Авыл урамнары ник моңсу?..

Авыл урамнары ник моңсу?..

«Йорт салуның ние бар: чутлыйсы да мүклисе», – ди халык. Әлбәттә, төзелеш башлар өчен кесәң калын булса? Нәкъ менә шул шарт иң мөһиме дә. Йортны үзең саласыңмы, әзерне аласыңмы, барыбер: һәр очракта да шактый гына күләмдә акча кирәк. Ә халыкның байтагында ул юк. Булса да, күбесендә җитәрлек күләмдә түгел. Андый хәлдәгеләргә мәсьәләне чишүнең бер юлы кала – кредит камыты кию. Камытлы йөкнең авырлыгы исә, аңлашылганча, кредитның күләменә һәм еллык процент ставкасының зурлыгына бәйле. Менә шундый шартларда, «хәзер авыл җирендә йортлы булу җиңелрәк», дигән фикер алга сөрелә башлады. Ә чынлыкта шулаймы соң?

АВЫЛДА ЙОРТ ТӨЗЕЛЕШЕ АРТКАН, ДИЛӘР...

Экспертлар белдерүенчә, хәзер илдә төзелә торган торакның күбрәк өлеше нәкъ менә авылларда, шәһәр янындагы бистәләрдә яңа калкып чыгучы шәхси йортларга туры килә икән. Мисал өчен, инде агымдагы елның дүрт аенда гына да шәхси йортлар төзелеше гомуми торак күләменең 63 процентын (!) тәшкил иткән.

Әлеге мәгълүматтан чыгып фикерләгәндә, дөрестән дә, авылда шәхси йорт салучылар күбәя икән, димәк, анда түбәле булу юлы отышлырак, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Тик нинди авылларда төзелә соң ул шәхси йортлар? Берәүгә дә сер түгел: әлбәттә, зур калаларга якын булган яки аларга бөтенләй терәлеп урнашкан бистәләрдә. Ә ерак салаларда акрынлап урам арты урам юкка чыгу күренеше дәвам итә. Соңгы 20 елда гына да Татарстан авылларында яшәүчеләр саны 101,6 мең кешегә кимегән. Уртача алганда, 4,6 район бушап калган дигән сүз. Шулай булгач, ничек авыл җирендә йортлар төзелеше арта дип әйтеп булсын инде?

Икенче мәсьәлә – шәһәрләр янындагы бистәләр үсү. Ләкин андагы йортлар төзелеше артуны күздә тотып, авыллар яңаруы турында нәтиҗә чыгару һич кенә дә чынбарлыкка туры килми. Әле киресенчә, ул бистәләргә күчеп утыручыларның шактые авыллардан киткән халык. Бу күренешне табигый хәл – урбанизация процессы, дип аңлаталар. Имеш аңа борчылырга кирәкми. Фермалары, мәктәп-ясле кебек социаль объектлары беткәнлектән эшсез калган, эшлеләренең дә хезмәт хаклары түбән һәм киләчәктә бик аз күләмдә генә пенсиягә өметләре булган шартларда, кешеләр ничек авыллардан китәргә ашкынмасын да, ничек ул хәлне «табигый», урбанизация күренеше, дип атарга мөмкин?! Бернинди табигый хәл түгел ул. Дөресен әйткәндә, халыкның күпчелеге авылдан китми, кача! Чөнки дәүләт тарафыннан сала халкына карата шундый тормыш шартлары тудырылган. Ә ул шартларда авылда йорт төзү җиңелрәкме икән соң? Бу очракта шәһәрләр янындагы бистәләрне түгел, ә читтә урнашкан гадәти саланы күздә тотабыз.

Әлеге сорауга җавап эзләгәндә һаман да шул акча мәсьәләсе беренче планга килеп баса. Менә анысы – табигый хәл!

Авыл җирендә яшәүчеләрнең хезмәт хаклары чагыштырмача кечкенә булуын искәрттек инде. Статистика мәгълүматлары да дәлилли аны: 2020нче елда республика авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 26,1 мең сум, ә тулаем сәнәгатьтә – 39,5 мең тәшкил иткән. Узган елда да, 32,4 һәм 44,9 мең сум күрсәткечләре белән, нәтиҗә авыл хуҗалыгы файдасына булмады. Аграр тармакта эшләүчеләрнең керемнәре уртача 30 процентка кимрәк дигән сүз бит. Игътибар итегез, әле бу – республика икътисадындагы уртача хезмәт хаклары белән чагыштыргандагы нәтиҗә. Ә аерым тармаклар, мисал өчен, нефть, газ, энергетика, машина төзелеше яссылыгында карасак, аерма мәртәбәләрдә килеп чыга.

Аның каравы авылда җир арзан һәм йортның квадрат метры да юньрәк тора, дигән аклану табарга мөмкин кебек бу очракта сала файдасына. Дөрестән дә шулай. Шәһәрдәге күп катлы йорт фатирының квадрат метры югарырак бәяләнә бит. Өйне үзем төзим дигәндә дә, шәһәргә якын булган бистәдәге җир кишәрлеге әллә-кайдагы ерак авылдагыннан шактыйга кыйммәткәрәк төшә. Тик, шулай булуга карамастан, ерак авыллардагы «арзанлы» җирдә йорт төзеп, яшәргә кайтырга теләүчеләр генә артмый шул.

БИСТӘДӘГЕ ТИРМӘДӘ КЕМНӘР ЯШИ?

Авылда йортлар төзелеше статистикасын үстерүчеләргә килгәндә исә, ачыклап китү кирәктер: шәһәр янындагы бистәләрдә шәхси йорт салып яшәүчеләр, нигездә, аграр тармак хезмәткәрләре түгел. Алар йә кала халкы, йә, инде әйткәнебезчә, авылдан шәһәргә тартылучылар. Менә алар өчен шәһәрдәге күп катлы йорттан фатир алуга караганда, кала читендәге бистәдә шәхси йортлы булу соңгы вакытларда отышлыракка әйләнде. Ни өченме? Чөнки шәһәрдәге фатир бәяләре чамадан тыш өскә сикерде. Һәм анда турыдан-туры дәүләт җитәкчелегенең катнашы бар. Мәгълүм булганча, 2020нче елның апреленнән илдә ташламалы ипотека программасы эшли башлады. Аның ярдәмендә шәһәрләрдәге яңа төзелгән күп катлы йортларда фатирны еллык ставкасы 6,5 процент һәм аннан да кимрәк булган кредитка алу мөмкинлеге туды. Әлеге программаны гамәлгә ашырып, хөкүмәт гади халык өчен фатир алу мөмкинлеген арттыру турында игълан иткән иде. Чынлыкта, киресенчә булды – фатир бәяләре күтәрелде. Ахыр чиктә, экспертлар исәпләвенчә, ипотека буенча ташламалы кредитка алган фатир өчен айлык түләү элеккеге гадәти ставкалы кредитныкыннан кыйммәтрәк булып чыккан. Нәтиҗәдә, хәзер Казанда яңа төзелгән күп катлы йорттагы бер бүлмәле фатир бәясенә Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш районнарындагы Көек, Усад, Олы Кабан кебек бистәләрдә 100 кв. метр мәйданлы коттедж алырга мөмкин, диләр экспертлар. Дөрес аларның эчен ремонтлап бетерергә туры киләчәк әле. Әмма, шәһәрдәге 35-40 кв. метр мәйданлы гына бер бүлмәле фатирга караганда, иркен коттеджлы булу яхшырак инде. Өстәвенә, 3-4 сутый җире дә бар.

«Дом.РФ» һәм Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, илдәге халыкның 70 проценты инде моңарчы да шәһәрдәге фатирда түгел, ә үзенең шәхси йортында яшәргә хыялланган икән. Аңлашылганча, хәзер фатир хакы артык кыйммәтләнгәч, андый омтылыш арта гына. Өстәвенә, быелгы җәйдән шәхси йорт төзү өчен дә ташламалы ипотека программасы сынау рәвешендә эшли башлады. Дөрес, анда кредит ставкасы, шәһәр фатирын алу өчен булдырылган ипотекадагы сыман, 6,5 проценттан гына башланмый, ә югарырак – 9 процент тәшкил итә. Ул очракта да коммерция кредитына караганда файдалырак. Йортлы булырга теләүчеләр өчен аның тагын бик отышлы ягы бар: өйне банклар каршында аккредитация үткән махсус төзү оешмалары ярдәмендә генә салу мәҗбүриләнми. Ягъни әлеге пилот программа нигезендә шәхси йортны үз көчең белән дә, телисең икән, «шабашник»лар яллап та, төзи аласың. Бу яңалык төзелеш чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирәчәк. Шулай булгач, шәһәр янындагы бистәләрдә шәхси йортлы булырга теләүчеләр тагын да арта гына дигән сүз. Тик, тагын бер кат искәртәбез, аларны һич кенә дә гадәти авыллар белән бутарга ярамый. Авыл тормышына бернинди катнашы юк ул коттедж бистәләренең. Алар киңәйгәнгә карап, сыер-сарык көтүләре дә артмый анда, җирдә эшләүчеләр дә күбәйми. Чөнки ул бистәләрдәге коттедж-тирмәләрдә тулы канлы авыл тормышы алып баручы крестьяннар түгел, ә шәһәрләшкән кешеләр яши.

«АВЫЛ ИПОТЕКАСЫ – ПЕШМӘГӘН ПРОГРАММА...»

Югарыда бәян ителгәннәрдән аңлашылганча, салада йортлар төзелеше арткан, дигән сүз ул, кызганычка каршы, гадәти авылларның яңаруы, киңәюе түгел әле. Ә ил җитәкчелегенә, күрәмсең, барыбер. Шәһәрләшкән бистәдә 4-5 сутый җире белән шәхси йорт төзелә икән, авыллар үсә, дигән нәтиҗә ясала. Ел саен дистәләгән авылларның бетә баруы гына ачы чынбарлык күрсәткече...

Ә шулай да, гадәти салада яшәүче, тулы канлы авыл тормышы алып баручы крестьян бүген нинди хәлдә соң? Аның өчен йортлы булу шартлары җиңеләйдеме? Нәкъ менә гадәти авылларда яңа йортлар төзелеше артканда гына, саланың киләчәге өметле дип әйтеп була бит.

Яшь гаиләләргә, белгечләргә йорт төзүдә булышу программасы эшләп килә анысы. Тик ул санга бар, исәпкә юк, дигән кебек. Ягъни, программасы гамәлдә, ә финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бик чикле икән. Хәзер бөтенләй юк дәрәҗәсендә, елына райондагы бер гаиләгә эләксә, ярый, диләр. Анда да, финанс ярдәме йорт салып чыгарлык күләмдә түгел.

Моннан тыш, авыл җирендә яшәүчеләргә йортлы булырга ярдәм итү максатыннан дәүләт авыл ипотекасы дигән махсус программа да уйлап чыгарган иде. Аның нигезендә 3 миллион сумга чаклы кредитны 3 процентлы еллык ставка белән генә алу мөмкинлеге туды. Һәм түрәләр, авыллар сакланышына карата зур эш кыргандай, әлеге программаның матур күрсәткечләрен горурланып сөйләргә дә керештеләр. Янәсе авыл ипотекасы эшли башлагач, ике елда Татарстанда барлыгы 3283 кредит бирелгән. (Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының июнь уртасына булган мәгълүматы. – Р.Г.) Чынлыкта бу күрсәткечкә горурланырлыкмы соң? Әгәр аның ярдәмендә, шул өләшенгән ипотека кредиты саны чаклы йортлар гадәти авылларда салынган булса, горурланыр да идең. Чынбарлыкта исә, хәл үзгә шул. Авыл ипотекасы буенча аз процентлы кредит алучылар да, нигездә, йортларны шәһәрләшкән бистәләрдә төзи икән. Мисал өчен, бер Биектау районында гына шундый 243, Яшел Үзәндә – 121 очрак теркәлгән. Аңлашылганча, Казанга якын җирләр. Ә ерак районнарның гадәти авылларында төзелеш җанланып китүе бер дә сизелми.

– Әлеге программа чынлыкта, киресенчә, авыллардан халыкны шәһәрләшкән бистәләргә тартып бетерде, – ди Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов. – Үзегез уйлап карагыз инде: өченче ел авыл ипотекасы буенча республикага 5 миллиард сум акча бирелде. Шуның 90 проценты Казан шәһәренә якын бистәләрдә йорт салуга тотылган бит. Бу – урыннарга барып проблеманың асылын тиешенчә аңлап бетермәгән килеш, пешмәгән программалар төзүдән килеп чыга. Менә шушы авыл ипотекасы программасын барлыкка китергән вакытта, район-авылларга чыгып, андагы җитәкчеләрнең, халыкның фикере белән кызыксынып, безне түгәрәк өстәлләргә җыеп, мәсьәләне уртага салып сөйләшсәләр, башкача булыр иде.

Әлеге программа авыл файдасына эшләсен өчен, аның нигезендә кредит бирү шартларын үзгәртергә кирәк. Программадан файдаланучыларга йә эре шәһәрләр янындагы бистәләрдә йорт төзергә рөхсәт бирмәскә, йә гаилә башлыкларының берсе булса да авылда эшләргә тиеш, дигән шарт куярга...

Гадел һәм бик дөрес төзәтмәләр тәкъдим итә Мамадыш муниципаль районы башлыгы. Һәрхәлдә, авыл мәнфәгатен күздә тотып, аның киләчәге өчен борчылып әйтелгән фикер. Әмма ул банклар өчен бик үк файдалы түгел шул. Чөнки, инде әйткәнебезчә, ерак авылларда төзелгән йортның бәясе базарда арзанрак йөри. Димәк, банклар өчен аны залогка алырга кызыксыну да кими төшә. Икенче төрле әйткәндә, «биргән акчаны кире кайтару куркынычы арта», диләр. Ә безнең илдә банклар мәнфәгате, иң элек аларга акча эшләү мөмкинлеге тудыру – беренче планга куела бит. Хәзерге шартларда исә, авылда яшәүчеләрне дә онытмадык, дип әйтерлекләре бар. Янәсе, авыл ипотекасы программасы эшли. Шул ук вакытта банклар да күбрәк кредит өләшеп, кесә калынайта. Кем әйтмешли, бүре дә тук, сарык та исән. Тик менә чын мәгънәсендә авылда яшәүче крестьян гына ярык тагарак янында кала бирә. Кызганычка каршы, аларның хәлләре уңайга үзгәрер дигән өмет тә күренми әле. Ни өчен дигәндә, быел да авыл ипотекасы программасы июнь башыннан янәдән эшли башлады. Аның өчен Русия хөкүмәте резерв фондыннан 7 миллиард сум күләмендә субсидия бүлеп бирде. Аңлашылганча, ул акчалар кредитның процент ставкасын киметү өчен банкларга юнәлтелә. Ә алган кредитлар шәһәрләшкән бистәләрдә түгел, чынлыкта авыл җирендә йортлар салуга тотылсын өчен шартлар үзгәртелмәде. Димәк, саладагы йортлар саны кимү дәвам итәчәк, авыл урамнары моңсулана бара, дигән сүз...

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии