Кыр эшләре башланды: аңа кем ничек әзер?

Кыр эшләре башланды: аңа кем ничек әзер?

Хәерле булсын! Республикада язгы кыр эшләре старт алды. Иң беренчеләрдән булып тугызынчы апрель көнне Азнакай районы хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне тукландыра башлады. Икенче көнне аларга Бөгелмә аграрчылары кушылды. Аннан буалылар...

Эш башланды, ә аграрчыларга вәгъдә ителгән дәүләт ярдәмнәре барып җитә алдымы соң? Иң төп мәсьәлә – аз процентлы кредитлар белән тәэмин итү чынбарлыкта ничек бара? Кыр эшләре башланышы турында бәян итүдән тыш, без әлеге сораулар буенча да үз күзәтүебезне ясадык.

БӨГЕЛМӘДӘ ЯЗ ИРТӘ БАШЛАНГАН

Вакыт ягыннан караганда, быел да кыр эшләре апрельнең беренче ункөнлегендә старт алды. Һәм, менә икенче ел рәттән инде, Бөгелмә районы аграрчылары да беренчеләрдән булып басуларга чыга. Моңа игътибар итүнең үз сәбәбе бар. Әлеге район Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының башлангычында урнашкан. Шуңадырмы, элек-электән Бөгелмәдә яз күрше районнарга караганда ике атна чамасына соңарып килде. Әйләнә-тирәсендәге Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Ютазы районнары хезмәтчәннәре кыр эшләренә керешкәч, атна-ун көннән соң гына Бөгелмә басуларында эш башлана торган иде. Шул сәбәпле, «йоклыйлар» дип, бөгелмәлеләр еш кына тәнкыйтькә дә алынгалады. Ә хәзер беренчеләрдән кырга чыгалар. Бу хәлне иң элек табигать үзгәрүе белән аңлата белгечләр.

– Икенче ел инде бездә дә яз күршеләр белән бер вакыттарак килә, – ди Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илдар Исмәгыйлов. – Узган елда басу эшләренә 12нче апрельдә керешкән идек. Чәчүне 16нчы апрельдә башладык. Быел кырларга ике көнгә иртәрәк тә чыктык. Гомумән, соңгы ике-өч елда безнең якта һава торышы үзгәрде. Аеруча Баулы ягында яз иртә килә, басулар кардан тиз ачыла. Ә кырлар өлгерсә, хуҗалыклар эшкә керешергә әзер инде. Быел да көтеп кенә тордык. Техникалар барысы да төзәтелгән. Чит ил техникаларына запас частьләрне узган елда ук кайтарткан идек. Чәчүлек орлыклар, ашламалар белән тәэмин ителеш тә яхшы. Кредитлар ике генә хуҗалыкка кирәк булды. Алары да яңа елга чаклы ук алып куйдылар кирәкле суммаларны. Хәзер эшләргә генә кала.

Шуны да искәртергә кирәк, Бөгелмә районы аграр тармагында эшләүче иң эре хуҗалыкны гамәлгә куючылар немецлар. Райондагы басу-кырларның яртысы «Северная Нива Татарстан» җәмгыятенә карый икән. Ә җитештерелә торган сөтнең 80 проценты алар өлеше. Ягъни, Бөгелмә районы аграр тармагының уңышы яки уңышсызлыгы турыдан-туры әлеге җәмгыятькә бәйле. Хәзерге вазгыять шартларында чит ил инвесторлары да Русиядән читләшкән вакытта, бу немецлар ни эшләргә уйлый соң?

– Бернинди чикләүләрсез, корылган планнары буенча эшлиләр, – ди районның аграр тармагы җитәкчесе. – Иң баш хуҗалары – Штефан Дюрр килгән иде яңарак кына. Эшне дәвам итәбез, диде.

Бөгелмә районында немецлар 3550 баш савым сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексын төзеп бетереп киләләр икән инде. Анда хәзер 2500 баш асрала. Көнгә һәр сыердан 28әр литр сөт савалар. Быел комплексны тулы куәткә эшләтеп җибәрү максатын куйганнар. Шул чаклы терлекне азык белән тәэмин итү өчен «Северная Нива Татарстан» җәмгыяте дә хәзер җиң сызганып кыр эшләренә керешеп бара.

АГРАРЧЫНЫҢ ХӘЛЕ НИЧЕК?

Инде ярдәмнәр хакында. Үзәк банк төп ставканы 20 процентка күтәреп куйгач, дәүләт аграрчыларны барыбер 5 процентлы гына кредитлар белән тәэмин итәбез, дип вәгъдәләгән иде. Чынбарлыкта андый кредитны алуга ирешәләрме соң? Аграрчыларның хәлләрен белү белән бергә, кредитлар турында сораштыру нәтиҗәләрен дә игътибарыгызга тәкъдим итәбез:

– Дөресен әйтим, хәлем җиңелләрдән түгел. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен 20 миллион сум тирәсе кредит кирәк. Ләкин миңа банклар кредит бирми, – ди Түбән Кама районы фермеры, яшелчәче Владимир Аппаков. – Ни өчен дигәндә, 2019нчы елда бәхетсезлек очрагы булган иде – бер складым янды. Шул сәбәпле тиешле бурычларымны вакытында кайтарып бетерә алмадым. Хәзер эш арбитраж судта. Ә судлашып йөрүчеләргә банклар кырын карый.

Хәер, эшләре судта булмаган таныш фермерлар да кредит алырга омтылып караган иде, нигәдер барып чыкмады...

Быел субсидияләрнең соңга калуы да хәлне катлауландыра. Узган елларда март ахырларында бирелә иде алар. Быел исә, әле һаман документлар җыю эше генә бара. Ә субсидияләрнең үзләрен апрель азагында, май башларында гына көтәргә кала инде.

Алам дисәң, бүген аның ашламасы да юк бит әле. Акчасы булганнар март-февральдә алып калдылар, хәзер акчаң булса да, «Менделеевск-Азот» заводы ашламаны аграрчыларга бирми. Имеш-мимешләргә караганда, тулысынча Мәскәүгә җибәрә икән. Элек төзелгән килешүләрен үтидер.

Дөрес, ашламаны РАЦИН («Республика агросәнәгатендә инвестицияләр һәм яңалыклар үзәге») да бирергә әзер. Тик ярты бәясен түләгәч. Ләкин РАЦИН аша алганда, ашламаның хакы арта. Узган елда мәсәлән, аммиак селитрасының тоннасын заводтан турыга 14,5 мең сумга алган идек, ә арадашчылар 19-20 меңгә дә сатып йөрде.

Ничек кенә булмасын, алга куелган бурычларны башкарып чыгарга тырышачакбыз. Кыр эшләренә керешергә техникаларыбыз әзер. Чәчү өчен җитәрлек орлыкларны көздән үк туплап куйган идек. Ике айдан соң түләү шарты белән шул ук РАЦИН аша дизель ягулыгы алдык. Хәзер акча алып торырга шәхси инвестор эзлим. Әйткәнемчә, 20 миллион сум тирәсе булса, яхшы. Ашламаны да кырларга мулдан кертер идек. Акчаны кимрәк тапсам, ашлама азая инде. Димәк, уңыш муллыгына да өметләр кими дигән сүз.

Тукай районы фермеры, яшелчәче Минталип Миңнеханов:

– Көндәлек мәшәкатьләр өчен кыска кредитлар кирәкми безгә. Кыр эшләрен үз көчебез белән башкарып чыгарбыз, дип торабыз. Бәрәңгегә, кәбестә, кишер, кызыл чөгендер кебек яшелчәләргә ихтыяҗ артканлыктан, аларны күбрәк үстерү нияте бар иде. Ләкин аның өчен яшелчәләрне саклау урыннарын булдырырга кирәк бит. Шул максаттан быел бер заманча склад төзү планы бар иде. Аның өчен 30 миллион сум күләмендә озак вакытка инвестиция кредиты алырга йөрдек. Ләкин алып булмады. Төзелеш эшләре, яңа техника-җиһазлар өчен дәүләт субсидияләренең узган елгылары да әле һаман бирелеп бетмәгән. Шуңа күрә, быел хуҗалыкны үстерү-киңәйтү максатыннан әллә нәрсәгә өметләнерлек түгел. Нәтиҗәдә, без яңа склад төзү, яшелчәләрне арттыру планыннан кире кайтып тордык.

– Тулаем алганда, быел хәлләрнең катлаулырак булуы сизелә. Шөкер, без хуҗалыкта барлык мәсьәләләрне вакытында чишә алдык, – дип сүз башлады Теләче районының «Агролак» хуҗалыгы генераль директоры Фәрит Гыйләҗетдинов. – Техникалар әзер, дизель ягулыгы бар, җитәрлек ашлама кайтарылды. Язгы кыр эшләренә якынча 6 миллион сум тирәсе кредит кирәк булыр. Аны алырга гариза бирдек һәм банк та инде уңай җавабын әйтте. Берәр атнадан акчаны алырбыз дип өметләнәбез.

Әле Германиядә ясалган бер чәчү комплексы да алып куя алдык. Аның килешүен узган ел ахырында ук төзеп, бер өлешен түләгән идек. Ә комплекс үзе быел февраль азагында кайтырга тиеш булды. Нәкъ шул вакытта Украинада махсус операция башланды да, немецлар төзелгән килешүләрне үтәүне туктаттылар. Шуңа борчылып бер ай йокламадым. Ахыргы чиктә үзебез Липецк шәһәрендәге чәчү комплексларын җыю заводына хәтле барып, хуҗасы белән сөйләшеп, даулап диярлек алып кайттык.

Менә шулай, аграрчыга хәзер кем генә булырга, нинди генә эшне башкарырга туры килми инде. Завод хуҗасы – теге немец бөтен гаризаларны кире кагып кына утыра ул. Үтемле элемтәләр эзләп ярты Русияне аякка бастырырга туры килде. Кирәк булгач, кая барасың? Кул белән чәчеп булмый бит. Ул комплекс өчен махсус зур егәрлекле тракторын да алып куйган идек. Хәзер, шөкер, барлык техникаларыбыз да комплектлашкан. Эшкә керешергә әзербез. Уңышлы еллар гына килсен!

Язгы кыр эшләрен үткәрү өчен ун миллион сум кредит алдык. Әйе, дөрестән дә, ставкасы 5 процентлы гына булды, – ди Арча районының «Заря» хуҗалыгы җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов. – Ләкин ул кредитны алу процессының тизлеге гаҗәпләндерә. Гаризаны Русия авыл хуҗалыгы банкына узган елның ноябрендә биргән идек, менә март ахырында алдык. Ул акчалар нигездә ашлама өчен тотылды. Техникаларыбызны әллә кайчан төзекләндереп бетергән идек инде. Чәчүлек орлыкларыбыз җитәрлек, яхшы сыйфатлылар. Хәзер шул дизель ягулыгы кайтканны көтәбез. Бераз ул кирәк була әле.

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов:

– Мин ниндидер проблемалар бар, дип әйтмәс идем. Кыска сроклы 5 процентлы кредитларны алучылар районда шактый. Мәсәлән, «Кырлай» җәмгыяте 43 миллион сум, «Игенче» – 30 миллион, «Аю» агрофирмасы – 9 миллион 100 мең, «Заря» хуҗалыгы – 10 миллион сум күләмендә кредит алды. Болардан тыш, «Ак Барс» агрофирмасы 75 миллион сумлык кредит рәсмиләштереп йөри. Дөрес, аның инвесторы – холдингы бар. Кредит алу мәсьәләсен дә шул инвесторы белән бергә үзәкләштерелгән формада хәл итәләр. Шулай ук, «Ватан» хуҗалыгы җитәкчесе дә шушы көннәрдә ун миллион сум күләмендә кредит алабыз, диде. Ә «Северный», «Возраждение», «Корса МТС» хуҗалыкларына кредит кирәкми. Алар кыр эшләрен үз көчләре белән ерып чыгарлык хәлдә. Нигездә, эре хуҗалыклардан теләүчеләрнең барысы да кредитларны алуга ирешә. Фермер хуҗалыкларының исә, аз өлеше генә банклар белән эшлекле мөнәсәбәттә. Куелган таләпләр буенча исәп-хисап документларын бирә алмагач, гадәттә фермерлар банкларга мөрәҗәгать итеп тә тормыйлар. Алар акчаны сөт җыючылардан алып торалар.

Лениногрск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнур Шәмәрданов:

– Язгы кыр эшләренә әзерлек уртача инде. Кредитларга килгәндә, кыска сроклысын 5 процентлы ставка белән хуҗалыклар ала. Әлбәттә, кредит тарихлары яхшы һәм исәп-хисап документлары тәртиптә булганнар. Ул иләк аша уза алмаган берничә хуҗалык та бар. Монысы быелгы хәлгә генә карамый. Андыйлар ел саен булып тора. Андый хуҗалыклар кем кайдан таба ала, шул акчага кыр эшләрен очлап чыга инде. Гадәттә ашламаны да бик аз кертәләр, уңышлары да түбән була.

Тулаем алганда, барыбер дә, быел хәл катлаулы, дип әйтер идем. Мондый авыр елның булганы юк иде әле. Субсидияләр дә һаман бирелми бит. Узган елларда бу вакытка субсидияләрне алып, ул акчаларга инде ашламасын, башка кирәк-яракларны юнәтеп куя идек. Иң кирәк вакытта хуҗалыкларга аз булса да акча керә иде. Быел анысы да юк шул әле.

Кредитларның инвестицияләр өчен озак вакытка бирелергә тиешлесен хәзер бөтенләй алып булмый. Менә мәсәлән, ике мең гектар җирдә эшләүче шәхси эшмәкәр Илья Кузнецов узган елның ноябрендә үк «Россельмаш» заводыннан «Акрос» комбайны алу өчен кредитка гариза бирде. Килешү нигезендә 4,5 миллион сумын түләп тә куйды. Комбайнны әле дә кайтарта алмый. Иң кызыгы, кредит бирергә банк та риза. Ләкин процент ставкасын киметергә субсидия алу өчен җибәрелгән документлар һаман кире кагыла. Дәүләт акча күчерми. Инде техниканы шушы көннәрдә алмасагыз, бәясе артачак, дип кисәткәннәр заводтан. 14 миллион сум торган комбайн хакы 18 миллион сум буласы икән. Аптыраганнан эшмәкәр банктан 30 процентлы ставка белән коммерция кредиты алырга мәҗбүр булды...

Менә шундый шартларда ничек алга таба өметле планнар корып булсын? Рәсми яктан караганда ярдәм бар ул. Ләкин чынбарлыкта аны бик азлар гына вакытында алу бәхетенә ирешә. Ә авыл хуҗалыгы тәмам егылып, үләм дип барганда да, үз эшен башкара ул. Быел да кырлар чәчелми калмас анысы, Алла боерса!

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии