Яшелчәче Нәсим Дәүләтов «дәүләте»

Яшелчәче Нәсим Дәүләтов «дәүләте»

Кибет киштәләрендәге азык-төлек һаман кыйммәтләнә бара. Агымдагы елның гыйнвар аенда Русиядә ашамлыклар инфляциясе 8,2 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта Европа берлеге илләрендә азык-төлек бәясе ел буена 1,1 процентка гына арткан. ТАСС агентлыгы Росстат мәгълүматларына нигезләнеп, шулай дип яза. Мәсәлән безнең илдә яшелчәләр бер ай эчендә 6,3 процентка кыйммәтләнгән бит.

Кулланучылар кесәсенә тискәре суга торган әлеге хәл яшелчә үстерүчеләр өчен файдалыдыр инде? Шундый сорау белән танылган яшелчәче фермер Нәсим Дәүләтовка мөрәҗәгать иттем. Минзәлә районының Тәкермән авылында яшәп, яшелчәчелек буенча үз «дәүләтен» булдырган фермерны чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Чөнки аның хуҗалыгында үстерелгән бәрәңге, кәбестә, кишер, кызыл чөгендер һәм башка төр яшелчәләрне Татарстаннан тыш, Башкортстаннан, Ырынбур өлкәсеннән, хәтта, Казахстаннан да килеп алалар икән.

Нәсим Дәүләтов хуҗалыгының тагын бер үзенчәлеге турында искәртеп үтәм: ул – Русиядәге ачык һавада яшелчә үстерүчеләр арасында иң заманча техника-технологияләргә нигезләнгән хуҗалыктыр…

Хәер, бу турыда соңрак… Әңгәмәне кибет киштәләрендәге яшелчәләрнең кыйммәтләнүе турында сөйләшүдән башладык бит. Дөресен әйтим, Нәсим Дәүләтовның җавабы мине берникадәр гаҗәпләндерде.

– Әйе, яшелчә бәяләре кибетләрдә күтәрелә дә күтәрелә. Ләкин безнең күпләп сату хаклары артмады, алар елдагыча, – ди фермер соңгы вакытларда сәүдә нокталарында яшелчәнең кыйммәтләнә баруыннан җитештерүчегә файда кермәвенә ишарәләп. – Артса да, кайберләре 2-3 сумга гына кыйммәтләнгәндер. Мисал өчен, без узган елда да кишернең килограммын 14 сумнан сата башладык. Әлбәттә, сезон ахырына таба бәя бераз арта инде, 17 сум белән сатып бетердек. Быел да шул ук хаклар булды. Кызыл чөгендернең бәясе дә узган еллардагыча – 10-15 сум тирәсендә тибрәлде. Менә кәбестә хакы әле киресенчә, түбәнрәк тә булгандыр. Ә кибетләрдә яшелчәләр кыйммәтләнү безнең аркада түгел. Монда үстерүчеләрнең катнашы юк. Сәүдә челтәрләре үзләренең наценкаларын югары куялар, 100әр процент тәшкил иткән очраклар бар бит. Халык өчен яшелчә шуңа күрә кыйммәтләнде. Ә без аңа берничек тә каршы килә алмыйбыз.

Шулай да, бу сезон яшелчә үстерүчеләр өчен бик яхшы булды. Беренчедән, уңыш мулдан, икенчедән, яшелчәләргә сорау да зур иде. Безнең складларда бүгенгә нибары 500 тонна бәрәңге калды. Анысының да алучысы билгеле, инде килешүләр төзеп куелган. Ә кәбестә, кишер, аш чөгендере һәм башка яшелчәләр иртәрәк бетте. Шөкер, зарлана торган түгел.

Бу сезонда барлыгы 5 мең тонна бәрәңге, 3 мең тонна башка яшелчәләр саттык. Бу складлардан киткәне генә. Гадәттә бәрәңгене июль урталарында кырдан сата башлыйбыз.

Нәсим Дәүләтовның фермер хуҗалыгында 680 гектар җир бар. Шуның 190 гектарында бәрәңге, тагын 150 гектарында кәбестә, кишер, кызыл чөгендер кебек яшелчәләр үстерәләр. Ә калган мәйданда иген культуралары.

– Уңыш күләменә килгәндә, ул бездә хәзер тотрыклы, ел саен бер тирәдә дияргә мөмкин. Чөнки бөтен басуларыбыз да ясалма сугарулы, – ди яшелчәче фермер. – Рәхмәт республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгына, алар ярдәме белән ике плотина төзедек, 8 фрегат – су сиптерү машинасы урнаштырдык. Хәзер табигать шартларына безнең бәйлелек сизелерлек кимеде. Дөрес, Аллаһы Тәгаләдән узып булмый. Шулай да, хәзер яңгыр көтеп күккә карап утырмыйбыз инде.

Гомумән, яшелчә үстерү ул кырчылык тармагының иң зур көч һәм чыгымнар сорый торган юнәлешләренең берсе. Басуларны ясалма сугарулы итү шактый кыйммәтле бер мөһим этап булса, үстергән уңышны җыеп алу да гаять зур көч таләп итә торган процесс бит. Мәсәлән элек мәктәп укучылары, студентлар өчен гадәттә сентябрь аенда дәресләр дә булмый иде. Чөнки хуҗалык басуларына бәрәңге алырга булышырга җибәрәләр. Дөрес, ул вакытларда нигездә кул хезмәте иде. Нәсим Дәүләтов хуҗалыгында исә, кул хезмәте минимальләштерелгән. Искәрткәнемчә, биредә иң заманча техника-технологияләр кулланыла. Мисал өчен, бәрәңге, кишер алу комбайннары гадәттәгечә тагылма түгел, ә үзйөрешле, иң заманча, чит илдә ясалганнары. Бәяләре дә тел шартлатырлык шул! Кишер алу комбайны гына 36 миллион сумлык булган. Анда бөтен нәрсә автоматлаштырылган, космик кораб кебек югары технологияле. Кәбестә җыя торган комбайннары да бар.

Гомумән, ел саен 20-25 миллион сумлык техника алалар икән. Техникаларны яңартып тормасаң булмый, ди Нәсим Дәүләтов. Быел тагын 7 миллион сумга Германиядән җир эшкәртү агрегаты кайтарырга җыеналар.

– Шамил белән Камил – улларым эшлиләр ул заманча техникаларда, – ди фермер. – Хәзер бәләкәй улым Камил тракторларны автопилотка тоташтыру белән мәшгуль. Аның өчен 3,5 миллион сумлык спутник аша эшли торган җиһаз сатып алдык. «Тракторлар механизаторсыз да эшли алачак», – ди Камил улым. Яшелчәне көндез генә түгел, караңгы төшкәч, төнлә дә утырту мөмкинлеге бирә ул безгә. Җеп сузган кебек, түтәлләрне тип-тигез итеп утырта алачакбыз. Бу үз чиратында югалтуларны киметүгә китерә.

Яшелчәчелектә уңышлы эшләү заманча складлар булуга да нык бәйле. Җыеп алган уңышыңны кышка саклауга куйгач, язын чыгарып түгәргә дә мөмкинсең. Яшелчә бозылмасын өчен саклау биналарында тиешле дымлылык, температура көйләнү мәҗбүри. Нәсим Дәүләтовның хуҗалыгында хәзер 12 мең тонна яшелчә сыйдырышлы шундый заманча складлар бар икән. Әлегә яшелчәләрне өемнәргә салып саклыйлар. Якын киләчәктә махсус тартмаларга тутырып саклауга күчәргә ниятлиләр. Анысы тагын да яхшырак ысул.

Изображение удалено.Изображение удалено.Фермер хуҗалыгында даими эшләүчеләр 5 кеше. Тагын бишәү сезон вакытында хезмәт куя. Айга уртача 25-30 мең сум хезмәт хакы түләнә икән. Ә төп эшчеләр, барыбер дә, үзебез, гаиләбез белән шунда, ди Нәсим Дәүләтов:

– Минем ике улым, кызым, абый, энекәш – барыбыз да яшелчәчеләр булып беттек.

Быелдан кредитларсыз эшләргә дигән максат куйдык. Моңарчы кредитлар ала идек. Гомумән, керемнәр һәм чыгымнарны исәпләү, финанс яктан анализ ясап, акча белән бәйле эшләрне алып бару Камил улым өстендә хәзер. Чөнки ул финанс белгечлеге буенча югары белем алды. Элек акча күчерү мәсьәләләрен мин үзем хәл итә идем. Камилне хисапчы итеп кую белән, андый эшем кимеде. Каядыр акча күчерик дисәм, тукта әле әткәй, тагын бер уйлап карыйк әле, кирәкме икән анда акча күчерү, ди. Бу очракта, мине контрольгә алу дип тә әйтмәс идем. Аның җаваплылык тоеп, төгәл эшләргә тырышуы куандыра. Олы улым Шамил исә, белгечлеге буенча агроном. Ул инде үзе эшләп, яшелчәләрне басуда үзе үстереп, белемен маңгай тире белән ныгыткан кеше. Алар минем ярдәмчеләрем генә түгел, инде киңәшчеләрем дияр идем. Мин фермер буларак ялгышларым аша, эшли-эшли өйрәнгән булсам, малайлар интернетта казынып, фән-техника казанышларын, заманча технологияләрне үзләштереп, алдан җиде кат үлчәп эш йөртәләр.

Кайсы тармакта булуга карамастан, үз эшеңне булдыргансың икән, тырышлык белән бергә алдан күрә белүчәнлек тә кирәк, дип фикер йөртә яшелчәче фермер:

– Мәсәлән инде 7-8 ел элек үк яшелчәләрне юу һәм төргәкләү машинасы алып куйдык. Шуның ярдәмендә акрынлап кибетләргә үтеп керә башладык, – ди ул. – Үзебезнең сатып алучыларны булдырдык. Заманча сәүдә үзәкләренә кереп, арадашчыларсыз эшләргә өйрәндек.

Дөрестән дә, фермер буларак яшелчәне үстерү генә түгел бит әле, аны сата белергә кирәк. Клиент нинди төр продукция сорый, нинди формада – юылганмы, юылмаганмы, нинди зурлыктагы пакетта, син шуңа әзер булырга тиешсең. Ул вакытта заманча кибет киштәләренә, эре сәүдә челтәрләренә дә юл ачыла. Бүген инде Нәсим Дәүләтов Чаллы, Казан, Әлмәт шәһәрләрендәге эре сәүдә комплекслары белән турыдан-туры эшли. Әйткәнемчә, яшелчәләре чит төбәкләрдә дә сорау таба.

«Туганнар белән бергәләшеп, шушы «дәүләт»ебездә эшле-ашлы булып яшибез, Аллага шөкер!» – дип нәтиҗә ясый яшелчәче фермер, 24 ел элек башлаган эшенең нәтиҗәсеннән канәгать калуын белдереп.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Минзәлә – Казан

Комментарии