- 18.04.2021
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2021, №14 (14 апрель)
- Рубрика: Хәлең ничек, авыл?
Язның чынлап торып хакимлек итә башлап, кышның соңгы карлы эзләрен юкка чыгарган мәле. Хәзер басу-кырларны иңләп, ә кайдадыр авыл урамнарын да тутырып гөрләвекләр ага. Урыны белән су басу очраклары да булып тора бит. Менә шундый су күп вакытта, «су юк» дип шалтыратулары гаҗәп тә тоела сыман.
Зәй районының Бигеш авыл җирлегеннән килде андый мөрәҗәгать. Әлеге җирлектәге Карман авылының берничә урамында яшәүчеләр чиста сусыз калганнар икән. Челтәрдә су беткән. Язгы ташу чорында чишмә сулары да эчәргә яраксыз булырга мөмкин бит. Хәтта еш кына кое сулары да пычрана. Шунлыктан, урамда кар суы гөрләп агып торса да, хәзер авыл җирендә башка чыганаклардан чиста су табу кыенлашкан вакыт.
Карман авылында чиста су мәсьәләсе ни дәрәҗәдә кискен төсмер алган, проблеманы хәл итү буенча эш алып барыламы һәм челтәрдә су кайчан булыр? Әлеге сорауларга җавап эзләп Бигеш җирлегенә юнәлдем. Һәм, кызганыч, илдәге күпчелек авылларның бүгенгесе сыман ук, Бигеш җирлегендә дә проблемалар – су гына түгел икәнлегенә һәм аларның суүткәргеч торбага караганда күпкә тирәнгәрәк күмелгәнлегенә инандым.
СУ ТОРБАСЫ КАТКАН…
Дөрестән дә, Карман авылының Залесная урамында 8 йорт һәм Үзәк урамда 15 йорт сусыз калган. Сәбәбен җир астындагы суүткәргеч торбада су кату белән аңлаталар.
– Мондый хәлнең булганы юк иде әле, минем тәҗрибәмдә беренче тапкыр, – ди Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев гаҗәпләнүен яшермичә. – Биредә җирлек башлыгы булып биш ел эшлим. Быел кыш бик салкын булды, туфракта туң урыны белән 1 метр 60 сантиметрга хәтле төшкән. Ике урамдагы йортларга бара торган торбаларда су каткан. Бер урында торба шартлап ярылган да. Хәзер шул кимчелекләрне төзәтү юнәлешендә эшлибез.
Җирлек башлыгы аңлатуынча, халыкны чиста су белән тәэмин итү буенча Зәй районындагы «Теплосервис» җәмгыяте хезмәт күрсәтә икән. Мин килгән көнне, дөрестән дә, әлеге оешманың төзекләндерү бригадасы Карман авылында эшли иде. «Торбаның ярылган урынын табып, ямадык. Хәзер боз каткан урыннарын кайнар су белән җылытып карарга исәплибез. Шулай җибәреп булмасмы суны…» – дип сөйләде «Теплосервис» җәмгыятенең бер эшчесе.
Махсус бригада хезмәткәрләре су өчен «көрәшкәндә», мин Бигеш җирлегенең көндәлек яшәеше белән якыннанрак танышырга булдым. Җирлеккә 6 авыл керә икән. Бигеш авылы, исеменнән үк аңлашылганча, иң олысы, җирлекнең үзәге. Анда 256 йорт бар, дип аңлатты җирлек башлыгы Илгиз Вәлиев. Карман, Кәрәкәс, Түбән һәм Югары Лоҗы авылларында 120-140шар йорт исәпләнә икән. Ә кечкенә авыл – Байракта нибары 13 йорт калган.
Дөресен әйтим, иң элек минем күзгә ташланганы – авылларның төзеклеге булды. Һәрберсенә асфальт юл килә, авыл эчендәге үзәк урамнарда да шундый ук яхшы юллар. Икешәр катлы, матур йортлар күп. Авылларның урнашкан урыннары да бик уңай: әйләнә-тирә янәшәдә генә Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләре… «Мондый урында яшәргә теләүчеләр шактыйдыр», – дигән уй үтте баштан. Гаҗәп, ләкин чынбарлыкка алай ук туры килгән уй булып чыкмады ул.
ЙОРТЫ КҮП, ХАЛКЫ АЗ
Бигеш авыл җирлегендәге алты авылда барлыгы 737 йорт исәпләнә икән.
– Биш ел элек мин эшли башлаганда 707 йорт бар иде, биш елда 30 яңа йорт салынган, – дип ачыклык кертә җирлек башлыгы. Күпчелек авылларда йортлар саны кими баруын искә алганда, бу – бик яхшы хәл инде. Тик аңа карап кына җирлектәге авылларның киләчәген бик куанырлык дип әйтеп булмый икән әле. Илгиз Вәлиев сүзләренә караганда, шул чаклы – 737 йорт була торып, аларда яшәүчеләр аз, бер меңнән чүт кенә артыграк. Һәм әлеге халыкның да 240ы көн саен эшкә читкә чыгып китә. Янәшәдәге зур шәһәрләр югарырак хезмәт хакы белән үзенә җәлеп итә.
– Авыл җирлеге базасындагы агрофирмада 70ләп кеше эшли, берничә фермерыбыз, үзмәшгульләр бар. Тагын мәктәп, балалар бакчасы кебек бюджет оешмаларында эшләүчеләр инде, – ди Бигеш җирлеге башлыгы. – Калганнары читтә эшләп, биредә яшәүчеләр генә. Ярый, һичьюгы шундыйлар хисабына артсын иде халык саны. Юк бит. Карагыз инде, балалар саны аз булгач, алты авылга бер бакча. Бигештә урнашкан ул, анда нибары 8 бала йөри. Ә күрше-тирә авыллардан көн саен йөртергә кыен дип, тагын сигезләп бала өйләрендә генә тәрбияләнәләр. Бөтен мәктәпкәчә яшьтәге баланы исәпләгәндә дә, алты авылга 20ләп кенә җыела бит.
Балалар саны аз булганлыктан, Югары Лоҗы авылындагы мәктәп бөтенләй ябылган. Элек тугыз-еллык булган ул. «Гөрләп тора иде», – дип искә ала Илгиз Вәлиев. Үзе дә шунда укыган икән. «А», «Б» параллель сыйныфлар булган хәтта. Укучылар саны кимү сәбәпле, мәктәп соңгы елларда тугыз-еллыктан башлангычка калган. Ә узган елда бөтенләй ябылган.
– Болай барса, Бигештәге урта мәктәпнең дә киләчәге аяныч булырга мөмкин, – дип борчыла җирлек башлыгы. – Ике катлы, 360 балага исәпләнгән мәктәптә бүген нибары 47 укучы. Аларны мәктәп автобусы җирлектәге шул алты авылдан җыеп йөри. Быел әле 11нче сыйныфта укучылар бар. Киләсе елларда алар да бетсә, бу мәктәпне дә тугыз-еллыкка калдырырга мөмкиннәр.
Башка көнкүреш-социаль объектларга килгәндә, Бигеш җирлегендәге алты авылга 3 клуб, 1 мәдәният йорты, 1 почта һәм 1 банк бүлекчәсе эшли икән. Дүрт авылда фельдшер-акушерлык пункты, ә үзәктә – амбулатория хезмәт күрсәтә. Ике кибет һәм биш авылда мәчет бар. Калган кибетсез авылларга махсус автолавка йөри дип аңлатты Илгиз Вәлиев. Иң аянычлы хәлдәге авыл, аңлашылганча, иң кечкенәсе – 13 йортлы Байрак авылы. Анда кибет-клуб та, ФАП та, мәчет тә юк. Якын киләчәктә ул авыл үзе дә тәмам юкка чыгарга бик мөмкин…
ҖАВАПСЫЗЛЫК ТҮГЕЛМЕ?
Авылларның бүгенге хәле, өметсез киләчәге мәсьәләсе ил күләмендәге глобаль һәм актуаль проблема икәнлеге аңлашыла. Зәй районының Бигеш авыл җирлеге мисалында карап киткән борчулы хәлләр дә, иң элек, тулаем илкүләм сәясәт нәтиҗәсе. Әмма авыллар тормышында туган сорауларның җирле хакимият, муниципаль җитәкчелек тарафыннан ни дәрәҗәдә нәтиҗәле хәл ителүе дә зур әһәмияткә ия бит. Бигеш авыл җирлегендә бу яктан эш ничегрәк куелган? Чиста сусыз калу турындагы Карман авылыннан килгән мөрәҗәгать җирле җитәкчелекнең игътибарсызлыгы, сансызлыгы хакында сөйләмиме? Җирлек башлыгы Илгиз Вәлиев белән әңгәмә вакытында шул мәсьәләгә дә игътибар иттем.
Узган елда Түбән Лоҗы авылында 1600 метр озынлыкта яңа су линиясе суздык, – дип сөйләп китте ул. – Югары Лоҗыда исә, линия 2400 метрда яңартылды һәм бер яңа скважина казылды. Аның су җыя торган башнясын да урнаштырдык инде. Өч ел элек Карман авылында да 1200 метр озынлыкта су торбаларын алмаштырган идек.
Сүз дә юк, шактый күләмле эшләр башкарылган икән. Хәйран чыгым сорый торган бит әле алар. Үзара салым акчасына гына ул чаклы суүткәргечләрне яңарту мөмкин булмас иде. Җирлек башлыгы аңлатуынча, район җитәкчелеге нык ярдәм иткән. Нефтьчеләр дә читтә калмаган.
– Җирлектә вак авыллар күбрәк булган саен, мәшәкате дә арта гына, – ди Илгиз Вәлиев туып торган сорауларның күплегенә ишарәләп. – Мисал өчен, шул ук халыкны су белән тәэмин итүне генә алыйк. Безнең алты авылда 13 скважина бар. 13 су башнясы, 13 насос дигән сүз. Ә алар еш кына янып чыгалар. Вакытында яңа насоска алмаштырырга кирәк. Үз көчебез белән генә һич өлгерә алмас идек. Рәхмәт, «Теплосервис» җәмгыяте оешкан төстә эшли. Инде бу очракта да озакка сузмыйча көйләрләр.
Карман авылында кайбер урамнарда су булмауның сәбәпләрен бетерү буенча, дөрестән дә, актив эш алып барылуына тагын бер кат инанып киттем мин. Тик, су ясау белән шөгыльләнүче авария бригадасы ничек кенә тырышмасын, ул көнне суны бирә алмаган. Өч көн буе газапланганнан соң гына, Үзәк урамдагы йортларга су килгән. Залесная урамында исә, су өчен көрәш дүшәмбе дә дәвам итә иде әле. «Һаман торбаларны казыйбыз, җылытып бозны эретәбез», – дип аңлаттылар.
КҮҢЕЛ ЭРЕТЕРЛЕК АҢЛАШУ БАР…
Иң мөһиме, эш тукталмаган! Шулай булгач, районда җирлектәге проблемаларга карата битарафлык дияргә урын калмый. Ә халык гозерен аяк астына салып таптамыйча, хәл итәргә тырышканда, су торбасындагыга караганда күпкә мөһимрәк бозлар – каткан күңелләр дә эрергә мөмкин бит. Бигеш җирлегендә яшәүчеләр белән бераз аралашкач, шул турыда ышаныч артты. Бу уңайдан бер генә мисал китерәсем килә: җирлектәге авылларда кем белән генә сөйләшмик, берсе дә проблемалар хәл ителми дип, кискен тәнкыйтьләмәде. Хәтта аерым урамнарда су бетеп торуны да аңлап кабул итәләр. Чөнки әлеге проблеманы бетерү буенча эш алып барылганлыгын күрәләр бит. Нәкъ менә халыкның сүзенә вакытында колак салу, туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә омтылу – хакимият белән үзара аңлашып яшәү дигән төшенчәнең нигезен тәшкил итә дә инде. Ә гади кешегә күп нәрсә кирәкми бит. Аңлашып яшәгәндә авыл халкы да рәхмәтле булып, җитәкчелек кушканны тыңларга омтыла.
Җирле хакимият белән авыл халкының ни дәрәҗәдә аңлашып яшәвен чагылдыра торган бер дәлил ул – үзара салымнарның җыелышыдыр. Бу яктан Бигеш җирлегендә проблема туганы юк икән. Соңгы ике елда 18 яше тулган һәр кешедән 500әр сум күләмендә җыелыша башлаганнар. Һәр авылның йөз төрле үз мәшәкате дигәндәй, җирлектә авыллар саны күп булганлыктан, акчаның да кирәк урыны байтак табылып тора билгеле. Урам эчендәге юллар гына да 20 чакрымга җыела икән. Шәхси тракторлар яллап, аларны кыш буе чистартып торырга кирәк. Дөрес, ул эштә агрофирма да зур ярдәм күрсәтә дип, рәхмәтен җиткерде җирлек башлыгы. Соңгы елларда үзара салым акчасына тагын авылларда янгынга каршы гидрантлар урнаштырганнар, балаларга уен мәйданчыклары ясалган, урам юллары өлешчә вак таш белән җәелеп килә икән. Һәйкәлләр, зират коймалары яңартылган.
– Бердәмлекнең тагын бер билгесе – өмәләрдә катнашу, – ди Бигеш җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев. – Карман авылында халык белән ике зиратның коймасын буяп чыктык. Территорияне чистарту буенча өмәләр үткәрәбез, аларда халык актив катнаша. Юл кырыйларын чистартып, баганаларны буяуда да күмәк көч файдаланыла. Үзебезнең җирлектә яшәүче эшмәкәр егетләребез иганәче буларак нык ярдәм күрсәтәләр. Менә Олег Герасимов сабантуй үткәрү мәйданын төзекләндерүдә булышты. Тагын Дамир Гыйбадуллин, Раил Хәйруллин кебек егетләребез авыл җирлегенең тормышында һәрдаим ярдәм итеп киләләр. Биш авылда биш мәчетне эшләтү дә хәйриячеләребез тырышлыгы нәтиҗәсе.
…Күргәннәрдән чыгып нәтиҗә ясаганда, бүген Бигеш җирлеге тулы канлы тормыш белән яши дип әйтерлек. Әмма зур шәһәрләр янәшәсендә урнашкан, яхшы инфраструктурага ия булган авылларда да яшьләрнең калмавы, балаларның аз тууы, мәктәпләрнең ябылуга таба баруы – бик тә шомлы киләчәк турында сөйли. Тагын да аянычрагы – андый хәлнең Бигеш җирлеге өчен генә хас булмавы. Менә шунысы өшетә күңелне!
Эх, хәлне уңайга үзгәртү, авылларны гөрләтү өчен тагын нинди бозларны эретергә кирәк икән?..
Раиф ГЫЙМАДИЕВ,
Казан – Бигеш – Казан
Комментарии