф итмәскә карар кылган һәм басуларны эшкәртмичә калдырган. Уңайлы юл бит! Барлык максатларга да җиңел генә ирешергә күнеккән «текә» эшмәкәр ничек эшлисен белә шул! Ул фәкать үз файдасын кайгырта. Тик менә муниципаль милектәге 500 гектар уңдырышлы кырларда чүп үстерү район файдасына була аламы? Үзе әйтмешли, «Президент тарафыннан куелган» Чирмешән муниципаль районы башлыгы шундый «файдалы» эшләр өчен түрә булып торамы икәнни соң?.. Җавап табылмаган сораулар әле шактый кала. Димәк, ромашка таҗын йолкып юрауны дәвам итәбез. Ә моның өчен, күргәнегезчә, ромашкалар Чирмешәндә җитәрлек. Силос, сенаж чокырларына тутырсаң да, артып калыр...

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Чирмешән – Казан

 

 

Комментарии