Аграрчыларның һөнәри бәйрәмнәре узды

Аграрчыларның һөнәри бәйрәмнәре узды

Узган шимбәдә русиялеләр Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте. Соңгы еллардагы күркәм гадәт буенча, республикада әлеге вакыйга уңаеннан Татарстан Президенты тармак хезмәткәрләрен тантаналы бәйрәм табыны артына җыйды. Быел да җыр-моң белән үрелеп барган, кайнар эчтәлектәге котлауларга күмелгән бәйрәм кунакларның күңелләренә бик хуш килгәндер...

Ә кемнәр соң алар – аграрчыларның һөнәр бәйрәменә чакырылучылар? Кемнәргә урын бәйрәм табынының түрендә, ә кемнәргә читтә яки балконда гына? Гомумән, һөнәри бәйрәмне авыл хезмәтчәннәре нинди кәеф белән билгеләп үтте? Тантанадан һәм иң мул икмәкле районнардан шул хакта язма тәкъдим итәбез.

БӘЙРӘМ ТАБЫНЫ ТҮРЕНДӘ КЕМНӘР?

Аграрчыларның һөнәр бәйрәмнәре Казанда, дөрестән дә, гөрләп үтте. Шунысы гына кызганыч, бәйрәм табыны түрендә республика аграр тармагында хезмәт куйган алдынгыларның бик аз өлеше генә утыра алды шул. Быел районнардан чакырылган кунаклар узган елгыга караганда да кимрәк булган. Ә алар арасында тракторга утырып җир эшкәртүче, комбайн штурвалын тотып икмәк суктыручы яки үз куллары белән сыер савучы, терлек асраучы хезмәткәрләр, фермерлар, ветеринарлар, агрономнар, кем әйтмешли, чын «җир кешеләре» тагын да азрак. Гадәттә бәйрәмгә район башлыгы, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе һәм берничә хуҗалык директоры бара.

Тантанага чакырылучылар исемлеген төгәлләү максатыннан, берничә районның тармак җитәкчелеген махсус сорашып чыктык. Берсеннән делегат булып хуҗалык агрономы, икенчесеннән – бер шофер килгән. Алары да бүләкләнүче булганга. Шуның белән «җир кешеләре» тәмам. Калганнары чиновниклар, җитәкчеләр. Тантана залын, нигездә, алар тутыра. Республикакүләм чиновниклар, түрәләр дә – һичберсе онытылып калмый, ел саен Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәмдә алар кадерле VIP кунаклар, табынның иң түрендә үк урын алалар.

Хәер, ничек кенә булмасын, аграрчыларны хөрмәтләү уңаеннан әле ярый шундый бәйрәм оештырыла бездә. Башка күрше төбәкләрнең күбесендә анысы да юк бит.

Инде тантананың эчтәлегенә килгәндә, анда катнашу бәхетенә ия булганнар Татарстан Президенты котлавын үз күзләре белән күреп хозурланып утырсалар, районнарда калган меңәрләгән хезмәтчәннәр котлау сәламен массакүләм мәгълүмат чаралары аша ишетеп, укып канәгатьләнергә мәҗбүр булалар.

– Авыл җирендә республика халкының дүрттән бере яши. Без аграр тармак үсешенә зур игътибар бирәбез. Агымдагы елда катлаулы һава торышы шартларына юлыктык. Корылык булу сәбәпле, республикада гадәттән тыш хәл игълан ителде. Шундый кыен шартларга карамастан, сез чираттагы тапкыр һөнәри осталыгыгызны исбатладыгыз, тармакның өзлексез эшләвен тәэмин иттегез. Тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә 2,4 миллион тонна ашлык, бер миллион тонна шикәр чөгендере һәм шул чаклы ук бәрәңге, яшелчәләр җыеп алуга ирештек, – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты котлау чыгышында.

Билгеле инде, бәйрәм бүләксез булмый. Тармакның алдынгыларына, барлыгы 21 кешегә Президент Рөстәм Миңнеханов Русиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Бәхетлеләр» арасында чын җир кешеләреннән – Апас районынның «Апас-Мол» җәмгыяте шоферы Зөфәр Гарифуллинга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Ул инде 42 ел дәвамында авыл җирендә машина йөртүче булып эшли икән.

– Быелгы җәй, коры килү сәбәпле, зур уңыш белән куандырмаса да, булганын югалтуларсыз җыеп алуга шатланабыз, – ди бүләкләнүче. – Шөкер итеп яшәргә кирәк! Эшне оештыручыларга, җитәкчеләргә зур рәхмәт. Ә мине болай зурларлар дип көтмәгән дә идем.

Без әңгәмә корып өлгергән тагын бер бүләкләнүче – Саба районының «Нырты» хуҗалыгыннан Рафис Мөбәрәкҗанов иде. Ул да инде 40 елдан артык чылбырлы тракторда эшли икән.

– Хәзерге тракторларны элеккеге ДТлар белән чагыштырырлык түгел. Җитештерүчәнлеге ягыннан да, уңайлыгы буенча да бик өстен хәзергеләр, – ди «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» исеменә лаек булган Рафис Мөбәрәкҗанов, алга таба да эшләргә теләге зур булуын белдереп. – Президент кулыннан шундый дәрәҗәле бүләк алгач, миңа зур стимул булды. Хисләрне әйтеп бетерә торган түгел. Тагын да тырышып эшләргә канатлар бирә бу вакыйга.

Фидакарь хезмәттә чыныккан, гомерләре буе ил табыны муллыгы өчен трышкан аграрчылар шундый инде алар: озак сөйләнеп тормыйлар, күпкә өмет итмиләр, аздан да күңелләре була, җиң сызганып, яңа хезмәт җиңүләре өчен эшкә керешәләр. Аларның тырышлыкларын вакытында күрә һәм хөрмәтли белергә генә кирәк.

ИҢ КҮП АШЛЫК СУКТЫРЫП АЛГАН АРЧАДА ИКМӘК РАЙОННЫҢ ҮЗЕ ӨЧЕН ДӘ ҖИТӘРЛЕК БУЛМАГАН

Инде искәртелгәнчә, быел иген культураларының тулаем җыемы 2 миллион 464 мең тонна булды. Бу – уңышлы елдагы уртача күрсәткечләрнең яртысы. Ләкин корылыклы ел өчен һич кенә дә начар күрсәткеч, дип әйтә торган түгел. 2010нче елдагы корылык шартларына охшаш булуга карамастан, быел уңыш ул вакыттагыдан өч тапкырга күбрәк бит. Ә иң зур күләмдә ашлыкны Арча районы аграрчылары суктырып алуга иреште. Бөртеккә сугыла торган кукурузны һәм башка төр техник культураларны исәпләмәгәндә, алар 105,9 мең тонна иген уңышы җыеп алды. Чәчүлек мәйданнары күләме буенча Буа, Алексеевск, Азнакай белән бер тирәдә торган Арча районын да корылык читләтеп узмаган үзе.

– Районның өчтән бер өлешендә яңгырлар 20 миллиметр чамасы гына яуды. Май башыннан сентябрьгә чаклы вакытта шул кадәрле генә явым-төшем булу – бик аз инде, – ди Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев. – Нәтиҗәдә, быел минераль ашламалар да эшли алмады. Уртача исәпләгәндә, һәр гектар иген мәйданнарына 70әр килограмм тәэсир итү көчендә керткән идек аларны. Нишләтәсең инде, Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы булгандыр.

Шулай да, арчалылар быел һәр гектар иген кырыннан уртача 18,3әр центнер уңыш суктырып алуга ирешкән. Бу республиканың уртача күрсәткеченнән 2,5 центнерга югарырак. Моның сәбәбен район башлыгы технологияләрнең үтәлешендә, кырчылык культурасының югары булуында күрә. Районда игенчелек буенча аеруча нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклардан «Кырлай» агрофирмасын билгеләп үтәргә мөмкин икән. Анда корылык үзен шактый көчле сиздерүгә карамастан, туфракны алдан тирәнтен эшкәртү аркасында, иген чагыштырмача мул уңган. Шулай ук, «Северный», «Корса-МТС», «Ватан» җәмгыятләрендә кырчылык нәтиҗәләре яхшы булган. Аерым кырларда иген уңышы 36-40ар центнер тәшкил итте, ди Илшат Нуриев. Ләкин, республикада иң күп күләмдә икмәк суктырып алган булуга да карамастан, тулаем ашлык җыемы район ихтыяҗы өчен җитәрлек тупланмаган. Чөнки халыкта да, хуҗалыкларда да асрала торган терлек саны шактый.

– Арча районының ел буена булган ихтыяҗын каплау өчен безгә 150 мең тонна ашлык кирәк. Быел исә, 106 мең тоннага якын җыеп алдык, – ди район башлыгы. – Әле ярый узган елгы запасларыбыз бар иде. Шулар ярдәме белән кышкы чор өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы туплый алдык. Аерым хуҗалыклар берникадәр ашлыкны читтән сатып алгалады. Әмма ул чаклы күп түгел. Аеруча аксымлы катнашмалар алырга туры килә инде.

Кыскасы, быел суктырып алынган ашлыкның читкә сатып акча эшләрлек артыгы юк районда. Җир пайлары өчен аренда хакын да теләүчеләргә акчалата бирү ягын караганнар. Ә инде шәхси ихатасында терлек асраучы хуҗалык эшчеләренә, бюджет хезмәткәрләренә игенне барыбер дә арзанрак хактан – килограммын 10-12 сумнан өләшкәннәр.

Инде хәзер тупланган ныклык запасыннан чыгып, киләчәккә куелган план-максатлар үтәлешенә килгәндә, Илшат Нуриев: «Терлекчелектә 4 процентлы үсешкә ирешербез», – дип ышандыра. Дөрес, бер зур искәрмә белән. «Ак-Барс-Арча» җәмгыятен исәпләмәгәндә, ди ул. Чөнки әлеге җәмгыятьтә терлекчелек хәзерге вакытка бөтенләй юк ителгән. Ел башында анда туберкулез чире чыгу нәтиҗәсендә, 3900 баш мөгезле эре терлекнең барысын да пычак астына салырга мәҗбүр булалар.

ТӘТЕШТӘ БАР ДА ЯХШЫ, ДИЛӘР...

Тулаем икмәк җыемы буенча быел республикада Арчадан кала икенче урынны, 103,4 мең тонна ашлык суктырып алу белән, Алексеевск һәм өченче урынны, 102,5 мең тонна белән, Чистай районнары яулады. Ә менә һәр гектардан чыккан уртача уңыш күләме ягыннан Тукай һәм Тәтешкә тиңнәр булмады. Алар 22шәр центнерга якын ашлык суктырып алдылар. Нәтиҗәдә, уртача зурлыкта саналган Тәтеш районы аграрчылары, 96 мең тонна тулаем икмәк җыемы белән, республикада дүртенче югары күрсәткечкә ирештеләр. Чагыштыру өчен: Тәтештә иген кырлары 45 мең гектарга якын мәйданда гына булса, янәшәдә урнашкан Буада исә, 58 мең гектарга якын. Шулай да тулаем җыем буенча буалылар бер баскычка түбәнрәк урында.

– Бездә дә корылык үзен нык сиздерде ул. Ә уңышның чагыштырмача мулрак булу сәбәпләре күп төрле, шул ук вакытта алар гади, һәркем өчен мәгълүм, – дип аңлата Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов. – Без республика районнары арасында иң күп күләмдә – һәр гектарга 120шәр килограмм тәэсир итү көчендә минераль ашламалар керттек. Җәй дәвамында 3-4әр тапкыр үсемлекләрне өстәмә рәвештә яфрактан тукландырдык. Бөтен басуларда да сука белән сөреп, тирәнтен эшкәртү үткәрелгән. Язгы чәчүне иртә башкарып чыктык. Бераз соңарган кырларда уңыш күләме азрак булуы шунда ук сизелде. Гомумән, әзерлек дәрәҗәсеннән чыгып, һава торышы гадәти булганда, без нигезле рәвештә гектардан уртача 50шәр центер иген уңышына өмет иткән идек. Елы өчен 22шәр центнеры да начар түгел инде, нишлисең бит...

Әйе, табигать белән бәхәсләшеп булмый. Ләкин, шул кадәрле зур чыгымнар тотылган булган бит районда. Ә уңыш күләме өметләнгәннең яртысыннан да азрак. Димәк, быелгы ашлыкның үзкыйммәте югары була, дигән сүз бит инде бу. Әмма, Рәмис Сафиуллов сүзләренә краганда, кырчылык барыбер табышлы булыр дип көтелә икән. Башка күп кенә районнардагы гадәти күренештән аермалы буларак, моның үз сәбәпләре бар. Мәсәлән, шул ук Арча белән чагыштырганда, Тәтештәге хуҗалыкларда терлек саны өч тапкырга кимрәк. Димәк район иктыяҗы өчен ашлык та азрак кирәк булачак. Безнең сату өчен әзер 65-70 мең тонна тирәсе икмәгебез бар, ди Тәтеш муниципаль районы башлыгы. Ә быел аның хаклары сизелерлек югары. Арпаның килограммын 15-16 сумнан, 4нче класслы бодайны – 17 сум 50 тиеннән алып китәргә әзер торалар икән. Моннан тыш, районда 6200 гектар мәйданда шикәр чөгендере дә үстерәләр. Быел аның уңышы да шактый мул – гектардан 420 центнер чыга, ди район башлыгы. Базарда шикәр комы хаклары исә, шулай ук, әлегә начар түгел. Тагын югары табышлы культуралардан саналучы көньбагышны да исәпләгәндә, тулаем кырчылыкта рентабельлелек яхшы булыр, дип нәтиҗә ясый Рәмис Сафиуллов. Хәзер аларның максатлары – районда терлекчелек тармагын үстерү. Терлек азыгы әзерләү цехлары ясыйлар, фермаларны үзгәртеп кору, капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Лейкоз чиреннән тулысынча котылу максатыннан, Даниядән нәселле таналар ташыйлар. Һәм кышын ук, бәясе арзанрак торган вакытта, киләсе кырчылык сезоны өчен тагын да күбрәк күләмдә минераль ашламалар сатып алып куярга ниятлиләр.

P.S. Иң мул икмәкле ике районның җитәкчесе дә «туган мәсьәләләр хәл ителә, проблемалар юк» дигән мәгънәне аңлаттылар. Амин, шулай булсын, дип теләргә генә кала. Кыенлыклар алдында баш ия белмәгән, эчкерсез һәм үпкәсез авыл хезмәтчәннәрен «Безнең гәҗит» тә узган һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихластан тәбрикли.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии