Күбрәк эшләп, азрак алалар...

Күбрәк эшләп, азрак алалар...

(Крестьян-фермер хуҗалыклары турында)

Көз җитте, димәк хәзер, кем әйтмешли, чебешләрне санар вакыт. Быелгы уракның нәтиҗәләре билгеле инде. Бәрәңге һәм ачык җирдә үстерелә торган яшелчәләр уңышы ничаклы буласына да республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үз фаразларын бирде. Иң мөһиме – республикада аларга кытлык тумас, дип ышандыра әлеге ведомство. Анысын тора-бара күрербез.

Гомумән, тармактагы эшчәнлеккә йомгак ясаганда, 2010нчы елдагыдан да көчлерәк корылык булуга карамастан, уңышны мулрак үстердек, дип «күкрәк кага» түрәләр. Сүз дә юк, олы хезмәт җиңүе, аграрчыларның зур тырышлыгы нәтиҗәсе ул!..

Аграрчылар дигәч, хәзер күз алдына 2 төрле образ килеп баса. Бер яктан – авыл хуҗалыгы вәзгыяте чагылышы булган эре инвесторлар, агрохолдинглар. Аларның хуҗаларын хәзерге заман алпавытлары дип атарга мөмкиндер. Икенче яктан – элеккечә шәхси хуҗалыгында, үз җирендә тир түгүче крестьяннар, фермерлар. Беренчеләре дәүләт түрәләренә якынрак, югарырак катламда торсалар, икенчеләренә караш – кимсетүле. Гәрчә түрәләребез «күкрәк кагып» мактана торган муллыкны булдыруда икенчеләрнең өлешләре зуррак булса да. Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров та шул хакта борчыла. Аның белән булган әңгәмәне игътибарыгызга тәкъдим итәбез:

КРЕСТЬЯН-ФЕРМЕРЛАРНЫҢ ӨЛЕШЕ КҮБРӘК

– Камияр әфәнде, авыл хуҗалыгы тармагында җитештерелгән продукциядә быел кече эшмәкәрлекнең, ягъни крестьяннарның һәм фермерларның өлеше ничаклы булыр дип көтелә?

– Табигатьне, җирне яратучы авыл кешесе быел да тырыш хезмәттә булды. Ә аграр тармактагы кече эшмәкәрләр нәкъ менә шундый кешеләр. Нинди милек формасында булуга карамастан, алар үзләренең шәхси ярдәмче яки фермер хуҗалыкларында бәрәңге-яшелчәсен, икмәген дә үстерә, терлеген дә асрый. Мисал өчен, узган елда алар 130 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде. Бу – республика агросәнәгате тарафыннан җитештерелгән гомуми күләмнең 53 проценты! Аңлашылганча, Татарстан табынындагы муллыкны булдыруда авыл җирендәге кече эшмәкәрлекнең, крестьян-фермер хуҗалыкларының өлеше аграр оешмаларныкына караганда зуррак.

Быел да шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларында уңышлар начар булмады. Өлешебез бәлки тагын да арткан гынадыр. Татарстан фәннәр академиясе белгечләре белән, махсус тикшереп, өйрәнеп, шактый гына фермер хуҗалыкларында булдык. Яшелчәчелек белән шөгыльләнүче Түбән Кама районындагы Владимир Аппаковның яки Тукай районындагы Нәсим Дәүләтовның хуҗалыкларында дисеңме, шул ук райондагы фермер Минталип Исмәгыйловта да бәрәңге һәм кишер, кәбестә, кызыл чөгендерләрнең чыгышы узган елгыдан ким түгел. Ә иген уңышы кайбер фермерларда бөтенләй таң калырлык. Мисал өчен, Алексеевск районындагы фермер Илшат Гомәров һәр гектардан 30ар центнер ашлык суктырып алды. Быелгы корылык шартлары өчен гаҗәп хәл бит! Республикада уртача уңыш гектардан 15,7 центнер булганда, фермерда ике тапкыр югарырак. Ясалма су сиптерү дә кулланылмаган. Фәкать технологияләрнең төгәл үтәлеше, тырыш хезмәт һәм, тагын да мөһимрәге, җирне ярату нәтиҗәсе.

– Ә терлекчелек тармагында нинди хәл күзәтелә? Авыл хуҗалыгы оешмаларында, агрохолдингларда терлекләрнең баш саны кими бит.

– Дөрес әйтәсез, аларда терлек саны азая бара. Аерым районнарда бер ел эчендә 3-4әр меңгә киметәләр. Ләкин кече эшмәкәрлектә киресенчә, ел саен 5әр мең башка мөгезле эре терлек арта. Сарыклар дигәндә, алар инде нигездә шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларында гына калып бара. Кошчылык тармагы да әлеге секторда елдан-ел үсә.

ЯРДӘМ ДӘ ЮК, ҖЫЛЫ МӨНӘСӘБӘТ ТӘ...

– Крестьян-фермер хуҗалыкларының хезмәт нәтиҗәләре зуррак булгач, аларга дәүләт тарафыннан игътибар, ярдәм күләме дә күбрәкме?

– Монысы безнең өчен иң авырткан сорау. Бер генә мисал китерәм: агрохолдинглар табышының 40 проценты – дәүләттән алынган субсидияләр өлеше. Ә фермерларда дәүләт ярдәме күләме табышның 8 процентын гына тәшкил итә. Димәк, күбрәк продукция җитештерүче крестьян-фермер хуҗалыклары ярдәмне агрохолдингларга караганда 5 тапкырга кимрәк ала.

– Әлбәттә, бу зур гаделсезлек. Нигә шулай соң һәм әлеге мәсьәлә белән югары җитәкчелеккә мөрәҗәгать иткәнегез булдымы?

– Очрашкан саен, җыелыш саен сөйлибез ул турыда. Еллык корылтайларда да гел әйтеп киләбез. Тик мөнәсәбәт кенә үзгәрми. Дөресрәге, ул кире якка үзгәрә бара. Быел авыл хуҗалыгы кооперативларына, гаилә фермаларына дәүләт ярдәме узган елгыга караганда ике тапкырга азрак бүленде. Ә былтыр ул ярдәмнәр 2019нчы елга караганда ике тапкырга кимрәк иде. Агросәнәгать комплексына күрсәтелгән бюджет ярдәмнәренең 18 проценты гына фермерларга эләгә бит. Әле аларын да вакытында ала алмыйча интегәләр. Калганы кая китә? Әлбәттә, хәзерге заман алпавытларына – агрохолдингларга. Алар түрәләргә якынрак бит.

– Акчалата ярдәм гаделсезлегеннән тыш, төрле югарылыктагы түрәләр тарафыннан крестьян-фермерларга начар караш турында да еш кына ишетеп торабыз. Бу уңайдан ни диярсез?

– Әйе, андый очраклар бихисап. Аеруча район җирлекләрендә. Мәсәлән Әтнәдә: «Бездә крестьяннар, фермерлар юк, бездә барысы да эшчеләр», – дип кенә җавап бирәләр. Димәк, аларны бар дип тә белмиләр. Районнарда «глава» әгәр фермерларга карата берәр җыелышта тискәре фикер әйтсә, шуннан соң аның бөтен иярченнәре алар белән күрешми башлыйлар. Нәтиҗәдә кечкенә генә мәсьәләне хәл итү өчен дә фермер «җиде кат тиресен салганчы» чабарга мәҗбүр була.

Күптән түгел минем янга бер районнан җыелышып биш кеше килде. Һәммәсе дә нык, таза ир-атлар. Фермер булырга исәпләре, ләкин җир ала алмыйлар икән. Ярый, дим, булышырга тырышырбыз. Фамилияләрен язып калырга дип, сораша башладым. Тегеләр торып басмасыннармы! Юк, фамилиябезне әйтмибез әле, районда белсәләр, хатыннарны да эштән куачаклар, диләр. Шундый караш, мәсхәрәле мөнәсәбәт булганда, аларга ничек алга таба эшләргә соң?

ДӘҮЛӘТ ФЕРМЕРЛАРНЫҢ ЮРИДИК СТАТУСЫН ДА БИЛГЕЛИ АЛМЫЙ

– Җир дигәннән, аны алу буенча соңгы вакытларда вәзгыять кискенләшә бара кебек. Үз пай җирләренә үзләре хуҗа була алмаучылар да шактый бит.

– Чынлап та, бу мәсьәлә зур проблемага әйләнеп бара. Агрохолдинглар элегрәк пай җирләрен 49ар елга арендага алу турындагы килешүләрне теркәү палатасы аша рәсмиләштереп куйганнар да, ул пайлар белән теләсә ни кыланып яталар. Ә пайның чын хуҗасы җирсез. Элек аңа ул кирәкмәгән булса да, хәзер баласы үсеп җиткән, әти-әнисенең пай җирен алып, фермер булырга тели. Ә пайны агрохолдинг бирми. Кызганычка каршы, безнең илдәге чиле-пешле закон аның ягында. Аренда вакыты беткәнче пайга ул хуҗа, теләсә арендага алган пай җирен банкка залогка да салып калдыра. Бу – адәм көлкесе инде! Монда шәхси милекне саклау турында Конституция дә бозыла, Гражданнар кодексы да эшләми, дигән сүз. Кичекмәстән ул мәсьәләне көйләү буенча законга үзгәрешләр кертү мөһим. Күзәтү органнары аны контрольдә тотарга тиешләр бит! Нәтиҗәдә, районнарда бик күп теләүчеләр фермер буларак эш башлый алмыйлар.

– Ә шушындый четерекле шартларда фермер булырга теләүчеләр бармы соң әле?

– Шөкер, андыйлар табылып тора. Тик, теләкләре булган актив кешеләрнең шактыйлары, шушы ясалма киртәләрне уза алмыйча, төшенкелеккә бирелә. Берничә ел элек бер төркем фермер килде. Әйдәгез, инициатива белән чыгыгыз, диләр. Без җыелышып башка илгә күчеп китәбез, анда эшләргә җир бирәләр, диләр. Бу бит инде аларның соңгы чиккә барып җитүләре турында сөйли...

– Ә узган ел азагында яңа КФХларны Русия салым хезмәте бөтенләй теркәми башлаган иде бит. Хәзер хәл ничек?

– Ул – тагын да аңлашылмый торган, мәзәк хәл булды. Гомумән, фермерлык хәрәкәте башланганнан бирле, менә 30 ел инде илдә дәүләт тарафыннан фермерларның статусын билгели алмыйлар. Аларны йә юридик зат дип, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (ООО) итеп теркәтергә тырышалар. Йә инде физик зат буларак, шәхси эшмәкәр (ИП) дип күрсәтмәкчеләр. Чөнки КФХда ике формадагы зат билгеләре дә бар. Һәм, төрле үзгәрешләр кичерә торгач, соңгы вакытта КФХлар «үзенчәлекле» статуста теркәлеп килде дә. Менә сез искә алган очракта – узган ел азагында Русия салым хезмәте, ДәүДумасы белән дә, Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы белән дә килештермичә, фермерларны яңа статуста теркәү турында үз карарын кабул итте. Ул турыда законга да үзгәрешләр кертелмәгән, башка күп төрле норматив документлар да төзәтелмәгән иде. Ә салым хезмәтенең карары бар инде, Һәм алар яңа оешкан КФХларны элеккечә теркәми башладылар. Без Русия күләмендә зур тавыш чыгару нәтиҗәсендә, әлегә искечә КФХ булып теркәлү тәртибен калдырдылар соңыннан.

Бу мәсьәлә гаять җитди! Чөнки салым түләүче зат буларак теркәлү формасындагы һәр үзгәреш фермерлар өчен зур чыгымнарга әйләнә. Һәрбер күчемсез һәм күчемле милекне яңадан шул затка теркәргә кирәк була бит. Ничаклы акча һәм вакыт сорый торган процесс ул!

Икенче яктан, ил табыны муллыгының яртысыннан артыгын җитештерүче аграр тармактагы кече эшмәкәрлек – фермерлар үзләрен эш нәтиҗәләре буенча күптән инде сыйныф буларак яшәргә лаеклы дип исбатласалар да, дәүләт тарафыннан аларга әле һаман мескен, кимсетүле караш, дигән сүз бит инде бу.

ФЕРМЕРНЫ ЯКЛАСАҢ, КОМИССИЯДӘН ЧЫГАРАЛАР

– Дәүләт тарафыннан крестьян-фермер хуҗалыкларына игътибарны, ярдәмне арттыру максатында тагын ни эшләп була соң? Инде соңгы чиккә җитеп, Европадагы сыман сөтләрне түгә башларга, шәһәр уртасын тирескә күмәргә җыенмыйсыздыр бит?

– Әлбәттә, закон кысаларында эш итәргә кирәк. Ә фермерларның проблемаларын киметү, дәүләт ярдәмнәрен гадел бүлү өчен, тармакка кагылышлы законнар, ярдәм итү турында яңа карарлар чыгарганда, фермерларның сүзләренә дә колак салырга, аларны ишетергә тырышырга кирәк. Әлегә ишетмиләр шул, кай вакытта ишетергә теләмиләр дә...

Мисал итеп бер очрак турында әйтәм. Кече эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме буларак грантлар республиканың икътисад министрлыгы аша да бирелә. Мин дә анда комиссиядә идем. Соңрак мине комиссия составыннан алып аттылар. Янәсе, Байтимеров фермерларны артык нык яклый. Соң, Ассоциация рәисе буларак, мин аларны якларга тиеш тә бит. Өстәвенә, башта конкурста катнашучы һәрбер фермер хуҗалыгына барып, аларның эшләре, теләк-максатлары белән таныштым. Лаекларны гына якладым конкурста. Ә тегеләргә ошамады.

– Инде нәтиҗә ясап әйтсәк, түрәләр фермерларга мөнәсәбәтләре белән «тыштан – ялтыраталар, эчтән – калтыраталар», дигән сүз буламы инде?

– Шулай килеп чыга... Авылларга гына күз салыйк, әллә кайдан балкып торучы төрле төстәге калай түбәле матур, төзек йортлар. Халык матур яши, һәр йортта җиңел машина, диләр түрәләр. Аны бит, нигездә, авыл кешесе үз хезмәте белән «чиләнеп», кредитка батып булдырган. Баласын да укытырга җай таба әле. Ә дәүләт ярдәме анда би-ик аз. Инде шул тырыш халыкка күбрәк ярдәм итәргә иде.

Әңгәмәдәш – Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии